Логотип Магариф уку
Цитата:

Азкомплектлы авыл мәктәбе булсак та...

Фәүзия Хәйдәр кызы ГАБСАМАТОВА,Тукай районы Иске Дөреш башлангыч мәктәбенең югары квалификация категорияле укытучысыПедагогик стажы – 29 елҖәйге җылы матур иртә. Ачык тәрәзәдән «...Хәтерлим мин әле бү...

Фәүзия Хәйдәр кызы ГАБСАМАТОВА,


Тукай районы Иске Дөреш башлангыч мәктәбенең югары квалификация категорияле укытучысы


Педагогик стажы – 29 ел



Җәйге җылы матур иртә. Ачык тәрәзәдән «...Хәтерлим мин әле бүгенгедәй, сентябрьнең бере җиткәнен» дигән җыр яңгырый. Тәрәзәдән карасам, капка төбенә ап-ак «Хундай» машинасы килеп туктаган. Ашыгып урамга чыктым. Машинадан 60 яшен тутырып килүче ир-ат төште. Минем беренче укучым Рәмзилнең әтисе икән. Урам уртасына басып, кепкасын салып, башын җиргә үк иеп миңа рәхмәт әйтә. Малае БДИны бик яхшы балларга тапшырган, табиб булырга җыена. Инде ничәнче тапкыр, ярый әле укытучы булганмын, дигән сүзләрне кабатлап, хисләнеп өйгә кердем. Башымда уйлар...


Моннан 35 ел элек: «Авыл укытучысы нинди булырга тиеш?» – дип сорасалар, мин, мөгаен, ике дә уйлап тормыйча, тырыш, уңган, тәртипле, үрнәк, күп белергә (күп белгән кеше, күпкә өйрәтә ала), балаларны яратырга, минем беренче укытучым Әлфия апа кебек һәм сыйныф җитәкчем Галия апа кебек булырга тиеш, дип әйткән булыр идем. Ә хәзер???


Уйларымның очына чыга алмый йөргәндә кулыма «Мәгариф» журналы килеп керде. Анда Татарстан Республикасы вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белән әңгәмә бирелгән иде. Әңгәмәдә азкомплектлы мәктәпләрне реорганизацияләү мәсьәләләренә, белем бирүнең сыйфатын үстерүгә кагылышлы сораулар яктыртылган: «Татарстанның киләчәге мәгариф системасына нык бәйле. Бюджеттан мәгарифкә саллы гына акча бүлеп бирелә, без исә аны нәтиҗәле итеп, төгәлрәк әйткәндә, белем бирүнең сыйфатын тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрүдә файдаланырга тиешбез. Белем сыйфатына ирешүдә төп фактор – укытучы. Укытучылар белән эшләүнең аерым “юл картасы” булдырылачак. Бер БДИ билгесенә карап кына, укучының һәм укытучының эшен бәяләү мөмкин түгел, дип саныйбыз. Шуңа күрә башлангыч сыйныф укучыларының белемен тикшерү өчен, мониторинг уздыруны гамәлгә керттек. I сыйныфтан башлап, баланың портфолиосы туплана барачак».


Шулаен шулай да... Ләкин колхозлар таркалып, элек шаулап-гөрләп торган авыллар бүген кимсетелгән хәлдә калды. Яшьләр чарасызлыктан шәһәргә китү ягын карый. Шәһәргә йөреп эшләгән ата-аналарның балалары әби-бабай тәрбиясендә. Бүгенге авыл мәктәпләре кризис чорын кичерә.


ФДББС на күчү шартларында безнең кебек азкомплектлы авыл мәктәпләре бигрәк тә бик күп каршылыкларга очрады: I сыйныфка укырга кергәндә балаларның әзерлек дәрәҗәләре төрле булу (берәүләр балалар бакчасыннан килә, икенчеләре әби-бабай кочагыннан гына чыга, ә өченчеләрен шәһәр мәктәбенә урнаштыра алмаганга кайтаралар); икешәр, ә кайчагында өчәр сыйныфны кушып укыту; сыйныфларда бала саны аз булганлыктан, укытуның ФДББС таләп иткән коллектив формаларының тиешле дәрәҗәдә кулланылмавы; класстан тыш эшчәнлеккә 10 сәгатьнең тулысынча кулланылмавы; гаиләләрнең социаль хәле бер-берсеннән бик нык аерыла (консерватив карашлы өлкән буын кешеләре бар); күп кенә информация чыганакларыннан файдалана алмау (мәдәни үзәкләр, музейлар).


Менә шушындый шартларда ничек итеп белем сыйфатын күтәрергә, заманча дәресләргә булган таләпләр: укучыларда универсаль уку гамәлләре формалаштырырга, планлаштырылган шәхси, предмет, метапредмет нәтиҗәләргә ирешергә? Ничек итеп авыл баласын пассив укучыдан актив укучыга әйләндерергә: уку мәсьәләсен кую; аны чишү юлларын эзләү, табу һәм чишү; нәтиҗә ясау һәм үз эшеңне бәяләү; кыскасы, белем алырга өйрәтергә?!


Инде бүген, башлангыч белем бирүдә ФДББСның барлык баскычларын үткәч, ниндидер нәтиҗәләр ясарга хакым бардыр дип уйлыйм. ФДББСын өйрәнә башлаганда, әлбәттә, куркулар, шикләнүләр, көч җитәр микән дип икеләнүләр булды. Минем үземә бу авырлыкларны җиңәргә 30 елга якын булган тәҗрибә; педагогика, психология өлкәсендә булган белемнәр; үстерешле укыту технологиясен кулланып эшләү; мәгълүмати-коммуникатив технологияләрне җиңел үзләштерү; яңалыкка омтылу; заман таләп иткәнчә эшләү теләге; укучыларга сыйфатлы белем бирүгә омтылыш; яңа заман шартларында югалып калмаучы, җәмгыятьтә үз урынын лаеклы табардай иҗади шәхес тәрбияләү теләге ярдәм итте. Кеше шәхесе өчен җаваплылыкны алганбыз, шушы язмышны сайлаганбыз икән, лаеклы хезмәт куйыйк! Азкомплектлы авыл мәктәбендә дә сыйфатлы белем алырга шартлар булганын күрсәтик. Үземнең шәхси тәҗрибәмә нигезләнеп, шуны әйтә алам: без укучылар белән төрле темаларга диалоглар төзергә яратабыз. Монда инде барлык укучылар да катнаша. Парлап эшләү мөмкинлеге дә бар. Ә инде төркемнәрдә эшләргә кирәк булганда башка сыйныф укучыларын да җәлеп итәбез. Авыл халкы бер-берсен бик яхшы белгәнгә күрә, безнең балалар мәктәптән тыш вакытларын бергә уздыралар. Бу очракта авыл китапханәсе һәм авыл клубы да ярдәмгә килә. Ә инде төрле чаралар уздырганда, проектлар төзегәндә безнең төп ярдәмчеләр – ата-аналар. Укучылар, укытучылар, ата-аналар белән берлектә авыл халкы алдында бик еш чыгыш ясыйбыз. Авыл җирендә үзеңне күрсәтү мөмкинлекләре зур. Профориентация эшен оештыруның уңайлыклары (авыл хуҗалыгы объектларына экскурсияләр, хезмәт профессияләре белән якыннан танышу мөмкинлеген дә бик уңышлы кулланабыз. IV сыйныфларның мониторинг нәтиҗәләре һәм Бөтенроссия тикшерү эшләре нәтиҗәләре, район һәм республика күләмендә олимпиадалар һәм конкурсларда катнашып алган дипломнар, грамоталарыбыз безнең хаклы икәнне раслый. Ләкин, ирешелгәннәр белән чикләнергә һич тә ярамый. Камиллекнең чикләре юк. Сәләтле укучылар белән даими өстәмә эш алып барырга кирәк.


Мин үземнең укучыларымның тормышта үз урыннарын табуларына, бу катлаулы заманда югалып калмыйча, «кеше» булуларына куанам. Алар арасында кемнәр генә юк: табиб, укытучы, юрист, икътисадчы, пешекче, механизатор, шофер, төзүче, үз эшләрен булдырган шәхси эшмәкәрләр, хәрби хезмәтне сайлаучылар һ.б. Шулай уйларыма батып йөргәндә ишектә кыңгырау тавышы.. Чыкса-а-ам, каршымда бер кочак кызыл розалар, ә ишек артында быел гына XI сыйныфны тәмамлаган Нәзир елмаеп басып тора. Бөтен йөзе елмая: «Апа, бирдем бит ЕГЭны, табиблыккка укырга барачакмын», – ди. Булырсың, алла боерса, булырсың. Кечкенә генә авыл мәктәбеннән бер чыгарылыштан ике бала табиб һөнәрен сайларга җыена. Хыяллары чынга ашсын берүк.


Бүген миннән: «Авыл укытучысы нинди булырга тиеш?» – дип сорасалар, мин, һич икеләнмичә: «Заман белән бергә атлаучы; укучыларының сәләтләрен вакытында үстерергә ярдәм итүче; белем алу серләренә төшендерүче; башкалар белән ярышырлык сәламәт, белемле, тәрбияле, намуслы шәхес тәрбияләргә мәмкинлекләр тудыручы; тормыш авырлыкларына бирешмәскә өйрәтүче – компетент шәхес», – дияр идем.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ