Логотип Магариф уку
Цитата:

Хәзерге заман укытучысы нинди булырга тиеш?

Гөлсинә Зөлфәр кызы Гарипова, Теләче районы Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы: 36 ел.Без алга киткән җәмгыятьтә яшибез, хәзерге заман балаларына белем һәм тәрбия бирү ө...

Гөлсинә Зөлфәр кызы Гарипова, Теләче районы Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы: 36 ел.


Без алга киткән җәмгыятьтә яшибез, хәзерге заман балаларына белем һәм тәрбия бирү өстендә эшлибез.  Билгеле инде, төп профессиональ белемең, бала шәхесен яратуың сиңа барлык авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә.


Белем һәм тәрбия бирүнең төп нигезе башлангыч сыйныфларда салына. Аларның һәрберсен сау-сәламәт, тәрбияле һәм төпле белемле итү мине тагын да эзләнергә, белемемне камилләштерергә мәҗбүр итте. В.Н.Зайцев методикасын үзләштердем һәм югары нәтиҗәләргә ирештем. Ирешелгән уңышлар гына мине канәгатьләндерми иде. Чөнки авыл балаларын шәхес итеп тәрбияләү мәсьәләсе һаман актуаль булып кала бирде һәм бу мәсьәләне чишүдә оптимальрәк юлны эзләү бурычы килеп туды. Д.Эльконин һәм В.Давыдов та, тиз укый һәм дөрес яза торган балалар тәрбияләргә кирәк, дип саный. Ләкин азкомплектлы авыл мәктәпләренең I сыйныфына төрле үсешкә ия булган балалар укырга киләләр. Бу бик күп сәбәпләргә бәйләнгән. Кайберләренең психик һәм физик сәламәтлекләрендә тайпылышлар күзәтергә була. Мондый балалар бер үк класста, бер үк программа нигезендә белем һәм тәрбия алырга мәҗбүр булалар. Авыл мәктәпләрендә бары тик Әхмәт Зәки улы Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә нигезләнеп укыткан очракта толерантлы, үз фикерен курыкмыйча әйтә белгән, конкурентлык сәләтенә ия булган шәхес тәрбияләп булганлыгына инандым. Шуңа күрә төрле үсешкә ия булган укучыларда белем алуны һәм мәктәп тормышына ияләшүне булдыру, аларга белем һәм күнекмәләр бирү вакытында туган каршылыкларны бетерү, һәр укучыда танып-белү эшчәнлегенә карата кызыксыну уяту, аларны толерантлы шәхес итеп тәрбияләү максатыннан, Д.В.Эльконин-В.В.Давыдов системасына нигезләнеп төзелгән, академик Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә игътибарымны юнәлттем һәм шул тема өстендә эшләүне кирәк дип санадым.


Информацион-компьютер технологиясен дәресләрдә куллану да уңай нәтиҗәләр бирде. Дәресләрдә тестлар куллану, мультимедиа программасында эшләү, үзең төзегән презентацияләрне кулланып, башлангыч сыйныфларда белем һәм тәрбия бирүдә югары нәтиҗәләргә ирешеп була.


Белем һәм тәрбия бирү процессы II буын федераль дәүләт стандартлары буенча гамәлгә ашырыла башлады. Яңа технологик алымнарны үзләштергән һәм кулланган укытучыны бу үзгәрешләр куркытмады. “Перспективалы башлангыч мәктәп” укыту-методик комплексына керүче дәреслекләр белән эшләү методикасын, эш тәҗрибәсен өйрәндем. Укыту-тәрбия процессын яңа стандартка нигезләнеп төзелгән шул дәреслекләр белән гамәлгә ашыруны кулай күрдем.


Соңгы вакытта Татарстан Сингапур мәгарифенә йөз тота башлады. Бу укыту алымнарын кабул итү авырлыклар тудырмады. Ни өчен дигәндә, моңа кадәр укыту-тәрбия эшендә кулланган галим Әхмәт Рәхимовның иҗади үсеш технологияләре Сингапур белем бирү системасына охшаган.


Кайбер балаларның I сыйныфка тулы әзерлекле булып кермәве нәтиҗәсендә кыенлыклар белән дә очрашырга туры килде. Чөнки галимнәр баланың сәләтен ачу һәм үстерү өстендә эшләүне 4 яшьтән башларга киңәш итәләр. Агымдагы елның 1 гыйнварыннан Россия тарихында тәүге тапкыр мәктәпкәчә белем бирүнең федераль белем стандартлары гамәлгә керүе, сабыйларны яңа буын стандартлары буенча укыта башлауда уңай нәтиҗә бирер дип ышанасы килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ