Логотип Магариф уку
Цитата:

Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау

(Электр куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искәртү-искә төшерү максатыннан төзелгән интеграль дәрес эшкәртмәсе. Татар төркеме. IX сыйныф)Разилә СӘЛАХОВА, Чаллыдагы 32 нче урта мәктәпнең югары квалификация к...

(Электр куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искәртү-искә төшерү максатыннан төзелгән интеграль дәрес эшкәртмәсе. Татар төркеме. IX сыйныф)


Разилә СӘЛАХОВА,


Чаллыдагы 32 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


(Электр куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искәртү-искә төшерү максатыннан төзелгән интеграль дәрес эшкәртмәсе. Татар төркеме. IX сыйныф)

Соңгы елларда балалар арасында электр тогыннан җәрәхәт алу, үлү очраклары еш күзәтелә башлады. Электр белән эшли торган җиһазларны дөрес куллана белү күнекмәләрен сыйныфтан тыш чараларда, мөмкин икән, хәтта дәресләрдә дә формалаштырырга мөмкин. Бала үзенең сәламәтлеген, гомерен сакларга өйрәнергә тиеш. Бу дәрес укучыларга киләчәктә энергетик белгечлеген сайларга да этәргеч булырга мөмкин.


Максат:


Белем бирү: иярченле кушма җөмләләр буенча алган белемнәрне ныгыту, аларга синтаксик анализ ясый белү күнекмәләрен камилләштерү, энергетик белгечлеге һәм электр куркынычсызлыгы турында өстәмә мәгълүмат бирү, лексиканы яңа сүзләр белән баету.


Үстерү: логик фикерләү, чагыштыру, нәтиҗә чыгару, активлык сәләтләрен камилләштерү; хәтерне, игътибарлылыкны үстерү.


Тәрбияви: энергетик белгечлегенә кызыксыну уяту; үз сәламәтлегеңне, гомереңне саклый белү күнекмәләре формалаштыру; бер-береңне тыңлый белү, ярдәмчеллек, пөхтәлек, төгәллек сыйфатлары тәрбияләү.


Планлаштырылган нәтиҗәләр:


Предмет: иярченле кушма җөмләләрне танып белү, сөйләмдә урынлы куллану; энеретик белгечлегенә караган терминнарның русча-татарча тәрҗемәсен, мәгънәсен аңлата белү.


Предметара: интерактив тактада, ноутбукта биремнәр эшләргә өйрәнү; схемалар, рәсемнәр, текстлар аша бирелә торган мәгълүмат чаралары белән эшли алу; сыйныфташларың алдында чыгыш ясый белү.


Шәхси: үзбәя бирә, электр куркынычсызлыгы кагыйдәләрен көндәлек тормышта куллана белү, энергетик белгечлеген тирәнрәк өйрәнүгә теләк тудыру.


Җиһазлау: экран, компьютер, һәр партада ноутбуклар.


(Дәрескә шәһәр электр челтәреннән белгеч, тормыш иминлеге нигезләре предметы укытучылары чакырыла.)


Материаллар: дәреслек (К.З.Зиннәтуллина, Ф.Ф.Фатыйхова, Р.Х.Мирзаһитов, 2011), электр куркынычсызлыгы темасына слайдлар, синтаксис буенча һәм электр куркынычсызлыгы кагыйдәләренә нигезләнеп төзелгән тест сораулары, интерактив тактада һәм ноутбукларда 2 вариантта әзерләнгән биремнәр, текстлар.


Дәрес алды эше


1. «Электр ул – дус, электр ул – дошман» дигән темага класс сәгате үткәрелә.


2. Электромонтёр белгечлеге һәм энергетикага кагылышлы уку йортлары турында мәгълүмат бирелә.


3. Яр Чаллы электр челтәре предприятиесенә экскурсия оещтырыла.


4. Лексика яңа сүзләр белән баетыла: көчәнеш, «адым» көчәнеше, «каз адымы», көнкүреш электр җиһазы, электр чыбыгы, ясалма сулыш, тимербетон терәү, катгый тыела, электр куркынычсызлыгы.


Дәреснең планы 2 нче слайд


Дәрес барышы


I. Оештыру моменты. Уку эшчәнлегенә мотив булдыру


– Исәнмесез, укучылар. Бүгенге дәресебезнең максатлары: 1) иярченле кушма җөмләләр буенча алган белемнәребезне ныгыту; 2) электр куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә калдырып, аларны көндәлек тормышта кулланырга өйрәнү.


II. Актуальләштерү


Сезгә ике теманы да кабатлап килергә кушылган иде, ә хәзер белемнәрегезне тикшерү өчен, тест эшләрбез. Тест «Кушма җөмлә синтаксисы: иярченле кушма җөмләләр» һәм «Электр куркынычсызлыгы» темаларын үз эченә ала (һәр темага 15әр бирем).


(Укучылар компьютерларда, ноутбукларда тестларны ачалар, дәфтәрдә эшлиләр, дәфтәрләр дәрес ахырында җыеп алына.)


Тест биремнәре. 3–12 нче слайдлар


Тест җаваплары. 13 нче слайд


III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру


– Укучылар, икенче биремне тактада эшләрбез, вариантлап бирелгән өченче биремне ачыгыз. Кушма җөмләләрне игътибар белән укыгыз, синтаксик анализ ясагыз, мәгънәләрен аңлатыгыз.


(Укучылар компьютердагы биремне эшли башлыйлар, ә аерым укучылар икенче биремне интерактив тактада башкаралар.)


Интерактив тактада эшләү өчен җөмләләр. (Укучы тактада биремне эшли, телдән җөмләнең төзелешен ачыклый, мәгънәсен аңлата.)


1418 нче слайдлар


– Балалар, ә нәрсә ул «каз адымы»? (Адым көчәнеше булган зонадан чыгу ысулы.)


Физкультминутка


29 нчы слайд («Каз адымы», яшен вакытында үзеңне саклау, ясалма сулыш алдыру күнегүләре сурәтләре)


1 нче күнегү – «Каз адымы».


Аякларын идәннән аермыйча, бергә кушып, атлый торган аякның үкчәсен икенче аякның очына куялар һәм алга таба 10 адым, борылып, артка таба 10 адым ясыйлар.


2 нче күнегү – «Яшен».


Башларын һәм җилкәләрен күкрәккә таба иеп, аякларын кушып, чүгәләп утыралар: 1 – басалар, 2 – чүгәлиләр. 5 тапкыр эшләнә.


3 нче күнегү – «Ясалма сулыш»


Беләкләрне туры тотып, бер кулны икенчесе өстенә аркылы куеп, бераз иелә төшеп, 2 тапкыр «җәрәхәтләнүчегә» тирән сулыш алып өрәләр, 15 тапкыр «күкрәгенә басалар». 2 тапкыр эшләнә.


III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру


Урында биремнәр башкару.


(Биремнәр 2 вариантта бирелә, укучылар тәкъдим ителгән җөмләләргә синтаксик анализ ясыйлар, мәгънәләрен аңлаталар. Укытучы биремнәрнең җавапларын сорый: бер җөмлә интерактив тактадан, һәр варианттан бер  җөмлә компьютердан алына.)


I вариант 19 нчы слайд


1. 1) Кулың юеш булса, 2) электр җиһазларына кагылма.


1 нче җөмлә – синтетик иярчен шарт җөмлә, 2 нче җөмлә – баш җөмлә, бәйләүче чара – шарт фигыль кушымчасы –са.


2. 1) Подстанция территориясенә кермәгез, 2) чөнки анда көчәнеш – 100 мең вольт.


1 нче җөмлә – баш җөмлә, 2 нче җөмлә – аналитик иярчен сәбәп җөмлә, бәйләүче чара – чөнки теркәгече.


3. 1) Изоляциясе бозылган 2) көнкүреш электр җиһазлары белән эшләмәгез.


1 нче җөмлә – синтетик иярчен аергыч җөмлә, 2 нче җөмлә – баш җөмлә, бәйләүче чара – үткән заман сыйфат фигыль кушымчасы –ган.


4. 1) Янгын чыкмасын өчен, 2) электр җиһазларының шнурлары газ плитәсе өстендә асылынып тормасын.


1 нче җөмлә – синтетик иярчен шарт җөмлә, 2 нче җөмлә – баш җөмлә, бәйләүче чара – өчен бәйлеге.


5. 1) Изолятор чынаякларын, лампочкаларны ватмагыз: 2) пыяла, фарфор ватыклары күзегезне җәрәхәтләр.


1 нче җөмлә – баш җөмлә, 2 нче җөмлә – аналитик иярчен сәбәп җөмлә, бәйләче чара – көттерү интонациясе.


II вариант 20 нче слайд


1. 1) Исеңдә тот: 2) электр баганаларына менү катгый тыела.


1 нче җөмлә – баш җөмлә, 2 нче җөмлә – аналитик иярчен тәмамлык җөмлә, бәйләүче чара – көттерү интонациясе.


2. 1) Электрны никадәр экономиялисез, 2) кесәгездә акча шулкадәр күбрәк калачак.


1 нче җөмлә – аналитик иярчен күләм җөмлә, 2 нче  җөмлә – баш җөмлә, бәйләүче чара – парлы мөнәсәбәтле сүз


3. 1) Ябалдашлары электр чыбыгына тиеп торган 2) агач башына менеп уйнама.


1 нче җөмлә – синтетик иярчен аергыч җөмлә, 2 нче җөмлә – баш җөмлә, бәйләүче чара – үткән заман сыйфат фигыль кушымчасы –ган.


4. 1) Яктырткыч 2) тиз ут кабучан 1) предметлар яныннан  ерак урнаштырылсын.


1 нче җөмлә – баш җөмлә, 2 нче җөмлә – синтетик иярчен аергыч җөмлә, бәйләүче чара – янәшә килү.


5. 1) Энергетикларның киңәше шул: 2) электр тогы белән сак булыгыз.


1 нче җөмлә – баш җөмлә, 2 нче җөмлә – аналитик иярчен җөмлә, бәйләүче чара – шул ялгызак мөнәсәбәтле сүзе.


– Укучылар, сез өегездә тәкъдим ителгән схемалар буенча (21 нче слайд) электр куркынычсызлыгы турында иярченле кушма җөмләләр төзеп килергә тиеш идегез.


(Укучылар җөмләләрен укыйлар, укытучы аларның дөреслеген башка укучылардан сорый, мәгънәләрен аңлатырга куша.)


– Укучылар, хәзер 4 нче биремне ачыгыз. Анда 2 вариантта текст тәкъдим ителә. Текстны укып чыгыгыз, кушма җөмләләр составындагы иярчен җөмләләрнең мәгънәви төрен билгеләгез һәм нинди электр куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сүз барганлыгын сөйләгез.


(Һәр варианттан берәр укучы текстны кычкырып укып чыга. Укучылар биремне эшлиләр, аннан соң тикшерәләр, укытучының соравына җавап бирәләр.)


I вариант. «Яшен» 22 нче слайд


1. 1)Яшен сугу серләрен галимнәр әле дә булса ачык кына әйтә алмый, 2)ә шарсыман яшен – бөтенләй табышмак. 2. 1)Аннан саклану чараларын белмәсәң, 2) гомерең өзелергә мөмкин. 3. 2)Исеңдә тот: 2)яшен вакытында су керү, балык тоту катгый тыела.


4. 1)Биек агачлар үскән урында 2)яшен сугу куркынычы зуррак. 5. 1)Түбәләре биек 2)биналарны да яшен беренче чиратта суга. 6. 1)Яшен сукмасын өчен, 2)белгечләр хәтта кәрәзле телефоннарны да сүндереп торырга кушалар. 7. 1)Подстанцияләр урнашкан җирдә 2)яшенсез яңгыр вакытында да басып тормагыз. 8. 1)Яшен яшьнәгәндә, 2)кибеткә яки торак йорт подъездына кереп  ышыкланырга ашыгыгыз. 9. 1)Кем коралланган, 2)шул сакланган. 10. 1)Тормышыгыз имин булсын өчен, 2)яшеннән саклану кагыйдәләре белән коралланыгыз.


Җаваплар:


1 нче җөмлә - тезмә кушма җөмлә


2. 1 нче җөмлә синтетик иярчен шарт җөмлә.


3. 2 нче җөмлә аналитик иярчен тәмамлык җөмлә.


4. 1 нче җөмлә синтетик иярчен урын җөмлә.


5. 1 нче җөмлә синтетик иярчен аергыч җөмлә.


6. 1 нче җөмлә синтетик иярчен максат җөмлә.


7. 1 нче җөмлә синтетик иярчен урын җөмлә.


8. 1 нче җөмлә синтетик иярчен вакыт җөмлә.


9. 1 нче җөмлә аналитик иярчен ия җөмлә.


10. 1 нче җөмлә синтетик иярчен максат җөмлә.


II вариант. «Көнкүрештә электр куркынычсызлыгы кагыйдәләре» 23 нче слайд


1. 1)100 миллиампер көчәнешле электр тогы зарарсыз дигән 2)фикер дөрес түгел. 2. 1)Кешене аз көчәнешле ток та үтерергә мөмкин, 2)чөнки тора-тора  токлы тәннең каршы торучанлыгы кими. 3. 1)Ток  нерв системасын җәрәхәтли,  2)шуңа күрә кешенең йөрәге эшләүдән туктый. 4. 1)Кеше тәненең каршы торучанлыгы күпме азрак, 2)токның тәэсире дә шулкадәр көчлерәк. 5. 1)Ток сугу 2)очраклары ешрак  көнкүреш электр приборлары белән эш иткәндә килеп чыга. 6. 1)Лампочка алыштырасыз, суыткыч юасыз икән, 2)бу приборлар электр челтәреннән ычкындырылсын. 7. 1)Өегездә шуны тикшерегез: 2)электр чыбыклары йорт җиһазлары белән бастырылмаганмы. 8. 1)Электр лампочкасының пыяла баллоны, 2)бүлмә дымлы булганда, 1)пар белән каплана һәм электр тогын үткәрә. 9. 1)Стена эченнән яшерен электр чыбыгы үтмәгәнлеккә ышангач кына, 2)стенага кадак кадаклый аласыз. 10. 1)Фарфор яхшы изолятор, ток үткәрми дип саналса да, 2)дымлы вакытта ул да электр тогын үткәрә.


Җаваплар:


1. 1 нче җөмлә синтетик иярчен аергыч җөмлә.


2. 2 нче җөмлә аналитик иярчен сәбәп җөмлә.


3. 1 нче җөмлә аналитик иярчен сәбәп җөмлә.


4. 1 нче җөмлә аналитик иярчен күләм җөмлә.


5. 1 нче җөмлә синтетик иярчен аергыч җөмлә.


6. 1 нче җөмлә синтетик иярчен шарт җөмлә.


7. 2 нче җөмлә аналитик иярчен тәмамлык җөмлә


8. 2 нче җөмлә синтетик иярчен вакыт җөмлә


9. 1 нче җөмлә синтетик иярчен вакыт җөмлә


10. 1 нче җөмлә синтетик иярчен кире җөмлә.


IV.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту


– Укучылар, без бүген иярченле кушма җөмләләрне дә кабатладык, электр куркынычсызлыгы турында белемнәребезне дә яңарттык. Тормышта бу ике тема да кирәк, ләкин икенчесе мөһимрәк. Алган белемнәрегез исегездә тагын да ныграк калсын өчен, шушы рәсемнәргә карата үзегезнең фикерләрегезне әйтегез әле.


«Электр куркынычсызлыгы» темасын чагылдырган рәсемнәр турында фикер алышу.


24 нче слайд (Подстанция территориясенә кермә, анда көчәнеш 110 мең вольт!)


25 нче слайд (Өзелгән электр чыбыгы янына 10 метрдан да якын килмә, анда «адым» көчәнеше булырга мөмкин!)


26 нчы слайд (Трансформатор подстанциясенә кереп уйнама, анда көчәнеш – 10 мең вольт!)


27 нче слайд (Шнурны бер кулың белән чәшкене, икенче кулың белән вилкасын тотып тартып чыгар.)


28 нче слайд (Электр фенынының изоляциясе бозылмасын өчен, шнурын җиһазга тыгыз итеп куярга ярамый. Изоляциясе бозылган электр җиһазын куллану катгый тыела. Шнур газ плитәсе өстендә асылынып тормасын.)


«Электр куркынычсызлыгы» темасын өйрәнгәндә, лексикагыз нинди яңа сүзләр белән баеды? (Көчәнеш, «адым» көчәнеше, «каз адымы», көнкүреш электр җиһазы, электр чыбыгы, ясалма сулыш, тимербетон терәү, катгый тыела, электр куркынычсызлыгы)


Укучылар, без бүгенге дәрестә 2 максат куйган идек һәм без аларга ирештек дип уйлыйм. Бүгенге тормышны электрсыз күз алдына китереп булмый, ул – безнең дустыбыз, ләкин ул – зур дошманыбыз да. Электр тогы белән ярышырга кирәкми, ул барыбер сезне җиңәчәк, чөнки ул төссез, иссез һәм кинәт «суга». «Электр куркынычсызлыгы» темасына сездә сыйныф сәгатьләре үткәрелде, без дә дәрестә бу турыда күп сөйләштек. Әгәр алган белемегез үзегезнең яисә кемнең дә булса гомерен саклап калырга ярдәм итә икән, бүгенге дәресебез юкка булмаган. Кеше гомерен саклап калу – ул батырлык.


V. Йомгаклау


Укытучы билгеләр куя, өйгә эше бирә. 30 нчы слайд


(Дәрес ахырында шәһәр электр челтәреннән килгән белгеч чыгыш ясый, укучыларның сорауларына җавап бирә.)


Дәрес тәмам. Сау булыгыз.


Презентация.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ