Логотип Магариф уку
Цитата:

Халык педагогикасы – зур акыл, сәламәт әхлак чишмәсе

Дусадбекова Асия Әхәт кызы, Мөслим районы Мөслим авылындагы «Миләшкәй» балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесеХалык педагогикасы – зур акыл, сәламәт әхлак чишмәсе. Аның нигезендә кешл...

Дусадбекова Асия Әхәт кызы,

Мөслим районы Мөслим авылындагы «Миләшкәй» балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе


Халык педагогикасы – зур акыл, сәламәт әхлак чишмәсе. Аның нигезендә кешлеклелек, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, гаделлек, тыйнаклык кебек матур сыйфатлар тәрбияләү ята. Шул ук вакытта, буыннардан-буыннарга күчеп килә торган тәрбия чаралары искиткеч күп төрле. Һәр бала га да тумыштан сәләт бертөрле бирелми. Ләкин бала белән даими шөгыльләнгәндә, аның дөньяга карашын, фикерләү сәләтен үзгәртергә мөмкин.


Без, ата-аналар, бала күңелендә үз тәрбиябез эзен калдырабыз. Сабый чагында ук инде без балада чынбарлыкка билгеле бер мөнәсәбәт, күнекмәләр тәрбиялибез, билгеле бер кичерешләр, эмоциональ реакцияләр һәм хисләр тудырабыз, тормышта очрый торган теге яки бу хәлләрдә үзен тотарга өйрәтәбез.


Бер яшь тулганда инде балалар «характер күрсәтә», үзләрен таныта башлый. Психолог Н.Менчинская шуңа игътибар итә: яшь ярымлык бала «ярамый» дигән сүзне ишеткәч, шаяруын кабатларга маташа. Мондый очракта иң яхшысы – игътибар итмәү, баланың игътибарын башка нәрсәгә юнәлдерү.


Бу яшьтә балада яңа ихтияҗлар барлыкка килә, әмма аларны канәгатьләндерү ысуллары искечә кала. Берәр нәрсә булдымы, бала кычкырырга тотына. Шушы чорда аның өлкәннәр белән аралашырга омтылуы да көчәя. Әйтерсең лә сабый безгә нәрсә турындадыр сөйләргә тели, әмма әйтеп бирү чарасын гына таба алмый.


Сабый көнләп түгел, сәгатьләп «үсә» бара. Аның сүз запасы байый, ул зурлар әйткән һәр сүзне бик теләп кабатлый һәм аларны аңлы куллана. Карандаш белән рәсем ясарга омтыла – башта аерым сызыклар гына сыза, аннары аларны түгәрәгрәк итә бара. Әйләнә-тирә дөньяны танып белергә омтылып, бала уенчыкларын вата, китап битләренә сызгалап бетерә, обойны ерткалый. Әлбәттә, үзенең мондый җимергеч эшләрен ул аңлап бетерми. Ләкин бу һич тә сабый өлкәннәрне тыңламый дигән сүз түгел. Киресенчә, ул өлкәннәрнең үтенечен шатланып үти, аңа тәкъдим ителгән теләсә нинди уенда һэм шөгыльдә катнашырга әзер тора.


Кайбер аталар балага бик күп уенчык сатып ала һәм шуның белән бала күңелен яуларга тели. Әмма монда зур куркыныч бар. Сабыйны уенчык белән тәмам күмәләр, ә ул алар белән уйный белми.


Баштарак яңа әйбер баланы җәлеп итә, ләкин күп тә үтми алар, тәртипсез бер нәрсә булып, почмак саен аунап ята башлыйлар.


Өлкәннәр бер нәрсәне хәтердә тотарга тиеш: һәр яңа уенчык баланы нәрсәгәдер өйрәтсен. Бу исә безне уенчык сатып алу белән генә чикләнмәскә, уенчык белән ничек уйнарга кирәклеген дә күрсәтергә, баланың иҗади фантазиясен үстерергә мәҗбүр итә.


Әгәр дә әти кеше үзенең улы яки кызы белән бергәләп уйный икән, моңа карап аның абруе һич кенә дә кимеми.


Уен барышында баланы даими күзәтеп, аның нәрсәгә өйрәнүен, аңарда нинди сәләтләр барлыкка килүен ачыкларга тырышыгыз.


Без – тәрбиячеләр, әти-әниләр – баланы үзен-үзе карый белергә өйрәтергә, аңарда аңлы рәвештә файдалы эш башкару теләге уятырга, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләргә тиешбез. Һәм боларның барсына да уен барышында ирешергә мөмкин. Чөнки нәкъ менә уен өлкәннәр белән балалар арасында якынлык тудыра. Уен барышында баланы төрле күнекмәләргә өйрәтүе җиңелрәк. Кем тизрәк киенер икән – әтисеме әллә улымы?


Бала һәрвакыт нәрсәдер кияргә оныта яки алдын артка киеп куя. Күренеп тора – бала игътибарсыз. Игътибарлылыкка өйрәтү өчен төрле уеннар: «Парын тап», «Нәрсә югалды?» һ.б. Балалар бакчасыннан өйгә кайткач, юлда нәрсәләр күрүе, бакчада кем белән дус булуы, нинди уеннар уйнаулары, нинди истә калган мизгелләр булганы турында сөйләтү.


Бала сөйләшергә өйрәнә, ләкин үз фикерен әйтеп бирә алмый, аның сөйләме сүзләргә бик ярлы һәм буталчык. Моны игътибарсыз калдырырга ярамый. Бала үз эченә йомылырга, аз аралашучан булып калырга, сөйләгәндә читенсенә башларга мөмкин. Баланың сөйләшмәве фикерләүнең үсешен тоткарларга, әйләнә-тирәдәге кешеләр белән аралашканда да үзен сиздерергә мөмкин. Балага үзе тыңлаган әкиятне, уенның яки мултьфильмның эчтәлеген сөйләтү. Бала сөйләгәндә аны бүлдермәскә, төзәтмәскә. Бары тик бала сөйләгән вакытта кыенсынып калса, кирәкле сүзне генә әйтеп җибәрергә. Баланы сөйләргә өйрәтергә, фикер йөртү сәләтен үстерергә, аваздагы кимчеленкләрне вакытында төзәтергә ашыгырга кирәк!


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ