Конкурентлыкка сәләтле шәхесләр тәрбиялик
Гәрәева Зимфира Мәгъруф кызы, Саба районы Олы Шыңар урта мәктәбенең Оет башлангыч мәктәбе филиалының I квалификация категорияле укытучысыХөрмәтле ата-аналар! Базар икътисадының бүгенге таләпләре һәм м...
Гәрәева Зимфира Мәгъруф кызы,
Саба районы Олы Шыңар урта мәктәбенең Оет башлангыч мәктәбе филиалының I квалификация категорияле укытучысы
Хөрмәтле ата-аналар! Базар икътисадының бүгенге таләпләре һәм мәгълүмати җәмгыятьнең тиз темплар белән формалашуы мәгариф системасы алдына яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды. Россия педагоглары, заман таләпләрен искә алып, беренче мәртәбә буларак, укучы шәхесе үсешен – белем бирүнең мәгънәсе һәм максаты, ә аларның активлыгын стимуллаштыруны мәгариф сәясәтенең стратегик бурычы дигән фикергә килделәр.
Яшь буынны тормышка әзерләү, аңа сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү – дәүләтнең мәктәпләр алдына куйган иң мөһим бурычы ул.
Башлангыч мәктәп, укучыларны урта һәм югары сыйныфларда уңышлы укырга әзерләү белән бергә, аларны заман шартларына яраклашкан камил шәхес итеп тәрбияләргә дә тиеш. Бүгенге гомуми урта белем бирүдә укучыларны билгеле күләмдә белем белән коралландыру гына түгел, аларны нәтиҗәле эшчәнлекккә сәләтле шәхесләр итеп тәрбияләүгә күчү төп максат булып тора. Бу уңайдан РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гомуми белем бирүнең яңа дәүләт стандартлары әзерләнде.
Икенче буын стандартларның нигезен яңа төр мөнәсәбәтләр тәшкил итә: бүген укучының билгеле бер белем дәрәҗәсенә ия булуын дәүләт кенә түгел, ә бәлки укучы, аның әти-әнисе дә дәүләттән билгеле бер күләмдә сыйфатлы белем бирүне таләп итү хокукына ия.
Ә башлангыч мәктәп өчен төзелгән яңа стандартларның төп характеристикасына игътибар итсәк, түбәндәгеләрне күрербез. Предметны укыту нәтиҗәләренә һәм илебез мәгарифенә хас булган гомуми югары белем дәрәҗәсен саклауга юнәлтелгән беренче буын стандартларыннан аермалы буларак, икенче буын стандартлары шәхес үсешен тәэмин итү, укытуга үз эшеңне төптән белеп якын килү бурычын куя. Башкача әйткәндә, мәгариф системасы баланы белемле итү хакында гына түгел, аңа күнекмәләр бирү, аны эшкә өйрәтү турында да кайгырта.
Һәр укучының сәләтен ачу, югары технологияле, конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү хәзерге заман мәктәбенең төп бурычы булып тора. Илебез икътисады конкурентлыкка сәләтле булсын өчен, анда эшләүче һәркем конкурентлыкка сәләтле булырга тиеш. Бүгенге укучыларның иртәгә илебезнең байлыгын, куәтен арттыручы эшчеләр икәнен истән чыгармаска кирәк.
Конкурентлыкка сәләтле булу ул – кешенең бер сыйфаты дип уйлау ялгыш фикер. Конкурентлыкка сәләтле шәхес – интеграль сыйфатларга ия булу дигән сүз. Конкурентлылык дигәндә без түбәндәгеләрне күз алдында тотарга тиеш:
* югары дәрәҗәдәге эшчәнлек;
* эшнең сыйфатлы нәтиҗәсенә омтылу;
* хезмәткә иҗади якын килү, үзбелемне күтәрүгә омтылу;
* үз вакытында ситуациядән чыгу өчен дөрес юл сайлаудан курыкмау, коммуникабельлек, уртак тел таба белү, хезмәттәшлек итә белү, яңа эшкә тиз җайлашу, үз белемеңне күтәрү, үзеңне күрсәтә белү.
Әгәр укучы шушы сыйфатларга ия булса, ул алдагы тормышында да аларны үстерү, камилләштерү өстендә эшләячәк. Мәктәп укучыны белемнең тәмен тоярга, белем алырга омтылу, шул ук вакытта белемне үзлегеңнән табу, булган белемнән дөрес файдалана белергә өйрәтергә тиеш. Укучы мәктәптә үк үз өстендә эшли белүче, сыйфатлы белемгә омтылучы шәхес булып формалашырга тиеш. Мәктәптән үк инде укучы үз иптәшләренең хөрмәтен сизәргә, укуда, спортта, тормышта югары үрләргә омтылырга; яхшы эшкә урнашу теләге белән янарга; яхшы уку йортына кереп белем алырга омтылырга; үзенең кимчелекле якларын күреп, аларны бетерү өстендә эшләргә; үзенең нәрсәгә сәләтле икәнен белеп, аны үстерү өстендә эшләргә тиеш. Мәктәп хәзерге заманга яраклы кешеләр тәрбиялим ди икән, ул шушы сыйфатлар булдыру өстендә эшләргә тиеш. Бу – заман таләбе.
Яңа стандартларның төп мәгънәсен мин нәкъ менә конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләүдә күрәм. Укучыга бирелгән һәр сорау, һәр бирем, һәр куелган таләп алдан уйланылып, ахыргы нәтиҗәсен күз алдында тотып бирелергә тиеш. Укытучы ахыргы нәтиҗәгә эшли белергә тиеш дип әйтсәк тә дөрес булыр. Укучы турында да шулай дип әйтергә мөмкин. Алган белем, тәрбия аңа ни өчен, кайчан, ничек кирәк булганын ул аңлап барса гына алга таба прогресс булыр.
Конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү укучы һәм укытучы арасында бара торган һәр дәрес, һәр тәрбия чарасында, һәр аралашу моментында чагылыш табарга тиеш. Бу эштә төп моментлар дип мин түбәндәгеләрне саный:
– мәктәпләрне мәгълүматлаштыру;
– өзлексез педагогик белем, сәләтле белгечләр әзерләү;
– профильле укыту;
– сәләтле балаларны ачыклау, алар белән нәтиҗәле эшләү;
– укучыларны эзләнү-тикшеренү эшенә җәлеп итү.
Хәзер шуларның берсенә аерым тукталып үтәсем килә. Ул – укучыларны эзләнү-тикшеренү эшенә җәлеп итү. Укучыларны бу эшкә җәлеп итү проектлар методының төп идеясе булып тора. Кече яшьтәге балалар инде табигатьән үк тикшерү-эзләнүгә хирыс була. Күзәткәнегез бардыр, өр-яңа уенчык машина баланы эчендә нәрсә яки кем бар икән дигән сорауга җавап табасы килү белән кызыксындыра. Ул аны сүтә, җыя, үзенең соравына берникадәр җавап алганнан соң, ул уенчык инде аңа кызыклы да булмаска мөмкин.
Проект методының төп максаты – соңгы нәтиҗә. Проектта укуда төрлечә өлгергән укучылар да катнаша ала. Проект өстендә эшләү нәтиҗәсендә ул нинди дә булса уңышка ирешү,белем туплап кына калмый, ә үз көченә ышану, коллективта эшләү күнекмәләре булдыруга, үзенең нәрсәгә булса да ирешә алуына да ышаныч туплый.
Эшнең уңышлы килеп чыгуы аның дөрес оештырылуына бәйле. Монда укытучы, укучы һәм ата-ана хезмәттәшлеге бик әһәмиятле. Укытучы бу очракта киңәшче, юнәлеш бирүче һәм төзәтмәләр кертүче, ә иң мөһиме – рухландыручы, илһам өстәүче. Укучы идеяне тормышка ашыручы булса, ә ата-ана аңа кирәкле мәгълүматны табарга ярдәм итүче, кайчакта идеяләрне тулыландыручы ролен дә үти. Проект эшенә ата-аналарны да җәлеп итү бик отышлы: ата-ана бала тормышында актив катнаша башлый. Аларның уртак иҗади кызыксынулары гадәти көндәлек аралашу кысаларына гына сыймый башлый.
Эш барышында укытучы балаларга киңәшләр бирә, мәгълүмат җыярга, тәҗрибә үткәрергә өйрәтү максатыннан консультацияләр үткәрә.
Укучы мәктәпкә беренче адымнарын ясаган вакытта ук, аны проект эшчәнлегенә әзерләргә кирәк. Акыл үсешен үстерү,үзенең эшенә, шул вакытта башкалар эшенә бәя бирү, иптәшләре белән килешеп эшләүгә өйрәнү, тавышыңны көйли белү, сорау куя белү, үзеңнең фикереңне яклый белү һәм башкалар фикерен тыңлый белү кебек сыйфатлар проект өстендә эшләгәндә кирәк була. «Син ничек уйлыйсың?, «Үзеңнең фикерең белән уртаклаш», «Җавабыңны дәлилләп күрсәт», «Иптәшеңә сорау бир», «Иптәшең белән фикерләш», «Сорауга җавап әзерлә» кебек сораулар укытучы тарафыннан укучыга еш бирелә .
Һәр баланы белемле итү белән беррәттән, сәләтләрен ачу өстендә дә актив эшләргә кирәк. Бу юнәлештә эшләү хәзерге көн таләпләренә җавап бирә. Һичшиксез, һәр укучының сәләтен ачу, югары технологияле, конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү хәзерге заман мәктәбенең төп бурычы булып тора. Чөнки моны илебез икътисады таләп итә.
Комментарийлар