«Әдәпле сорау » темасына ситуатив күнегүләр
(Рус балалары өчен татар теле дәресе. IV сыйныф)Энзилә ГЫЙЛМИЕВА,Түбән Кама шәһәре 31 нче урта мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысыДәрес максатлары: белем бирү макса...
(Рус балалары өчен татар теле дәресе. IV сыйныф)
Энзилә ГЫЙЛМИЕВА,
Түбән Кама шәһәре 31 нче урта мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы
Дәрес максатлары:
белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе): төрле әдәпле сөйләм формаларын истә тоту һәм җөмләләр төзегәндә, аларны дөрес куллану.
үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе (танып белү, регулятив, коммуникатив): алдан алган белемнәрне төрле ситуатив күнегүләрдә куллана белү; үзбәя куя белү; төркемнәрдә киңәшләшеп эшли белү, коммуникациягә керә белү, әңгәмәдәшеүне тыңлый белү.
тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе): укучыларда дуслык, хөрмәт, ярдәм итү кебек кешелек сыйфатлары тәрбияләү.
Төп төшенчәләр: әдәпле, тәрбияле, хәерле иртә, хәерле көн, рәхим итеп, гафу итегез, сәлам, исәнмесез, рәхмәт, ашыгыз тәмле булсын, сау бул.
Белем алу процессын оештыру: фронталь, индивидуаль, парларда, төркемнәрдә, мөстәкыйль
Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья.
Укыту-методик комплекс: ноутбук, проектор, экран, укучыларның сүзлек дәфтәрләре, дәреслек: Р.З.Хәйдәрова. Татар теле һәм уку китабы: Рус телендә белем бирүче дүртъеллык башл. мәкт. 4 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): Ике кисәктә / Р.З. Хәйдәрова. – Казан: Мәгариф, 2010. – 123 б.
Дәрес барышы
- Ориентлашу – мотивлаштыру этабы
- Уңай халәт тудыру
– Хәерле көн, балалар!
– Кәефләрегез ничек?
– Сыйныфта кем дежур?
– Сыйныфта кем юк?
- Белемнәрне тигезләү
Экранда мәкаль:
«Татлы сүз язгы көн кебек рәхәт»
– Бу сүзләрнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? (Яхшы сүзләр ишеткәч, рәхәт булып китә, кәефләр күтәрелә.)
– А сейчас постараемся запомнить (1 группа – по цепочке, остальные в группах, рассказываем партнёру по плечу и по лицу.)
– Сез өйдә татлы сүзләр язып килергә тиеш идегез?
– Кем ун сүз һәм аннан күбрәк язды? Калганнар тикшерә, өсти аласыз.
(Исәнмесез, хәерле иртә, хәерле көн, хәерле кич дип әйтергә тиешләр, зинһар, рөхсәт итегез, мөмкинме, гафу итегез, кичерегез, үтенәм сездән, әйтегезче, тәмле йокы телим! Хәерле юл! Ашыгыз тәмле булсын! Хушыгыз! Сау булыгыз! Күрешкәнгә кадәр! Рәхмәт! Гафу итегез!)
– Кем җөмлә төзеде?
- Үзбәя (Өй эшенә билге куябыз.)
– Бәяләү критерийларын аңлатам:
«5»ле – ун сүз һәм җөмлә;
«4»ле – җиде-тугыз булса;
«3»ле – биш-алты булса.
- Уку мәсьәләсен адымлап чишү этабы
- Уку максатын кую.
– Ничек уйлыйсыз, без бүген дәрескә нинди максат куярбыз? («Тәмле»сүзләрне кулланырга, сөйләшергә)
– Балалар, бу сүзләрне белү нигә кирәк? (Кешеләр белән аралашканда, сөйләшкәндә.)
– Бу сүзләрне кайда әйтеп була? (Мәктәптә, өйдә, китапханәдә, даруханәдә, телефоннан сөйләшкәндә, дуслар белән сөйләшкәндә.)
– «Тәмле» сүзләрне тагын нинди формаларда әйтергә була?
– Үткән дәрестә нинди сүзләрне өйрәндек? (Бир әле! Бирче! Бирегез әле! Бирегезче!)
Бирем 1.
Укытучы. Ә хәзер татлы сүзләрне кулланып, төркемнәрдә эшләп карыйк.
(Дәреслек белән эш. 73 бит , 8 нче күнегү)
Укытучы. «Тылсымлы» сүзне әйтегез, в каком слове спрятан волшебный значок?
- – Зинһар өчен, миңа бу китапны күрсәтегез әле.
– Миңа бу китапны күрсәтегезче.
- – Зинһар өчен миңа ипи бирегез әле.
– Миңа ипи бирегезче.
3.– Зинһар өчен, әйтегез әле, сөт күпме тора?
– Әйтегезче, сөт күпме тора?
- – Зинһар өчен әни, миңа компьютер сатып ал әле.
– Әни, миңа компьютер сатып алчы.
- –Зинһар өчен Оля, миңа булыш әле.
– Оля, миңа булышчы.
Үзбәя.
Физкультминутка.
Бергәләшеп җыйналып,
Без барабыз мәктәпкә.
«Хәерле юл» теләп, безгә
Күктә кояш елмая.
Бигрәк шаян инде без,
Тик тормыйбыз бердә без.
Чүгәлибез, торабыз,
Кулларны күтәрәбез,
Аннары төшерәбез.
Шул арада иелеп,
Басарга өлгерәбез.
Тирән итеп сулыйбыз,
Ял итәргә туктыйбыз.
Бирем 2.
Укытучы. Хәзер парлап эшлибез. (Диалог төзү. 5–6 реплика)
(Парлар сөйлиләр, калганнар тыңлый, соңыннан «татлы» сүзләрне әйтәләр.)
Үрнәк:
«Китапханәдә»
– Исәнмесез!
– Хәерле көн, балалар!
– Апа, сездә татарча әкиятләр бармы? Кызыклы китаплар?
– Ә кайсысы кирәк?
– Зинһар өчен, миңа бу китапны күрсәтегез әле.
– Рәхим итеп алыгыз!
– Рәхмәт! Сау булыгыз!
«Кибеттә»
– Исәнмесез!
– Хәерле көн, балалар!
– Апа, миңа ипи бирегез әле? Ак ипи бармы?
– Рәхим итеп алыгыз!
– Әйтегезче, сөт күпме тора? Ничә сум тора?
– Сөт утыз сум тора
– Рәхмәт! Сау булыгыз!
«Дустың белән телефоннан сөйләшү»
– Хәерле кич, Артур!
– Исәнме, Марат.
– Хәлләрен ничек?
– Рәхмәт, яхшы.
– Ә синең хәлләрең ничек?
– Рәхмәт, яхшы.
– Син өй эшен эшли алдыңмы?
–Әйе.
– Зинһар өчен, иртәгә миңа булышырсың эле?
– Яхшы, булышырмын
– Рәхмәт, сиңа. Сау, бул!
Үзбәя.
Бирем 3.
Укытучы. Ә хәзер шигырь тыңлыйбыз (Аудирование. http://balarf.ru сайтында урнаштырылган «Акыллы малай икән» шигырен тыңлыйбыз http://balarf.ru/ipad/library.html?id=85)
- Хикәядә кем турында сүз бара? (Булат турында.)
- Ул нинди малай? (Ул тәрбияле, акыллы, тәүфикълы бала.)
- Ни өчен? (Чөнки ул татлы сүзләр белә.)
Булат ачыгып керде. Өстәл янына килде:
– Исәнме, тәлинкәм. Исәнме, кашыгым. Кердем бик ачыгып. Тизрәк ашыймчы, – диде.
Тәмләп ашады, туйды,
Барын да алып куйды.
– Рәхмәт, – диде, – тәлинкәм,
Ашың бик тәмле икән.
Зур рәхмәт дәү әниемә,
Ул ашны тәмле иткән
– Ничә «тәмле» сүз ишеттегез? (4–5)
Бирем 4.
– Балалар, сез бит әле «Без татарча сөйләшәбез» акциясендә дә катнаштыгыз. Владислав, син кая бардың? (Даруханәдә булдым.) Настя белән Альбина – кафега, ә Мария (паркка.)
– Ә Полина әнисе белән сөйләшкән, әйдәгез, тыңлыйбыз?
– Нинди «тәмле» сүзләр ишеттегез?
III. Рефлексия
– Без дәрестә нәрсә эшләргә тиеш идек? (Уку максаты искә төшерелә.)
– Ничек эшләдек? (Чишү юллары искә төшерелә.)
– Нинди нәтиҗә ясадык?
– Ребята, а кто помнит нашу пословицу?
Өй эше
- Күнегү.
- Әдәпле сүзләр кулланып, диалог төзергә.
- В онлайн библиотеке «Бала» нужно найти сказку с волшебными словами и предложить своим друзьям послушать.
Комментарийлар