Логотип Магариф уку
Цитата:

Инглиз теле дәресләре эчтәлегендә – этник-мәдәни компонент

Разилә Камалиева,Зәй районының Югары Налим урта мәктәбе филиалы Сармашбаш төп мәктәбенең инглиз теле укытучысы Федераль дәүләт белем бирү стандартлары федераль һәм төбәк компонентларын үз эченә ала. Ф...

Разилә Камалиева,


Зәй районының Югары Налим урта мәктәбе филиалы Сармашбаш төп мәктәбенең инглиз теле укытучысы


 Федераль дәүләт белем бирү стандартлары федераль һәм төбәк компонентларын үз эченә ала. Федераль компонент белем эчтәлегенең барлык мәктәпләр өчен мәҗбүри булган инвариант өлешен тәшкил итә. Төбәк компоненты (вариатив өлеш) теге яки бу халыкка, милләткә хас үзенчәлекләрне, аның мәдәниятен һәм рухи кыйммәтләрен, телен һәм тарихын, табигый географик мохитен, хезмәт традицияләрен чагылдырган укыту материалыннан гыйбарәт.


Мәктәптә кулланыла торган күптөрле милли һәм этник-мәдәни компонентларның иң әһәмиятлеләренең берсе булып тел, шул исәптән чит тел тора.


Уку-укыту дәвамында без, укытучылар, төрле төбәк, анда яшәүче халыкларның үзенчәлекле яклары белән чагыштырып, укучыларга үз төбәгебезгә генә хас булган кабатланмас рухи байлыкларны төшендерергә, бай тарихны сөйләргә, күренекле шәхесләр белән таныштырырга, традицияләрне сакларга кирәклекне аңлатырга, төбәгебезнең географик урыны, сәнәгате белән таныштырырга бурычлыбыз.


Чит телне укытканда, әлеге бурычларны тормышка ашыру өчен, этник-мәдәни компонентны куллану буенча проектлар төзергә мөмкин.


Проектларның үзенчәлеге түбәндәгедән гыйбарәт:


1. Төбәк компоненты әдәбиятны, телне, тарихны, Татарстан географиясе курсларын өйрәнүдә зур әһәмияткә ия.


2. Татар халык авыз иҗатына, гореф-гадәтләребезгә, тарихыбызга, күренекле шәхесләрнең иҗатына, бай традицияләргә нигезләнеп, туган төбәгебез турында комплекслы белемнәр тупларга ярдәм итә.


3. Татарстан күләмендә уздырыла торган табигатьне, тирә-юнь мохитне саклау чаралары белән танышып, экологик чаралар һәм факторларны билгеләп, укучыларның республикабыз табигате турындагы белемнәренә нигезләнеп, аларда экологик фикерләү булдыру, сөйләм телен үстерү һәм эчке культура формалаштыруга этәргеч булып тора.


4.  Үз ягының табигатен, экологиясен, хуҗалыгын, тарихын, әдәбият һәм сәнгатен өйрәнү, аны халыкның яшәеш-чынбарлыгы белән бәйләп карау, үз халкыңның рухи дөньясын аңлау, аңа мәхәббәт һәм хөрмәт белән карау – милли төбәкне өйрәнүдә мөһим бурыч булып тора.


Этник-мәдәни компонентны интеграцияләү укытучыга «Минем илем», «Минем республикам», «Минем шәһәрем», «Минем районым», «Минем авылым», «Минем өем», «Минем гаиләм», «Аз һәм күп санлы халыкларның традицияләре», «Кешеләр турында сөйләшү», «Әйләнә-тирә мохитне саклау», «Күренекле шәхесләр», «Милли ашханә», «Милли бәйрәмнәр», «Хайваннар дөньясы», «Милли спорт» һ.б. темаларны колачларга мөмкинлек бирә. Метод һәм формалар төрле булырга мөмкин: экскурсия, күргәзмә, рәсем бәйгесе, сәяхәт-дәрес, уен-дәрес, реклама-дәрес, төрле темаларга проект яклау, тарихи магълуматлар туплау, сәхнәләштерү, мәкалә, реферат, инша язу, компьютерда буклетлар, призентацияләр эшләү һ.б.


Милли үзаң тәрбияләү бурычын хәл иткәндә, чит тел укытучысы системалы рәвештә мәктәптәге туган якны өйрәнү музеендагы материалларны куллана ала һәм укытучы житәкчелегендә укучылар «Безнең, туган тәбәккә рәхим итегез» дигән проект төзи алалар. Бу проект туган төбәгебез тормышы, аның символикасы, тарихы, бүгенге яшәеше, мәктәп тарихы белән таныштыра. Проектны эшләгәндә укучылар төрле чыганаклардан файдаланып, тәрҗемә белән шөгыльләнеп, мөстәкыйль рәвештә кирәкле мәгълүматны туплыйлар.


Туган як турында материал куллану төбәгебезнең үзенчәлекләрен тулырак ачыкларга булыша, укучыда туган ягы, мәктәбе белән горурлану хисе тәрбияләргә мөмкинлек бирә һәм интернет челтәре аша чит илләрдәге дуслары белән хат алышу мөмкинлеген тормышка ашыра.


Күптөрле чыганакларны өйрәнеп, предметара бәйләнеш аша укучылар мәгълүматны анализларга, гомумиләштерергә, чагыштырырга, төп үзенчәлекләрен аерып алырга да өйрәнәләр.


Монда шулай ук дидактик характердагы мәсьәләләр дә хәл ителә: индивидуаль эш белән күмәк эш чагылыш таба, педагогик җитәкчелек астында мөстәкыйль эш бара. Чит илләрдәге яшьтәшләре белән хат алышу һәм аларны үзебезнең туган төбәк белән таныштыру диалогик культураны гамәлдә тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.


«Яраткан шәһәрем», «Минем авылым», «Туган як экологиясе», «Җырлы-моңлы туган ягым» һ.б. видеофильмнар төшерелеп, инглиз телендә «Авторлык фильмнары кинофестивале» дигән мәктәп күләмендәге проект төзелсә, мондый иҗади эш укучыларга туган төбәкнең тарихи-мәдәни кыйммәтләрен тирәнрәк ачарга ярдәм итә.


«Киемнәр» темасын өйрәнү милли киемне төгәл сурәтләү, аның үзенчәлекләрен ачыклау, башка илләрдәге милли киемнәр белән чагыштыру, тарихи үсеш дәверендә үзгәрешләрен ачыклау барышында тормышка ашырыла.


Экология белән бәйләнгән темаларны өйрәнгәндә, укучылар шәхси хуҗалык, гигиеник кагыйдаләр, сәнәгать проблемаларын хәл итү юлларын ачыклыйлар, башка илләрдә бу проблемаларның ничек чишелүе белән чагыштыралар.


Җыеп кына әйткәндә, укыту процессында этник-мәдәни компонентны куллану укучыларда туган төбәк белән кызыксыну уята, анализ ясау, чагыштыру, гомумиләштерү күнекмәләре бирә, мәгълүмат агышы белән идарә итәргә мөмкинлек тудыра, мәгълүмат тупларга өйрәтә, туган якның тарихы, культурасы, экологиясе һ.б. турында белемнәрен тирәнәйтә.


Казанда Татарстан Республикасы тарихы, мәдәнияте, географиясе һәм милли ашлары турындагы эчтәлекле инглиз теле дәреслеге дөнья күрде. Ул 2007–2008 уку елында мәктәпләргә тәҗрибә ревешендә кертелде. Бу гади дәреслек кенә түгел, «Wеlсоmе tо Таtаrstаn» («Татарстанга рәхим ит») дип аталган үзенчәлекле укыту-методик комплекты. Әлеге комплект үрнәк программа, методик ярдәмлек, укучының эш дәфтәре, белемнерне тикшерү өчен портфолио, СД дискны үз эченә ала. Әлеге комплект чит телне концентрлашкан алым буенча өйрәнә торган укучыларга, федераль дәреслектән тыш, этник-мәдәни компонент сыйфатында тәкъдим ителде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ