Логотип Магариф уку
Цитата:

Безне үлемнән алып калган үсемлекләр

(Тыл ветераннары белән очрашу кичәсе)Илшат ШӘЙХЕТДИНОВ,Мамадыш районы Көек-Ерыкса урта мәктәбенең югары квалификация категорияле биология укытучысыМаксат. Сугыш елларында кешеләрне ачлыктан, үлемнән а...

(Тыл ветераннары белән очрашу кичәсе)


Илшат ШӘЙХЕТДИНОВ,


Мамадыш районы Көек-Ерыкса урта мәктәбенең югары квалификация категорияле биология укытучысы


Максат. Сугыш елларында кешеләрне ачлыктан, үлемнән алып калган үсемлекләр белән танышу; кыргый үләннәрнең файдалы үзлекләрен ачыклау. Авыл хезмәтчәннәренең сугыш чорындагы яшәү шартларын бүгенге тормыш белән чагыштыру.


Кичәнең барышы


Укытучы. Быел Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәбез. Сугыш... Нинди авыр, каһәрле, күпме кешеләрнең үзәгенә үткән шомлы сүз бу! Ул күп миллионнарча кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, күпме апаларны тол калдырган!..


1 нче укучы. Сугыш... Меңләгән шәһәр җимерелгән, гөрләп торган авыллар Җир йөзеннән юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар, иген кырлары янып көлгә әйләнгән.


1941 елның 22 нче июнендә, таң алдыннан, сугыш игълан итмичә генә, һөҗүм итешмәү турындагы килешүне явызларча өзеп, немец-фашист гаскәрләре совет җиренә бәреп керә. Меңнәрчә немец орудиеләре безнең чик буе заставаларына, гаскәрләр урнашкан урыннарга кинәт ут яудыра башлый. Немец авиациясе аэродромнарга, сәнәгать объектларына, шәһәрләргә бомбалар ташлый, аларга һөҗүм итә. Совет халкының фашистлар Германиясенә каршы Бөек Ватан сугышы менә шулай башланып китә.


2 нче укучы.1941 елның 22 нче июнендә республика халкы, бөтен ил халкы кебек үк, фашистлар Германиясенең Советлар Союзына һөҗүм итүе турындагы хәвефле хәбәрне ишетә. Шул ук көнне «мобилизация» дигән кырыс сүз яңгырый, 1905 – 1918 елларда туган, запастагы хәрби кешеләрне армиягә чакыру турында игълан ителә.


Татарстаннан 560 меңнән артык кеше фронтка алына. 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач, Көек-Ерыкса һәм Яңа Комазан авылларыннан 345 ир-егет сугышка китә. Сугышта 238 авылдашыбыз Ватан өчен гомерен бирә. Салих Бакыев, Фатих Сәләхиев, Әбелхәсән Шәйдуллин, Газизҗан Газизуллин, Кадыйр Сәгыйров һ.б. бик күп авылдашыбыз орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Сугыш елларында «Татарстан колхозчысы» исемле танк колоннасы һәм «Мамадыш колхозчысы» исемле самолет төзү өчен акча җыюда авылыбыз кешеләре зур активлык күрсәтә.


3 нче укучы. Әйе, сугышның утлы мәхшәре безнең як авылларын да нык каһәрләгән, халыкны зар елаткан. 70 ел вакыт үтсә дә, сугыш ветераннары, сугыш чорында авылда хезмәт куйган апалар көннән-көн бу якты дөньядан китеп барсалар да, сугыш китергән бәла-казалар, тирән хәсрәт, күңел ярасы үзен сиздерә. Бу хәтер «әти» сүзен әйтергә тилмереп үскән сабыйлар, ничә еллар буена олы юлдан күзен алмый газиз улын, ирен көткән аналар, әле һаман бер-берсен эзләүче фронтовик-дуслар аша буыннан-буынга тапшырыла.


4 нче укучы. Бөек Ватан сугышы еллары... Миллионнарның үзәгенә үткән бик авыр еллар... Ләкин халык түзгән, иреннәрен кан саркыганчы тешләп, түзгән. Дошманны тизрәк туган җиребездән куып чыгару өчен, авыл язмышы ил язмышына кушылган. Ирләре, уллары, туганнары сугыш кырында батырлыклар күрсәткәндә, тылдагы хатын-кызларыбыз үзләрен аямыйча көнне төнгә ялгап эшләде, чөнки бөтен хезмәт алар җилкәсенә калды. Сугыш вакытында бик яшь булсалар да, тормыш авырлыкларын татыган кешеләребез – безнең әбиләр.


Укытучы. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән елны без сугыш чорының никадәр авыр, никадәр рәхимсез икәнен күз алдына китерер өчен шул еллардагы солдатлар һәм тылда хезмәт куючы авылдашларыбызның ничек туклануы турында сөйләшүдән дә белербез. Укучылар, без бүген әнә шул авыр көннәрне аз гына да булса искә төшереп, күз алдына китереп китик. Балалар, сугыш чоры ипие нинди булган соң?


5 нче укучы. Язучы Григорий Люшнин хатирәләреннән: «Концлагерьларда тоткыннарга бирелә торган ипинең исеме генә ипи булган, аны чәйнәмичә генә йотканнар, ул теш арасында шыгырдаган. Бу «ипи» пычкы чүбеннән, көрпәдән, имән чикләвеге кабыгыннан һәм черегән гәрәнкә (бүкән шалкан) калдыкларыннан торган. Аны пычак белән кисмичә, дүрт җептән үрелгән бау белән бүлә торган булганнар», – дип язган. Ә Ленинград камалышы икмәгенең составы түбәндәгечә: көрпә, салам, үлән, яфрак оны.


Укытучы. Укучылар, ә авыл җирендәгеләр нәрсә белән тукланган соң?


6 нчы укучы. Сугыш вакытында тылдагыларның хәле тагын да авыррак булган. Барлык авыр эшне хатын-кызлар һәм балалар башкарган. Иртә яздан кычытканның, сәрдә, чөгендер, балтырган, юа, какы, алабутаның яшь яфракларын ашаганнар. Кардан ачылган җирләрдән черек бәрәңге җыеп, аның крахмалын ипи, күмәч пешергәндә кушканнар.


Укытучы. Укучылар, без бүгенге кичәбезгә шушы авыр елларда Ватанга хезмәт куйган хөрмәтле кунакларыбыз – Нурания һәм Әминә әбине чакырдык. Нурания әби сугыш елларында биш бригаданың өлкән бригадиры булып эшләгән. Аңа сүз бирик.


Нурания әби. Сугыш башланганда без 3 бала япа-ялгыз калдык. 1937 елдан бирле җәй айларында бригадир Салих абыйның ярдәмчесе булып эшләдем. Ул да сугышка китте. Мине 5 бригаданың бригадиры итеп куйдылар. Бөтен эш кулдан эшләнде. Фермада да кул хезмәте, сыерлар кул белән савыла. Сарык, тавык фермалары бар. Басуларны, бакчаларны көрәк белән казыдык. икмәкне кул белән чәчтек. Чәчүгә орлыкны Мамадыштан күтәреп алып кайта идек. Атлар сугышта. Олы кешегә – 2 подаука, яшьләргә 1,5 подаука күтәреп кайтасы. Кайткач, күтәреп басуга алып чыгып чәчү иде. Урак ургач, төнлә носилка белән көлтә кертеп кибән куясы. Барлык эшләрне дә хатын-кызлар башкара. Урак урып, норма тутырсаң, 1 стакан он, тулмаса, ярты стакан гына он бирелә. Күбесе норманы тутыра иде инде. Икмәкне көзен Нократ ярына арбаларга флаглар кадап илтә идек. Гектарына бик аз – 7 – 8 ц гына чыга. Ашарлык икмәк калмый. Амбарларда ашлык чәчү өчен генә, аны да әле кыш уртасында яңадан потлап үлчиләр иде. Азык-төлек юк инде ул. Юа, кузгалак, черек бәрәңге – бар булган ризык. Черек бәрәңгегә күрше Вахит авылы басуына кадәр бара идек. Аның бәрәңгесе дә хәзерге шикелле череми иде, ә ап-ак булып, онланып тора иде.


Әминә әби. Без бөтен көчкә эшләдек. Ашау бик начар иде. Сөт, май, ит – барысы да фронтка. Күп кеше кышка алабута, ат кузгалагы орлыкларын җыеп куя иде. Иртә яздан җәй ахырына кадәр нәрсә туры килсә, шуны ашадык: юа, алабута, кычыткан, сәрдә, торна кузагы, какы, кәҗә сакалы, юкә агачының бөресе, кузгалак яфрагы, ат кузгалагының сабагы, шомырт, алма, чикләвек... Без, балалар, җиләккә баргач, җиләкне юкә агачының яфрагына төреп ашаган истә калган. Юаны корылай ашадык, ашка салдык, бәйрәмнәрдә сөт белән юа боткасы пешердек. Элек болында юа күп иде. Алабутаны басудан алып кайтып, чабагач белән төеп, аннары тегермәндә тарттык. Күмәчен пешердек. Кычытканны да җирдән төртеп чыгу белән җыеп алып, юып ашка сала идек. Сәрдәне дә шулай ашка салып ашадык. Юкә яфрагыннан күмәч пешерә идек. Камыш тамырын һәр елны ташу киткәч, күл кырыенда әрчеп ашый идек. Черек бәрәңгедән күмәч, ә бәйрәмнәрдә коймак пешердек.


Укытучы. Авыл кешесе элек-электән кыргый үсемлекләрне азык итеп кулланган. Ә сугыш елларында алар инде, чын мәгънәсендә, халыкны ачлыктан, төрле чирләрдән коткаручы булган. Әйдәгез, сугыш вакытында авыл халкын ачлыктан, үлемнән коткарып калган үсемлекләр белән танышып китик.


Ике өйле кычыткан (крапива двудомная) – кыйммәтле азык һәм дәва үсемлеге. Аның яфраклары – үзенә бертөрле табигый поливитамин хәзинәсе, аларда аскорбин кислотасы, каротин, К1, В2, В3 витаминнары, аксым, шикәр, органик кислоталар, тимер, калий тозлары бар. Кычытканның яшь яфракларын ашка турыйлар. Бу – бигрәк тә яз көне, кеше организмы витаминнарга ярлы булганда әһәмиятле. Яфракларын гипо- һәм авитаминоз вакытында дәвалау өчен кулланалар. Яфракларын тоз белән уып, борыч, үсемлек мае кушып пюре ясыйлар. Аны киптерәләр, банкаларга консервлап куялар. Кипкән яфракларыннан ясалган кычыткан порошогы ашка салыр өчен, пилмән һәм фаршларга кушарга ярый. Кипкән яфракларын хәтта чәйгә дә кушарга була.


Ат кузгалагы (щавель конский)борынгы дару үләне. Үзендә К витамины, рутин, иләүче матдәләр туплаган, бактерияләргә каршы һәм кан туктату үзлегенә ия. Яшь бәбәкләрен ашарга мөмкин, хәтта зәңгеләгә каршы яхшы чара буларак кулланыла. Сугыш вакытында ат кузгалагының чәчәкләрен һәм җитлекмәгән орлыкларын икмәккә кушканнар.


Гади кузгалак (ачы кузгалак) (щавель обыкновенный) кыйммәтле азык үләне булып тора. Аның составында 7% ка кадәр аксым, А, С витаминнары бар. Иртә язда яшел көе дә, ашка, салатларга салып та ашарга мөмкин. Сугыш елларында әбиләребез аны күпләп ашаганнар, чөнки безнең як болыннарында җәй башында ул күп җирдә очрый.


Кыргый юа (лук дикий). Җәй башында, юа үсемлегенең яфраклары сусыл вакытта. балалар, бергә җыелып, болынга юага төшә торган булганнар. Бу үсемлек, кузгалак шикелле үк, безнең як болыннарында күпләп очрый. Аны, чәчәк атканчы, яшел көе дә, турап кулланганнар.


Гади сәрдә (сныть обыкновенная). Яңа гына өзелгән 100 г гади сәрдәдә 133 мг С витамины, 8 мг каротин бар. Аксымга һәм минераль матдәләргә бай. Яшь яфракларыннан һәм сусыл яфрак сабагыннан салат, винегрет ясарга, төрле ашлар пешерергә була.


Себер балтырганы (борщевик сибирский). Яшь яфраклары, сабаклары, ачылмаган чәчәкләре, шулай ук тамырлары азык итеп кулланыла. 100 г балтырган яфрагында 212 мг С витамины, 18 мг каротин бар. Яфраклары һәм яфрак саплары аш пешерер өчен кулланыла. Балтырганның тамырларында шикәр күп, ризыкның һәм эчемлекнең тәмен, исен яхшыртыр өчен кушыла.


Ак алабута (ак онлыча) (марь белая). Яшь бәбәкләрен һәм тупасланмаган яфракларын пешереп винегретка, кузгалак белән ашка кушарга була. Кайнар су белән пешекләгән алабутадан салат әзерләргә мөмкин. Пешерелгән, иттарткычтан чыгарылган яшь алабутага сөт, йомырка, сохари, тоз, он кушып, яшелчә котлетлары ясарга мөмкин.


Гади балан (калина обыкновенная) – дару, азык һәм декоратив үсемлек. Медицинада кабыгы һәм җимеше файдаланыла. Кабыгыннан ясалган шулпа кан туктату, авыртуны басу чарасы булып тора. Җимешләрендә аскорбин кислотасы, шикәр, пектин, иләү матдәләре, каротин, С, Р витаминнары бар. Балан бәлешен элек бәйрәмнәрдә генә пешергәннәр.


Бөдрә каен (береза пушистая). Каен суында органик кислоталар, калий, кальций, тимер тозлары бар. Фин табиблары ачыклаганча, каен суы составындагы матдәләр балаларның тешләре бозылуны туктатырга сәләтле икән. Шулай ук каен суы матдәләр алмашы, организмнан зарарлы матдәләрне чыгару, үпкә авырулары вакытында организмны ныгыту өчен ярдәм итә.


Гади имән (дуб обыкновенный). Чикләвекләрендә 20 – 35% крахмал булганга күрә, ул крахмал алу өчен чимал булып тора. Имән чикләвегеннән ясалган порошок кофе һәм какао ясаганда кушып җибәрелә. Имән яфраклары яшелчә тозлаганда тәм кертер өчен салына.


Гөлҗимеш (шиповник). Яшь, үләнчел, сусыл бәбәкләреннән салатлар ясарга була. Орлыкларыннан, тамырыннан бик тәмле чәй ясыйлар.


Көнчыгыш какысы (свербига восточная) Азык буларак, ул җәй башында кулланыла. Бу вакытта үсемлек әле чәчәк атмый, аның йомшак сабагы тәмлелеге ягыннан башка үсемлекләрдән бер дә калышмый. Ашар алдыннан сабагының йомшак кабыгын салдыралар. Экскурсияләр, походлар вакытында ул тамак ачканны һәм тамак кипкәнне бик яхшы баса.


Укытучы. Еллар уза. Еллар узган саен сугыш чоры буыны кешеләре әкренләп арабыздан китеп бара. Дөньяга яңа буыннар килә. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга да инде 70 ел, әмма сугыш хәтирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас!


Чыннан да, Бөек Ватан сугышы чоры халкыбыз өчен зур сынау еллары булган. Сугышның беренче көннәреннән үк русы, татары, удмурты, чувашы туган илен – Ватанын сакларга күтәрелгән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу мәхшәрдән җиңүче булып чыккан совет халкы. Үз илебезне генә түгел, бөтен Европаны фашизм коллыгыннан коткарган. Сугыш авырлыгын бөтен ил, бөтен халык бердәм күтәргәнгә генә җиңү таңын күрергә насыйп булган.


Әйе, бу сугыш илебезгә күпме хәсрәт, күпме күз яше китереп, күпме сабыйны ятим калдырган, бәхеттән мәхрүм иткән. Шулай булуга да карамастан, Ватанга булган мәхәббәт, тыныч, бәхетле киләчәккә ышаныч барысыннан да көчле булып, Бөек Җиңүгә китергән.


Слайдлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ