Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл укытучысы булуым белән горурланам

Кадрия Кыям кызы ГЫЙЛЬМАНОВА,Яңа Чишмә районы Чаллы Башы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы - 24 ел.Миңа 43 яшь. Шушы гомеремнең 32 елы туган мәктәбем белән бәйләнгән. Мин баш...

Кадрия Кыям кызы ГЫЙЛЬМАНОВА,
Яңа Чишмә районы Чаллы Башы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы - 24 ел.

Миңа 43 яшь. Шушы гомеремнең 32 елы туган мәктәбем белән бәйләнгән. Мин башта Чаллы Башының сигезьеллык мәктәбендә укыдым. Анда укыткан тәҗрибәле укытучылардан төпле белем алдым. Үзем гади колхозчы гаиләсендә туып-үскәнгә, һәрвакыт чиста-пөхтә киенгән, балалар белән йомшак кына сөйләшүче, безнең теләсә-нинди сорауга җавап бирүче укытучыларыма кызыгып, 1986 нчы елда Арча педагогия көллиятенә укырга кердем. 1990 нчы елда көллиятне кызыл дипломга тәмамлап, Чаллы Башы урта мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә кайттым. Инде быел мин укытучы булып эшләвемнең 25 нче елын башлап җибәрәм. Укытучы һөнәрен сайлауга тамчы да үкенмим. Эшләгән саен эшлисе, яңа үрләргә үрлисе килә. Тик бу мөмкин булырмы? Туган мәктәбемне ябып куймаслармы? Бүгенге көндә мәктәбебездәге 17 укытучы эшсез калмасмы? Авылыбызда яшәүче яшь гаиләләр мәктәп ябылу сылтавы белән болай да бетеп баручы авылдан китеп бармаслармы? Җирләр хуҗасыз калмасмы? Бүгенге заман авыл укытучысы, иң беренче чиратта, шушы уйлар белән уяна, шушы уйлар белән йокыга тала.


Мин-авыл укытучысы, шуның белән бик горурланам. Бүгенге көндә авыл укытучысы белән шәһәр укытучысы арасында әллә ни аерма юк димәкче булалар. Мин алай димәс идем. Я әйтегез, кайсы шәһәр укытучысы мәктәптәге һәр укучының ата-анасы, нәселе, тормыш-көнкүреше турында барысын да әйтеп бирә ала? Бирә алмый, чөнки авылда һәр кеше уч төбендәге кебек билгеле. Шул исәптән укытучы да. Авыл укытучысы балаларга гына түгел, өлкәннәр өчен дә тәрбияче. Тәрбияче өчен иң кыйммәтле сыйфатларның берсе-кешелеклелек, балаларны ата-аналарга хас акыллы кырыслык һәм таләпчәнлек белән өретелгән эчкерсез ихтирам итү. Балаларда кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләү өчен, беренче чиратта, әйләнә-тирәдә әхлаклылык культурасы булдыру бик мөһим. Шуңа күрә укытучы мәктәптә генә түгел, ә авылдагы бөтен үткәрелүче чараларның башында торып үрнәк күрсәтә. Без бик яратып куллана торган укытучы табиб та, артист та булырга тиеш дигән сүзләрне авыл укытучысына кулланганда, укытучы- юл кырыйларын чистартучы, орлык иләүче, чалгы белән чаба белүче, буяучы, агартучы һәм тагын әллә нинди һөнәрләр белергә тиеш дип өстәргә мөмкин.


Укытучы - заман белән бергә атлаучы кеше дә. Нинди генә яшьтә булсаң да мәгариф системасындагы бөтен үзгәрешләрне өйрәнеп кабул итәргә, үзлегеңнән күп укырга, интернет челтәрендә эшли белергә кирәк. Яңа технологияләр, сингапур методикасы - заман таләбе. Болар укучыны яңача фикерләргә өйрәтә, конкурентлылыкка сәләтле яшьләр тәрбияләргә ярдәм итә. Мәктәптә төпле белем бирү белән беррәттән, тәвәккәл, иҗади карашлы, үсешкә сәләтле шәхес тәрбияләү дә бик мөһим. Авыл мәктәбендә дә сәләтле балалар белән эшләргә мөмкинчелекләр шактый. Район, республика, рәсәйкүләм конкурсларда, олимпиадаларда катнашып призлы урыннар алуыбыз , гади авыл мәктәбендә укып та зур уңышларга ирешергә мөмкин икәнлеген күрсәтә. Моны җитәкчеләребез дә яхшы аңлый, республика җитәкчелеге тарафыннан үткәрелгән “Авылның 100 сәләтле баласы” һәм башка конкурслар авыл баласында үз-үзенә ышаныч, белемгә омтылыш тәрбияли. Мондый чаралар соңгысы булмасын иде.


Авылым мәктәбендә тәрбияләнгән укучылар - хезмәт сөючән, табигать кочагында үскән, туган телебез-татар телендә генә сөйләшүче нечкә күңелле, игелекле балалар. Аларның һәр укытучыга үз итеп “апа” дип дәшүләре дә күңелне күтәрә, эшләргә дәрт, яшәү көче бирә.  “Дәрес кайчан бетәр икән?”- дип түгел, “Дәрес бетте дә мени инде,”- дип уйлаган укучыларым күп икән, димәк, мин бәхетле укытучы. Киләчәктә дә тырышып, иҗади эзләнеп, үз вазифаларымны төгәл үтәп, эшләргә язсын!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ