Балалар – безнең киләчәгебез!
Кәшбиева Нәсиха Нуретдин кызы,Минзәлә районы Габделхәй Сабитов исемендәге Югары Тәкермән төп мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыХөрмәтле әти –әниләр!Бу дөньяда әти...
Кәшбиева Нәсиха Нуретдин кызы,
Минзәлә районы Габделхәй Сабитов исемендәге Югары Тәкермән төп мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Хөрмәтле әти –әниләр!
Бу дөньяда әти яки әни булу бәхетенә ирешүдән дә зуррак бәхет юктыр. Инде шул бәхетне кулдан ычкындырмыйча, балаларыбызны заман таләпләренә җавап бирерлек тирән белемле шәхесләр тәрбияләү бурычы куела сезнең һәм безнең алга. Тәрбиянең кануны бер – ул авылда да, шәһәрдә дә шул ук. Ләкин аны дөрес итеп кенә бирергә кирәк.
Хәзерге заманда күп кенә яшь гаиләләр шәһәр тормышына тартыла. Имеш, шәһәр җирендә бала үсеше өчен барлык шартлар да тудырылган. Төрле түгәрәкләр, интерактив такталар һәм башкалар, һәм башкалар. Ә инде менә сез барлык авырлыклардан да, авыл мәшәкатьләреннән дә курыкмыйча авыл тормышын сайлагансыз. Ә авыл мәктәбе нәрсәсе белән шәһәрнекеннән калыша соң? Ни өчен ата-аналар шәһәргә тартыла? Авыл мәктәбендә дә бала үсеше өчен барлык шартлар да тудырылган дип әйтер идем мин. Авыл җирендә дә нәкъ шул бала. Иртән йокысыннан тора, ашый, эчә һәм мәктәпкә юл ала. Ләкин аның мәктәптән соң вакыты гына тыгызрак. Әти-әнигә мал карарга булышырга, бакчадагы чүпләрне утарга, су кертергә кирәк. Ләкин шулай булса да, авыл баласы да шәһәрнекеннән калышырга тырышмый. Бит күп кенә шәхесләребез авыл җиренннән чыккан, авыл мәктәбе шартларында тәрбияләнгән, чүп утарга да, “каләм чарларга” да вакыт тапкан кешеләр. Авылыбызның чишмә суларын эчеп, аның яланнарында ялан тәпи йөргән Г.Сабитов әсәрләрен укып үсә хәзерге балалар. Ни өчен әлеге шәхесне мисалга китердем соң? Чөнки ул да шул авыл тәрбиясен алып үскән кеше. Ә бит тормышта үз юлын тапкан. Дөрес, хәзерге заманны Габделхәй Сабитов чоры белән чагыштырып булмый дияр кайберәүләр. Бу, чыннан да, шулай. Хәзерге заманда бала күп вакытын компьютер, телевизор каршында үткәрмәсен өчен, аны шушы язучыларның әсәрләрен укуга җәлеп итәргә, тирә-яктагы матурлыкны күрә белергә өйрәтергә кирәк. Ә инде матурлыкны күрә белгән баланың күңелендә берничек тә явызлык эшләргә урын калмый, минемчә. Язучы әсәрләрен укып бала күңелендә һич югы бер агач утыртырга дигән теләк туа икән, бу инде әлеге әсәрләрнең әһәмияте бихисап күп дигән сүз.
Авылдаш язучыбыз Габделхәй Сабитов исемен йөрткән мәктәбебездә әледән-әле менә шушы матурлыкны күрү өстендә эш алып барыла. Мәктәп күләмендә һәрдаим төрле чаралар үткәрелеп килә. Язучылар иҗатына багышланган конференцияләр, викториналар, авыл тарихын өйрәнү, төрле очрашулар. Әлеге чараларга әзерләнгән вакытта да без әти-әниләрне җәлеп итәргә тырышабыз. Мәсәлән, теге яки бу язучы турында гаилә әгъзалары нәрсә белә, аның нинди әсәрләрен укыганнары бар? Шул рәвешле мәктәп белән гаилә бердәм эш алып бара. Ә инде ике як та бер сүздә булганда гына уңай нәтиҗәгә ирешеп була.
Мәктәбебез квалификацияле кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән. Укучыларыбыз район, республика олимпиадаларында, Россия күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә актив катнашалар һәм призлы урыннар да яулыйлар. Мәктәбебездә яшь, сәләтле каләм осталары да үсеп килә. Алар инде мәктәбебез данын республика күләмендә таныттылар. Димәк, алар да шушы якташ язучыларыбызның әсәрләрен укып, алардан үрнәк алып, үз адымнарын ныклы рәвештә башлыйлар.
Чыннан да, мәктәбебездә уку-укыту өчен барлык уңайлы шартлар да тудырылган. Ә инде бу белем бирүгә, иҗади эшләргә, төрле файдалы чаралар үткәрергә мөмкинлек бирә. Бүген без сезнең белән уку-укыту системасына электрон технологияләр үтеп кергән чорда яшибез. Авыл мәктәпләре дә әлеге яңалыктан читтә калмый. Иманым камил, киләчәктә дә авыл мәктәпләрендә дә көндәшкә сәләтле, белемле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле балалар үсеп чыгар. Безнең барлык башкарган эшләребез балалар өчен, чөнки балалар – безнең киләчәгебез!
Комментарийлар