Кеше… Укытучы…
Миләүшә Җәвит кызы ВАХИТОВА,Буа районы Н.Г.Фәизов исемендәге Яңа Тинчәле урта мәктәбенең математика укытучысы. Эш стажы - 20 ел. «Укытучы» дип аталыр өчен Кеше нинди булырга тиеш? Яңа заман укытучысы...
Буа районы Н.Г.Фәизов исемендәге Яңа Тинчәле урта мәктәбенең математика укытучысы. Эш стажы - 20 ел.
«Укытучы» дип аталыр өчен Кеше нинди булырга тиеш? Яңа заман укытучысы булу өчен ниләр кирәк?
Мин – ерак авыл мәктәбенең гади укытучысы. XXI гасыр. Авылда яшәгәч, авыл укытучысы булырга хыялландым. Авыл җирлегенең үзенә генә хас үзенчәлеге бар: милли хәзинәне саклау һәм үстерү, милли традицияләр һәм гореф-гадәтләр буенча яшәү. Авылда мәктәпкә карата караш та бүтәнчә. Мәктәп яшәсә, авыл да яшәячәк, мәктәп ябылса, авыл да үләчәк. Үзгәрешләр заманында да мәктәп әдәплелек, изгелек, миллилек, мәдәният утравы булуын дәвам итә.
Җәмгыятьтә укытучы хезмәтенә карата аерым мөнәсәбәт формалашкан. Укытучы һөнәре авырлардан санала. Үзеңнең педагогик тәҗрибәңне тулыландыра барып, һәрвакыт формада булып, үзеңә фикердәшләр табу авырмы инде? Укытучы балаларга үзләренең барлык көчләрен бирәләр, диләр. Киресенчә, балалар – исәпсез энергия чыганагы. Иртән баш авыртудан уянып киттем, урамда кар ява. Менә беренче дәрес үтеп китте, карарга кирәк, “минекеләр” класста ничәү бүген, Ландышка ашханәгә төшәргә кирәклеген әйтергә онытмаска кирәк... Туктагыз! Башым авыртмый. Ә тәрәзәдә - кар! Бүген кар нинди матур! Балалар белән үз яшеңне сизмичә, хәзерге заманда яшисең. Даими рәвештә яшьләр белән аралашу һәр яңалыкны җиңел аңларга һәм кабул итәргә, үзеңә башка күзлектән карарга ярдәм итә. Ничек кенә булмасын, син алар тыңлаган көйләрне тыңлыйсың, алар укыган китапларны укыйсың, компьютер уеннары аша Чернобыль афәте турында, Гитлер Германиясе планнары турында белә аласың.
Хәзерге заман балаларын ничек тәрбияләргә? Шәхси үрнәктә. К.Д.Ушинский фикеренчә: “Тәрбиянең асылын тәрбияче тәшкил итә, чөнки тәрбия көче тере чыганактан көчлерәк тәэсир итә”. Укучыларыңның игелекле булуларын теләсәң, башта үзең аларга әйбәт мөнәсәбәт күрсәтергә тиешсең. “Яхшылыкка үгет-нәсыйхәт белән генә ирешә алмыйсың, шәхси үрнәк кирәк”, - ди Сенека. Укучыларымның ваемсыз булуларын теләмим, ә актив тормыш позициясе алып баруларын, үз эшләреннән канәгатьлелек ала белүләрен, иҗат итәргә, эзләнергә яратуларын теләр идем.
Замана балаларын нәрсәгә өйрәтергә? Иң мөһиме белем алырга, яисә ничек итеп уңайлы мәгълүмат туплауның уңайлы алымнарын күрсәтергә. Мәгълүматны каян алырга? Хәзерге заман өчен сәер сорау кебек. Ләкин без бер чыганак турында онытабыз. Ул – буыннан-буынга тапшырылучы милли хәзинә. Менә бу элемтә өзелмәсен өчен мин укучыларыма әби-бабайлары белән ешрак аралашырга өндим. Замана балаларын нәрсә ярдәмендә укытырга? Компьютер технологияләре һәм Интернет гасырында балалар алдында бик зур мөмкинлекләр ачыла. Исәпсез-хисапсыз сайтларга кереп, китаплардан укып та, үзлекләреннән дә хәзерләнергә мөмкинлекләр күп. Ләкин боларның берсе дә акбур, кара такта һәм тере сүзне алыштырмый. “Бәхет - тормышта, ә тормыш - эштә”, - дигән Лев Толстой. Бу сүзләрне үземә девиз итеп алып, кечкенә генә авыл мәктәбендә эшләп ятам. Минем эшем бу. Мактаулы һәм җаваплы һөнәр бу.
Бүгенге хәрәкәтчән һәм мобиль дөньяда түбән тәгәрәмәс өчен укытучы универсаль, күпкырлы универсаль, барлык яктан да сау-сәламәт булырга тиеш.
Комментарийлар