Әхлак тәрбиясе – көн таләбе
Гөлфинә ХАМАЕВА,Минзәлә шәһәрендәге 2 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысыПедагогик стажы 28 ел.Тәрбия, белем бирү системасында әхлак тәрбиясе – киң, тирән мәгънәгә ия төшенчә, минемчә...
Минзәлә шәһәрендәге 2 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Педагогик стажы 28 ел.
Тәрбия, белем бирү системасында әхлак тәрбиясе – киң, тирән мәгънәгә ия төшенчә, минемчә... Мәгариф системасында эшләү елларында мин моңа мең кат инандым. Һәм бу язмамда мин, фәнни терминнарга тукталмыйча, үз тәҗрибәмә генә күзәтү ясадым. Әхлак тәрбиясе – көн таләбе. Укытучы белән укучы арасында чоңгыл булырга тиеш түгел. Мәктәптә укучылар белән үз итеп сөйләшә белергә, кирәк чакта башларыннан сыйпарга, аларны кайгыртуыңны белдереп торырга кирәк. Аларга булган хөрмәтеңне яшерергә кирәкми. Укытучыдан күреп, алар да шулай эшли башлаячаклар. Ни чәчсәң, шуны урырсың, диләр. Бу – минем үз фикерем, үз тәҗрибәм.
Тәрбия, белем бирү системасында әхлак тәрбиясе – киң, тирән мәгънәгә ия төшенчә. Баланы укытасыңмы, тәрбиялисеңме – бөтен нәрсә әхлакка килеп тоташа, чөнки әхлаклы бала укуын да яхшы укый, олысын да, кечесен дә хөрмәт итә; илгә, әти – әнисенә ышанычлы алмаш буын булып үсә.
Мәгариф системасында эшләү дәверендә мин моңа мең кат инандым.
Һәм бу язмамда мин, фәнни терминнарга тукталмыйча, үз тәҗрибәмә генә күзәтү ясап китәм. Бер акыл иясе, тәрбияче үзе тәрбияле булырга тиеш, дигән.
Укучыларым – рус телле укучылар. Араларында төрлесе бар: бае да, ярлысы да, ятиме дә, тәрбиягә алынганы да һәм үз әнисенә кирәк булмаганы да. Аларның тормышка, укуга карашы төрле. Менә шундый балаларны, “бер учка җыеп”, дәрес буе үзеңә каратып торырга кирәк. Нишләргә? Әлбәттә, укытучы белем бирү белән бергә укучыларны тәрбияләргә дә тиеш була. “Син болай бул, син тегеләй...”, – дип, баланы тәрбияләп булмый. Моны, иң беренче чиратта, үз үрнәгеңдә күрсәтә белергә, тәрбиягә авыр бирелүче укучы белән уртак тел табарга кирәк. Мәсәлән, бер сыйныфта Денис исемле укучым начар укый, тәрбияле дип тә әйтеп булмый, чөнки бу бала үз гаиләсенә, үз әнисенә кирәкми; әнисе әйтмешли, “әнисенә яшәргә комачаулый”. Аларга булган ачуын, көчсезлеген тәртипсезлеге белән күрсәтергә тели. Приютка бер җибәрәләр, бер алып кайталар. Кайткан көнне үк, мин: “И сагындык сине, Денис! Мин синең матур язуыңны сагындым”, – дигән булам, башларыннан сыйпап куям. Аның күзләреннән аңа ана назы җитмәгәне күренә бит. Ә бу укучымның язуы бик матур, күргәзмәгә куярлык. Эшләми башласа, мин аның күңелен күтәрер өчен: “Әйдә әле яз, син язмасаң, синең матур язуыңны күрмәячәкмен бит”, – дим. Шул сүзгә сабый сөенә – сөенә яза; ярдәм кирәк булса, хәзер ярдәмгә килә, дәрес өчен рәхмәт әйтеп чыгып китә. Хәзерге көндә Денис минем дәресемне көтеп ала кебек, чөнки дәрес алдыннан инде ул минем тирәмдә бөтерелә башлый. Бу – минемчә, әхлак тәрбиясе бирүгә бер адым.
Тагын бер мисал китереп үтим. Бервакыт ашханәдә укучыларга алма бирделәр. 2–3 малай пешекчедән алма сорап йөри. Әлбәттә, санаулы алмаларны аларга беркем бирмәс. Малайлар шулай ук шаянраклар. Икенче көнне мин боларга бер пакет алма алып килеп куйдым һәм: “Кабинетта алма бар, кереп алыгыз, – дим. Беркавым үткәч, класска керсәм, болар алмаларны үзләре генә түгел, башкалар белән бүлешеп ашаганнар, мине көтеп утыралар. Шул арада берсе тактаны сөрткән, икенчесе урындыкларны тәртипкә китергән... Хор белән миңа рәхмәт әйттеләр. Менә шушы укучыларым – хәзер минем иң беренче ярдәмчеләрем. Тәртипләре дә, телне өйрәнүгә карашлары да үзгәрде.
Мин әхлак тәрбиясен хезмәт тәрбиясе аша да бирергә тырышам.
Хәзерге чорда әти-әни баласының мәктәптә ниндидер эш башкаруына, кабинетны җыештыруына каршы. Сыйныф җитәкчесе буларак, 5 нче сыйныфта ук әти-әниләренә: “Идән дә юдыртачакмын, башкаларга булышырга да өйрәтәчәкмен... Сезгә бер үтенечем бар: миңа каршы килмисез, чөнки мин сезгә картлык көнегезгә “яхшы, тыныч картлык” тәрбиялим, алар – сезнең картлыгыгыз”, – дидем. Бер ата-анам да каршы килмәде, бергәләшеп балаларны тәрбияләдек. Укучыларым белән үзем дә идән дә юдым, кар да көрәдем, себердем дә. Монда инде алар бер-берсенә ярдәм итәргә өйрәнделәр, минем эшләгәнне күреп, эшләмәскә кушалар иде. Йөгереп килеп, кулымнан эш коралларын алырлар иде... Гомумән, укучыларым бик ярдәмчел булдылар, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәнделәр.
Шушы сыйныфымда бер отличник малаем мәктәпкә йөрми башлады, укуы да начарланды. Сәбәбе: әнисенең кинәт кенә эчә башлавы. Айдар бик тиз кызып китүчәнгә әйләнде, әнисен начар итеп сөйли башлады. Уйладым да, “Нинди әни яхшы?” темасына сыйныф сәгате үткәрергә булдым. Әлбәттә, укучылар фикеренчә, үз баласын кайгыртучы, эчми-тартмый торган әниләр әйбәт иде. Айдарым эндәшми. Шунда бер исерек анадан балаларын тартып алу, балаларның елаулары сурәтләнгән видеоязма күрсәттем. Укучыларым тып-тын калдылар... Мин аларга шигырь дә укымадым, махсус әзерләнеп, сүзләр дә ятламадым, ә бары тик гади сүзләр генә әйттем: “Мин - үзем дә кемнеңдер баласы, кемнеңдер әнисе... Бала өчен әни нинди булса да газиз, якын. Әни – әни ул! Алар безне тапканнар, бакканнар. Өстегезгә карагыз әле, нинди киемнәр кигәнсез! Регина, Айдар, Антон үзегезгә карагыз әле... Телефоннарыгызны күрсәтегез әле... Иң әйбәт телефон – Айдарныкы... Әниләрегезгә ачулы сүзләр әйтмәгез, исән чагында аларны кадерләгез, яратыгыз. Ә әниләрегез ялгышкан икән, димәк, ниндидер сәбәп бар. Без аларны аның өчен тәнкыйтьләргә тиеш түгелбез...” Бу сыйныф сәгатен Айдар әнисенә кайтып сөйләгән. (Айдар әнисенә барлык әйберне дә сөйли торган булган) Шул вакыттан соң Наталья эчүеннән туктады, Айдар бик яхшы билгеләренә укый башлады. Аларның мәктәпне тәмамлавына 3 ел булуына карамастан, Наталья белән аралашабыз, Айдар мәктәпкә һәрдаим килеп йөри. Укучым әнисен дә, мине дә бик хөрмәт итә. Димәк, укытучы – һәр җирдә дә тәрбияче, ә гаилә – тәрбия чыганагы. Гаиләнең, укытучының игътибарсызлыгы аркасында бала юкка чыгарга да мөмкин.
Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: бүгенге көндә тәрбия мәсьәләсе беренче урында торырга тиеш. Әхлак тәрбиясе – көн таләбе. Бик авыр, буталчык заманда яшибез. Юктан гына кеше бар да, юк та булырга мөмкин. Бүген укытучы җилкәсенә иң авыр бурыч йөкләнгән: тормышка әзер, авырлыкны җиңеп чыгардай балалар тәрбияләү. Укытучы белән укучы арасында чоңгыл булырга тиеш түгел. Мәктәптә укучылар белән үз итеп сөйләшә белергә, кирәк чакта башларыннан сыйпарга, аларны кайгыртуыңны белдереп торырга кирәк. Аларга булган хөрмәтеңне яшерергә кирәкми. Укытучыдан күреп, алар да шулай эшли башлаячаклар. Ни чәчсәң, шуны урырсың, диләр. Бу – минем үз фикерем, үз тәҗрибәм.
Комментарийлар