Логотип Магариф уку
Цитата:

Һәр укучы ‒ шәхес...

Нурзидә Әмир  кызы ӘХМӘТОВА,Алексеевск районы Биләр урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Һөнәрләрнең ниндиләре генә юк. Укытучы – иң авыр, иң катлаулы, иң кирәк...

Нурзидә Әмир  кызы ӘХМӘТОВА,


Алексеевск районы Биләр урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


 


Һөнәрләрнең ниндиләре генә юк. Укытучы – иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Укытучыдан башка төрле һөнәр кешеләре генә түгел, укытучылар үзләре дә булмас иде. Укытучы һөнәре ул һөнәрләр һөнәре, барлык һөнәрләрнең анасы. Шуңа күрә бу һөнәрне сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, кешелекле, гыйлемле булырга тиеш.


Укытучы һөнәрен җиһанга яктылык, җылылык иңдерүче кояш нурына тиңләр идем мин. Кояш нуры да бит язын табигатьнең күзен ача. Укытучы да бала күңеленә белем орлыкларын чәчеп, шытымнар чыгара, аны ничәмә ничә еллар буе үстерә, уңай нәтиҗәсен көтә. Башкача булуы мөмкин дә түгел. Укытучы гомер буе укучыларына мәрхәмәтлелек, самими хисләр бүләк итә. Балачак сиздермичә дә уза да китә, әмма күңелләрдә Укытучыдан иңгән җылылык, мәрхәмәтлелек балада гомер буе саклана.


Шуңа да югарыда саналган сыйфатлар миндә дә булырга тиеш дип уйлыйм. Эшемнең нәтиҗәсе туганнарымның ирешкән уңышларыннан ким булмаска тиеш! Шуңа да заман белән бергә атларга, дәресләремне һәрчак кызыклы, мавыктыргыч итеп үткәрергә тырышам.


Еллар узган саен педагогик осталык та арта бара. Укытучы һәрвакыт үзенең белемен күтәреп торырга һәм заман белән бергә атларга тиеш.


Минем язмам һәр һөнәрнең дә башлангыч нигезе булган-укытучы һәм аның алдында килеп туган проблемалар турында. Укытучы дигән бөек исемне һәрбер кеше дә йөртә алмый. Минемчә, аның өчен табигать биргән зур илаһи көч, сабырлык, ныклы акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч  кирәк. Гомер-гомергә укытучы маякчы, җитәкләүче, кеше гомеренең бизәкчесе булып санала. Ул бөтен гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Ул сабый күңелендә игелекле, гаҗәеп кешелекле, якты күңелле җан, гомер буе остаз да, үрнәк тә булып кала.


Бүгенге көндә XXI гасыр укытучысынан педагогик культура һәм ныклы педагогик фикер йөртү таләп ителә. Әгәр дә заман белән бергә атлыйм дисәң, бер генә адымга да артка калу мөмкин түгел. Мин шуңа күрә үземнең дәресләремдә электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет-ресурслардан киң файдаланам, укучылар белән берлектә эзләнү-тикшерү эшчәнлеген оештырам, белем сыйфатын бәяләү өчен компьютер тестларын кулланам, проектлар алымын нәтиҗәле уңышларга ирешүгә уңай йогынты ясый дип уйлыйм Компьютер технологияләрен һәр дәрестә актив куллану яхшы нәтиҗәләр бирә, укучы шәхесен һәрьяклы үстерү өчен ярдәм итә. Татар теле һәм әдәбияты буенча программада каралган материалны нәтиҗәле үзләштерүгә мин эшчәнлекнең төрле төрләре аша ирешәм.


Замана укучысына әзер белемнәрне үзләштерү һәм тиешле күнекмәләр булдыру гына җитми. Шуңа күрә минем минем алдымда иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтү бурычы барлыкка килде. Укыту материалының эчтәлеген һәр укучының сәләтенә туры килерлек итеп сайларга һәм төзергә кирәк. Шуңа күрә дәрес-проект, презентация-дәресләр үткәререгә тырышам. Дәресләремдә индивидуаль, группаларда укытуга аерым урын бирәм. Шул максаттан экскурсияләр, төрле рольле уеннар, сингапур методикасын кулланып үткәрелгән дәресләр үткәрәм. Өй эшен мин укучыларның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры китереп индивидуаль бирергә тырышам, сайлап алу мөмкинлеге дә тудырам.


Яңалыклар заманы укытучысына таләпләр катгый:дәрестә максат куя, мөстәкыйль фикер дә йөртә белсен, аны ачык итеп дәлилләсен, эшен дә дөрес оештырсын, лидерлык сыйфатлары да анда чагылыш тапсын. Яңага күчү бик авыр, күнекмәгән эшне башкару, бигрәк тә үзеңне үзгәртеп кору авырлык белән бара.


Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда һөнәрем җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык арулар югала, шатлык хисләре чолгап ала.


Балага үзен шәхес итеп тойдыру, ул эшләрдәй эшләрне, беркем дә башка аннан яхшырак эшли алмаячагына төшендерү ‒ минем төп педагогик фикерем.


Һәр укучы ‒ шәхес. Укытучы укучы белән бергә эшләсә, аны хөрмәт итсә, аны аңлый белсә генә, эшнең, тәрбиянең нәтиҗәсе күренер.


Мин укытуда гадәти булмаган, оригиналь, кызыклы эш алымнары табарга тырышам. Балалар белән төрле конкурслар, класстан тыш чаралар, ачык дәресләр, китаплар күргәзмәсе уздырам.


Рус балаларын татарча саф, дөрес сөйләшергә өйрәтер өчен, кыска монологлар, диалоглар, төрле хикәяләр төзү файдалы. Мәсәлән: «Мин журналист», «Якын дустыма хат», «Мин диктор», «Мин яшәгән авыл», «Әбиләрдә кунакта», «Туган ягым табигате».


Башлангыч классларда «чылбырлы» уеннар үткәргәндә, балалар тема буенча өйрәнгән сүзләрне искә алалар. Бу уен җаваплылык, игътибарлылык таләп итә.


Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту уңай нәтиҗә бирә. Укучылар телне аңлап, дөрес итеп сөйләшергә, логик фикерләргә өйрәнә.


Тырышлык куеп башкарылган эш уңай нәтиҗә бирми калмый. Дәрестәге эзлекле эш, өстәмә биремнәр үтәү, иҗади биремнәр башкару укучының сәләтен үстерергә булыша, укучының белемен тирәнәйтә, аның сөйләм телен камилләштерә, фикер йөртү дәрәҗәсен үстерә.


Уйлап карасаң, укытучы булу җиңел түгел! Минем уйлавымча, чын мөгәллим булыр өчен гомер буе укырга, өйрәнергә, иң мөһиме балаларны яратырга һәм хөрмәт итә белергә кирәктер, мөгаен. Үз һөнәреңне яратып, хезмәтеңә күрә хөрмәтен дә тоеп яшәүдән дә зур бәхет бар микән?!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ