Балаларда югары әхлак идеаллары формалаштыру
Люция ЗӘЙНУЛЛИНА,Балтач районы, Сосна төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Педагогик эш стажы 24 ел Яшь буында югары әхлак идеаллары формалаштырухәзерге вакытта иң төп...
Балтач районы, Сосна төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Педагогик эш стажы 24 ел
Яшь буында югары әхлак идеаллары формалаштырухәзерге вакытта иң төп бурычларның берсе. Ә нәрсә соң ул идеал? Бала тәрбияләүдә аның роле нидән гыйбарәт?
Идеал – җәмгыять яки аерым шәхеснең алга куйган, шуңа омтылган иң югары максаты, кеше омтылышының, теләк һәм максатының иң югары ноктасы. Бу сүз шулай ук иң югары камиллеккә ирешкән үрнәк кеше мәгънәсендә дә кулланыла. Андый шәхескә җәмгыять идеалларына бирелгәнлек, намуслылык, тыйнаклылык, инсафлылык, үз сүзендә торучанлык кебек күркәм сыйфатлар хас. Кешенең әхлак идеалында аның тормыш максатлары, үз-үзен тотышы, чынбарлыкны бәяләү критерийлары, эш-гамәлнең мотивлары да ачык чагыла.
Идеалсыз яшәү мөмкин түгел. Яхшы идеалга, халкыбызның борын-борыннан килә торган идеалына ия булырга кирәк. Укытучыларның, ата-аналарның бурычы – балаларда шушы идеаллар формалаштырудан гыйбарәт.
Югары әхлак идеаллары тәрбияләүдә, минемчә, балаларның яшь үзенчәлекләре исәпкә алынырга тиеш. Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен укытучылары, әти-әниләре яки кайбер таныш-белешләре үрнәк булса, үсмерлек чорында инде әхлак идеалларына сусау, аларны ничек тә табарга омтылу көчәйгәннән-көчәя бара. Яшүсмерләр әйләнә-тирәдәге тормышны җентекләп күзәтәләр, яхшы кешеләргә сокланып карыйлар, иң ошатканарын үзләренә үрнәк итеп алалар.
Балалар тормышында иң беренче үрнәк кеше – ул әтисе белән әнисе. Әтисе белән әнисе үзара килешеп, тату яшәгән гаиләдә сүзгә, фикергә һәм хисләргә, карашларга сизгерлек, сизелер-сизелмәс кенә күңел күтәренкелеге, игелек, татулык, үзара ярдәм итешү һәм бер-берсенә таяныч булу, рухи бердәмлек һәм юмартлык, ата-аналарның ышанычы һәм үзара ихтирам итешүе кебек мөнәсәбәтләр өстенлек иткәндә, балада кешедәге матурлыкка ышаныч, аның рухи тынычлыгы, аның бозыклыкка, җәмгыятькә зарарлы күренешләргә килешмәүчәнлеге ныгый.
Балаларда югары әхлак идеаллары формалаштыру ата-аналардан да күп төрле тәрбия юнәлешләре таләп итә. Хәзерге вакытта бу тәрбия юнәлеше бик четерекле, чөнки күп кенә идеаллар, кешеләргә үрнәк булып саналган шәхесләр идеаллары җимерелә. Шуңа күрә балалар белән сөйләшкәндә аеруча үз фикерләреңә игътибарлы булырга кирәк.
Күп кенә гаиләләрдә балалар әти-әниләре белән бергәләп газета-журналлар укыйлар. Гаилә белән тарихи, истәлекле урыннарга, музейларга бару – балаларда югары әхлак идеаллары формалаштыруга ярдәм итә. Андый экскурсияләр ата-аналар белән бала дуслыгын ныгыта, алар арасында рухи бердәмлеккә китерә.
Соңгы вакытта җәмгыятебездә хәбәрдарлык, тәнкыйть һәм үзара тәнкыйтьнең киң җәелүе балаларда әхлак идеаллары формалашуга да йогынты ясый. Мондый шартларда сүз һәм эш бердәмлеге кирәк. Идеаллар турында әңгәмәләр дөреслеккә таянырга тиеш.
Әйтеп үтелгәнчә, балада әхлак идеаллары формалаштыруда ата-ана авторитеты әһәмиятле роль уйный. Идеялелек һәм намуслылыкның, хаклык һәм тормыш максаты өчен көрәшнең беренче үрнәкләрен ул әти-әнисеннән күрә.
Җәмгыятьтә әле төрле кешеләр барлыгын, начар күренешләргә каршы аяусыз көрәш алып барырга кирәклеген балаларыбыз газета-журналлардан гына түгел, бәлки әти-әнисеннән дә ишетеп белсеннәр, тормышны бөтен катлаулылыгы белән күз алдына китерсеннәр. Шуңа күрә балаларның сорауларына бик нык уйлап, аңлаешлы һәм ышандырырлык итеп җавап бирергә тырышырга кирәк.
Күркәм әхлак сыйфатлар тәрбияләүдә баланың матур әдәбият укуын дөрес оештыруның да әһәмияте зур. Алар маҗаралы әсәрләр генә түгел, ә батырлык, әхлак сыйфатлары бирелгән әсәрләр дә укысыннар. Мондый китапларны бергәләп укып соңыннан фикер алышу мөһим.
Баланың әхлак сыйфатлары аның уй-фикерләрендә, идеалларга һәм тирәбездәге кешеләргә мөгалләмасендә, җәмәгать эшләрендә ничек катнашуында ачык күренә. Балаларыбыз макталу яки кушкан өчен генә түгел, бәлки кешеләргә шатлык китерү өчен эшләсен, башкаларны һәрвакыт әйдәп барсын.
Комментарийлар