Балаларга үзебез үрнәк булыйк!
Хәйбуллина Зөбәрҗәт Габделхак кызы,Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыМәктәп – авылның йөрәге. Мәктәбе булган авылның киләчәге бар, димәк, авыл яши дигән сүз. Ә авыл...
Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Мәктәп – авылның йөрәге. Мәктәбе булган авылның киләчәге бар, димәк, авыл яши дигән сүз. Ә авыл исә, үз чиратында, милләтнең умыртка баганасы булып тора. Авыл мәктәбенә милләтнең нигез ташларын – зыялы, әхлаклы, намуслы, ватанпәрвәр, толерант шәхесләрне тәрбияләү бурычы куела.
Бала шәхесен тәрбияләүдә исә гаилә һәм мәктәп бердәм булган очракта гына уңышка ирешеп була. «Балалар – әти-әнинең «көзгедәге чагылышы». Бала әти-әнисен 80% ын кабатлый», – диләр. Авыл шартларына бу бигрәк тә туры килә. Чөнки авыл баласының иң күп аралашкан даирәсе – гаилә, аннан соң – мәктәп.
Бала шәхесе әти-әни тәэсирендә формалаша башлый. Димәк, балабызны нинди итеп күрергә теләсәк, үзебездә нәкъ шундый сыйфатларны булдырырга, алга чыгарырга тиешбез. Балалар – безнең «көзгедәге чагылышыбыз». Язын бодай чәчмәсәң, көзен җыеп булмаган кебек, максатчанлык, хезмәт сөючәнлек, гаделлек, намус, туган җирне ярату, әдәп, әхлак кебек сыйфатлар үзебездә булмаса, без аларны балаларыбызда күрә алмаячакбыз. Баланың әлеге асыл сыйфатларны гаиләдә күреп үсүе аеруча мөһим. Ә тәрбия нигезен гаиләдә алган бала мәктәп шартларында тагын да ныгый, камилләшә генә.
Кыска гына мөрәҗәгатемне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: кайчак өлкәннәр дә югалып кала торган бу тормышта һәрнәрсәдә балаларга үрнәк булыйк, аларны үз үрнәгебездә тәрбиялик. Әти-әниләргә бу җаваплы бурычны үтәүдә уңышлар теләп, Мария Монтессориның ата-аналар өчен кагыйдәләр җыелмасын тәкъдим итәсем килә. Төркемнәргә бүленеп, әлеге кагыйдәләргә карата үз фикеребезне белдерик.
1. Детей учит то, что их окружает.
2. Если ребенка часто критикуют – он учится осуждать.
3. Если ребенка часто хвалят – он учится оценивать.
4. Если ребенку демонстрируют враждебность – он учится драться.
5. Если с ребенком честны – он учится справедливости.
6. Если ребенка часто высмеивают – он учится быть робким.
7. Если ребенок живет с чувством безопасности – он учится верить.
8. Если ребенка часто позорят – он учится чувствовать себя виноватым.
9. Если ребенка часто одобряют – он учится хорошо к себе относиться.
10. Если к ребенку часто бывают снисходительны – он учится быть терпеливым.
11. Если ребенка часто подбадривают – он приобретает уверенность в себе.
12. Если ребенок живет в атмосфере дружбы и чувствует себя необходимым – он учится находить в этом мире любовь.
13. Не говорите плохо о ребенке – ни при нем, ни без него.
14. Концентрируйтесь на развитии хорошего в ребенке, так что в итоге плохому не будет оставаться места.
15. Всегда прислушивайтесь и отвечайте ребенку, который обращается к вам.
16. Уважайте ребенка, который сделал ошибку и сможет сейчас или чуть позже исправить ее.
17. Будьте готовы помочь ребенку, который находится в поиске и быть незаметным для того ребенка, который уже все нашел.
18. Помогайте ребенку осваивать неосвоенное ранее. Делайте это, наполняя окружающий мир заботой, сдержанностью, тишиной и любовью.
19. В обращении с ребенком всегда придерживайтесь лучших манер – предлагайте ему лучшее, что есть в вас самих.
Комментарийлар