Логотип Магариф уку
Цитата:

Балаларны гаиләдә тәрбияләү алымнары

(Әти-әниләр өчен доклад)Җәмалтдинова Җәүһәрия Әмирхан кызы, Буа районы Н.Г.Фәизов исемендәге Яңа Тинчәле урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысыТәрбия эше уңайлы һәм нәтиҗәле булсын өчен, гаилә һәм...

(Әти-әниләр өчен доклад)


Җәмалтдинова Җәүһәрия Әмирхан кызы,


Буа районы Н.Г.Фәизов исемендәге Яңа Тинчәле урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы


Тәрбия эше уңайлы һәм нәтиҗәле булсын өчен, гаилә һәм мәктәпнең алып барган тәрбияви чаралары бер-берсенә теләктәшле булырга тиеш. Иң беренчел тәрбия чаткыларын бала нәкъ менә гаилә шартларында ала. А.С.Макаренко баланың тәрбиялелек нигезләре биш яшькә кадәр формалашып бетә дигән фикердә торган. Алай гына да түгел, ата-ананың тәэсире балага мәктәп елларында да кимеми, аның шәхес буларак формалашуына йогынты ясап тора, һәм мәктәптә алып барылган тәрбия эшләре дәвамында шушы үзенчәлекне истә тоту бик мөһим.


Гаилә белән мәктәпнең үзара элемтәсе, тәрбия эшендәге теләктәшлеге аларның бер үк максатка омтылуыннан. Әлеге уртаклык – мәктәпнең һәм гаиләнең уртак омтылышта булырга тиешле тәрбия эшенең гаять мөһим бер принцибы. Мәктәп һәм гаиләнең бердәм эш итүе, педагогик җирлек буларак, балага һәркайда, һәрбер урында бертөрле, бер-берсенә каршы килмәгән таләпләр кую зарурлыгын күрсәтә. Бала үзенең көндәлек тормышында гаиләдәге, мәктәптәге, үзе яшәгән мохиттәге традицядән чыгып эш итә һәм әнә шул мөнәсәбәтләрнең нинди булуы аның киләчәк тормышына, шәхес буларак формалашуына хәлиткеч йогынты ясый. Әгәр дә гаиләдә дә, мәктәптә дә, гомумән, тирә-юньдә дә гуманлы мөнәсәбәтләр тамыр җәйгән икән, бу очракта инде бала күңлендә дә нәкъ менә гуманлылык, миһербанлылык кебек әхлак сыйфатлары урын алуы шиксез. Әгәр дә мөнәсәбәтләр торышы гаиләдә – бер төрле, мәктәптә икенче төрле булса (әйтик, мәктәптә – гуманлы, ә гаиләдә –- эгоистик мөнәсәбәтләр), монда инде эш шактый катлаулырак. Бала күңлендә туган гуманлылык хисләрендә тотрыксызлык, ә аның тәртибендә эзлексезлек барлыкка килә. Бер очракта бала үзен гуманлы итеп күрсәтергә, ә икенче бер очракта үзен чын эгоистларча тотарга мөмкин. Шуңа күрә дә, гуманлы мөнәсәбәтләрнең гаиләдә дә, мәктәптә дә, тирә-юнь мохитта да саклануына аеруча нык игътибар итәргә, әлеге коллективларның да берүк юнәлештә эшләвенә ирешергә кирәк.


Соңгы елларда ата- аналарның үз балалары белән тиешенчә аралашу мөмкинлеге бик нык кимеде. Ата-ана белән бала, гадәттә эш көненнән соң, кыска вакытка гына очрашып аралаша, ә инде барлык тәрбияви чаралар диярлек мәктәп, культура һәм спорт учреждениеләре кулына күчә.


Һәрьяклап җитлеккән, камил шәхес тәрбияләү эше шушы тәрбия процессында катнашучыларның һәммәсеннән:  ата анадан да, мәктәптәге укытучы-тәрбиячеләрдән дә бергәләшеп, килешеп эшләүне, акыл һәм көч егәрлеген бер максатка туплауны сорый. Бергәләшеп эш итү – бер-береңне кабатламау, бер-береңнән тәрбия чараларына үзеңне каршы куймау, уртак эш хакына тулыландыру, бер-береңә ярдәм итү дигән сүз. Шәхеснең үсешенә, формалашуына тәэсир иткән, йогынты ясый алган барлык тәрбия учреждениеләренең үзара килешеп, ярдәмләшеп эш итүе гаиләдәге, мәктәптәге, тирә-юньдәге педагогик чараларның да тотрыклылыгын, нәтиҗәлелеген, бербөтен булуын тәэмин итә.


Гаилә тормышында һәр нәрсәне, хәтта вак-төяк булып күренгән нәрсәләрне дә тиешенчә исәпкә алу зарур һәм зарурлыкны балалар үзләре дә тоеп үсәргә тиеш. Бу гаиләнең яшәү рәвешендә чагыла:


-                     гаилә хуҗалыгын алып баруда даимилек, билгеле бер система булдырыла;


-                     гаилә бюджеты планлы рәвештә, балалар белән киңәш-табыш итешү аша бүленә;


-                     өйдәге әйберләрне, җиһазларны, өс киемнәрен саклауның үз тәртибе билгеләнә (һәрнәрсәнең үз урыны бар, эштән яки мәктәптән кайттыңмы өс киемеңне алыштыр, өйдән чистартылмаган аяк киеме белән чыкма һ.б);


-                     гаилә кагыйдәләре була һәм алар һәрчак төгәл үтәлә (кибеткә барсаң, калган акчаны кайтарып бир, өйдән чыгып киткәндә, кайчан кайтасыңны, кайда буласыңны әйтеп кит, йә булмаса, язу язып калдыр һ.б.);


-                    гаиләнең гомуми режимы саклана – йокы, ял итү эш башкару, дәрес әзерләү һ.б);


Гаилә әгъзалары арасында җылы, игелекле мөнәсәбәт урнашырга тиеш. Ата белән ана арасындагы үзара килешеп-аңлашып яшәү, өлкәннәр белән кечеләр арасында – хөрмәт хисе, балалар арасында чын туганлык хисләре булу шәхеснең әхлакый тәрбиясе өчен алыштыргысыз бер җирлек тудыра. Гаиләдә әнә шундый эчкерсез, табигый яшәү рәвеше булдыру – бүген тәрбия эшенең иң катлаулы мәсьәләләреннән берсе. Балалар алар бик тиз үсә, үзгәрә. Ата-аналар исә аларның әнә шул үсеп, үзгәреп торган теләкләрне, зәвыкларын, мөмкинлекләрен еш кына искәреп бетермиләр. Балалар исә бу мәсьәләдә бик сизгер, үзләренә игътибарны таләп итүчән, үзләренә шәхес буларак карауны сорыйлар. Әгәр менә шушы таләп искә алынмый икән, гаиләдәге мөнәсәбәтләр катлаулана һәм кыенлаша. Монда ата-ананың да чын мәгънәсендә сизгер күңелле булуы, баланың психологиясен тирән аңлавы сорала. Баланың яшенә, нинди җенестән булуына, аның характер үзенчәлекләренә бик игътибарлы булганда гына ике арада аңлашу-килешү булырга мөмкин. Баланың гаиләдә тәрбияләнүе вакытында яшь үзгәрешен искә алу белән беррәттән, шул үзгәреш нәтиҗәләрен дә тәрбия эшендә файдалана белү кирәк. Беренчел чорда, бала әле дөньяны танып белә башлаган вакытларда ук аңа акыл һәм физик хезмәт күнекмәләрен үзләштерүдә ярдәм итү зарур. Шул ук вакытта җәмәгать тәртибе, үз-үзеңне ничек, ни рәвешле тоту кирәклеге кебек төшенчәләрне дә аның күңленә сеңдерә барырга, баланың социаль тәҗрибәсен баетырга кирәк.


Баланың үсмер вакытларында аның тирә-юньдәге кешеләр белән үзара мөнәсәбәте аеруча бер әһәмиятле мәсьәлә булып әверелә. Шуңа күрә дә, баланың кемнәр белән танышуын, кемнәр белән аралашуын, коллективта нинди урын тотуын, мәктәпнең җәмәгать эшләрендә ни рәвешле катнашуын күзәтеп, белеп торырга кирәк. Бала белән нинди дә булса аңлашылмаучылык, кискен каршылык килеп чыккан очракта ата-аналар бик тә сак, түземле һәм сабыр булырга тиеш.


Гаиләдә ир баланың һәм кыз баланың физиологик һәм психологик үзенчәлекләре аерым искә алынырга тиеш. Ир баланы тәрбиялүдә ата кешенең роле алыштыргысыз, ул аңа ирләрчә миһербанлыкны, физик чыныгуларны, кул эше осталыкларын үз тәҗрибәсе аша төшендерә, сөендерә, өйрәтә ала. Кыз баланың әхлагына дөрес юнәлеш салуда исә ана кешенең рухи тәҗрибәсе кирәк.Үз кызына ул хатын-кызларга хас горурлыкны, тыйнаклыкны, хезмәт сөючәнлекне үз тормышы, үз яшәү рәвеше белән аңлата, яхшы ана, яхшы хатын, өй – гаилә тоткасы булырга өйрәтә.


Алда сөйләнеп үткән тәрбия алымнарын әлбәттә, гаилә һәм мәктәп берлектә, бер юнәлештә кулланганда, бергә алып барганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешеп була.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ