Логотип Магариф уку
Цитата:

Ә.Еникинең «Кем җырлады» хикәясен өйрәнү

Эльзия ШӘРИПОВА,Чувашстан Республикасы Шымыршы районы Байтирәк төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Максат. Укучыларга әсәрнең әһәмиятен төшендерү; кешенең эчке дөньясын күреп аңларга омты...

Эльзия ШӘРИПОВА,
Чувашстан Республикасы Шымыршы районы Байтирәк төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат. Укучыларга әсәрнең әһәмиятен төшендерү; кешенең эчке дөньясын күреп аңларга омтылыш уяту; балаларда сугышка, үлемгә нәфрәт хисе тәрбияләү; аларның сөйләм телен үстерү.


Җиһазлау. Язучы Ә.Еникинең портреты, сугыш темасына багышланган китаплар күргәзмәсе; «Күрәсем килә» дигән җыр; сугыш темасына багышланган картиналар.


Дәрес барышы.


I. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.


II. Актуальләштерү.


III. Төп өлеш. Хикәяне уку, анализлау. Фикер алышу өчен план.


1.Әсәрнең хәзерге көндәге роле, әһәмияте.


2. Төп образ – яралы татар егете.


4. Эчке кичерешләре, хыяллары.


5. Татар җыры.


6. Әсәрдә кыз образы.


7. Егетнең уй-хисләре.


8. Ялгыз кабер.


9. Табигать күренешләре.


IV. Теманы ныгыту.


V. Дәрескә йомгак ясау. Билгеләр кую. Нәтиҗә чыгару.


Укытучы. Укучылар, мәктәпкә килгәндә әйләнә-тирәгә игътибар иттегезме? Табигатьнең матурлыгын күрдегезме? Кайсы гына ел фасылын алсаң да, ул үзенчә матур була, шулай бит. Дөнья тыныч-имин булганда ул ныграк сиземләнә.


Без бу дәрестә сугыш темасы, сугышта була торган вакыйгалар турында сүз алып барырбыз. Татарстанның халык язучысы Ә.Еникинең «Кем җырлады?» хикәясен өйрәнербез.


Ә.Еникинең биографиясе белән таныштырыла. (Алдан әзерләнгән укучының чыгышы тыңлана.)


Әсәрнең бер өлешен башта укытучы укый, аннары укучылар дәвам итә, әңгәмә үткәрелә.


– Укучылар, вакыйга кайчан бара? (Вакыйга Бөек Ватан сугышы елларында бара.)


Бөек Ватан сугышы турында тарихи мәгълүматлар китерелә.


– Укучылар, илебезне, туган җиребезне дошманнардан азат итүдә безнең авылдашлар катнашканмы? (Әйе. Әлеге дәһшәтле, канкойгыч сугышка безнең авылдан 214 кеше киткән. Аларның 119 ы гына әйләнеп кайткан. Хәзерге көндә аларның бары берсе генә исән.)


– Сез ветераннарга булышасызмы? (Әйе, булышабыз. Кыш көне кар көрибез, су кертеп бирәбез, бәйрәмнәрдә чәчәкләр бүләк итәбез һәм концерт күрсәтәбез.)


– Уйлап карыйк әле, сугыш нәрсә алып килә?


1 нче укучы. Авыллар яндырыла, шәһәрләр җимерелә. Без өйрәнәсе әсәрдә дә җимерек станция дип язылган. Күрәсең, бу җирләрдән сугыш үткән, шуңа күрә язучы җимерек станция дип язган.


2 нче укучы. Сугыш кайгы-хәсрәт алып килә... миллионлаган кешеләрнең күз яшьләре түгелә.


3 нче укучы. Сугышта дистә меңләгән кешеләр якыннарын югалта, йорт-җирсез кала, ятим балалар арта...


Укытучы. Фикерләрегез белән килешәбез. Хәзер өйрәнеләчәк әсәргә күчик. Әсәрнең төп геройлары кемнәр?


4 нче укучы. Авыр яралы татар егете. Ул яралы сугышчыларны алып кайтучы санитар поездында. Мин Таһирәне дә төп герой дип әйтер идем. Чөнки ул сугышчы-егет тормышында иң мөһим урынны алып тора. Ул – яшь егетнең сөйгәне. Яшь егетнең соңгы сулышында да Таһирә һәм Туган ил җыры зур урынны ала. Кеше дөньяга яратыр һәм яратылыр өчен килгән, ул тормышны дәвам иттерергә тиеш.


Укытучы. Егет образына тукталып китик. Язучы аны ничек сурәтли? (Каты яралы яшь егет. Аның хәле бик авыр, уң аягы тездән югары киселгән, гангрена башланган. Бер тәүлектән бирле ул ни йоклый, ни уяна алмыйча, ярым һушын югалткан хәлдә ята.)


– Табиблар егетнең терелүенә ышаналармы? (Юк, врачларның өметләре аз, гангренаның никадәр хәтәр нәрсә икәнен алар яхшы белә.)


– Егетнең хәлен җиңеләйтеп буламы? (Юк, юл шартларында авыруның хәлен җиңеләйтү бик читен эш.)


Егетнең характеры нинди? (Ул нык, түземле, сабыр, тыйнак, искиткеч чыдамлы.)


– Каян алып әйтәсез бу сүзләрне? (Хәле бик авыр булса да, егет кычкырмый, авыр газаптан талган күзләрен ача, кара янып киткән иреннәрен хәлсез ялап куя.)


– Су эчергән шәфкать туташына ул рәхмәтен ничек белгертә? (Егетнең рәхмәт әйтерлек хәле юк, ул бары тик кара керфекләрен генә сирпеп куя.) («Күрәсем килә» җыры тыңлана.)


Укытучы. Әйе, балалар, сугыш кырларында байтак кеше шулай үлеп, югалып калган.


– Уйлашыйк әле, ни өчен егет, өне катып, тынып кала? Нәрсә ишетә ул? (Татарча җыр! Таһирә җыры!.. Туган ил җыры...)


– Егеткә бу ничек тәэсир итә? (Ул, үзен белештермичә, яткан җиреннән кинәт омтылып куя. Ләкин җырны ишетүдән туктамый.


Авыр яралы егетне җыр хыял дөньясына алып китә. Аның хәтта тәне җиңеләеп кала, акылы яктырып китә, сизгерлеге искиткеч үткерләшә.)


– Җырны ул моң итеп кенә ишетәме? (Юк... ул аны гаҗәеп ачык сурәтләр тезмәсе итеп күрә).


– Егет үзен кайда итеп күрә? («Сарман буйларында» жыры егетне чуп-чуар чәчәкле болынга алып килә. Йомшак җил исә. Чалгы янаган тавышлар ишетелә. Ә егет яланаяк җылы туфракка баса-баса китеп бара кебек. Шулай ук күз алдына шәһәрдәге кечкенә өйләре килеп баса...».


– Кемне күрә ул? (Әнисен күрә. Ак яулык бәйләгән кечкенә карчык, улының институттан кайтканын чәй әзерләп көтә, имеш».


– Егет, әнисен күргәч, нишли? («Әнием, әнием», – ди егет эченнән үксеп һәм анын йомык күзләреннән, сыгылып, кайнар яшьләр тама.)


– Егет тагын аңына киләме? (Юк, ул кызның кайчан җырлавыннан туктаганын да, каршыдагы эшелонның кузгалып китүен дә сизмәде. Егет яңадан аңына килә алмады.)


Укытучы. Санитар поезды да кузгала. Әлеге тукталыш янәшәсендә ялгыз кабер генә торып кала. Язучы ни өчен бу алымны куллана, нигә «...ялгыз кабер торып калды», ди? (Чөнки сугыш елларында яралы сугышчыларны алып кайтучы эшелонда үлүчеләр саны да күп булган. Аларның документларын алып, үзләрен юл буена күмә торган булалар. Бу күренеш «Офицеры» исемле нәфис фильмда да күрсәтелә.)


– Сездә бу әсәр нинди хисләр уятты? (Әрнү хисе. Егет сөйгәнен күрә алмады, ул якты дөньядан китте. Шул ук вакытта егеткә карата миндә соклану хисе дә уянды. Ул батыр, нык ихтыярлы, түземле егет. Мин бу егетне үземә үрнәк итеп алам.)


– Укучылар, әсәрдә табигать күренешләренә игътибар ителәме? (Көзге караңгы төн күренеше... Вак яңгыр... Чуп-чуар чәчәкле болын. Йомшак җил. Тургай җыры... Покосларның хуш исе... Җылы туфрак...)


– Болар әсәрнең башында һәм урта бер җирендә чагылыш тапкан табигать күренешләре. Ә әсәрнең ахырында ул ничек бирелә? (Кинәт җил исте, биек нарат, эре яңгыр тамчыларын коеп, салмак кына башын чайкады, соры болытлар икегә аерылдылар. Табигать тә егетнең үлеменә каршы, ул яшәргә тиеш иде, ләкин каһәр суккан Гитлер башлаган сугышта бик күп корбаннар булды шул...)


– Тагын нинди детальләр кулланылган? (Кояш... Зәңгәр ачыклыктан ашыгып кояш карады... Нарат төбендәге кабер өсте, әйтерсең, егетнең җирдә калган, үлмәгән һәм үлмәячәк якты хыяллары белән кинәт нурланып балкыды...)


Укытучы. Тагын кем турында сөйләштек без? (Таһирә турында. Таһирәнең моңлы тавышы егетнең аңына килеп керә.)


– Кыз ник акрын гына җырлый? (Ихтимал, ул төнге дежурда торадыр, шунлыктан, иптәшләренең татлы йокысын бозарга теләмәгәндәй, ничектер тыелып, әкренрәк җырларга тырыша кебек.)


– Кызның җырлавы ничек ишетелә? (Аның иркен, матур, аз гына калынрак күкрәк тавышы төнге тирән тынлыкта бик ачык ишетелә.)


– Кыз мине кем булса да ишетә дип уйлыймы? (Юк, ул уйны күңеленә дә китерми ул.)


– Ник алар очраша алмыйлар соң? (Таһирә үзенең сөйгәнен очратырмын, күрешербез дип хыяллана торгандыр. Егетнең кул сузымы гына җирдә икәнлеген уйламый да, ул егетнең сугышта икәнлегенә ышана.)


– Ә егет? (Юк, егет тә бу могҗиза булуына ышана алмый. Аның өчен җыр калсын, җыр бетмәсен. Егет өчен моңардан да кадерле һәм ләззәтле нәрсә булырга мөмкинме?)


– Әсәр турында нәрсә әйтә аласыз?


5 нче укучы. Мин Таһирә белән яшь егетнең очраша алмауларына кайгырам. Аларны күрештерергә иде дип уйлыйм.


6 нчы укучы. Мин очрашмаулары, ихтимал, дөресрәк дип уйлыйм. Таһирә егетнең авыр хәлен күреп бик борчылган булыр иде, ул сугышка китә бит. Хыялы белән яшәсен, бәлки очрашырбыз дип уйласын, очрашуга ышансын.


Укытучының йомгаклау сүзе тыңлана. Әйе, балалар, сугыш – фаҗига. Ул күп кешеләрнең гомерен кисә. Аларның һәрберсенең яшәргә теләге, хакы, тормышка ашырасы якты хыяллары булган бит. Бөек Ватан сугышында илебез япь-яшь егет һәм кызларны исәпсез югалткан. Әфганстан сугышына да бик күп татар егетләре озатылган, безнең республикадан да йөзләрчә егет киткән. Ә безнең авылдан А.Иматдинов, Г.Алеев, С.Шайметов, В.Обожгеевлар бу сугышта катнашканнар. Күп кенә солдатларыбыз бүген дә кайнар нокталарда хезмәт итәләр.


Юк, безгә сугыш кирәкми. Кешеләр шатланып, үзләренең хыялларын тормышка ашырып яшәсеннәр иде. Бәхетле аналар шат балаларын кочсын иде. Җирдә жыр, көлке яңгырасын иде. Зәңгәр күктә һәрвакыт якты кояш балкысын иде.


Алга таба укытучы үзе иҗат иткән шигырен («Үлгәннәрнең каберен бел!») шигырен укый.


Укучыларга билгеләр куела.


Өйгә эш бирелә:


1. Ә.Еникинең хикәяләрен укырга.


2. «Бала белән солдат» хикәясе буенча изложение язарга әзерләнергә.


Мәгариф.РФ, №9

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ