Җәмгыятькә кирәкле шәхес тәрбиялик
Корбанова Ләйсән Тәлгать кызы,Саба районы Шекше урта мәктәбенең оештыручы-педагогыҺәр бала дөньяга аваз салу белән, яшәргә омтыла һәм моңа аның хакы да бар. Тик менә аның үсеп, җәмгыятькә кирәкле кеше...
Саба районы Шекше урта мәктәбенең оештыручы-педагогы
Һәр бала дөньяга аваз салу белән, яшәргә омтыла һәм моңа аның хакы да бар. Тик менә аның үсеп, җәмгыятькә кирәкле кеше булуына тәрбиянең өлеше зур.
Ата-ана баласын тәрбияле, белемле итеп үстерүне үз бурычы итеп куярга тиеш. Әле яңа гына тәпи йөрергә, беренче авазларын әйтергә өйрәнеп килүче сабыйны эшкә өйрәтә башлау мөһим. Әлбәттә, бу инде бер генә уенчыкны булса да урынына алып кую, яки син сораган әйберне алып килеп бирү кебек вак-төякләр. Менә шушы кечкенә генә йомышларда да никадәр тәрбияви чара булуын аңласак иде.
Бала, үсә төшеп, балалар бакчасына, мәктәпкә йөри башлау белән, сезгә ярдәмгә тәрбиячеләр, укытучы һәм педагоглар килә. Без тәрбия өлкәсендә бары бердәм булып эшләсәк кенә, биек үрләрне яулый алырбыз дип уйлыйм мин.
Элек-электән әби-бабаларыбыз «кул арасына кергән» баласын басуга алып чыгып киткән, шулай ук алар суын да ташыганнар, сыерын да сауганнар, утынын да ярганнар. Аларның явызлыклар кылып, начарлыклар эшләп йөрергә вакытлары да калмаган. Тик заманалар үзгәрә, яңа технологияләр барлыкка килә һәм безнең күп эшләребезне машиналар, компьютерлар башкара. Шул исәптән баланың эшсезлеккә вакыты кала. Бүгенгесе көндә арабызда ашаган савытын да юып куймаган кызлар, чүкеч тотып кадак та кага белмәүче малайлар күп. Менә шушыларны булдырмаска иде дә бит. Бәрәңгене дә утыртып кына куймыйбыз ич. Үз вакытында чүбен дә утыйбыз, төбен дә өябез, кортына да агу сибәбез. Шул очракта гына ул яхшы уңыш бирә һәм без аннан ел буе файдаланабыз. Балалар да шулай: вакытында тәрбияләсәк кенә, чын шәхес булып үсәләр.
Эш белән генә тәрбия бирү чикләнми. Бала укый–яза белергә, олыны – олы, кечене кече итеп хөрмәт итә белергә дә тиеш. Шушыны күздә тотып мәктәпләрдә зур эшләр алып барыла: «Инвалидлар декадасы», «Наркотикларсыз тормыш» кебек айлыклар үткәрелә. Ел дәвамында «Дару үләннәре җыю», «Кошларга оялар ясау» кебек акцияләр, «Гигиена кагыйдәләре», «Сәламәтлек», «Начар гадәтләр», «Әдәплелек» темаларына класс сәгатьләре, әти–әниләр белән берлектә спортка багышланган чаралар даими үткәрелеп тора. Полиция, медицина хезмәткәрләрен мәктәпкә очрашуларга чакырабыз. Башка һөнәр ияләренең эш урыннарына барып аларның башкарган эшләре белән танышабыз, әңгәмәләр корабыз. Шулай ук мәктәбебездә «Тимурчылык» эше дә алып барыла. Укучылар үзләренә шефлыкка билгеләнгән әби-бабайларга барып булышып торалар: карларын көриләр, өйләрен җыештыралар һ.б.
Төрле бәйрәм-кичәләрне дә, тәрбияви итеп үткәрергә тырышып, сценарийларны әкият, мультфильм геройларын кертеп әзерлибез. Кыш көне кардан сыннар әвәләп, җәй көне мәктәп янын чәчәкләр утыртып бизибез. Үзебез ясаган, үз кулларыбыз белән булдырган шушы матурлыкны беребезнең дә ватарга, җимерергә кулы бармас иде. Матурлыкны булдыру, аны күрә белү – үзе тәрбиянең бер тармагы бит.
Ни кызганыч, безнең тормышыбызга наркомания, спиртлы эчемлекләр куллану кебек начар гадәтләр тирәнрәк үтеп кереп бара. Шуңа күрә дә без, укытучылар һәм ата–аналар, балаларыбызның нәрсә эшләп, кайларда йөрүе, ни белән шөгыльләнүләре турында кызыксынып торырга, фикерләре белән уртаклашрга тиешбез.
Кызганыч ки, арабызда мәктәпне, укытучыны гына гаепләргә торучы ата-аналар бар. Өйдә ата-ана булса, мәктәптә укытучы – аның икенче әнисе. Әгәр дә укучы бу ике шәхескә дә тигез игътирамлы булса, безнең кылган гамәлләребезнең нәтиҗәсе булыр. Картлык көнебездә балаларыбызның эшләренә сөенеп, аларның кадер-хөрмәтендә яшәр өчен, бер фикердә булу, бер юнәлешне сайлау кирәк.
Әгәр кешене «агач» дип күз алдыбызга китерсәк һәм аның күзгә күренмәгән тамырларын тормыш юлы дип алсак – ялгышмабыз. Агачның да бит төп тамыры була. Балада ул ата-ана тарафыннан салына, калганнарын әйләнә-тирә, укытучылар, тәрбиячеләр һәм укучылар үзләре салган юлларга тиңләргә булыр иде.
Укытучы һәр дәрескә, һәр үткәргән чарасына нинди дә булса максат куя. Шул максатына ирешер өчен, ул 45 минут тырыша. Ә безнең максатыбыз – баланы әхлаклы, җәмгыятькә кирәкле шәхес итеп тәрбияләү. Моңа инде, әлбәттә, бер дәрес кенә түгел, ә гомер буе тырышырга кирәк. «Тырышкан табар, ташка кадак каган» дигән халык. Балаларыбыз үсеп, алар турында бары тик яхшы сүзләр генә ишетеп тора башлагач, әлеге сүзләрнең дөреслегенә инанырбыз. Халык әйтсә – хак әйтә!
Комментарийлар