Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалар бакчаларында күзәтүне оештыру һәм аның эчтәлеге

Гөлназ ФАЗЫЛҖАНОВА,Казандагы 171 нче балалар бакчасы беренче квалификация категорияле татар теле тәрбиячесеИлзирә ХӘСӘНШИНА,Миләүшә ШИҺАБЕТДИНОВА,Казандагы 171 нче балалар бакчасы беренче квалификация...

Гөлназ ФАЗЫЛҖАНОВА,


Казандагы 171 нче балалар бакчасы беренче квалификация категорияле татар теле тәрбиячесе


Илзирә ХӘСӘНШИНА,


Миләүшә ШИҺАБЕТДИНОВА,


Казандагы 171 нче балалар бакчасы беренче квалификация категорияле тәрбиячеләре


Мәктәпкәчә белем бирү оешмасында кулланыла торган күзәтү ысулларын өйрәнүнең роле һәм әһәмияте, балаларның фикерләү һәм кабул итү үзенчәлекләренә карап билгеләнә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның мәгълүмат туплавы, сенсорик, коммуникатив тикшерү тәҗрибәсе барыннан да алда бара. Кабул итүнең төп инструментлары булып манипүлләштерү, карау һәм күзәтү ысуллары тора, ә нәтиҗәләре булып әйләнә-тирә дөнья белән тыгыз бәйләнештә булу тора.


Күзәтүне балалар бакчасында еш кына эшчәнлек төрләренә тугандаш дип атыйлар – тикшереп карау, күзәтү, экперемент ясау. Аларның һәрберсен дөрес итеп үткәрү өчен, гомуми эчтәлеген һәм биремнәрен төрле үсеш этапларында мөмкинлекләреннән чыгып оештыруны тәрбиячегә аңларга кирәк.


Карау һәм күзәтү – бала белән турыдан-туры аралашудан оештырыла, берәр күренешнең яки объектның үзгәреш үзенчәлекләрен билгеләүне күз алдында тота.


Карау – гадәттә танып-белү эшчәнлеге төрендә кече яшьтәге һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән еоштырыла. Аның максаты – үсемлекнең тышкы төзелешенең (гөмбәнең, хайваннарның) үзенчәлекләрен, холкын ачыклау. Карауны оештыру өчен тәрбияче төрле ысуллар кулланып баланың игътибарын аерым предметка юнәлтеп, кызыксыну уята, аның исемен әйтә, истә калдырырга булыша, аның турындагы үзгәрешләрне, күренешләрне баета.


Күзәтү – ул әйләнә-тирәдәге үзгәрешләрне, күренешләрне чынбарлык белән максатчан кабул итү, күзәтү барышында обьектларның сыйфаты, мөнәсәбәте һәм тышкы яктагы үзенчәлекләре турында белем алу. Белем бирү процессында күзәтү башка бурычларны чишәргә (хәл итәргә) мөмкинлек бирә: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның күзәтүчәнлеген үстерә, танып белүләрен кулланып, беренчел тәҗрибә туплап төрле объектлар ярдәмендә фәнни өйрәнүне үзләштерә.


Шул рәвешле, карау потенциалына караганда күзәтү мөмкинлекләре күпкә киңрәк.


Күзәтү структурасы


Танып белү- тикшерү эшчәнлеге ысулы:



  1. Максат. Барлык төр формадагы күзәтүне оештыруның максаты булырга тиеш. Балаларның танып-белүләрен кулланып, максат китереп чыгарулары – тәрбияченең күзәтү бурычлары белән бәйләнешле булмавы оптималь булып тора. Тәрбияченең роле шуннан ки, һәрбер таләпләрне актуальләштереп, аның оештыруыннан максат китереп чыгару.

  2. Дәлилләү. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар кызыксынучан булалар, танып-белү дәлилләве аларга гел өстен була. Күзәтүне дәлилләп, түбәндәгеләрне атарга була: хәйләм сораулар, уен ситуациясе, тәрбияченең сүзләренә һәм гамәленә (персонажга) карап фикерләп җавап бирү, олылырга охшарга тырышу. Күзәтүнең оештыру өлеше итеп табигый хезмәт эшчәнлеге булырга мөмкин, экспериментлау, саф һавада булу, экскурсияләр дә отышлы кулланыла.

  3. План. Зурлар төркемендәге балаларны тәрбияче күзәтү планы төзергә, танып-белү бурычларын чишәргә өйрәтергә тиеш. Мәктәпкә әзерлек төркемендә табигать тәртибе һәм кеше тормышы өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен тәрбияче төгәл үтәүне исәпкә ала.

  4. Күзәтү гамәлен ашыру. Әлеге этапның үзенчәлекләре төрле төрдәге күзәтүләр оештыру белән бәйле.

  5. Йомгак ясау. Күзәтүнең төп нәтиҗәсе – максатка ирешү, куйган сорауга җавап табу. Аның бәясе булып балаларның үзләре ясаган ачышларын хезмәттә, танып-белүдә, көндәлек тормышта күз алдына китереп куллана белүләре. Максатка һәм эчтәлегенә бәйләп, тәрбияче күзәтүнең ысулын һәм эш алымнарын кулланып, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга күргәннәрен аңларга, кабул ителгән төшенчәне тасвирларга ярдәм итә.


Күзәтүнең ысуллары


Танып күзәтү – табигатьтәге тере һәм тере булмаган объектларның билгеләрен, сыйфатын, үзенчәлекләрен ачыклау өчен кулланыла. Бу төр күзәтү кыска вакытлы күзәтү була.


Дәвамлы күзәтү – үсемлекләр үсеше, үзенчәлекләре, хайваннар тормышы, тере, тере булмаган табигать, сезонлы үзгәрешләр максатын ачыклау өчен үткәрелә. Дәвамлы күзәтү күзәтүчәнлелекне, анализлау сәләтен, чагыштырып карауны үстерергә ярдәм итә.


Чагыштырып күзәтү –гомуми белем алу, аеру, сизеп алу сыйфатларын билгеләү дәвамлы (озак) күзәтүне били. Балалар күз алдында чагыштырырга кирәкле 2-3 объект барлыкка килә. Танып-алу күзәтүне оештырганда бер урынлы мөрәҗәгать булырга мөмкин. Мәсәлән, яңгыр вакытында төрле бөҗәкләрнең үз-үзләрен ничек тотуларын ачыклау.                                                  Чагыштырып карау максатыннан дәвамлы күзәтү оештырырга мөмкин.             Мәсәлән, охшаш үсемлекләрнең төрле шартларда үсү үзенчәлекләре, башка төрле үсемлекнең төрле темпта үсүе.


Күзәтүне оештыру формалары төрле-төрле була ала: таратыла торган материал кулланганда, фронталь эш үткәререгә була.


Саф һавага һәм экскурсияләргә йөрү вакытында күзәтү – балаларны төркемнәргә бүлеп оештырыла.


Табигать почмагында эш, бирелгән йөкләмәләр үтәлеше эшчәнлек барышында максатчан күзәтүне аерым балалар яки балаларны парлап үткәрергә була.


Үзенчәлекле күзәтү оештырганда балаларның яшъ үзенчәлекләре һәм психик процессларының үзенчәлекләре билгеләнә.


Кече яшьтәге мәктәпкәчә балалар хәрәкәтләнүче объектны карарга ярата, алар хайваннар тормышы белән кызыксыналар. Бу чордагы балалар белән күзәтү танып-белү ысулы буларак кулланыла алмый. Аның төп максаты – балаларда кызыксыну булдыру, тереклеккә карата сакчыл караш тәрбияләү, хайваннар белән ничек итеп аралашырга мөмкинлеген, үз эмоцияләрен, хис-кичерешләрен сөйләү. Дүрт яшьлек балалар, карау яки танып-күзәтү нәтиҗәләре буенча тәрбияче биргән сорауларга җавап бирергә, ике объектны чагыштырып, күзәтү объектларын гамәлләргә һәм характер билгеләрен әйтергә тиеш.


Уртанчы төркемдәге балалар күзәтү барышында тәрбияче куйган системалы сорауларга таянып, йомгак ясап сөйли белергә тиеш. Объекның хәрәкәтенә, сыйфатына, билгесенә басым ясап, төгәл аңлап күзәтү корыла. Объектларны чагыштырып, сыйфат билгесенең охшашлыгы, аермасы турында нәтиҗә чыгару. Тәрбияче ярдәмендә балалар үсемлекләрне һәм хайваннарны табигать почмагында һәм табигый шартларда күзәтәләр. Күп тапкыр күзәтүләр процессында бала үзләштереп кенә калмый, күренешләрнең һәм предметларның үзлекләрен, сыйфатларын, бер-берсе белән чагыштырып карый һәм үзенең күзәтүләрен сүз белән белдерә, аның күзәтүчәнлеге, фикер йөртүе, сөйләм байлыгы арта. Бу балаларның табигать белән кысыксынуларын артыра, игътибарлыклары да үсә бара. Алар исә, кечкенәләргә караганда, күбрәк әйбер билгеләрен күрәләр (кар коры да, юеш тә була, ул тарала, аны әвәләп тә була һ.б.) Кечкенәләрдән аермалы буларак, уртанчы төркемдәге балаларның сүзлек байлыклары да шактый зур, алар тулы җөмләләр кулланып сөйли башлыйлар, шулай ук алар табигатьнең матурлыгын күреп, сиземләп, «яхшы» һәм «начар» дип аңа бәя бирә беләләр. Аларда мөстәкыйльлек тә көчәя, тәрбияче ярдәменнән башка да үти алырлык дәрәҗәдә булалар. Бу этапта тәҗрибәләр үткәрү, охшашлыкларын билгеләү, балаларга хезмәт күнекмәләре бирү, төрле уеннар үткәрү карала.


Зурлар төркемендә балалар тәрбияче куйган күзәтү бурычын гына кулланып калмыйлар, ә мөстәкыйль рәвештә элементарь күзәтү планын билгеләп куя, аңа таянып эш итә. Зурлар төркемендәге балалар мөстәкыйль рәвештә, үзләренә таныш күзәтү төрләрен сайлап һәм эш процессында кулланып нәтиҗә чыгара. Өлкән төркемгә күчкән вакытта, балаларның табигать белән ныклы кысыксынулары туа һәм аларның әйләнә-тирәдәге предметлар һәм күренешләр турында төшенчәләре шактый бай була. Бу балаларның табигать белән кысыксынулары, үзләренең шәхси тәҗрибәләре белән генә чикләнми. Әлеге чорда тәрбияченең бурычы – балаларның сорауларын канәгатьләндереп, күзаллауларын киңәйтеп, кайбер төшенчәләрен система китерү һәм тулыландыру, табигать белән сак эш итүне тәрбияләү, күзәтүчәнлекләрен, белергә омтылышларын, кызыксынуларын үстерү, балаларга мөстәкыйль нәтиҗә ясарга ярдәм итү.


Мәктәпкә әзерлек төркемендә күзәтүнең төп бурычы булып – элементар төшенчәләрне гомумиләштерү, формалаштыру тора, баланы табигатьтәге, җәмгыятьтәге булган билгеле бер закончалыкны аңлап нәтиҗә чыгарырга этәрү, мөстәкыйльлекне, максатчанлыкны тәрбияләү, танып-белеп тикшерүне, дәлилләүне үстерү тора. Тәрбияче балалар белән эшчәнлекне бөтен төп темалар буенча алып бара. Күзәтү барышында гомуми тикшерү ысулларын балалар мөстәкыйль рәвештә сайлап алып, план төзеп, аны гамәлгә ашырырга, нәтиҗәләр ясарга тиеш.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ