Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыр да, җаваплы да, кызыклы да хезмәт

Гөлчәчәк Габбас кызы БИКОВА,Минзәлә районы Х.Г.Хөсәенов исемендәге Хуҗәмәт урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлар...

Гөлчәчәк Габбас кызы БИКОВА,
Минзәлә районы Х.Г.Хөсәенов исемендәге Хуҗәмәт урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары аның балачагы яки үсмер чоры белән бәйләнгән була. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый зур урынны мәктәп, балачак дуслары һәм, әлбәттә инде, укытучылары алып тора. Иң беренче мәктәп бусагасыннан атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә аның укытучысы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә, дөньяга карашын формалаштыра, аңардан шәхес тәбияләүгә бөтен көчен куя. Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Бигрәк тә авыл җирлегендә эшләүче укытучылар хезмәте мактауга лаек. Укытучы һөнәрен сайлау, үз-үзеңә искиткеч таләпчән булу, көндәлек башкарыла торган тырыш, эзлекле хезмәт юлын сайлау дигән сүз ул.


Миңа укытучы һөнәрен сайлауда зур этәргеч булып торучы, зур хөрмәткә, мактауга лаек иң якын кешеләремнең берсе – ул минем әтием булды. Үз гомерен балаларга белем, тәрбия бирүгә багышлаган, авыл халкы, укучылары арасында гына түгел, районда, республикада абруй казанган кеше ул. Аның үткәргән һәр дәресе могҗизалар иленә сәяхәт белән тиңләрлек. Ул үткәргән шахмат-шашака ярышларында балалар бакчасында тәрбияләнүче балалардан башлап авылда яшәүче кешеләргә кадәр катнаша иде. Беркайчан да беренчелекне бирмәделәр.


Мин кечкенәдән үк аңа охшарга тырыштым. Киләчәктә укытучы һөнәрен сайлаячагыма шигем юк иде. Һәм менә мин дә – укытучы. Инде 13 ел балаларга татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытам. Нинди генә авырлыклар белән очрашырга туры килсә дә, аларны җиңеп чыгарга тырышам, укытучы һөнәрен сайлавыма һич кенә дә үкенмим. Иң мөһиме мин – укытучы. Авыл укытучысы.


Бүгенге көн мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучылары алдында зур бурычлар куя. Шуларның иң әһәмиятлесе – халкыбызның югалган гореф-гадәтләрен барлау, телебезне югалтмыйча саклап калу һәм баету аркылы бүгенге көн укучысында милли үзаң, тел-әдәбият дәресләрендә заманча технологияләр кулланып, фән белән кызыксыну тәрбияләү.


Укытучы һәм тәрбияче буларак, үз халкымның мәдәниятен, иң күркәм милли йолаларын, халкыбызның үткән томышын, тарихын хөрмәт итәргә өйрәтү максатында укучыларымны үз милләтен, әти-әнисен, әби-бабасын, туганнарын, туган телен яратучылар итеп тәрбияләүгә зур әһәмият бирәм. Дәресләрне тормыш белән бәйләп, халык педагогикасы нигезендә оештырырга тырышам. Халык авыз иҗаты әсәрләрен киң куллану, җирле материалдан файдалану, музыка, җыр сәнгатенә ешрак мөрәҗәгать итү бик әһәмиятле чаралар булып торалар. Шуның өчен дә замана таләпләренә туры китерерлек, заманча технологияләр кулланып үткәрелгән дәресләрне уңышлы дип саныйм.


Бүгенге көндә ана теле дәресләрен кызыклы, балаларның күңеленә ятышлы итеп үткәрер өчен кирәкле чараларны табу кыен түгел. Кайсы гына укытучының үз дәресен яхшы итеп үткәрәсе килми. Бу күренеш бер дә гаҗәп түгел. Укытуның төп максаты – иҗади, актив, камиллеккә омтылучы шәхес тәрбияләү. Хәзерге көндә заманча технологияләр куллану татар теле һәм әдәбияты дәресләрен мөмкин кадәр тирәнрәк өйрәнүгә ярдәм итә. Интернет ресурсларыннан файдалану язучыларның иҗатын тирәнрәк өйрәнергә, интернет музейлар белән танышырга, төрле кокурсларда катнашырга, имтиханнарга әзерләнергә мөмкинлекләр ача.


Ләкин барысы да җиңел генә түгел. Күп очракларда безгә кыенлыклар белән дә очрашырга туры килә. Кирәк вакытта я интернет челтәре эшләми, я кирәкле җиһазлар җитеп бетми. Шуңа күрә киләчәктә авыл мәктәпләре заманча җиһазлар, компьютерлар белән баетылсын иде. Авылны бит мәктәп яшәтә. Авыл мәктәпләре ябылмасын, яшәсен, үссен, камилләшсен иде.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    КЫЗГЫНЫЧ, ЭММЭ, ГОЛЧЭЧЭК ХАНЫМ, СЕЗНЕН СУЗЛЭРНЕ ТУРЭЛЭР КОЛАГЫ ИШЕТМИ ШУЛ((((((((( Автор: Лилия

    • аватар Без имени

      0

      0

      Гөлчәчәк Габбасовна, мин сезнең язмагыз белән тулысынча килешәм. Сезгә киләчәктә зур уңышлар телим. Автор: Рима

      БАШКА ЯЗМАЛАР

      Ишетми калмагыз

      Аудиоязмалар

      • Гильм Камай

      • Җәлилнең якын дусты

      • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

      • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


      ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ