Гаилә һәм мәктәп бердәмлеге
Таҗиева Гөлшат Сәйфелхан кызы, Арча районы Хәсәншәех төп мәктәбенең башлангыч класслар укытучысыИсәнмесез, хөрмәтле әти-әниләр! Бүгенге әңгәмәбез «Гаилә һәм мәктәп бердәмлеге» темасына багышланыр.Гаил...
Арча районы Хәсәншәех төп мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы
Исәнмесез, хөрмәтле әти-әниләр! Бүгенге әңгәмәбез «Гаилә һәм мәктәп бердәмлеге» темасына багышланыр.
Гаилә – җәмгыятьнең нигезе, аның беренчел оешкан төркеме (коллективы). Шулай булгач, милләтнең бөтенлеге һәм саулыгы гаилә ныклыгына турыдан-туры бәйле.
Гаилә исламдагы һәм татар халык тәҗрибәсендәге рухи-әхлакый кыйммәтләргә нигезләнеп яшәсә генә тотрыклы була һәм үз вазифаларын (беренче чиратта балалар тәрбияләү) үти ала. Гаилә кешене шундый мохит белән урап ала һәм тәэмин итә ки, анда кеше кыйммәтләре һәм әхлагы яңа буында барлыкка килә һәм үсә. Әлеге кыйммәтләр һәм әхлак гаиләдән башка яши алмый. Гаиләдә атмосфера һәм аның әгъзалары арасындагы үзара мөнәсәбәтләр тулысынча җәмгыятьнең характерын, аның үсеш дәрәрҗәсен билгели.
Балаларны гаиләдә намуслы, әдәп-әхлаклы, хезмәт белән гадел көн күрә, фарыз гамәлләрен үтәп, хәрәм эшләрдән тыелып яши белә торган итеп үстерү – ата-ананың халык, милләт, җәмгыять алдында олы, үтә җаваплы вазифалары. Аның шулай булуын күренекле педагог А.С.Макаренко сүзләре дә раслый. «Балалар – безнең картлыгыбыз, начар тәрбия – киләчәктәге кайгыбыз, күз яшьләребез, башка кешеләр һәм бөтен ил алдындагы гаебебез», – дип яза ул. Бу сүзләр татар халкындагы бик үзенчәлекле, кисәтүле тәкъбир белән аваздаш: «Баладан бәхетең булса, карт көнеңдә яшь итәр, баладан бәхетең булмаса иртә яшьтән карт итәр». Балаларга дөрес тәрбия бирү – бик авыр хезмәт.
Бала тәрбияләүдә гаиләнең мөмкинлекләре гаять зур. Бу яктан аны мәктәп тә алыштыра алмый. Шуңа күрә мәктәп белән гаилә арасындагы мөнәсәбәтләрнең әйбәт һәм узара хезмәттәшлеккә нигезләнгән булуы бик мөһим. Баланың үсмер вакытларында аның тирә-юньдәгеләр белән узара мөнәсәбәте аеруча зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә дә баланың кемнәр белән танышуын, аралашуын, сыйныфта, башка төр коллективларда нинди урын тотуын, мәктәпнең җәмәгать эшләрендә ни рәвешле катнашуын күзәтеп, белеп тору сорала.
Гаиләдә ир һәм кыз баланың физиологик һәм психологик үзенчәлекләренең аерым искә алынуы зарур. Ир баланы тәрбияләүдә ата кешенең тоткан урыны алыштыргысыз, ул аңа ирләрчә миһербанлылыкны, физик чыныгуларны, кул эше осталыкларын үз тәҗрибәсе аша төшендерә, сеңдерә, өйрәтә ала. Кыз баланың әхлагына дөрес юнәлеш салуда исә ананың рухи тәҗрибәсе кирәк. Үз кызына ул хатын-кызларга хас горурлык, тыйнаклык, хезмәт сөючәнлекне үз тормышы, үз яшәү рәвеше белән аңлата, яхшы ана, яхшы хатын, гаилә тоткасы булырга өйрәтә.
30 ел эшләү дәверендә күзәтүләрем бер нәрсәгә инандырды:
– укучыдагы әхлак нормалары әти-әнидәге сыйфатларның күчерелмәсе. Бала аларны киптергеч кәгазь кебек үзенә сеңдереп кенә ала. Әйтик, бала шулкадәр оста итеп алдалый, кайбер очракларда укытучы үзе дә моңа ышана. Яки укучы үзсүзле, кире, җыйнаксыз һәм башка тискәре сыйфатларга ия. Әгәр ул баланың әти-әнисенә игътибар итсәң, ул сыйфатларны аларның берсеннән табасың. Ә бала бит башта шулкадәр саф, эчкерсез була, һәрнәрсәгә тиз ышана, алдый белми.
Беренче төр гаиләләрдә «Бала культы» өстенлек итә, «Барысы да бала өчен!» дигән принцип хөкем сөрә. Шулай итеп, бала гаиләнең үзәгендә тора. Әлбәттә, мондый шартларда үзен генә яратучы эгоист формалаша.
Икенче төр гаиләләрдә тәрбия эшләре авторитар стильдә алып барыла. Шунлыктан бала әти-әни рөхсәтеннән башка берни дә эшли алмый. Әлбәттә, баласы тыңлаучан ата-анага яшәве тынычрак. Әмма, тәрбиянең башка максатлары читтә калганлыктан, тыңлаучан бала да ихтыярсыз, инициативасыз, йомыкый булып үсәргә мөмкин. Андыйлар лидерлар йогынтысына бик тиз бирелә һәм алар кушканны берсүзсез үтәүчегә әйләнә.
Өченче төр гаиләдә балалар бөтенләй күзәтүсез, үз иркендә яши. Чөнки
аларның әти-әниләре еш кына хәмер яратучылар була, өйдә тавыш куптара, эштә дә эленке-салынкы йөри. Алма агачыннан ерак төшми, дигәндәй, аларның балалары да гомуми тәртипләргә буйсынмый, начар укый, хәтта өйдән чыгып качарга да мөмкин. Балалар тәрбияләү белән шөгыльләнмәүче ата-аналар мәктәп һәм җәмәгатьчелек вәкилләре белән ничек тә очрашмаска тырыша. Мондый шартларда гаилә белән мәктәп арасында бернинди дә хезмәттәшлек була алмый.
Дүртенче төр – мещанлык, эшкуарлык, кыйммәтле әйберләргә табыну, төрле юллар белән байлык тупларга омтылу атмосферасы хөкем сөргән гаиләләр шактый әле. Әлбәттә, өлкәннәр тәэсирендә балаларда да шундый ук сыйфатлар формалаша. Андый балалар, гадәттә, икейөзле, шәфкатьсез, дәрәҗә яратучан була, бары тик акча һәм зиннәтле әйберләр турында гына уйлыйлар. Гадел һәм намуслы кешеләрдән көләләр.
Баланы шәхес итеп формалаштыру – җитди, катлаулы һәм озак процесс. Монда төп көч булып мәктәп коллективы һәм ата-аналар тора. Гаилә һәм мәктәпнең тәрбия эшендәге теләктәшлеге аларның бер үк максатка омтылуыннан килә. Чөнки бала үзенең көндәлек тормышында гаиләдәге, мәктәптәге, үзе яшәгән мохиттәге традицияләрдән чыгып эш итә һәм әнә шул традицияләрнең, үзара мөнәсәбәтләрнең нинди булуы аның киләчәк тормышына хәлиткеч йогынты ясый.
Балада кече яшьтән үк чын кеше булу теләге уяту, аларда намуслылык, ихтирамлы һәм игътибарлы булу, хезмәттә катнашу ихтыяҗы тудыру, беренче нәүбәттә, укытучылар, тәрбиячеләр, ата-аналарның уртак тырышлыгына бәйле. Моны эзлекле тәрбия эше алып бару аша ирешелә.
Тәрбия кешенең зиһенен үстереп, аңа билгеле бер күләмдә мәгълүмат биреп кенә калмаска, аңарда җитди хезмәттә чын күңелдән катнашу теләге, дәрте дә кузгатырга тиеш. Шунсыз аның тормышы мәгънәле була алмый.
Комментарийлар