Логотип Магариф уку
Цитата:

Билгене белдерә торган сүзләр

ГӨЛИЯ ХӘКИМОВА, Балтач районы Салавыч күппрофильле лицееның башлангыч сыйныф укытучысыМаксат. Укучыларны предметның билгесен белдерә торган сүзләр белән таныштыру; аларны таный белергә күнектерү; үз ф...

ГӨЛИЯ ХӘКИМОВА, Балтач районы Салавыч күппрофильле лицееның башлангыч сыйныф укытучысы


Максат. Укучыларны предметның билгесен белдерә торган сүзләр белән таныштыру; аларны таный белергә күнектерү; үз фикерләрен әйтә, дәлилли белергә өйрәтү, иҗади сәләтләрен үстерү; табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.


Җиһазлау. Таратма материаллар: карточкалар; компьютер, проектор, экран, презентация.


Дәрестә кулланылган сингапур структуралары: ХАЙ ФАЙВ, КОНТИНИУС РАУНД РОБИН, РАУНД РОБИН, СИНГЛ РАУНД РОБИН, РАУНД ТЕЙБЛ.


Дәрес төре: яңа материалны аңлату.


Предметара бәйләнеш: әдәби уку, әйләнә-тирә дөнья, әхлак тәрбиясе.


Белем процессында универсаль укыту эшчәнлеге:


танып белү УУЭ:


- билгене белдергән сүзләрне билгеләү һәм үз фикереңне дәлилләү;


- сораулар куеп, сүзләрне төркемнәргә бүлү,үз фикереңне аңлату;


- билгене белдергән сүзләр кулланып җөмләләр төзү;


фикерләрне тапшыру УУЭ:


- төрле фикерләрне исәпкә алып бер нәтиҗәгә килү;


- үз фикереңне формалаштыру;


- фикерләрне фактлар белән дәлилләү;


- төркемнәрдә, парларда аралашу күнекмәләре булдыру;


даими УУЭ:


- укытучы ярдәмендә уку эшчәнлегенең максатын билгеләү һәм ныгытуның мөстәкыйль чараларын эзләү;


- предметара бәйләнеш булдыру;


- эшне алгоритмнар кулланып башкару;


- эшнең нәтиҗәсен тикшерү.


 Дәрес барышы.


I. Оештыру. 1. Исәнләшү. (ХАЙ ФАЙВ – тынычландыру сигналы).


2. Сыйныфташларны сәламләү (кара-каршы, җилкәдәш күршене сәламләү).


II. Актуальләштерү.


1. Өй эше тикшерелә.


2. Матур язу күнегүе үтәлә.


Я я Яя     ябалак (1 нче слайд)


(Үзбәя)


3. Белемнәрне  тигезләү (КОНТИНИУС РАУНД РОБИН структурасы кулланыла, вакыт аралыгы истә тотыла).


– Бирелгән сүзләрне ике төркемгә бүлеп язарга кушыла. (2 нче слайд)


Укучы, сикерә, туп, җырлый, яза, урындык, эшли, әби, ашый, китап.


– Укучылар, бирелгән сүзләрне нинди ике төркемгә бүлеп яздыгыз? Предметны белдергән сүзләр дип нинди сүзләрне атыйбыз? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)


– Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр дип нинди сүзләрне атыйбыз? Ничек тамгалыйбыз? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)


(Үзбәя)


4.Уку мәсьәләсен кую (РАУНД РОБИН структурасы кулланыла).


Тактага биш-алты төрле тасма эленә. 1 укучы такта янына чыга. Укытучы бер тасманы алып бирергә куша. Укучы икеләнеп тора. Ни өчен ул тасманы алып бирә алмый? Чөнки ул аларның кайсын алырга кирәк икәнен белми.


– Укучылар, тасманы ничек аерып алырбыз? Нинди? Кайсы? сорауларына җавап бирә торган сүзләр ни өчен кирәк икән? (Предметның билгесен әйтергә.)


– Димәк, бу дәрестә без нинди сүзләр турында сөйләшербез? (Билгене белдерә торган сүзләр турында.)


III. Төп өлеш.


1нче бирем.


Тасмалар белән эш.


Ике бертөрле тасманы (мәсәлән: икесе дә кызыл төстә, берсе озын, икенчесе кыскарак) чагыштыру, аерып алу.


– Укучылар, нинди? кайсы? соравы нәрсәне ачыклый?­ (Предметларның төрле билгеләрен ачыклый, сөйләмне матурлый.)


2 бирем.


– Димәк, нинди? кайсы? сорауларына җавап бирә торган сүзләр нәрсәне белдерәләр? (Фикерләр тыңлана.)


Нәтиҗә ясала (СИНГЛ РАУНД РОБИН  структурасы кулланыла).


– Укучылар, хәзер нәтиҗәне дәреслектәге кагыйдә белән чагыштырыгыз. Дөрес нәтиҗә ясаганбызмы? Безнең  ярдәмчеләребез, Әмир белән Әминә, ничек уйлыйлар икән? (Дәреслектән кагыйдәне уку.)  


(Үзбәя)


 – Димәк, билгене белдергән сүзләр нинди сорауларга җавап бирә? (Җаваплар тыңлана.)


IV. Белемнәрне ныгыту.


1нче бирем. Табышмак чишү.


Йомры, йомшак, сары йомгак


Йөгереп йөри чирәмдә.


– Ул нәрсә? (Чеби)


(3 нче слайд)


Предметның билгеләрен табу.


– Ул нинди?  (Әйтик, сары, йомшак, кечкенә)


– Тагын нинди билгеләрен атар идегез?


– Бу билгеләр чебигә хас, туры килә.


Дәреслектән 68нче күнегү эшләнә.


(Үзбәя)


2 бирем. “Билгеләре буенча предметларны тап! уены” (РАУНД ТЕЙБЛ структурасы кулланыла). (4 нче слайд)


Ямьле, җылы, кояшлы ...(көн)


Соры, куркак, кылый...(куян)


Акыллы, тырыш, зирәк...(бала)


 (Үзбәя)


– Димәк, билгене белдергән сүзләр нинди сорауларга җавап бирә? (Җаваплар тыңлана.)


3 бирем. “Нәрсә ни төсле була?” шигырен уку (С.Вәгыйзов. Кызыклы  грамматика. – 151 бит) (Төркемнәрдә эш.)


Нәрсә ни төсле була?


Абый күрсәтте миңа


Ничек рәсем ясарга.


Ясадым зәңгәр күлне


Зәңгәр бакча эчендә,


Зәңгәр үрдәк йөзеп йөри


Зәңгәр күлнең өстендә.


Зәңгәр күктә зәңгәр болыт


Еракларга ашыга.


Зәңгәр кояш зәңгәр тауга


Батып бара каршыда.


 


Абый әйтте: “Зәңгәр күктә


Зәңгәр кояш булмый шул.


Уйлап эшлә,


Ал кулыңа


Карандашның төрлесен.”


Белешмә сүзләр: зәңгәр күк, яшел бакча, соры үрдәк, кара болыт, Алсу кояш, сары тау.


– Укучылар, шигырьдә сүз нәрсә турында бара?


– Нәрсәләрнең төсе дөрес түгел? Нигә алай булып чыккан?


– Нинди төсләр белән буяр идегез?


(Шигырь төзәтеп укыла.)


4 бирем. – Ә хәзер өйрәнгәннәребезне модельләштереп китик.


Модельләштерү (тактада).


V. Йомгаклау.


1. Рефлексив кабатлау.


– Без бүген нинди сүзләр турында сөйләштек?


– Нинди? Кайсы? сорауларына җавап бирә торган сүзләр нәрсәне белдерәләр?


– Ул сүзләр ни өчен кирәк? Тормышта кирәк булырмы?


2. Дәрескә үзбәя кую.


– Укучылар, бүгенге эшчәнлегегезне ничек дип бәялисез?


Кемнәр бик яхшы үзләштердем ди? (Смайликлар ярдәмендә күрсәтү.)


3. Өй  эше.


1) 69нчы  күнегүне эшләргә.


2) Нинди? Кайсы? сорауларына җавап бирә торган  сүзләрне кулланып  хикәя язарга.


3) Иҗади эш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ