Логотип Магариф уку
Цитата:

Бала – нәселнең ышанычы, дәвамчысы булсын

Хәбибуллин Рамил Шамил улы,Әтнә районы Түбән Көек урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысыХөрмәтле әти әниләр!Бүгенге очрашуыбызда без бала шәхесен тәрбияләү турында сөйләшербез. Һәрвакытты...

Хәбибуллин Рамил Шамил улы,


Әтнә районы Түбән Көек урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы


Хөрмәтле әти әниләр!


Бүгенге очрашуыбызда без бала шәхесен тәрбияләү турында сөйләшербез. Һәрвакыттыгыча, әңгәмәбез түгәрәк өстәл янында һәм үзара фикер алышу рәвешендә узачак. Хәзер исә аз гына бу мәсьәләнең теоретик нигезләрен карап үтик. Белгәнебезчә, шәхес формалашуга нәселдәнлек һәм социаль факторлар йогынты ясый. Күренекле галим Л.С.Выготский шәхес үсешенең чыганагы дип, социаль тирәлекне атаган. Җәмгыять тормышына яраклашып, аның бөтенлеген һәм гармониясен хасил иткән рухи кыйммәтләргә яраклашып, кеше шәхес булып таныла. Җәмгыять һәм шәхес – бер-берсе белән бәйләнгән һәм бергәлектә генә үз асылларын чагылдыра торган күренешләр.


Соңгы елларда рухи кыйммәтләр системасы нык үзгәрде, массакүләм медиа чараларында да, интернетта да төрле мәгълүмат очратырга була. Хәзер “Нинди юллар белән булса да үз теләгеңә ирешергә!”, “Иң мөһиме – нәтиҗә!”, “Бүгенге көн белән яшә!” дип санаучы яшьләребез күп. Өйдән киткән, наркотиклар, исерткеч эчемлекләр кулланган яшүсмерләр саны да күп. Билгеле, җәмгыятебезнең мондый тирәлеге әле яңа гына формалашып килгән бала шәхесенә уңай йогынты ясамый.


Авыл балалары бу яктан күпкә бәхетлерәк. Әти-әниләрнең көн дәвамында балаларын карау мөмкинлеге бар, укудан буш вакытта балалар хуҗалык эшләре белән мәшгуль, табигать, саф һава, үзең җитештергән табигый продуктлар сәламәтлекне ныгыта.


Сез хәзер “Балалар белән шөгыльләнергә вакыт юк, авылда эш күп, өстәмә белем бирү үзәкләре дә юк, балаларның ялы оештырылмаган, мәдәният йортлары (театр, күргәзмә, музейлар һәм башкалар) юк”, –  дидегез. Өлешчә мин сезнең белән килешәм, әлбәттә. Әмма үзегез без мәктәптә укыган чорны искә төшеререгез әле. Ничә чакрым җирне җәяү узып, 5–6 дәресне укып, тизрәк өйгә кайтып, шулай ук әти-әниләргә булышкан бит, ул чакта суны да чишмәдән алып кайтасы, керне дә кул белән уасы һ.б., һ.б. Хәзер балаларны уңайлы автобус йөртә, авыл мәктәпләрендә дә компьютерлар, интерактив такталар, интернет барлыкка килде. Дәресләр кызыклырак оештырыла, балаларда укыйсы килү теләге, күбрәк белем алу теләге дә бермә-бер арта, балалар үзләренең сәләтләрен түгәрәкләр эшчәнлегендә, дәрестән тыш шөгыльләрдә, тәрбия чараларында күрсәтә, тормышка ашыра алалар.


Укучылар төрле олимпиадаларда, конкурсларда катнашып, күренекле кешеләр белән очрашу мөмкинлегенә ия булалар, яңа дуслар табалар, яңа шәһәрләр күреп, мәдәни чараларда катнашалар.


Мәктәпләрдә профессиональ ориентация почмаклары булдырыла, укучылар киләчәк профессияләрен сайлауда класс җитәкчесе яисә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары белән киңәшләшә алалар. Шунысын әйтик, авыл мәктәпләрендә кызганычка каршы психологлар, социаль педагоглар юк. Бу тагын бер кат авыл укытучысының, сыйныф җитәкчесенең укытучы гына түгел, ә психолог, педагог, шул ук вакытта укучыларның киңәшчесе икәнлеген дә раслый.


Авыл баласы шәһәр баласыннан аерылмый дип әйтү дөрес булмас. Аерма бар. Авыл баласының яңалыкны өйрәнергә теләге зур. Күренекле татар галиме, профессор Ә.Н.Хуҗиәхмәтов хезмәтләренә күз салсак, авыл мәктәбендә тәрбия процессын оештыруга авылның социаль үзенчәлекләре йогынты ясый һәм бу үзенчәлекләр түбәндәгеләрдә чагыла.


Авылның социаль-мәдәни тирәлеге консервативрак, тотрыклырак һәм традицияләргә тугрылыклырак. Шул сәбәпле ата-аналар, авылдашлар балалар тәрбиясенә күбрәк йогынты ясый.


Авылда милли үзаң, рухи кыйммәтләр, Ватанга мәхәббәт һәм табигатьккә сакчыл караш шәһәрдәгегә караганда ныграк сакланган. Авылның этик-әхлакый мохите чагыштырмача тотрыклы. Мондый шартларда гаилә традицияләренә тугрылык, өлкәннәрне ихтирам итү, хезмәт кешесен хөрмәт итү, үзара ярдәмләшү кебек сыйфатлар балаларда шактый иртә формалаша.


Авыл балаларына зур йогынты ясый торган тагын бер фактор бар. Бу авылда анын әтисе, бабайсы, бөтен нәселе яшәгән. Ул – үз нәселенең дәвамчысы, ышанычы. Авыл баласы ниндидер ярамаган эш эшләсә, аның өчен бөтен нәсел оялачак һәм җавап бирәчәк. Авыл мәктәбе шартларында шәхес тәрбияләгәндә, нәсел, гаилә традицияләрен куллану зарур. Күреп торасыз, тарих укытучысы буларак мин балалар белән нәкъ шул юнәлештә эш алып барам: шәҗәрә төзү, гаилә тарихын язу, мәктәп музеен гаилә архивлары белән тулыландыру. Иң мөһиме үз гаиләң, нәселең белән горурлану тәрбияләү билгеле.


Бала гаиләдә тиешеле дәрәҗдә ярату, игътибар алса, аның теләкләрен һәм кызыксынуларын белсәләр, исәпкә алсалар, шуның өстенә мәктәп тә үз чиратын да бурычларын тормышка ашырса, бала, нинди җирлектә яшәвенә карамастан, җәмгыять тормышына яраклашып, һичшиксез шәхес булып танылачак!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ