Әхлак тәрбиясендә әтиләр роле
Ильмира СӘФӘРГАЛИНА,Мөслим районы Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең химия һәм биология укытучысыПедагогик эш стажы: 26 елӘдәп, әхлак- татар халкының, мөселман кешесенен иң күркәм сыйфат...
Ильмира СӘФӘРГАЛИНА,
Мөслим районы Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең химия һәм биология укытучысы
Педагогик эш стажы: 26 ел
Әдәп, әхлак- татар халкының, мөселман кешесенен иң күркәм сыйфатлары ул. Әхлак ул – кешенең эш-хәрәкәтләрендә, көндәлек томышында билгеле бер калыпка салынган, билгеле бер кыйммәтләрдән торган, гаиләдән килгән, уку- өйрәнү аша ирешелгән сыйфат, рухи халәт. Ул сөйләгән сүзләрдә, эшләгән эшләрдә, ясаган хәрәкәтләрдә күпчелек тарафыннан дөрес дип табылган норма. Тәрбияле булу өчен табигать тарафыннан бирелгән гәүдә матурлыгы, табигый сәламәтлек кенә җитми, кешегә рухи сәламәтлек тә кирәк. Димәк, һәрбер кешенең үз-үзенә кагылышлы бик мөһим бурычы бар, ул-рухи яктан үзен үстерү, баету. Ә бу кешедә үз-үзенә әхлаклы мөнәсәбәт тәрбияләү, шулай ук бердәмлек, гуманлылык, намуслылык, чисталык-пөхтәлек, хезмәт сөючәнлек кебек сыйфатлар булдыру дигән сүз. Кеше рухи кыйммәтләрне матур әдәбият укып, нәфис фильмнар карап, театр- музейларда йөреп ала. Ләкин хәзерге заманның информация ташкыны – чит илләрдән кергән тапшырулар, социаль челтәрләрдәге шикле төркемнәр балаларга тискәре йогынты ясый. Хәзерге кайсыбер тапшырулар кыз һәм егет арасында ирекле мөнәсәбәтләрне, ярымшәрә йөрүне, кешене кыйнау, үтерү, көчләү, күптөрле җинаятьләрне пропагандалый сыман. Әле ныгып җитмәгән бала психикасы бу күренешләрне шулай тиеш дип кабул итәргә мөмкин. Күреп торуыбызча һәм галимнәр раславынча, Россиядә соңгы елларда алкоголизм белән чирләүче хатын-кызлар һәм ирләр, хәтта балалар саны кискен артты. Наркомания, токсикомания, фәхишәлек киң колач җәйде. Боларның барысы да, иң беренче чиратта, имин булмаган гаиләләрнең артуына китерде. Бүгенге көндә Республикада 4000 гә якын имин булмаган гаилә исәпләнә, аларда 7000 гә якын бала тәрбияләнә. Мондый гаиләләрдә әхлаклы мөнәсәбәтләр тәрбияләү турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр кеше күңеленә тирән эз салып калдыралар, әлеге мөнәсәбәтләр барлык әхлакый мөнәсәбәтләрнең нигезе булып торалар. Андый гаиләләрдә тәрбияләнгән балаларның күбесе эчүчелек, җинаятьчелек юлына басалар, тәртипсез тормыш алып баралар. Гаилә –бала аяк баскан беренче социаль дөнья. Ул баланын дөньяга карашына, әхлагына, эстетик зәвыгына нигез сала, аның хисләрен һәм эмоциональ культурасын тәрбияли. Шуңа күрә гаиләдә өлкәннәргә хөрмәт, бер-береңә, аеруча хатын-кызга, игътибарлы караш, ягымлы мөнәсәбәт хөкем сөрергә тиеш. Биредә ата-ананын үз балаларына яхшы үрнәк күрсәтүе хәлиткеч роль уйный. Парк, скверларда кечкенә балалары белән ял итүче яшь әниләрнең кулында сигарет, сыра шешәләре күрү җанны әрнетә. Өендә тәмәке пыскыта-пыскыта аракы эчеп утырган әти яки әни кешенең улына яки кызына: “Сәламәт булыйм дисәң, тәмәке тартма, аракы эчмә!”-дип акыл сатуы бернинди нәтиҗә бирмәячәге көн кебек ачык. Һич икеләнмичә әйтергә була: бу хәлгә безне әхлаксызлык, ягъни әхлак нормаларын, кагыйдәләрен тупас бозу, аларны үтәмәү китереп җиткерде. Тормышта акча, байлык юнәтү “кайгысы” алгы планга күчте.
Әдәп, әхлак турында сүз кузгалуга, татар халкының күренекле фикер иясе, язучы һәм педагог, тарихчы, бөтен гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин күз алдына килеп баса. Минем уйлавымча, һәрбер ата-ана, һәр педагог, кыскасы, бала тәрбияләүгә катнашы булган һәркем Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен өйрәнергә, аның мирасы белән таныш булырга тиеш. Җәмгыятькә файдалы, рухи яктан сәламәт, мәрхәмәтле, мәдәниятле, тормыш авырлыклары алдында куркып, каушап калмый торган бала тәрбиялик дигән һәркем әхлак тәрбиясен беренче урынга куярга тиеш.
Тәрбия эше унышлы һәм нәтиҗәле булсын очен, гаилә, мәктәп һәм җәмәгатьчелекнең алып барган тәрбияви чаралары да бер-берсенә теләктәш булырга тиеш. Ата-ананың тәэсире баланың шәхес буларак үсешенә шактый йогынты ясый. Гаилә һәм мәктәп бер үк максатка омтылып, бердәм эш итеп, бер үк нәтиҗәләргә омтылып эшләгәндә генә көткән нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Гаиләдә әти тәрбиясе аеруча зур роль уйный. Минем уйлавымча, авыл мәктәпләрендә балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә әти-әни һәм балаларның аралашу мөмкинлекләре зуррак булу да зур әһәмияткә ия. Шушы максаттан чыгып, безнең Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә узган уку елында әтиләр советы эшли башлады. Һәр класс үзләренең әтиләре арасыннан бер әтине классның әтиләр советы оешмасы җитәкчесе итеп билгеләде. Оешмада эш планлы рәвештә оештырылды. Әтиләр балалар белән үзләренең эш урыннарына, табигатькә экскурсияләр оештырдылар. Үзләре белгән һөнәрләр буенча мастер класслар күрсәттеләр. Бергәләп спорт уеннары уйнадылар, дусларча ярышлар үткәрделәр. Район хастаханәсе хирург-онкологы Фәрхетдинов Зирәк Флүнович сәламәтлек темасына лекция-әңгәмәләр оештырды. Р.Фәхреддиннең 197 хәдисендә дә “Сәламәт акыл сәламәт тәндә генә булганлыктан, сәламәтлек хосусына игътибар итәргә вә әһәмият бирергә тиешле” ,- диелгән бит.
Экологик тәрбия юнәлешендә дә шактый эшләр эшләнде. Әтиләр укучылар белән бергәләп кош оялары ясадылар, шул ояларны парклардагы, урманнардагы агачларга беркеттеләр. Шулай итеп, балалар һәм әтиләр көче белән 200 сыерчык оясы урнаштырылды. Мәктәбебезгә район үзәгенең банк урамы беркетелеп, анда язгы чистарту өмәләре оештырылды, 70 төп юкә агачы утыртылды. Әтиләр советы оешмасынын эше җәен дә туктап тормый, әтиләр балалар белән бергә утырткан агачларны тәрбияләү белән шөгыльләнә. Бу эшләрдә район мәгариф бүлеге җитәкчесе Демидов Рафаэль Тимофей улы, районыбыз җитәкчесе Муллин Рамиль Хәмзә улы, иҗтимагый совет рәисе Йосыпов Моряк Шайхрахман улы да актив катнаша. Әтиләр советы шушы бер ел эшләү дәверендә дә үзенең уңай нәтиҗәләрен күрсәтте, шуңа күрә аның эшчәнлеген алга таба тагын да киңрәк җәелдерү күздә тотыла. Әхлак тәрбиясендә әтиләр роленең артуы нәтиҗәсендә, балаларның активлыгы күзгә күренеп артты, тәрбиягә авыр бирелүчеләр исемлегендә торучыларның да тәртибендә уңай үзгәрешләр күзәтелә башлады.
Әдәп, әхлак, тыйнаклык, эшчәнлек, тырышлык кебек сыйфатларның тере гәүдәләнеше булган Р.Фәхреддин хезмәтләрен кулланып, хөрмәтле-үрнәк әтиләр белән кулга-кул тотынып, саф күңелле, кешелекле, инсафлы, шәфкатьле, башкаларга ярдәм итәргә әзер торган, көр рухлы балалар тәрбиялик. “Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”,- дигән бит куренекле фикер иясе.
Комментарийлар