Логотип Магариф уку
Цитата:

Бәхетлемен мине хөрмәт иткән укучылар белән

Нурания Садыйк кызы МИФТАХОВА,Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбенең I квалификация категорияле математика укытучысы. Эш стажы – 23 ел. Туган авылым мәктәбендә укытучы булып 23 ел эшләү дәвере – минем ө...

Нурания Садыйк кызы МИФТАХОВА,

Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбенең I квалификация категорияле математика укытучысы. Эш стажы – 23 ел. 


Туган авылым мәктәбендә укытучы булып 23 ел эшләү дәвере – минем өчен берни белән дә чагыштыргысыз зур бәхет. Укытучы булып китүемә, мөгаен, хезмәттәшлә­ренең, әти-әниләрнең ихтирамын казанган, 40 ел укучыларга хәреф танырга өйрәткән, үземнең дә беренче укытучым булган әнием сәбәпчедер. Укытучы һөнәре нәселдән күчүче бер сыйфат дисәм дә, ялгыш булмас. Нәсел агачыбызның 30 тармагы укытучы һөнәренә тоташа. Яшь тармаклар, балаларыбыз хисабына ул тагын да биегәер.


Авыл укытучысы ул – күптөрле һөнәр иясе: артист, режиссёр, язучы, спортсмен, агитатор, рәссам... Укытучының, бигрәк тә авыл мәктәбендәге класс җитәкчесе эшен барлап бетереп тә булмый. Мин үзем, математика укытучысы, VIII сыйныф җитәкчесе, мәктәптәге 3 нче чыгарылышым. Бу уку елында классым мәктәп күләмендә “Иң алдынгы класс” дип бәяләнде. “Тамчы-шоу” телевизион интеллектуаль конкурста һәм “Беркем дә онытылмый, берни дә онытылмый” республика конкурсында катнашып, “Сәләтле балалар – илебез киләчәге” номинациясе буенча лауреат сертификатына лаек булдылар. Эшемнең нәтиҗәсе дә куанырлык. Эшләребез турында бик күп язарга мөмкин. Кыскалыкта осталык дигәндәй, мин класс җитәкчесе эшен “Ел хатын-кызы 2012” республика конкурсының “Класс җитәкчесе” номинациясе буенча катнашкан чыгышым ярдәмендә тәкъдим итәм. Эшебезнең авырлыгы да, проблемасы да, куанычы да чагыла анда:


Мин авыл укытучысы һәм класс җитәкчесе.


Сыйныфымда 18 бала, 90 % сыйфат белән бара.


Сынатмыйбыз гыйльми белемдә, өйрәнәбез Ислам динен дә.


Өлкәннәрне хөрмәт итәбез, башкаларга һәрчак үрнәк без.


Экологик тәрбиягә зур игътибар бирәбез:


Дәрестән соң чыгабыз агачлар утыртырга, урамнар җыештырырга,


Зәһәр салкын кышларда җимлек ясап, җим салабыз кошларга.


Гөлгә күмәбез мәктәпне җәйге каникулларда.


Өмәләр дә үткәрәбез, язабыз иншалар да, рәсем, плакатлар ясап


Табигатьне саклау юлларын эзлибез барчабыз да.


Начар гадәтләргә каршы көрәш юлын эзлибез,


Газета журналларга мәкаләләр юллыйбыз.


Җәйләр үтеп көзләр җитсә бәрәңге җыешабыз,


Кышын мәктәп тирәсенә сыннар ясап куябыз.


Я көрәшеп, я йөгереп мәктәп данын яклыйбыз


Бәйрәм мазар җитә калса биибез һәм җырлыйбыз.


Конференция, семинарлар, диспут, ачык дәресләр,


Очрашулар, мониторинглар бездән башка үтмиләр.


Шушы эшләр арасында безне әле ГИАга да әзерлиләр...


Классымда минем бар да булган !


Берәү җырчы, берәү шахматчы, хоккейчылар, рәсем осталары,


Нәни шагыйрәләр, каратистлар, нәфис сүз осталары.


Биючеләр, көрәшчеләр, чигүчеләр, булачак төзүчеләр


Тагын бик күп , бик күп әллә кемнәр...


Ә остаз бит берәү- ул класс җитәкчесе.


Әйтәм инде моны тыйнак, кыенсынып, дәртле хыялыма буйсынып.


Конкурслар җиткән саен нишләтәсең, әзрәк нәфес куя ымсынып.


Югыйсә бит мин болай да бәхетлемен тату гаиләм: ике кызым, ирем белән.


Бәхетлемен мине хөрмәт иткән укучылар белән.


Мин бәхетле яраткан һөнәрем, “Авыл укытучысы” булуым белән.


Һәм һәр укытучыга телим шундый бәхетне.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ