Бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресләрен яңача оештыру
Наилә ӘБҮБӘКЕРОВА,КФУ каршындагы IT-лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Казан федераль университетының IT-лицее укучылары – Казан шәһәреннән, республика районнарыннан гына түгел, Россиянең төрл...
Наилә ӘБҮБӘКЕРОВА,
КФУ каршындагы IT-лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Казан федераль университетының IT-лицее укучылары – Казан шәһәреннән, республика районнарыннан гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән сәләтле яшүсмер кызлар, егетләр. Күп сынаулар аша үткән һәм үзләренең әлеге уку йортында белем алырга лаеклы булуларын исбатлаган бу балалар белән эшләү, аларны укыту һәм тәрбияләү – зур бәхет, минемчә. Шунысы куандыра: Татарстан республикасы җитәкчелеге һәм КФУ тарафыннан уку-укыту процессын югары дәрәҗәдә алып бару өчен, барлык шартлар да тудырылган. Якты, җылы, ун-унике кешелек сыйныф бүлмәләре заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән. Алар укытучының эшен күпкә җиңеләйтә һәм аңа иҗади якын килергә зур мөмкинлекләр бирә.
Укучыларның күпчелеге, әлбәттә, – татар һәм рус балалары, әмма араларында башкорт, чуваш, удмурт, чечен милләте вәкилләре дә бар. Шул сәбәпле IT-лицейда эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучысыннан укучыларның яшь үзенчәлеген, милләтен исәпкә алып, үз предметына карата кызыксыну уяту таләп ителә. Яшь буынны эчке һәм тышкы яктан матур, гармонияле, бай рухлы шәхес итеп тәрбияләү дә – тел һәм әдәбият укытучысының төп бурычы.
Бу бурычларны хәл итүдә татар теле һәм әдәбиятыннан бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресләре мөһим урын алып тора. IT-лицей мөмкинлекләреннән файдаланып, әлеге төр дәресләрне үткәргәндә, нәфис фильм карауны оештыру уңай нәтиҗәләргә китерә. Әйтик, режиссер Илдар Ягъфәровның 2012 елда дөнья күргән һәм “Алтын мөнбәр” мөселман киносы фестивалендә күрсәтелгән кыска метражлы “Югалту” фильмы туганлык, туган йортка мәхәббәт, милли гореф-гадәтләр, ана телеңне, тамырларыңны онытмау, аталар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр, шәһәр мохитенең кеше тормышына йогынтысы турында сөйләшкәндә, зур ярдәмлек булып тора.
Дәреснең башлангыч этабында укучылардан фильм төшерүгә бәйле түбәндәге сорауларга җавап табу таләп ителә. (Җәяләр эчендә укучылардан көтелгән җавап бирелә.)
1) “Югалту” фильмының режиссеры, музыка авторы, куючы операторы, сценарий авторы, идея авторы кем? (Илдар Ягъфәров, Радик Сәлимов, Эмир Золондинов, Адель Хаиров, Рәшит Ягъфәров.)
2) Фильм кайсы оешмалар ярдәмендә төшерелгән? (“Татаркино”) оешмасы, “Яproduction” киностудиясе, Татарстан мәдәният министрлыгы, Пермь краеның Барда районы администрациясе.)
3) Фильмда катнашкан актерларның исемнәрен әйтегез. (Радик Сәлимов, Марсель Тимофеев, Ирек Хафизов, Елена Сәлимова.) Алар сезгә танышмы? (Фильмда укучыларга таныш булган, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Равил Шәрәфиев ата ролен уйный.)
Игътибарлы укучылар өчен, әлбәттә, алда китерелгән сорауларга җавап бирү кыенлык тудырмый. Фильмның беренче яртысында монолог һәм диалог өлешләрендә рус теле кулланыла. Шул сәбәпле русчадан татарчага тәрҗемә итү күнекмәләрен үстерү максатына ирешүгә юнәлдерелгән түбәндәге эш төрләрен кертеп җибәрү отышлы булачак. Алдан тактага балаларга таныш булмаган сүзләр һәм сүзтезмәләрнең татар телендәге тәңгәл вариантлары язып куела. Ә сүзлекләр кулланып эшләгәндә, дәрес вакыты сарыф ителер иде. (Мәсәлән, не вышло – килеп чыкмады; тоска находит – күңелне сагыш баса; отец пропал – әти юкка чыкты; охота – ау, к своим – минекеләр янына; долг – бурыч; смешанные чувства – буталчык, катнаш хисләр, скучаю – сагынам; волнуюсь – дулкынланам, занятие – шөгыль, не воспринимает всерьёз – җитди эшкә санамый һ.б.)
1) Фильм паузага куелгач, һәр укучы дәфтәрендә геройларның репликаларының тәрҗемә вариантын уйлап яза. Шундый ук рәвештә эш төркемнәргә бүленеп башкарыла.
2) Тәкъдим ителгән вариантлар арасында иң уңышлысы сайлап алына, калганнарында очраган лексик хаталар бергәләп табыла һәм төзәтелә.
3) Фильмдагы Шамил белән Катя, Шамил белән абыйлары арасындагы диалогларны укучылыр кыска вакыт эчендә “чылбыр” буенча тәрҗемә итәргә тырыша.
Татарчадан русчага тәрҗемә итү өлешен фильмдагы аскы титрларны яшергәнннән соң уздыру кулай. Укучыларның үз вариантлары аскы титрлар белән чагыштырыла, һәм соңгыларының татарча текст белән төгәллеге анализлана.
Укучыларга куелачак сорауларга әйләнеп кайтып, фильмның эчтәлегенә караганнарын билгелик:
1) Вакыйгалар кайда һәм кайчан бара? (Санкт-Петербург шәһәрендә, Пермь краендагы бер татар авылында, безнең заманда.) Алар кем күзлегеннән чыгып бәян ителә? (Төп герой Шамил Җиһаншин – хикәяләүче.)
2) Фильмдагы вакыйгалар арасында төп һәм ярдәмче төрләрен билгеләгез. (Өч бертуган ир-егетнең әтиләре ауга китеп югалу – төп вакыйга; ярдәмче вакыйгалар – егетләрнең туган авылларында җыелуы, ата-ана йортында татар милли ашлары белән чәй эчү, мунча керү, әтиләрен бергәләп эзләргә чыгып китүләре, әниләренең кабере янына барып дога кылу, әтиләренең кинәт килеп чыгуы, дүрт ир-атның кара каршы утырып җитди рәвештә сөйләшүе.)
3) Фильмның төп геройларын атагыз. Аларның исем-фамилиясе, яше, эш-шөгыле, яшәү урыны, гаиләсе турында кыскача гомуми мәгълүмат бирегез. (Шамил Җиһаншин – Санкт-Петербургта яши, композитор, урта яшьләрдә, рус кызы Катяга өйләнгән, балалары юк, гаиләдә төпчек бала; Марсель Җиһаншин – төзелеш өлкәсендә эшмәкәр, шәһәрдә яши, урта яшьләрдә, өйләнгән, балалары бар, гаиләдә уртанчы бала; Әнвәр Җиһаншин авылда, ата-аналары йортында гаиләсе белән яши, мәктәптә татар телен укыта, урта яшьләрдә, гаиләдә олы бала; Ата – авылда яши, гаилә башлыгы.)
4) Фильмның ярдәмче геройларын әйтегез. (Ана – 9 ел элек үлгән; Катя – Шамилнең хатыны; Гөлшат – Әнвәрнең хатыны.)
5) Фильм нинди эпизодтан башлана? (Шамил Җиһаншинның төне буе музыка язу күренешеннән.)
Соңгы төркемгә җыелган сораулар фильмның эстетик ягын бәяләүгә бәйле.
1) Фильм ни өчен “Югалту” дип атала? Нинди мәгънәләрдә кулланыла бу сүз? Кем нәрсә югалта? Югалткан “әйберсен” таба аламы? (Туры мәгънәдә – егетләрнең әтиләре югала; күчерелмә, метафорик мәгънәдә – бертуганннар бер-берсеннән ераклаша, шәһәргә китеп яшәүче ике туган татар телендә аралашмый, туган йорт, туган нигез белән элемтә өзелә, яшьләр кем – акча эшләү нияте, кем белем алу нияте белән авылдан шәһәргә күчеп китәләр һәм шәһәр ыгы-зыгысында "югалалар, онытылалар".)
3) Әсәрдә контрастлар бармы? Алар күзгә ташланамы? (Самолёт, кыйбат машина – аучы чаңгылары; милли ризыклар тулы табын – шәһәр ашамлыклары, эчемлекләре; шәһәрдәге шыгрым тулы урамнар – авылдагы тынлык, урман шаулавы; шәһәрдәге таш биналар – кышкы табигать күренешләре һ.б) Укучылар бу биремне бик яратып башкаралар, көтелмәгән антитезалар табалар.
4) Фильмда кышкы табигать күренешләрен тасвирлагыз. Алар сездә нинди хисләр уята?
“Югалту”да кышкы табигать күренешләрен тасвирлау да аерым эш төре булып тора ала. Бил буе кар көртләре, кышкы сихри урман, кышкы табигый тынлык, кышкы ауга чыгу, иксез-чиксез урман, салкын кояшлы кышкы көн, күкрәк тутырып саф һава сулау; авыл йортлары морҗаларыннан куе төтен бөдрәләнеп аяз күктә тарала кебек сүзтезмәләр, җөмләләр, “кар тубы” сыман, кыска, гади, өйрәнелгән сүзләрдән укучылар һәм укытучы тарафыннан бердәм фикерләү нәтиҗәсендә барлыкка килә. Балаларның күңелендә туган хис-тойгыларны башта русча билгеләү, санап чыгу, аннан соң аларны, әлбәттә, татарча әйтергә этәрүгә укытучы омтылырга тиеш. Күңелне сагыш басу, моңсуланып утыру, табигатьнең матулыгына соклану, ләззәт табу кебек сүзтезмәләр укучыларның сөйләмен җанландырырга ярдәм итә.
5) Фильмның музыкаль бизәлеше турында фикерегезне әйтегез. Музыка авторы Радик Сәлимов төп герой Шамил ролен дә башкара. Аның татар милли көйләре тупланган җыентыгын Марсель абыйсы ничек кабул итә? (Татар халкына гына хас булган моң Шамил иҗат иткән көйләрдән дә сизелә. Марсель энесе иҗат иткьн музыканы тыңлаудан ләззәт таба. Фильмның кайсы күренеше, эпизоды сезгә нык тәэсир итте, ошады? (Балаларның күпчелеге бу сорауга җавап биргәндә, егетләрнең, аталары кайткач, аның белән бер табын артына утырып сөйләшкәннән соң, гармун алып, бергә татар халык җырын сузып-сузып, күңелгә үтәрлек итеп җырлауларын озак уйлап тормыйча исләренә төшерәләр.)
6) Фильмның азагын яңадан игътибар белән карагыз. Шамил, шәһәргә килгәч, авылда калган Әнвәр абыйсына телефоннан шалтырата. Нинди охшашлык күрәсез сез бу кадрларда? (Ике туганның да арткы фонында күпер.) Күперләрнең булуы, сезнеңчә, очраклымы? Режиссер аларны нәрсә символы буларак кертә? (Бер гаилә кешеләре арасында күптән юкка чыккан элемтәләр торгызыла, бу – “туганлык күпере”.)
7) Әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләр бүгенге көндә, безнең мохиттә актуальме? Бу сорауны ишеткәч, моңарчы актив булган укучылар бер мәлгә тынып калалар. Шул вакытта сорауны өй эше итеп биреп җибәрергә дә мөмкин. Әлбәттә, аны башкачарак та кую юлы бар. Әйтик, “Фильмны караганнан соң минем уйлануларым”, “Ә минем гаилә берни дә югалтмадымы?”, “Югалту җиңел, югатканны ничек табарга?” кебек ун-унике җөмләдән торган эссе язу укытучыга укучыларның үз фикерләрен ялгышудан курыкмыйча, язмача ни дәрәҗәдә белдерә алуларын, аларның дәрес темасы буенча нәтиҗә ясый алуларын тикшерергә ярдәм итә.
Лицейда укучы балалар информатика һәм аның белән бәйле предметларны уку планындагы дәресләрдә һәм өстәмә белем бирү программасы буенча оештырылган түгәрәкләрдә тирәнтен өйрәнәләр. Шуңа күрә татар теле һәм әдәбиятыннан да өй эшләрен алар яңача, кызыклы формада тәкъдим иткәндә кызыксынып башкаралар. Билгеле булганча, һәр чыккан яңа фильмның башта трейлерын тамашачыга күрсәтәләр. 2–3 минутлык трейлер, яки анонс, рецензия кешене мавыктырып, аның фильмны карау теләген уятуга юнәлдерелгән. Балалар бу ысул турында яхшы хәбәрдар. Нәкъ менә караган фильм буенча трейлер ясау укучыларның өй эшләре турында гадәти, күңелсез бер эш дип уйлауларына урын калдырмый.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә: ана телен рус төркемнәрендә укыту программасында бәйләнешле сөйләм телен үстерүгә билгеле күләмдә вакыт бирелә. Бу дәресләрне файдалы һәм нәтиҗәле уздыру әдәбият укытучысыннан күп нәрсәләрне таләп итә. Ул бер яктан әзерлекле, белемле булырга тиеш булса, икенче яктан, үзе гүзәллек тудыра белергә, иҗат итәргә сәләтле булып, укучыларда шундый ук сыйфатлар тәрбияләргә тиеш.
Комментарийлар