Иң мөһиме – баланың үзен шәхес итеп тоюы
Тимершина Сәвия Мәлик кызы,Апас районы Каратун урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыБала тәрбиясе. Әти-әни һәм укытучыдан зур җаваплылык сорый торган олы хезмәт. Әлеге уртак эштә бернинди...
Апас районы Каратун урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Бала тәрбиясе. Әти-әни һәм укытучыдан зур җаваплылык сорый торган олы хезмәт. Әлеге уртак эштә бернинди ялгышлыкларга юл куярга ярамый. Бөтен барлыгымны балаларга биреп эшләгән укытучы-тәрбияче буларак, баланы шәхес итеп тәрбияләүне мин үземчә аңлыйм. Беренчедән, үрнәк тәрбия. Иң беренче чиратта ата-ана һәм, әлбәттә, укытучы бала өчен һәр яктан үрнәк булырга тиеш, чөнки ул үзенең иң якын кешеләренең гадәтләрен, аңа хас сыйфатларны алачак һәм кабатлаячак. «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», ди халык мәкале. Икенчедән, без баланы мәктәп бусагасыннан чыгып кикәнче һәр яктан ачарга, шәхес итеп танытырга тиешле. Һәр баланың үзенчәлекле яклары, сәләте була. Әгәр дә без аны вакытында күреп, үсәргә җирлек әзерли алсак, без бала алдындагы бурычларыбызның берсен үтәдек, дип саный алабыз. Әти-әниләрдән, кайвакыт мөгаллимнәрдән дә шундый ялгыш фикерләр ишетергә туры килә: «Шәһәр балаларына бөтен шартлар тудырылган, балага үсәргә бөтен мөмкинлекләр бар, ни юк, авыл баласына юк». Ә мин моның белән бер дә килешмим. Чөнки авылдан чыккан балалар арасында кемнәрне генә күрмибез: галим, инженер, медицина белгече, президент... Ә алар, үз чиратында, барысы да үзләренең мөгаллимнәренә, әти-әнисенә, бай табигатьле, иксез-чиксез хезмәтле туган ягына рәхмәтле! Шуңа күрә авыл шартларында да баланың мөмкинлегенә, сәләтенә карап, белем һәм тәрбия бирергә, уртак эшләргә алынырга була. Халык телендә шундый гыйбарә дә бар бит: «10 % сәләт + 90 % тырышлык».
Бүгенге көндә укучылар өчен бик күп төрле бәйге-чаралар оештырыла. Бары тик аларны кызыксындырырга, аларга юнәлеш бирергә генә кирәк. Баланың киләчәгенә, сайлаячак һөнәренә зур адымны ясар өчен менә дигән мөмкинлек бирә әлеге бәйгеләр. Ә монда, хөрмәтле әти-әниләр, безгә тагын бер кат берләшергә кирәк булачак. Әйдәгез, монысы турында да тулырак сөйләшеп китик. Әгәр дә мөгаллим баланың сәләтен күреп, аны үстерергә тели икән, баланың теләге бар икән, аларга каршы чыгарга кирәкми, киресенчә, ярдәм итәргә тырышырга кирәк. Бала да үсенеп, шатланып китә, укытучыга да җиңел, рәхәт була. Үз тәҗрибәмдә бик күп укучылар белән эшләргә, зур уңышларга ирешергә, җиңү яуларга туры килде. Уңышның иң зурысы, мөһиме исә – баланың «дөньяга чыгуы», дуслар табуы, аралашырга өйрәнүе, үзен шәхес итеп тоюы. Мәктәп бусагасыннан чыгып киткәндә әлеге балаларның якын сердәшенә, дустына әйләнәсең. Олы рәхмәтләрен җиткергәндә исә хезмәтеңнең бушка китмәвенә бөтен күңелең белән шатланасың. Ә бу рәхмәт-хөрмәткә өйрәнү күбрәк гаиләдән килә. Шундый очраклар да була: балалар кебек, кайбер әти-әниләр дә «йолдыз чире» белән авырый башлый һәм балага түбәндәге фикерне «тага»: «Синең аркада укытучың мактана һәм мактала». Бу – бик ялгыш фикер. Минемчә, гомерен балаларга багышлаган, көчен дә, вакытын да аларга биргән мөгаллим алдында ата-ана рәхмәтле генә булырга тиешле.
«Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү» дигәндә, без хезмәт тәрбиясен дә онытырга тиеш түгелбез. Монысы өчен исә бездә шартлар җитәрлек. Хезмәт тәрбиясе алып үскән бала тормышта бервакытта да югалып калмаячак. Интернет, компьтердан читләшеп тору өчен балага хезмәт кирәк. Ир бала әтисенә булышса, кыз бала исә әнисеннән киләчәккә кирәкле һөнәрләргә өйрәнергә тиеш. Бу очракта да әти-әнигә сак булырга киңәш ителә. Эшне балага ышанып тапшырырга, ә хезмәте өчен мактау сүзләрен кызганмаска кирәк. Баланың эштән күңеле кайтмасын, яратып башкарырга өйрәнсен, үзен кирәкле итеп тойсын.
Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: без – мөгаллимнәр – бала шәхесе тәрбияләүдә көчебезне кызганмаска, ә әти-әниләр безгә таяныч та, ярдәмче дә булырга тиеш. Чөнки киләчәгебез – без тәрбияләгән яшьләр кулында. Ә кем генә киләчәкнең якты, матур булуын теләми?!
Комментарийлар