Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл укытучысы - балалар аласы бик күп белемнәрнең нигез ташын салучы кеше

Гөлчәчәк Фәнил кызы ВӘЛИУЛЛИНА, Зәй районы Поручик төп мәктәбенең II квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Заман кешеләрнең акыллы, тирән белемле булуын таләп итә. Яңа заман авыл...

Гөлчәчәк Фәнил кызы ВӘЛИУЛЛИНА, Зәй районы Поручик төп мәктәбенең II квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


 Заман кешеләрнең акыллы, тирән белемле булуын таләп итә. Яңа заман авыл укытучысы нинди булырга тиеш соң?


Укытучылар да заманыбыз кебек тупасланса, мәрхәмәтсезгә әйләнсә, укучыларның мәктәпкә аяк атлыйсы да килмәс иде. Авыл укытучысы заманнан бер адым да калышмыйча атларга тиеш, минемчә. Ул – балалар аласы бик күп белемнәрнең нигез ташын салучы кеше. Нигез нык булганда гына нидер төзергә мөмкин. Авыл укытучылары өчен дә ноутбуклар кайтты, кабинетлар интерактив такталар, мультимедиа проекторлар белән җиһазландырылды. Укытучыларга күпме мәшәкать артты. Ул кадәр техниканың барысын да эшләтә белергә кирәк бит.


Яңа заман авыл укытучысы… Укытучы дәресләрне, иҗади якын килеп, уеннар, сөйләм күнегүләре, инновацион технология элементлары, җитәрлек дәрәҗәдә күрсәтмәлелек кулланып, «сәяхәтләр» белән бергә алып бара. Укучылар төрле өлкәләрдә белемнәрне үзләре тәҗрибәләр үткәреп, мөстәкыйль үзләштерәләр. Укытучы беркайчан да балаларны мәҗбүр итми, ирексезләми, киресенчә, аларны белемнәр үзләштерү белән кызыксындырырга, ныклы фикер формалаштырырга тырыша.


Укытучы укучыларының шәхесен, фикер-карашларын яклый, хөрмәт итә. Заман укытучысы балалар өчен вакытын һәм көчен кызганмыйча сарыф итә, чөнки бу белемнәрнең тормышта һәрвакыт кирәк булачагын ачык аңлый. Укучы мәктәпне тәмамлаганда тормышка әзер булырга, җәмгыятьтә үз урынын, үз юлын табарга тиеш. Җәмгыятьнең киләчәге – хәзерге укучыларда. Балаларда ныклы белем һәм дөньяга караш формалаштыруда мөгаллимнең өлеше зур. Ул укучыларны балаларыдай якын күрә, тормыш ваклыклары арасында югалып калмасыннар өчен, үз юлларын табарга өйрәтә, авырлыкларны җиңүгә омтылышларын үстерә. Чөнки тормыш – көрәш таләп итүче бик четерекле нәрсә. Шуңа күрә һәрвакыт алга карарга, максатыңа ирешергә кирәк. Мөгаллим һәр укучысының характерындагы яхшы якларын күрә һәм аңа ачылырга ярдәм итә, сәләтләрен ачыклау һәм үстерүгә күп көч куя. Заман укытучысы бетмәс-төкәнмәс энергиясе, бай эчке дөньясы белән яраттыра.


Яңа заман авыл укытучысы – кайгыртучан кеше. Җитди мөгаллим дәрестән, тәнәфестән соңгы тормышта да һаман укучылары белән бергә. Укытучы аларның шатлык-борчуларын бүлешә, хәл итәсе мәсьәләләрдә булыша, төрле бәхәсләрне чишә, һичкайчан ярдәмсез калдырмый. Бик түземле, нечкә күңелле укытучы укучылары белән җиңел аралаша, һәрберсенең хәленә керә. Аңа укучылар белән аралашу, бергәләп уйнау, эшләү кызык.


Авыл укытучысы киң күңелле, игелекле, гадел, эш сөючән кеше, ләкин шул ук вакытта таләпчән, кырыс та була ала. Ул кайвакыт мактый, кирәк чакта ачулана. Укучылары белән горурлана, аларны игелекле, намуслы, әдәпле булырга, туган җиребезне яратырга өйрәтә; халкыбыз тарихына, мәдәниятенә мәхәббәт хисе тәрбияли.


Чын укытучының бөтен яшәеше мәктәп белән бәйләнгән һәм ул үзенең киләчәген мәктәптән башка күз алдына да китерә алмый. Үз хезмәтен яратып башкара, эш нәтиҗәсе аңа канәгатьлек тойгысы китерә. Укытучы бик тирән белемле, укымышлы, хезмәтенә чын күңеленнән бирелгән, үз эшен яратучы педагог, шуңа күрә укучыларында укуга карата кызыксыну уята ала. Ул балаларга үрнәк һәм үзе артыннан ияртә. Аның тормышы өзлексез хәрәкәттә: һөнәри осталыгын камилләштерү, белемен тирәнәйтү өстендә, укучылар, ата – аналар белән эшли, фәнни китаплар укый, практик семинарларда, конкурсларда катнаша, иҗади эзләнә, һәрвакыт яңалыкка, профессиональлеккә омтылып яши. Бер кешедә шулкадәр күп яңа уй-фикерләр, искиткеч идеяләр җыйналган булуына ышанасы да килми. Ләкин шулай булганда гына, талантлы һәм сәләтле балалар тәрбияләүдә югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.


Һәр укытучыга укучысының зур уңышларга ирешүе – бәхет. Шундый авыр, түземлек сорый торган эш соңыннан «җимешен» бирсә, укытучы чын күңелдән шатлана. Чөнки укытучы, балаларны укыту белән беррәттән, үзе дә укучыларыннан күп нәрсәләргә өйрәнә. Баланы тәрбияләү һәм дөрес юлга бастыру өчен күпме көч түгелсә дә, укытучы моңа намус белән, үз дигәнендә нык торып ирешә...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ