Логотип Магариф уку
Цитата:

Әхлак тәрбиясе – көн таләбе

Клара ГАРИПОВА, Биектау районы Суыксу урта мәктәбенең татар теле џәм әдәбияты укытучысы“Әхлаклылык – шәхеснең башкалар белән мөнәсәбәтендә чагылган сыйфаты гына түгел, ә бәлки үз-үзенә юнәлгән сыйфаты...

Клара ГАРИПОВА,


Биектау районы Суыксу урта мәктәбенең татар теле џәм әдәбияты укытучысы


Әхлаклылык – шәхеснең башкалар белән мөнәсәбәтендә чагылган сыйфаты гына түгел, ә бәлки үз-үзенә юнәлгән сыйфаты. Икенче төрле әйткәндә, әхлаклылык – кешенең рухи бәхете. Яңа буын бәхетле булсын өчен, аны иң беренче чиратта әхлаклы буын итеп тәрбияләргә тиешбез


Бу юлларны мин Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Россиянең һәм Республикабызның атказанган укытучысы, педагогика фәннәре докторы, профессор Әнвәр Нуриәхмәт улы Хуҗиәхмәтовның “Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә” дигән уку ярдәмлегеннән алдым, чөнки ул – минем өстәл китабым. Тәрбия тәгълиматын белү укытучыны тәрбия эшендә килеп чыгарга мөмкин булган шактый күп ялгышлардан саклап кала, һәрбер очрак өчен дөрес, бердәнбер карарны сайлап алырга булыша, үсеп килүче яшь буынны, бүгенге көн проблемаларын аңлап, аларны тормышка ашырырлык шәхесләр итеп тәрбияләү өчен күп төрле юллар тәкъдим итә.


Баланың үсеше – катлаулы һәм каршылыклы процесс, аңа төп өч фактор – нәселдәнлек, әйләнә-тирә мохит һәм тәрбия йогынты ясый”, – дип яза Әнвәр Хуҗиәхмәтов. Шушы катлаулы тәрбия процессларын ничек нәтиҗәлерәк итәргә? Үз эшен яратып башкарган һәр педагог бу сорауга җавап бирү юнәлешендә эзләнәдер, хезмәт итәдер.


Мин мәктәптә 29 ел эшлим. Хезмәт юлымның беренче көненнән үк сыйныф җитәкчесе вазифасын башкарам. Укыткан фәнем укучыларны тормышка әзерләү, әдәби әсәрләр аша әхлак тәрбиясе бирү бурычларын гамәлгә ашыру юнәлешендә.


Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү һәр чорда иң актуаль мәсьәлә булып кала бирә. Заман үзгәрә, балалар да үзгәрә, холык-фигыльләре катлаулана. Бүгенге көн укучысына сүз белән генә йогынты ясап булмый, эш-гамәлләрдә әхлак сыйфатларының асылын төшендерү мөһим. Гап-гади тоелган эш-гамәлләр югары әхлак сыйфатлары тәрбияләүдә зур көч булырга мөмкин. Мәсәлән, эш урынын тәртиптә тотарга өйрәтү, сыйныф чисталыгын саклау, тапшырылган вазифаны җаваплылык тоеп башкару. Болар әллә ни әһәмияткә ия түгел, әмма шул кечкенә эшләр аша бала үз-үзенә хезмәт күрсәтергә, иптәшләрен хөрмәт итәргә өйрәнә.


Укучыларны V сыйныфка кабул итеп алгач, иң беренче эш итеп, укучылар өчен кагыйдәләрне өйрәнәбез, вазифалар бүлешәбез. Һәр чирек саен эшләр алышынып тора. Гадел булсын өчен, жирәбә салабыз. Мәктәптә уку чоры дәвамында һәр укучы командир да, староста да була, төрле вазифалар башкара.


Мәктәптә әхлак тәрбиясенең төп бурычлары укучы балада әхлак тәҗрибәсе тудырудан тора. Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү тәҗрибәсе кешедә яшьтән үк тәрбияләнә. Ул аны көндәлек тормышы, эше, эшчәнлеге, башкаларга мөнәсәбәте белән ныгыта гына бара.


Ел саен чәчәк үсентеләре үстереп, сатып табыш алабыз. Һәр сыйныф үзенә бүленеп бирелгән үсентеләрне тәрбияли. Беренчедән, хезмәт тәрбиясе формалаша, укучылар чәчәк үстерү серләренә төшенәләр. Икенчедән, бергәләп эшләү күнекмәләре үстерелә, коллективның бердәмлеге ныгый. Өченчедән, үз хезмәтеңнең әһәмиятен аңлый белү, башкарган эшеңнең нәтиҗәсе өчен җаваплылык тою хисләре күңелдә канәгатьлек тойгысы уята.


Авыл җирендә олы кешегә дә, балаларга да эш җитәрлек. Бакча эшләре, печән җыю һ.б. Күршеләргә, туганнарга булышу кебек күркәм гадәтләр әле дә яши авылда. Ялгыз калган әби-бабайларга социаль хезмәткәрләр беркетелсә дә, укучыларыбыз да ярдәмнәреннән ташламый. Бу эшне әле алар әниләре кушуы буенча башкара. Безнең бурыч – укучыларның кечкенә эшләренең кыйммәте нинди зур булуын аңлату, күңелләренә сеңдереп калдыру. Сыйныф сәгатьләрендә укучыларның башкарган эшләреннән төзелгән презентацияләр карыйбыз, бәялибез. Шулай итеп, балалар, берсен-берсе күреп, изге гамәлләр кылырга өйрәнә.


Шәфкатьлелек, киң күңеллелек, башкаларга ихтирам кебек дәресләр махсус программаларга язып куелмаган. Әнә шул язылмаган дәресләрне укытучы үзенең көндәлек эше, укучылар белән аралашуы аша даими рәвештә алып бара, үзенең һәр хәрәкәте, һәр сүзе, һәр гамәле белән гуманлылык дәресләре бирә. Мәсәлән, быел V сыйныф укучылары белән юл кырыйларын чистартырга чыктык, чүпләрдән арындырдык. Кемдер ташлап калдырган чипсы капларын, лимонад шешәләрен җыеп чыктык. “Ни өчен кемдер ташлап калдырган чүпне без җыярга тиеш?” дигән сорауга җавап табылмады ул көнне. Берничә көннән соң укучыларымны табигатькә экскурсиягә алып чыктым. Табын җәеп, утырып ашадык. Бер бала ризыктан бушаган савытны ташлап калдырырга чамалады. “Ник ташлыйсың? Алай ярамый, җый!” – дип әйтсәм, үтемле тәрбия чарасы булмас иде. “Хәтерлисезме, теге көнне кемдер ташлаган чүпне без җыеп йөрдек, ә бүген сез ташлаган чүпне башка кеше җыярга тиеш булып чыга бит. Алай дөрес булыр микән?” Укучыларга башка сүз кирәк тә булмады. Без утырган җирдә бер чүп тә калмады. Һәркем үзе артыннан чүп-чар калдырмаса, никадәр файда буласына, табигатебезнең чисталыгын саклау шул кечкенә гамәлләрдән торуына инанды алар. Сүз белән генә түгел, эш-гамәлләр белән тәрбияләү бурычы тора безнең алда.


“Авыл мәктәбендә балалар тәртипле, әхлаклы”, – дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Дөрес, бәхәсләшмим. Авыл мәктәпләрендә балалар саны аз, һәр укучы күз уңында, шул ук вакытта укытучы да, аның гаиләсе дә игътибар үзәгендә була. Башкаларга нәрсәдер өйрәтер өчен, син үзең дә, балаларың да тәрбияле, әхлаклы булырга тиеш, шул вакытта гына тәрбия чарасы үтемле була дип саныйм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ