Логотип Магариф уку
Цитата:

Әхлаклы кеше тәрбияләү – катлаулы бурыч ул

Шакирова Лилия Ләбиб кызы, Кукмара районы Зур Сәрдек гимназиясенең математика укытучысыМәктәп укучысына әхлак тәрбиясе бирү иң әһәмиятле бурычларның берсе булып тора.Халкыбызның алдагы көне, язмышы бү...

Шакирова Лилия Ләбиб кызы,
Кукмара районы Зур Сәрдек гимназиясенең математика укытучысы

Мәктәп укучысына әхлак тәрбиясе бирү иң әһәмиятле бурычларның берсе булып тора.


Халкыбызның алдагы көне, язмышы бүгенге балаларны тәрбияләү белән тыгыз бәйләнгән. Балаларның, үсмерләрнең һәм яшьләрнең үзара мөнәсәбәтләренә, өлкән яшьтәге кешеләр белән ничек аралашуына игътибар итсәк, еш кына тәрбиянең ни дәрәҗәдә түбән булуын күреп була. Бер-берсенә дорфалык, тупаслык, шәфкатьсезлек, рәхимсезлек – нинди генә яманлыклар юк бу мөнәсәбәтләрдә.


Бу кимчелекләрнең сәбәпләре һәм аларны юк итү юллары күптөрле. Алар арасында иң мөһимнәренең берсе – балаларда кечкенәдән үк гаиләдә, гимназиядә әдәплелек тәрбияләү. Бала, беренче чиратта, гаиләдә тәрбияләнә. Ата-ананың шәхси үрнәге тәрбиянең нигезен тәшкил итә, ләкин аларның күбесе «дөнья куа»


Баласын кешедән ким-хур булмаслык итеп киендерергә, ашатырга-эчертергә тырыша. Баласының белем алуына битараф булмаган ата-аналарның да күзенә бердәм дәүләт имтиханнарыннан (БДИ) башка берни күренми башлады. Баланың мәктәптән аттестат алып чыгуы барыннан да мөһимрәк. Укый гына күрсеннәр дип, ата-аналар «газиз»ләренә эш кушарга куркып тора хәзер. Шулай итеп, тәрбия бирү укытучыларга йөкләнә.


Әхлакый тәрбия бирүнең түбәндәге эш формалары уңай нәтиҗәләргә китерә: тәрбия сәгатьләре, фәнни-тикшеренү эшләре, конференцияләр, әдәби-музыкаль кичәләр, экскурсияләр, конкурслар, ярышлар, түгәрәкләр, әхлак һәм иман дәресләре.


Яңа стандартлар балаларга көн дәвамында мәктәптә булырга мөмкинлек бирә. Хәзер дәрестән тыш эшләр укыту процессының бер өлеше булып санала. Гимназиядә сәләтле балаларны табу, аларның талантларын үстерү буенча максатчан эш алып барыла. Укытучы яңалыкка омтылышлы сәләтле балалар белән эшләүнең төрле формаларын эзләргә тиеш була. Шуларның берсе – эзләнү-тикшеренү эшчәнлеге. Күп  укучыбыз тикшеренү эшләре алып бара, күп төрле мәгълүмат туплый һәм төрле дәрәҗәдәге бәйге, конференция, олимпиадаларда катнаша, дәрәҗәле урыннар яулый.


Белем бирү сыйфаты олимпиада, бәйгеләрдә яулаган уңышлар белән генә түгел, ә БДИ нәтиҗәләре белән дә бәяләнә, чөнки БДИ хәәзерге белем бирү системасының аерылгысыз бер элементына әверелде.


БДИ сәләтле балаларга үзләре сайлаган һөнәр буенча белем алырга киң мөмкинлекләр ача. Ә һөнәр сайлау, алдагы тормышта үз юлыңны табу – чыгарылыш сыйныфы укучылары алдында торган мөһим мәсьәләләрнең берсе. Гимназиябездә профориентация эшенең дөрес куелуы укучыларның алдагы тормышларында үз урыннарын табуга зур ярдәм итә. Әлеге мәсьәләне дөрес аңлап, бу юнәлештә яңа эш алымнары актив кулланыла. Гимназиядә IX сыйныф укучыларының барысы да профиль алды әзерлеге уза, ә X-XI сыйныфларда тулысынча профильле укыту алып барыла.


Гимназиядә тәрбия процессында «Патриотик тәрбия», «Хокук бозуларны кисәтү», «Сәламәтлек», «Сәләтле бала» программалары тормышка ашырыла; укучыларга патриотик тәрбия бирү, сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, сәләтле балалар белән эшләү, эстетик тәрбия бирү өстенлекле юнәлешләр булып калдылар. Тәрбия эшен оештырганда, гаиләләр һәм җәмәгатьчелек белән хезмәттәшлеккә игътибар артты. Гимназия тәрбия бирү өлкәсендә алда торган бурычларны хәл итәрлек кадрлар белән тиешенчә тәэмин ителгән. Тәрбия эшендә гимназиянең традицияләре, тәрбия системасы белән бергә яңа технологияләргә мөрәҗәгать итү дә уңай нәтиҗәләр бирә. Укучыларга тәрбия бирү милли җирле үзенчәлекләрне исәпкә алып оештырыла. Төбәкне өйрәнү музее патриотик тәрбия үзәге булып кала бирә. Укучылар туган як тарихындагы «ак таплар»ны, күренекле шәхесләрнең тормышларын өйрәнү буенча эзләнүләр алып баралар, иҗтимагый файдалы эш башкарып, туган төбәк тарихын өйрәнүгә үзләреннән өлеш кертәләр, хезмәтләре белән район һәм республика дәрәҗәсендәге фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгыш ясыйлар. Музейны тулыландыру буенча эш дәвам итә. Гимназиядә «Сәләтле балалар белән эшләү өчен гимназия программасы»на нигезләнеп зур эш алып барыла. Сәләтле балалар турында мәгълүматлар базасы булдырылган, ул гимназия сайтына урнаштырылган һәм даими тулыландырып торыла.


Сәләтле балаларны ачыклау, аларны үстерү юнәлешендә өстәмә белем бирү берләшмәләренең мөмкинлекләре зур. Аларның күбесе, уңышлы эшләп, гимназиянең йөзен район, республика дәрәҗәсендә күрсәтә алды. Укучыларны сәламәтләндерү,  физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә тарту, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча алып барылган эшләр дә игътибарга лаек. Бу уку елында спорт чараларының календарь планы буенча көзге кросс ярышы үткәрелде, укучылар районда үткәрелгән баскетбол, җиңел атлетика ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар. Үзебезнең төбәкнең күренекле кешеләренә багышлап үткәрелә торган спорт ярышларының тәрбияви әһәмияте зур. Төхвәтуллин Фирдүс Сафа улы истәлегенә татарча көрәш, Гобәйдуллин Фаил Харис улы призына гер күтәрү ярышлары әнә шундыйлардан. Татарча көрәш, теннис, кул көрәше, волейбол буенча районның җыелма командасы составында безнең укучыларның да булуы куанычлы.


Гимназиядә тәрбия эше Зур Сәрдек авыл җирлегендә урнашкан учреждениеләр белән тыгыз элемтәдә алып барыла. Бигрәк тә башлангыч мәктәпләр, мәдәният йорты, авыл клублары, ветераннар советы, Зур Сәрдек авылы китапханәсе, участок шифаханәсе белән хезмәттәшлек нәтиҗәле һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелгән сыйныфтан тыш чаралар укучыларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү ягыннан әһәмиятле булды.


Әдәплелек – кешеләр арасында, җәмгыятьтә, табигатьтә үзеңне инсафлы, тәртипле тота белү дигән сүз. Бу кагыйдәләрнең эчтәлеген балаларга аңлатырга һәм аларны үтәргә махсус өйрәтергә кирәк. Бу эштә аерым әңгәмә-аңлатулар яки уңай үрнәк күрсәтү генә җитми. Иң мөһиме – эзлекле рәвештә аңлату-инандыру юлы белән уңай гадәтләргә өйрәтү. Әхлаклы кеше тәрбияләү – катлаулы бурыч, ләкин аңа ирешергә мөмкин дип саныйм. Бу гаҗәеп җаваплы, әһәмиятле эшне үтәү өчен, педагог көчен кызганмаска, армый-талмый эшләргә, профессиональ осталыгын даими күтәрергә тиеш.


Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ