Логотип Магариф уку
Цитата:

Идел буе Болгар дәүләте

Рәмзия БӘШӘРОВА,Кукмара районы Г.Гарифуллин исемендәге Ядегәр урта мәктәбенең югары квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысыУкучыларга белем һәм тәрбия бирү турында сөйләгәндә, мил...

Рәмзия БӘШӘРОВА,


Кукмара районы Г.Гарифуллин исемендәге Ядегәр урта мәктәбенең югары квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы


Укучыларга белем һәм тәрбия бирү турында сөйләгәндә, милли төбәк компонентларын искә алып үтми мөмкин түгел. Узган гасырның 90 нчы елларында татар халкы һәм Татарстан тарихы аерым предмет буларак укытылса, соңгы елларда укыту программаларында аларны өйрәнүгә сәгатьләр саны кыскартылды һәм Россия тарихы кысаларында төбәк компоненты дәрәҗәсендә генә укытыла башлады. Яңа стандартларда төбәк, милли тарихлар да өйрәнелергә тиеш дип язылган, әмма ул мәҗбүри итеп куелмаган, һәм аны өйрәнүнең юллары күрсәтелмәгән. Ә бит укучыларны әхлаклы, патриотик рухлы итеп тәрбияләүдә, илнең булдыклы гражданы итеп формалаштыруда төбәк компонентларының, халык традицияләренең әһәмияте гаять зур һәм мөһим. Шуның өстәвенә, бердәм дәүләт имтиханнарында да татар тарихыннан сораулар юк. Ихтыяҗ булмагач, укучылар да, укытучылар да милли тарихны өйрәнүне икенче планга күчерәләр. Мин, тарих укытучысы буларак, укыту программаларында «Татарстан һәм татар халкы» курсының юкка чыгуына бик борчылам. Бу курс бүген һәр сыйныфта Россия һәм гомуми тарих хисабына унар сәгать белән чикләнә. Бу вакыт эчендә, әлбәттә, бай мирасы булган татар халкы тарихын тирән итеп өйрәнеп булмый. Бу хәл алга таба да шулай дәвам итсә, Татарстанда татар тарихын бөтенләй диярлек белмәгән буын тәрбияләнәчәк. Ә укучы, манкорт булмасын дисәк, үз тарихын белергә һәм аның белән горурланырга тиеш. Шуңа күрә Татарстанда яшәүче һәм эшләүче һәр тарих укытучысының максаты – кыска гына вакыт эчендә укучыларга татар халкының бай тарихын өйрәтеп, үз Ватанын яратучы һәм белүче ватанпәрвәр укучы тәрбияләү. Тәҗрибәле, тирән белемле, милләтебез тарихына һәм киләчәгенә битараф булмаган укытучыларыбыз татар тарихын укытуның үтемле, тормышта сыналган ысулларын белә. Милләтебез язмышы – алар кулында.


Журнал укучылары игътибарына VI сыйныфта Татарстан тарихыннан «Идел буе Болгар дәүләте» дигән темага дәрес эшкәртмәсе тәкъдим итәм.


Максат: Идел буе Болгар дәүләтенең урта гасыр Көнчыгыш Европа дәүләтләре арасында иң алга киткән цивилизацияләрнең берсе булуын ачыклау, ватанпәрвәрлек тәрбияләү.


Бурычлар:


– болгарларның алга киткән урта гасыр цивилизациясен төзүчеләр булуын ачыклау;


– болгарларның хуҗалык, сәүдә һәм мәдәни казанышларына характеристика бирү;


– икътисади сәясәтнең төп юнәлешләрен ачыклау;


– болгарларда ислам дине кабул ителүнең әһәмиятен билгеләү.


Дәрес тибы: катнаш, гамәли эш элементлары белән дәрес-дискуссия.


Җиһазлау: компьютер, проектор, индивидуаль карточкалар.


Төп төшенчәләр: болгар, илтабар, әмир, кәрван-сарай.


Дәрес барышы



  1. Оештыру

  2. Актуальләштерү


Дәрес темасын ачыклау:


– Ни өчен Бөек Болгар дәүләте озак яшәми һәм тарих агымына сизелерлек йогынты ясый алмый? (Дәүләт тиешенчә ныгып өлгерми. Кубрат хан үлгәннән соң, уллары хакимият өчен көрәшә башлый һәм җирләрне үзара бүлешә.)


– Дәүләт нинди өлешләргә таркала? (Кубратның Аспарух исемле улы халыкның бер өлешен Дунай ярларына алып китә. Болгарларның күпчелеге Кубратның икенче улы белән берлектә үзләренең төп җирләрендә торып кала. Башка болгарлар үзләренең яңа ватаннарын табалар. Идел һәм Кама арасындагы җирләр аларның туган җиренә әверелә.)


– Ә кайсы өлеше безнең борынгы бабаларыбызның ватаны була? (Идел буе Болгар дәүләте.)


– Димәк, без бүген Идел буе Болгар дәүләте тарихын өйрәнүне дәвам итәрбез.


III. Төп өлеш



  1. Болгар дәүләтенең территориясе һәм халкы


Укытучы. Укучылар, сезгә Идел буе Болгар дәүләте турында мәгълүмат язылган карточкалар таратам. Әлеге мәгълүмат белән танышыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.


 – IX–XI гасырларда дәүләт нинди территорияләрне биләгән? (Фикерләр тыңлана.)


 – XI–XIII гасырларда Идел буе Болгар дәүләте территориясе киңәя, картадан аның чикләрен күрсәтегез.


 – X гасырда дәүләт белән ничә хан идарә итә?(10.)


 – Илнең халкын төрле кабиләләр тәшкил иткән. Болгарлар белән беррәттән тагын нинди кабиләләр яшәгән? (Суарлар, барсиллар, бәрәнҗәрләр, биләрләр, искилләр.)


 – Картадан әлеге кабиләләр белән бәйле булган шәһәрләрне табыгыз.


Микронәтиҗә. Татарстан территориясендә беренче дәүләт IX гасыр ахыры X гасыр башында барлыкка килә. Ул Идел буе Болгар дәүләте дип атала. XI–XIII гасырлар әлеге дәүләтнең көчле һәм чәчәк аткан чоры була. Биредә болгарлар белән беррәттән суарлар, барсиллар, бәрәнҗәрләр, биләрләр, искилләр дә яшәгән.



  1. Идел Болгарстанында идарә


Укытучы. Ә хәзер дәреслек материалын укып, түбәндәге сорауларга җавап бирәбез:


 – Идел Болгарстанында кем идарә иткән? (Илтабар, әмир.)


 – Илнең беренче әмире кем булган? (Алмыш.)


 – Идарәче чикләнмәгән идарәгә ия булган дип раслап буламы?


 – Дәүләт казнасы нәрсә хисабына тулыланган? (Җаваплар тыңлана.)


Микронәтиҗә. Идел буе Болгарстаны феодаль дәүләт булган. Югары хакимият әмир кулында. Аның шәхси дружинасы була. Дәүләт казнасы бай була, ул халыктан – салым, сәүдәгәрләрдән пошлина җыю хисабына тулылана.



  1. Болгарларның хуҗалык эшчәнлеге


 – Гарәп географы Ибне Рөстәнең «Болгарлар – игенче халык» дигән сүзләре сезгә дәреслек буенча таныш инде. Россия тарихчысы С.Соловьев «Болгарлар сәүдәле һәм сәнәгатьле халык» дип язган. Кем хаклы? Ә хәзер, ике төркемгә бүленеп, бер төркем Ибне Рөстә, икенче төркем С.Соловьев фикерен дәлилли. Дәлилләрне таблица формасында дәфтәргә язабыз.


 – Ә хәзер чыганак белән танышабыз һәм болгарларның хуҗалык тормышын характерлый торган сүзләрне язып алабыз.


922 нче елда Болгар илендә булып киткән Багдад хәлифәте илчелеге сәркатибе Ибне Фадлан көндәлегеннән:


«Үзебез бара торган сакалиблар (болгар) патшасы янына барып җитәргә бер көн һәм бер төн ара юл калгач, ул, безне каршы алу өчен, үз кул астындагы 4 патшаны, агай-энеләрен һәм улларын җибәрде. Алар безне икмәк, ит, тары белән каршы алдылар һәм безгә иярделәр. Аңарга кадәр ике фәрсах юл калгач, ул безне каршы алды, безне күргәч, атыннан төште һәм йөзтүбән капланды... Аның кулында дирхәмнәр иде, һәм ул аларны безнең өскә сипте. Ул безнең өчен тирмәләр куйды. Һәм без шул тирмәләргә урнаштык».


Микронәтиҗә:


1 нче төркем укучылар. Болгарлар игенчелек белән шөгыльләнгәннәр. Бодай, тары, арпа, ясмык һ.б. культуралар үстергәннәр. Авыр сабан, җиңел сука, урак кебек эш кораллары кулланганнар. Шулай ук терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр. Ат, сыер, кәҗә, сарык асраганнар.


2 нче төркем укучылар. Болгарларда кәсепчелек нык үскән. Алар аучылык (сунарчылык), балыкчылык, бал җыю кәсебе белән шөгыльләнгәннәр. Шулай ук һөнәрчелек алга киткән. Борынгы бабаларыбыз металлургия, тире иләү, чүлмәк ясау, эрләү һәм туку, зәркан сәнгате кебек һөнәрләрне үз иткән. Болгарларда төзелеш сәнәгате бик алга киткән. Алар таштан һәм кирпечтән сарайлар, мәчетләр, кальга каланчалары, җәмәгать мунчалары, торак йортлар төзегәннәр.


Физкультминутка



  1. Сәүдә мөнәсәбәтләре


 – Болгарларның географик урыны сәүдә белән шөгыльләнү өчен уңай булганмы?(Әйе, чөнки алар Идел һәм Кама буйларында урнашканнар.)


 – Әйе, илнең географик яктан уңайлы урнашуы сәүдә үсешенә этәргеч биргән. Идел һәм Кама су юлы Көнчыгыш Европада иң зур сәүдә юлы булган. Болгар җирендә бик күп кәрван юллары кисешкән. Аларның берсе – Киевка, икенчесе – Хәрәземгә, өченчесе Итилгә илткән. Зур шәһәрләрдә чит ил хакимнәре сәүдә эшен хуплаганнар, чөнки сәүдә казнага гаять зур табыш китергән: читтән керә торган товарлар бәясенең уннан бер өлеше дәүләт файдасына калдырылган. Ә хәзер тагын болгарлар турындагы чыганакка мөрәҗәгать итәбез һәм аларның нинда илләр белән сәүдә итүен ачыклыйбыз. Нинди товарларны читкә чыгарган, ә ниндиләрен керкән?


Микронәтиҗә. X гасырда ук инде Идел Болгарстаны эре сәүдә үзәгенә әверелә. Аның төп сәүдә төбәге булган Ага-Базарда ел саен ярминкәләр үткәрелеп килгән. Ул Кытай, Һиндстан, Иран, Көнчыгыш Гарәп илләре, Русь, Византия, Балтыйк буе, Скандинавия илләре белән сәүдә иткән. Чит ил сәүдәгәрләре белән сәүдә иткәндә, болгарлар дирһәм белән түләгәннәр, ә үзара тире белән исәпләшкәннәр. Алар экспортка мех, хайван тиреләре, корал, терлек, йомшак күн, балавыз һәм бал, агач материаллар чыгарганнар, читтән алтын һәм көмеш тәнкәләр, Димәшкъ корычы, ефәк, парча, келәмнәр, исле майлар һәм аш тәмләткечләр, савыт-саба, бизәнү әйберләре керткәннәр.



  1. Дин


(Дәреслек белән эш.)


 – Ислам динен кабул иткәнче болгарлар нинди диндә була? (Мәҗүсилек.)


 – Рәсми рәештә ислам дине кайчан кабул ителә? (922 нче елда.)


 – Кем идарә иткәндә Багдад хәлифәсенә ислам тәртипләре урнаштыруда ярдәм итү өчен илчелек җибәрүен үтенеп мөрәҗәгать ителә? (Алмыш хан.)


(Төркемнәрдә эш. 1 нче төркем укучылар Ислам динен кабул итү сәбәпләрен, 2 нче төркем укучылар Ислам динен кабул итүнең нәтиҗәләрен ачыклый.)


Микронәтиҗә. 922 нче елның июнь уртасында рәсми рәвештә ислам дине кабул ителә. Ислам дине кабул ителү нәтиҗәсендә Идел Болгары үзәкләштерелгән дәүләт буларак оешып җитә һәм ныгый. Болгар әмире – мөстәкыйль идарәчегә, ә Болгар иле бәйсез дәүләткә әверелә, болгар халкы югары дәрәҗәдәге Көнчыгыш мәдәнияте белән аралашу мөмкинлеге ала, болгарларның көнкүреше үзгәрә: яңа гореф-гадәтләр, традицияләр барлыкка килә.



  1. Идел болгары – шәһәрләр иле


(Мөстәкыйль эш башкарыла. Дәреслектәге материалга нигезләнеп, таблица тутырыла: Кашан, Җүкәтау, Кирмәнчек, Болгар, Биләр һ.б. шәһәрләрнең халкы, күпме мәйдан биләгәнлеге, аларның нинди һөнәрчелек белән шөгыльләнгәнлеге күздә тотыла.)



  1. Рефлексия


Идел буе Болгарстаны темасына синквейн төзергә.


Таблица тутырырга















ПлюсМинусКызыклы
Дәрестә укучыга файдалы булган эш формалары, уңай эмоцияләр язылаДәрестә укучыга ялыктыр-гыч тоелган, кирәк булма-ган һәм аңлаешсыз мәгълу-мат язылаДәрестә булган кызыклы һәм тагын да күбрәк беләсе килгән фактлар, шулай ук укытучыга сораулар языла

 


Өйгә эш:



  1. Microsoft Office Publisher программасында «Идел буе Болгар дәүләте» буклетын ясарга.


2. Интернет материалларын файдаланып, «Изге Болгарга экскурсия» дигән темага презентация төзергә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ