Бала тәрбияләүнең үзенчәлекле чоры
Гарипова Клара Барый кызы,Биектау районы Суыксу урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыХөрмәтле әти-әниләр!Бүгенге очрашуыбыз бала тәрбияләүдә килеп туган кыенлыкларны җиңүдә ярдәм итә торга...
Биектау районы Суыксу урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Хөрмәтле әти-әниләр!
Бүгенге очрашуыбыз бала тәрбияләүдә килеп туган кыенлыкларны җиңүдә ярдәм итә торган тагын бер эшлекле сөйләшү булыр дип уйлыйм.
Авыл мәктәбендә тәрбияләнгән балаларның киләчәге нинди? Мин бу сорауга җавап эзләгәндә, үзем укыткан укучыларымның язмышын күз алдымнан үткәрәм, аларның ирешкән уңышларын барлап чыгам, уңышсыз юлдан китүчеләр хакында уйланам. Ни генә әйтсәк тә, туры юлдан китеп, абруй казанган, бүгенге көндә аякларында нык басып торучы балаларыбызның сафы зуррак. Авыл мәктәбендә иң беренче хезмәт тәрбиясенә зур әһәмият бирелә. Мәктәп яны бакчасында хезмәт итү, үзебез үстергән уңышны җыю, аннан кергән табышны күреп үсү укучыларны киләчәктә тормыш итәргә әзерли. Авыл мәктәбендә укучыларның белем дәрәҗәсе түбән дип тә әйтеп булмый, чөнки имтихан нәтиҗәләре барыбызны да куандырырлык, укучыларыбыз илебезнең төрле уку йортларында белем алуларын дәвам итәләр, әмма бу әле бала тәрбияләүдә безне җаваплылыктан азат итми. Бала нинди генә мәктәптә укыса да, авыл мәктәбендәме ул, шәһәрнекендәме, иң беренче чиратта, ул шәхес булып тәрбияләнергә тиеш.
Без бүген сезнең белән менә шул хакта сөйләшүгә җыелдык. Балаларыбыз үсте. Үз-үзләрен тотышлары да, характерлары да үзгәрә бара. Бу чорда яшүсмерләр нинди хисләр кичерә, психологик үзенчәлекләре нинди, шул турыда сезне психологлар фикере белән таныштырырга телим.
Балаларның үсмер чоры бала тәрбияләүнең иң кыен чоры санала. Бу вакытта, кагыйдә буларак, ата-ана һәм бала арасында мөнәсәбәтләр катлаулана. Бер-береңне аңламау яки аңларга теләмәү, кабул итмәү кебек күренешләр барлыкка килә. Бу күренешләрнең сәбәпләреннән берсе – балага кирәгеннән артык таләпчәнлек күрсәтү. Ата-ана һәрвакыт баланың әйбәт укуын, өйдәге эшләрне үтәвен, олыларны карусыз тыңлавын тели.
Ә яшүсмерләр, үз чиратында, мөстәкыйльлеккә омтыла.
Безнең сыйныфта 15–16 яшьлек үсмерләр укый. Бу яшьтәге үсмерләр бәйсезлек өчен көрәшә. Аның иреген, мөстәкыйльлеген чикли торган һәр нәрсә, һәр сүз үсмерне бик нык борчый, ярсыта. “Кем белән барасың?”, “Кайчан кайтасың?”, “Нәрсә эшләргә җыенасың?” кебек вак-төяк сораулар да аңарга үзеннән сорау алу, аның кешелек дәрәҗәсен төшерү, кимсетү булып тоела.
Мөстәкыйльлеккә омтылу яхшы, әлбәттә, әмма ул үсмерләрдә кайчак тупас яки балаларча беркатлы рәвештә чагыла. Үсмер үз фикерләре, планнары белән уртаклашмый, өлкәннәр белән исәпләшми. Үсмер әйтерсең лә үзен шулай тотышы белән: «Сез миңа бала итеп карамагыз», – ди, чөнки ул үзен инде өлкән, үсеп җиткән кеше итеп тоя (чынлыкта исә алай түгел). Мөстәкыйльлеккә омтылуына карамастан, үсмер гаиләнең рухи ярдәменә, андагы тынычлыкка мохтаҗ.
Кыскасы, үсмернең холык-фигыле, үз-үзен тотышы шактый каршылыклы. Тәрбия эшендә боларның һәммәсен дә искә алу таләп ителә. Гаиләдә генә түгел, мәктәптә дә үсмерләр белән уртак тел табу кыенлаша төшә. Заман алга барган саен, балаларның теләк-ихтыяҗлары үзгәрә бара. Бүгенге яшьләр нәрсә белән кызыксына, аларның эчке дөньялары нинди? Инде тәҗрибәле сыйныф җитәкчесе булсам да, мине дә күп сораулар борчый. Бүгенге көн укучысын ничек тәрбияләргә? Аларның күңеленә ничек юл табарга? Килеп туган мәсьәләләрне ничек каршылыксыз хәл итәргә? Үзара дус, тату коллектив итеп ничек сакларга?
Әледән-әле сыйныф сәгатьләренең яңа формаларын кулланырга тырышам.
Рольле уеннар, диалоглар, сценкалар балаларны берләштерсә, тестлар үткәрү аларның эчке дөньяларын аңларга ярдәм итә. Шундый тест нәтиҗәләренең берничәсе белән сезне дә таныштырырга телим, чөнки бергәләп эшләгәндә генә, балаларыбызны бергәләп аңларга тырышканда гына әйбәт нәтиҗә көтәргә мөмкин. Искәртеп үтәм: балалар мондый тестларга бик яратып җавап бирәләр, үзләре турында күбрәк беләселәре, чынлыкта нинди икәнлекләрен ачыклыйсылары килә. Үзем дә бик яратып, кызыксынып эшлим. Хәзер «Син нинди кош?» тесты сораулары һәм нәтиҗәләре белән танышып чыгыгыз да балаларыгызга туры килгән кошка характеристиканы укыгыз. Мин үзем өчен кайсы балага ничек якын килеп эшләргә икәнлекне ачыкладым. Сез дә балагызның күренеп бетмәгән сыйфатларын өйрәнеп, тәрбия эшендә тиешле алымнарны кулланырсыз дип ышанам. (Һәр әти-әни үз баласының «Син нинди кош?», «Урман буйлап сәяхәт» тесты нәтиҗәләре белән таныша.)
Укучыларның «Урман буйлап сәяхәт» тесты буенча язмалары белән танышып чыккач, мин аларга сокландым да, уйландым да. Кыска гына вакыт эчендә нинди матур язмалар килеп чыккан. Безнең балаларыбыз бик талантлы һәм без аларны олы тормыш юлына бергәләп чыгарырга тиеш. Алар мөстәкыйльлеккә омтылсалар да, безнең ярдәмгә мохтаҗ. Барлык бала да бертөсле түгел: кемдер каршылык алдында куркып калган, кемдер үз көченә таяна, кайберәүләр башкалар ярдәменә мохтаҗ.
Хәзер һәрберегез үз балагызның эшенә туры килгән тест аңлатмасы белән танышыгыз. Балагызга сездән нинди ярдәм кирәк? Ул гаиләдә үзен ышанычлы хис итәме? Монда уйланырлык урыннар шактый. (Әти-әниләр тест нәтиҗәләре белән танышалар.)
Мөгаен, сез бүген балаларыгызны яңа яктан ачкансыздыр. Тышкы яктан сиздермәскә тырышсалар да, алар безнең җылы мөнәсәбәткә, назга, теләктәшлеккә мохтаҗ. Иң зур тәрбияне гаилә бирә. Моны инкарь итеп булмый. Мәктәп белән гаилә кулга кул тотынышып эшләгәндә генә, килеп туган проблемаларны бергәләп хәл иткәндә генә, без балаларыбызны дөрес тәрбияли һәм аларның шәхес булып формалашуында тиешле ярдәм күрсәтә алырбыз, диеп ышанам. Балаларыбызның үсмер чоры, авыр чор, сабыр булыйк, аларны аңларга тырышыйк. Балалар тормышында сезнең үз урыныгыз, ә сезнекендә аларның үз урыннары бар.
Бүген күп мәктәпләрдә махсус психологлар эшли. Алар бала шәхесен формалаштыруда яңадан-яңа алымнар кулланалар. Бездә андый мөмкинлек юк. Үзебез әти-әни дә, укытучы да, психолог та булыйк. Балаларыбызны тәрбияләүдә бергәләшеп, киңәшләшеп эш йөртсәк, уңышларга ирешербез дип уйлыйм. Барыгызга да сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете телим.
Комментарийлар