Логотип Магариф уку
Цитата:

Бармак хәрәкәтләрен камилләштерү аша сөйләм эшчәнлеген үстерү (Интеграль белем бирү эшчәнлеге буенча мастер-класс)

Ольга Белова,Казандагы катнаш төрдәге 317 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесеМаксат:– педагогларны татар орнаментының кайбер үрнәкләре һәм аларның үзенчәлекләре белән таныштыр...

Ольга Белова,
Казандагы катнаш төрдәге 317 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат:
– педагогларны татар орнаментының кайбер үрнәкләре һәм аларның үзенчәлекләре белән таныштыру;
– мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иҗади зәвыгын, күзаллавын, уйлап табу сәләтен үстерергә; бармакларның һәм кул чугының хәрәкәтләрен камилләштерергә ярдәм итә торган эшчәнлек төре – татар бизәкләре ясау алымнары турында белемнәрен арттыру;
– сәнгати-эстетик, мәгълүмати-коммуникатив, сөйләм үсеше юнәлешендә эш тәҗрибәсе белән уртаклашу.


I. Теоретик материалны аңлату. (Сөй­ләү барышында презентация күр­сәтелә.)
Тәрбияче. Безнең балалар бакча­сы­ның зурлар төркемнәрендә төп эш юнә­лешләренең берсе – сөйләм үсе­ше гомуми җитлекмәгән (артта калган) балаларның сөйләмендәге кимчелекләрне төзәтү-коррекцияләү. Сөйләм үсеше тоткарланган балалар белән эшләгәндә, аларның тыңлау, аңлау, дөрес сөйләү күнекмәләрен генә камилләштереп калмыйча, бәлки сөйләм органнары белән турыдан-туры бәйләнмәгән эшчәнлеген, шул исәптән бармакларның вак хәрәкәтләр ясау активлыгын үстерүгә дә игътибар итәргә кирәк. Сөйләм үсеше гомуми артта калган балаларның гадәттә бармаклар моторикасы (вак предметларны тоту, алар белән эш итү, сызу, рәсем ясау һ.б.) тиешенчә формалашмаган була; гәүдә хәрәкәтләре дә бик үк төгәл һәм камил булмаска мөмкин. Мондый нәниләр, вакыт һәм урын (пространство) төшенчәләрен тиешенчә кабул итеп бетерә алмаганга, кушылган юнәлештә (уңга, сулга, артка, алга һ.б.) дөрес һәм җитез хәрәкәт итә белмәү белән дә башкалардан аерылып тора. Шуңа күрә мәктәпкәчә яшьтәге ба­лаларның рәсем ясау, язу, сызу күнек­мәләрен (графомоторные навыки) кор­рекцияләү юнәлешендә даими эшләргә кирәк.


II. Сорау-җавап. Төркемнәрдә фикер алышып нәтиҗә ясау.
1 нче төркемгә сорау:
– Әгәр бала язу, рәсем ясау эш­чәнлегенә әзер булмаса, мәктәптә ул үзен ничек тотар? (Әгәр бала язу эшчәнлегенә әзер булмаса, бар­макларының вак әй­берләрне тоту көче һәм хәрәкәт­лә­нү тизлеге җит­лекмәгән булса, пред­метларны күреп кабул итү сәләте, игъ­ти­барлылыгы үз вакытында фор­малашмаса, мәктәпкә килгәч, ан­да белем алуга тискәре мө­нәсәбәт туарга һәм ул үзен тынычсыз, киеренке халәттә, уңайсыз хис итәргә мөмкин.)
2 нче төркемгә сорау:
– Бармакларның, кул чугының хә­рәкәтләрен камилләштерү сөйләм эш­чәнлегенә ничек тәэсир итә? (Вак хә­рәкәтләр ясау сөйләм эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнештә булганлыктан, аң­лашыла ки, нәниләрнең бармак, кул чугы хәрәкәтләрен камилләштерү ихтыяҗы килеп туа. Мондый күнегүләр баш миенең сөйләм эшчәнлегенә җавап бирә торган зоналарының активлыгын арттыруга, нәтиҗәдә сөйләмдәге кимчелекләрне төзәтергә ярдәм итә.)
3 нче төркемгә сорау:
– Рәсем ясаганда, балаларда кай­сы сыйфатлар тәрбияләнә, нинди күнек­мәләр үстерелә? (Белүебезчә, рәсем сән­гате белән шөгыльләнү мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иҗади сәләтен үстерүдә уңай җирлек булып тора. Алай гына да түгел, әлеге шөгыль нәниләрдә эстетик зәвык тәрбияләргә, аларның логик фикерләү сәләтен үстерергә, ихтыяр көчен (билгеле бер вакыт дәвамында бер урында утырып эшләү, түземле булу, башлаган эшне ахы­рына җиткерә белү сыйфатларын) ныгытырга ярдәм итә, һәм, әлбәттә, бармакларның, кул чукларының хәрәкәт җитезлеген үстерергә, камилләштерергә ярдәм итә.)
III. Татар орнамент-бизәкләре белән таныштыру
1. «Орнамент» төшенчәсенә аңлатма бирү.
Тәрбияче. Бүген мин сезне дөнья мә­дә­ниятендә лаеклы урын тоткан та­тар орнамент-бизәкләре белән таныш­тырырга телим. (Берничә слайд күрсәтелә.)
Орнамент – ул билгеле бер тәртиптә, ритмда кабатланган рәсемнәр яки сызым элементлары. «Орнамент» сүзе, латин теленнән тәрҗемә иткәндә, «ornamentum» бизәк дигәнне аңлата. Орнамент бизәкләре сызымнардан, геометрик фигуралардан, яфраклардан, чәчәкләрдән, җиләк-җимешләрдән, кош һәм хайван рәсемнәреннән торырга мөмкин. (Экранда әлеге төр бизәкләр чагылдырыла.)
Фуад Хәсән улы Вәлиев (экранда фо­торәсеме чыга) – татар сәнгать беле­менә нигез салучыларның берсе; та­тар халкының бизәлеш сәнгатен (китап­ларыннан иллюстрацияләр күрсәтелә бара), Казан татарларының авыл йортлары архитектура-сәнгать бизәлешен, Урта Идел буйларының борынгы чорлары, Идел буе Болгар дәүләте, Казан ханлыгы сәнгатен өйрән­гән галим.
2. Татар бизәкләренең үзенчә­лек­ләрен ачыклау.
Тәрбияче. Татар халык орнаментында өч төр бизәк киң кулланыла. Төркемнәргә төрле орнамент үрнәкләреннән җыелма таратам. 1 нче төркем – чәчәкле-үсемлек орнамент, 2 нче төркем – геометрик орнамент, 3 нче төркем зооморф орнамент төзеп, аларның кайда кулланылуын сөйләп аңлатырга тиеш.
1 нче төркемнең җавабы. Чәчәкле үсемлекле орнамент: дулкын­сыман са­баклар; лалә, чалма чәчәк, ро­машка, ми­ләүшә чәчәкләре, яфраклар һ.б. Тәрәзә пәрдәләре, карават япмалары, мен­дәр тышлары, намазлыклар, баш киемнәре чиккәндә кулланыла. (Үрнәк­ләр экранда күрсәтелә.)
2 нче төркемнең җавабы. Геометрик орнамент – тукымага бизәк төшергәндә, авыл йортларын бизәгәндә, зәркан эшлән­мәләрдә, кабер ташларында, мәчет­ләрне бизәгәндә киң кулланыла. (Экран­да үрнәкләр күрсәтелә.)
3 нче төркемнең җавабы. Зооморф орнамент – кош-корт: үрдәк, күгәрчен, бөркет; пар ат, юлбарыс, арыслан, яр­ка­нат сурәтләре һ.б. Чагыштырмача аз: агачтан юнып эшләгән әйберләрдә, зәр­кан эшләнмәләрдә очрый. (Үрнәкләр күрсәтелә.)
3. Балалар бакчасында татар орнаментын ясарга өйрәтүнең яшь буенча төркемнәргә бүленешен ачыклау. (Тәрбияче, сөйләгәндә, эш алымнарын мольбертта күрсәтә бара.)
Кечкенәләр төркемендә: геометрик формаларны каймалау өчен ромашка чәчәге, яфрак элементлары кулланыла. (Ромашка ясау тәртибе күрсәтелә: ромашканың уртасы – түгәрәк өлешнең контуры – пумала очы белән сызыла һәм уртасы буяла яки, пумала очын буяуга манып, аны кәгазьгә төртеп алу юлы белән ясала. Яфраклар буяулы пумаланың янын кәгазьгә «манып-манып» ясала.)
Уртанчылар төркемендә: татар орнаментының өч элементы: лалә, яфрак, кыңгырау чәчәге ясарга өйрәтелә. Бизәү өчен тастымал, сөлге, тәлинкә, палас силуэтлары, шулай ук геометрик формалар алына. Кечкенәләр төркеменнән аермалы буларак, элементлар форма һәм төс ягыннан чиратлаштырыла башлый. Буяу алымнары: пумала очы белән элементның контурын сызу һәм буяуны бер юнәлештә аз-азлап «ягып», контурның эчен буяу. (Берничә элемент ясап күрсәтелә.)


Дәвамы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ