Логотип Магариф уку
Цитата:

Әхлаклылык – ярты бәхет бит ул!

Закирова Зилә Данил кызы, Балтач районы Карадуган урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Хәерле көн хөрмәтле әти-әниләр!Мәктәпне тормыштан аерып карап булмый. Яшәү ничек – аң шундый. Гасырлар буен...

Закирова Зилә Данил кызы,

Балтач районы Карадуган урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы


Хәерле көн хөрмәтле әти-әниләр!


Мәктәпне тормыштан аерып карап булмый. Яшәү ничек – аң шундый. Гасырлар буена буыннан буынга күчеп килгән намуслылык, шәфкатьлелек, бер-береңне хөрмәт итү, кешеләргә яхшы мөнәсәбәт, әдәплелек, үз кызыксынуларыңны башкаларныкыннан өстен куймау кебек әхлакый сыйфатлар аяк астына салып таптала башлады. Кайчандыр Голливуд киноларында гына күрелгән мәрхәмәтсезлек, оятсызлык, вәхшилек безнең чынбарлыкка әверелде. Без бүген җан иреге, күңел көрлеге өчен даими, ләкин күбесенчә уңышсыз көрәшеп арыган, йончыган җәмгыятьтә яшибез. Көндәлек мәшәкатьләр, күптәннән билгеле булган мөһим нәрсәләр турында кирәксез бәхәсләр, үз мәнфәгатеңне генә алга сөрү, кеше фикере белән килешмәүчәнлек күпчелегебездә аек акылны икенче планга куеп, көч кулланып эш итүгә “минеке”, “миңа гына” дигән үзсүзле тәгълиматны чиктән тыш үстерүгә китерде. Күңелләрдә хайвани теләкләр уянды; җан түрендә йоклап яткан “арыслан” башын күтәрде. Гаҗәпмени, көн тууга җан өшеткеч коточкыч хәбәрләр кинәт ябырылып аңны изә, тез буыннарына китереп суга: тегендә бер яшүсмер кызны мәсхәрәләгәннәр, монда өлкән яшьтәге бер карчыкны мыскыл иткәннәр, кайдадыр кансыз адәм хатыны һәм балаларын чапкалап ваннага өеп куйган. Берсеннән-берсе җирәнгеч, вәхши җинаятьләр, ерткыч хайваннарга гына хас булган, акылга сыймас явыз күренешләр. Илдә килеп туган аяныч хәлдә кешелек сыйфатларын саклап калуда бердәнбер таяныч – ул да булса әхлак тәрбиясе бирү. Аны, әбиләр әйтмешли, ахырзаман җитә ахырысы: кеше кешене күрә алмый, олы кечене белми. Кешедә йомшак тел, тәмле сүз, намуслылык, эшенә җаваплылык хисе калмады. Бигрәк кырысландык шул, салкынрак, ваемсызрак, тупасрак буласыбыз килә. Килеп туган нинди генә аяныч хәлләргә дә бирешмичә, кешелек сыйфатларын саклап калуда бердәнбер таяныч – ул да булса әхлак тәрбиясе бирү. Соңгы елларда мәктәптә укучылар арасында да тупаслык, игътибарсызлык, миһербансызлык, тәмсез теллелек, намуссызлылык кебек сыйфатларның арта баруы безне борчый, һәм мәктәп коллективының проблемасы да – халык педагогикасы, йолалары, традицияләренә нигезләнеп балаларга әхлак тәрбиясе бирү. Әхлаксызлыкның күзне ертып, җанны кыйный торган чагылышларыннан булган ямьсез сөйләм, матурлыкны күрә белмәү, өлкәннәргә хөрмәт булмау белән без һәр адымда очрашабыз. Менә шушы ямьсез гадәтләрне кисәтү өчен нәрсә эшләргә? Чын кеше булып үссеннәр өчен, улларыбыз һәм кызларыбыз күңелендә нәрсә калдырырга? Улыңда яки кызыңда әти-әнисе тәрбияләгән яхшылык бөртекләренең кешеләр һәм халык өчен олы хискә әверелүенә ничек ирешергә?


Минем фикерем буенча, авыл шартларында, мәктәптә әхлак тәрбиясенең төп бурычлары укучы балада әхлак тәҗрибәсе тудырудан тора. Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү тәҗрибәсе кешедә яшьтән үк тәрбияләнә. Ул аны көндәлек тормышы, эше, эшчәнлеге, башкаларга мөнәсәбәте белән ныгыта гына бара. Бала чакта барлыкка килгән әхлак нормалары кешене җитлеккән, олыгайган чорына кадәр озата бара. Укучыда үз-үзенә әхлаклы мөнәсәбәт тәрбияләү, шулай ук бердәмлек, гуманлылык, намуслылык, чисталык, пөхтәлек, хезмәт сөючәнлек кебек сыйфатлар дәресләрдә дә, дәрестән тыш чаралар ярдәмендә дә тәрбияләнә. Хәзер балаларга “Ярамый!”, “Тимә!”, “Алма!”, “Сөйләшмә!” һәм башка күрсәтмәләр биреп кенә тәрбияләп булмый! Балага төрле ситуацияләр, шулардан чыгу юлларын гына күрсәтеп уңышка ирешеп була. Мәсәлән, шундый алымның берсен генә искә алыйк. ”Әдәплелеккә әдәпсездән өйрәнәләр!” Әдәпсезнең күңелсез гамәлләрен күреп, алай эшләргә ярамаганлыгына төшенәләр, үз-үзләрендә булган бу кыланышлардан арынырга тырышалар. Мондый алымнарны урынлы кулланырга гына кирәк. Баланың игътибарлылык күрсәтүен күрмичә узып китәргә һич ярамый. Аны мактап, үсендереп болай эшләүнең әйбәт булуын аңлатсак кына, мәрхәмәтлелек хисләре арта барыр. Без күрмәмешкә салышып үткәреп җибәрергә гадәтләнгәнбез. Эштән арыган, талчыккан, борчылган йөз белән кайтып керәбез. Өйдә, балаларыбыз каршында тотнаксызга әйләнәбез. ”Ахмак” , ”Уңмаган”, Хайван” кебек сүзләрне балалар өстенә яудырабыз. Балалар мондый тонга, мәсхәрәле сүзләргә,  еш кабатланганлыктан, күнегәләр һәм ахыр чиктә аларга игътибар итми башлыйлар. Аның каравы андый сүзләрне балалар күз ачып йомганчы отып алалар, соңыннан балаларны шулай тупас мөрәҗәгать итүдән биздерүе бик кыен була. Бигрәк тә кече яшьтәге мәктәп балалары тупас сүзләрне шактый авыр кабул итәләр. Мәктәптә бала үзенә карата кимсетүле сүзне ишетми, ә өйдә аңа кычкыралар, аяк тибәләр, ә ул алар белән очрашу, уйларын, күргәннәрен уртаклашу турында көн буе хыялланган иде. Аның бәләкәй йөрәге сыкрап кысыла, күзләрендә яшь җемелди. Менә шулай итеп баланың нерв системасы какшый башлый, төзәтеп булмаслык бәла килә. Кычкыру юлы белән тәрбияләнгән балаларда башка кеше хисләренең нечкә төсмерләрен тою сәләте калмый һәм бигрәк тә куркынычы, яхшылыкны сизүчәнлекләрен югалталар. Кычкыру, кыйнау, суккалау юлы белән тәрбияләнгән бала аяусыз, игътибарсызга әйләнә, аның үз-үзен тотуында кешеләрдә очрый торган иң куркыныч нәрсә – рәхимсезлек тә күренә башлый. Үсә төшкәч, балалар әти-әнинең тупаслыгына башкача җавап бирәләр. Бер ишеләре күп тапкыр ишеткән сүзләрне корал итеп куллана, ярсып, үз-үзләрен якларга тотыналар: “Син үзең ахмак!”, “Үзеңне бел!” – диләр. Иң начары да шунда, ата-аналар балалары алдында үзләрен гаепле санамыйлар. “Харап булган, сүз тыңламаган өчен балага авыр сүз әйткәнсең икән. Ә аннан нәрсә булган, ди? Инде алардан гафу үтенергәме? Әллә кайда түгел бит, үз өебездә ләбаса. Онытылыр әле”... Кызганыч, әлбәттә. Үзебезнең тактсызлыгыбыз, ягымлы була белмәү, тотнаксызлыгыбыз өчен балалардан гафу үтенергә оялабыз. Ата-ана мәхәббәте балада әйләнә-тирә мохиткә, кеше хезмәте кергән һәр нәрсәгә, барыннан да бигрәк, кешегә карата сизгерлек хисен уята алырлык булырга тиеш. Балада намуслылык, вөҗданлылык, кешелеклелек хисләре тәрбияләү, кешегә, барыннан да бигрәк ата-анага хөрмәт тойгысы уятудан башлана дип уйлыйм мин. Әгәр дә өлкәннәр өйдә бер-берсен ихтирам итсәләр, кешеләргә ярдәмчел, игътибарлы булсалар, мондый гаиләдә тәрбияләнүче балалар да шундый ук уңай сыйфатлар формалаша. Без бүген дә балалар безнең киләчәгебез дибез. Һәр шәхеснең, иң беренче, аны шәхес буларак раслый торган сыйфаты – ул аның әхлагы, иманы. Әхлакның иң биек ноктасы – үз ата-анаңны хөрмәт итү. Кеше никадәр зур дәрәҗәләргә ирешмәсен, ул үзенең кем улы, кем кызы икәнен онытмаска тиеш. Бары тик үз анасын, туган өен, туган җирен ярата алган кеше генә башкаларны да аңлый, хөрмәтли, ярата, тыңлый.


Хөрмәтле ата-аналар! Үз-үзеңне тоту, аралашу, олыларны хөрмәт итү һәм башка бик күп башка әхлакый сыйфатларның нигезе гаиләдә салынуын, мәктәптә үстерелүен онытмыйк. Әхлаклылык – ярты бәхет бит ул!


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ