Логотип Магариф уку
Цитата:

Гамьле нур

Фәния Гаделша кызы ХӘБИБУЛЛИНА,Буа районы Күл-Черкен төп мәктәбенең физика һәм математика укытучысы. Эш стажы – 38 ел.Бакчаларда җиләк-җимеш өлгергән, кырлар алтынга манылган көзге бер көнне кинәт күң...

Фәния Гаделша кызы ХӘБИБУЛЛИНА,

Буа районы Күл-Черкен төп мәктәбенең физика һәм математика укытучысы. Эш стажы – 38 ел.


Бакчаларда җиләк-җимеш өлгергән, кырлар алтынга манылган көзге бер көнне кинәт күңел җилкенә башлый. Кем чакыра диген? Күңел тынычланмый, укучылар, дәресләр, сихри бер көч үзенә дәшә. Минем балалар күрәсем, аларның күзләрендә балкыган нур эчендә югаласым килә.Укучыларның гамь тулы карашлары чакыра. Бакчадагы чәчәкләр – гүя гамьле күзләр.


Бала күзе – аның эчке дөньясы. Алар укытучыга бер карыйлар, шул карашка тормыш кануннарын салып калырга тырыш: аның кызыксынуын өйрән, кешелек дәрәҗәсен саклап кал. Укучының бирелеп эшләгән мисал, мәсьәләләрдән чыккан дөрес җавапларын күргәндә, ул күзләрдән чыккан очкын бар җиһанны дөрләтеп җибәрергә җитә. Син, читкәрәк китеп, аңлатманың кыскача тапкырлау формулаларына нигезләнеп, гадиләшкәнен күреп, чыккан матур җавапка сокланасың, күзеңә карап җылы сүз көткән илаһи затны күкрәгеңә кысардай буласың. Бу мизгелне бүләк иткән укучың синең күзәнәгеңә әверелә, аның белән бергә сулый, яши башлыйсың.


Укучы – табигатьтән алынган кабатланмас зат, катлаулы күренеш, аның үз үсеш логикасы, аны үзгәртеп булмый, ничек бар-шулай кабул итәргә. Тәрбиянең барлык тармакларыннан җыелган, синең йөрәгеңнән өзелеп төшкән зур тамчы бала йөрәгенең уртасына тамып калырга тиеш. Тормышта ул тамчы уянып нәтиҗә бирәчәк.


Иң сәләтле балалар авылда яши. Хәзерге шаукымны: мәктәпләрнең ябылуын, автобус белән балаларны илтүне туктатмасаң, авыл мәгарифен үстерү турында сөйләү – буш куык. Яңа заман авыл укытучысы мәгариф системасын пешкән алмага – сферага тиңлидер. Ашарга теләп кулыңа аласың, ә ул кортлы. Ул корт, беркемгә ачыктан-ачык күренми, эчтән мәгарифне кимерүче – оптимальләштерү. Бу гамәл авыл җирендәге сәләтле балаларны югалтуга китерәчәк.


Авыл укытучысы өеннән чыгуга эш башлый: берсенең әтисе очрый, икенче әбигә киңәш бирәсе, өченчесенә өенә керәсе – авырып китте. Мәктәп ишеген ачканда син инде тулы мәгълүмат базасы, ә проблемаларны чишкәндә заманча информацион технологияләр, компьютерны тулы көченә эшләтү, информацияне алу, эшкәртү күнекмәләре, аны ерак араларга тапшырып укучыларны контроль, мөстәкыйль эшләтү алымнары бар. Чагыштырып уйлый белергә өйрәтсәң, балалар белемне үзләре эшкәртеп туплый. Укучы – робот түгел, формуланы ятлап-онытып була, бу табигый хәл, ә зиһен һәрвакыт синең белән: фикерләп, уйлап, аңлап чишү юлы тиз искә төшә. Логик фикерләүне беренче урынга куеп, проблема куеп мәсьәлә чишелсә, димәк яңа информацион технологияләр, төрле методларның һәм ысулларның тулы системасы кулланылган. Эш иҗади булса, тикшеренү эшләре яхшы үтәлә.


Авырлыкларны әхлак чаралары аша җиңәргә тырышам. Бала шәхесен беркем белән чагыштырмыйм, нәтиҗәне чагыштырып була. Тәрбия иле ике процессның бердәмлегендә – заманча тәрбия һәм иҗади шәхес үстерү. Баланы уңышка җиткерү сәнгате – үзен, шәхси эшчәнлеген уңай кичерешләр тәҗрибәсе белән коралландыру: ул белә, сәләтле, үти ала!


Рәхәт бит: укучыларның кызыксынып, кечкенә генә шуклык кыстырып, серле итеп, гамь белән караулары, башкалардан аерып, үзләренә тиң санаулары. Йөрәк рәхәтлекне тоеп көчлерәк тибә башлый, ишетелмәсен дигәндәй, шикләнеп куясың. Укытучы укучыларына һәрвакыт шундый рәхәтне бирәме? Бармы икән карашымда гамь? Бардыр, укытучы күңеле гамьле нурлардан тора ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ