Логотип Магариф уку
Цитата:

Күкеләр нигә моңлана?

(Язучы Ф.Яруллинның «Хәтерсез күке» әкиятен өйрәнү. Рус төркеме. IX сыйныф)Әлфия ХӘМӘТВӘЛИЕВА, Чирмешән лицееның I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Максат:– «Хәтерсез күке» ә...

(Язучы Ф.Яруллинның «Хәтерсез күке» әкиятен өйрәнү. Рус төркеме. IX сыйныф)
Әлфия ХӘМӘТВӘЛИЕВА,
Чирмешән лицееның I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат:
«Хәтерсез күке» әкиятен өйрәнү; укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерү,
– диалогик һәм монологик сөйләм эшчәнлеге үсеше өчен җирлек тудыру; әсәр идеясе аша әти-әни булу җаваплылыгы хакында уйлану;
– Ф.Яруллин иҗатына карата кызыксыну уяту.
Эшчәнлек формалары: фронталь, индивидуаль, парларда эш.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: әти-әни вазифасына бик зур җаваплылык йөкләнүен тану.
Метапредмет нәтиҗәләр:
Танып белү УУГ: әсәрнең эчтәлеген ачканда, белем һәм күнекмәләрне файдалана белү; әсәрдә күтәрелгән проблеманы чишү, сорауларга тулы җавап бирә белү, предметара бәйләнешләрне куланып, кирәкле мәгълүмат туплау.
Коммуникатив УУГ: парлап эшләгәндә, иптәшең белән килешә, бер-береңнең фикерен тыңлый, нәтиҗә чыгара, үз фикереңне татар телендә аңлатып бирә белү
Регулятив УУГ: әлегәчә белгән һәм белмәгән күнекмәләрне үзара бәйли, дәреслек, күрсәтмә әсбаплар белән эш итә, үз-үзеңнең, бер-береңнең эшләрен тикшерә, бәяли; биремнәрне максатка яраклы итеп үти белү.
Предмет нәтиҗәләр: «Хәтерсез күке» әкиятенең эчтәлеген белү, әсәрдә күтәрелгән проблема чишелешен күзаллый алу.
Җиһазлау: Ф.Яруллин портреты, дәреслекләр, ноутбук, проектор, укучылар ясаган рәсемнәр.
Электрон ресурслар: http//www.google. ru, http//www.wicipedia.org, http//www.nsportal.ru http//www.detkam.e – papa.ru (күке тавышы).
Дәрес барышы

  1. Ориентлашу, мотивлаштыру этабы


Уңай психологик халәт тудыру.

  1. Актуальләштерү.


Укытучы. Үткән дәрестә без кемнең иҗаты белән таныштык? Аның нинди әсәрен укыдык? Өй эше итеп нәрсә бирелгән иде? (Фәнис Яруллинның тормыш юлы белән таныштык һәм аның «Хәтерсез күке» әкиятен укыдык. Әкиятнең сюжеты буенча рәсемнәр дә ясап килергә кушылган иде.)
Ә кемнәр рәсемнәр ясады? Рәсемнәрегезне бер-берегезгә күрсәтегез һәм тактага беркетеп куегыз, без аларга бераз соңрак әйләнеп кайтырбыз. (Укучылар үзләре ясаган рәсемнәрне бер-берсенә күрсәтәләр, бер укучы магнитлар белән аларны тактага беркетә.)  
– Тагын нинди эш бирелгән иде? (Фәнис Яруллинның тормыш юлы буенча презентация әзерләргә.)
(Алга таба презентация ясаган укучының чыгышы тыңлана:
Фәнис Яруллин батыр, олы йөрәкле кеше булган. Армия сафларыннан имгәнеп кайткач та ул тормышта үз юлын табарга тырышкан. Язучы булып киткән.    Аңа әнисе Бибигафифә апа һәм хатыны Нурсия апа џәрвакыт ярдәм итеп торганнар. Алар да олы йөрәкле, батыр кешеләр, чөнки авыру кешене тәрбияләп, аңа яшәргә, эшләргә көч биреп тору өчен зур сабырлык, тырышлык кирәк. Бигрәк тә хатыны Нурсия апа гомер буе Фәнис абыйның ярдәмчесе, киңәшчесе, илһамчысы булган.)
Укытучы. Фәнис Яруллин язмышына охшаш тагын нинди күренекле кешеләрне беләсез? (Рус язучысы Николай Островский, Владислав Титов, татар язучысы Шәриф Еникеев, безнең районның Түбән Кәминкә авылыннан шагыйрә Дания Әгъзәмова.)
Фәнис Яруллин исеме ничек мәңгеләштерелгән? (2010 елда Баулы районының Кызылъяр авылында Фәнис Яруллинга багышланган музей ачылды. Ә 2015 елда Баулыда Фәнис Яруллин белән аның хатыны Нурсөя ханым хөрмәтенә һәйкәл куелды.
III. Уку мәсьәләсен (УМ) адымлап чишү этабы
(Рәсемнәргә таянып, әкиятнең эчтәлеген ачу; диалогик, монологик сөйләмгә чыгу.)
Канаты бар, оясы юк,
Ят ояда баласы тук.
Укытучы. Бу табышмак нинди кош турында? (Күке)
Һәр кош үз оясын үзе корыр дигән мәкаль барлык кошларга да туры киләме? (Юк, бер кошка туры килми, ул – күке.)
Күке нинди кош ул? Табигать ана аны нинди кош итеп яраткан?
(Ике укучыга алдан күке турында мәгълүмат әзерләп килергә кушылган була. Алга таба аларның чыгышлары тыңлана.)      
1 нче укучы. Күке – кукушка (фотосы күрсәтелә.) – Татарстан урманнарында да яши торган кош. Ул безнең якларда кышламый. Алар яз көне генә кайталар.
Ана күке бер җәйдә 20–25 йомырка сала. Беркайчан да бер ояга икедән дә артык йомырка салмый. Димәк, аңа 25 йомырканың һәрберсенә оя эзләргә кирәк була.
Укытучы. Күкенең чит ояга йомырка салып, зыян эшләүдән башка бернинди файдасы да юкмы әллә? (Алай әйтү дөрес булмас. Минем укыганым бар.)
2 нче укучы. Күке минут саен ике йонлач кортны юк итә. Ә йонлач кортлар – бик куркыныч бөҗәкләр. Алардан соң агачлар шәрә кала, үсү – яшәүдән туктый. Күке бер көндә генә дә урманны ике йөз мең корткычтан коткара. Ул – урманның иң якын дусты.
Укытучы. Әйе, аны табигатъ ана шундый итеп яраткан. Ә Фәнис Яруллин үз әкиятендә аны нинди кош итеп сүрәтли? Әйдәгез шуны искә төшерик һәм ачыклыйк: Фәнис Яруллин бу әкияте аша безгә, китап укучыларга, нәрсә әйтергә теләде икән? Ә бу эштә безгә сезнең өйдә ясап килгән рәсемнәрегез һәм сез үзегез ярдәм итәрсез. Һәр укучы үзе ясаган рәсемдәге эпизодлар буенча монологик яисә кем белән булса да диалогик сөйләм төзеп, сәхнәләштереп, әкиятнең сюжетын аңлап укыганын күрсәтергә тиеш.
(Укучылар ясаган рәсемнәр проектор аша күрсәтелә).
Күке кычкырган тавыш астында 1 нче рәсемне ясаган укучы рәсемен күрсәтеп сөйли:
– Сезнең җәй көннәрендә урманга барганыгыз бармы? Барсагыз, агачтан, агачка кунып: (күке тавышы) «Күк-кү! Күк-кү!» дип кычкыручы күкене күргәнсездер. Урманның барлык кошлары шатланып җырлаганда күке нигә моңлана, кемне эзли, кемне чакыра икән?
3 нче укытучы (рәсемен күрсәтеп сөйли): 
– Шушы соравыма җавап табарга теләп, беркөнне мин урманга киттем. Урман тып-тын иде. Җилләр мыш-мыш йоклый. Аюлар юкә балы белән тәмләп чәй эчеп утыралар. Куяннар чәчәкле аланда ярыш оештырганнар. Җырчы сандугачлар сайрап арыганнар, яфраклардан чык суы эчәләр. Бары күкеләр генә бер агачтан икенче агачка күчеп: «Күк-кү! Күк-кү!» дип кычкыралар.
(3, 4, 5, 6 нчы эпизодка рәсем ясаган укучылар, диалогик сөйләмгә күчеп, әкиятне сәхнәләштереп күрсәтәләр. 3 нче эпизод буенча рәсем ясаган укучы автор роленә керә.)
Автор. Мин, күке тавышын ишетеп, иң матур, иң биек каен башына кунган күке янына килдем. «Әй, күке нигә болай моңаясың, әйтергә яраса, миңа сереңне әйт әле».
4 нче укучы (рәсемен күрсәтә.). 
Ничек инде мин моңаймыйм?! Эчем тулы сагыш бит минем. Сез кешеләр безне аңламыйсыз. Безне башка кош оясына күкәй салган өчен гаеплисез. Балаларын үстерергә яратмый дисез. Кем инде үз баласын яратмасын.
Автор. Алайса нигә чит кошларның ояларына күкәй саласыз?
Укучы (күке). Хәтерсезлектән бу, хәтеребез бик начар безнең. Үз оябызны таба алмыйбыз. Аннары аптырыйбыз да башка кош оясына күкәй салабыз. Икенче күкәй салыр вакыт җиткәч, теге кошның да оясын югалтабыз. Әле анда барабыз, әле монда барабыз. Бөтен урман буйлап оябызны эзлибез. Арып бетәбез. Шуннан агач башында бер оя күреп алабыз. Шатлана-шатлана, шунда кереп утырабыз.
5 нче укучы. ның рәсемендә карга күкене куып чыгара. Ул, карга роленә кереп уйный.)
– Кар-кар-кар! Бу нинди чакырылмаган кунак? Минем өемдә нишләп утырасың? Чыгып кит хәзер үк? Үзең оя яса! Кар-кар-кар!
Укучы (күке). Оятымнан нишләргә белмичә, тизрәк моннан очып китәм. (Елый.)
Автор. Шуннан нишлисез инде, йомырканы кая саласыз?
Укучы (күке). Тагын оя эзлибез. Аннан кечкенә оя эзләп табабыз да, җайлы гына кереп утырган булабыз, икенче бер кош очып кайта.
6 нчы укучы. (Рәсемдә кечкенә кош күкене оясыннан куып чыгара. Бу укучы да үзе ясаган кош роленә кереп уйный.)
– Чик-чирик. Син нишләп минем оямда утырасың? Үзең оя ясарга теләмисең, балаларыңны ташлап калдырасың, аларны үстермисең. Чык минем оямнан. Чик-чирик,чик-чирик.
Укучы (күке). Их аңламыйлар безне, аңламыйлар! Кошлар гына түгел, кешеләр дә безне начар җан иясенә саныйлар. Безнең күңелебездә бернинди начарлык юк бит. Хәтеребез генә начар бит безнең. Без «Күк-кү! Күк-кү!» дип үзебезнең балаларыбызны чакырабыз. Бәлки тавышыбызны ишетеп килерләр дибез. Безнең дә үз балаларыбыз турында кайгыртасыбыз, аларның үскәннәрен күрәсебез, шатланысыбыз килә. «Күк-кү! Күк-кү!» (Очып китә.)
Автор. Мин озак күке тавышын тыңлап тордым. Күңелгә сагыш, моң тулды, күзләрем яшьләнде. Хәзер инде күкеләр турында начар уйлавым өчен оят иде.
Укытучы. Булдырдыгыз, балалар. Рәхмәт. Рәсемнәрегездә эпизодларны төгәл чагылдыра алгансыз. Әкиятнең сюжетын яхшы үзләштергәнсез.
Бу әкиятне укыгач, сездә нинди фикерләр туды? Сез ничек уйлыйсыз, балаларын үзләре үстерә алмауга күкеләр гаеплеме?
Көтелгән җавап. Юк гаепле түгел, аларның хәтерләре юк;
– аларны табигать шулай ясаган, алар файдасыз кошлар түгел бит урманны йонлы кортлардан саклыйлар.
Укытучы. Хәзер нәтиҗә ясыйк: әсәр нәрсә турында булды? (Әсәр әни күке турында булды.)
Әсәрдә тагын нинди геройлар бар? (Урманга килгән кеше, аюлар, куяннар, мыш-мыш йоклаучы җил,төрле кошлар.)   
– Әкияттә кошлар нинди проблема күтәрде? (Кошларны күкенең оя ясарга теләмәве, балаларын ташлап калдыруы, аларны үзе үстермәве борчыды.)
Әкияттә бу проблема ничек чишелде? (Поблеманы кошлар чиште. Күке балаларын төрле кошлар үстерде.)
Укытучы. Әйе, Фәнис Яруллин кошларны Күкенең сәер тормышы белән килештергән. Ә үзе килештеме икән соң бу хәл белән? Фәнис Яруллин бу әкияте аша безгә китап укучыларга нәрсә әйтергә теләде икән? Юкка гына әкият жанрын сайламаган бит инде ул?.. Әкият – ул хыялны укучыга җиткерү жанры. Без беләбез: теләсә нинди жанрдагы әсәр аша автор кешеләргә, үзенең укучыларына мөрәҗәгать итә. Димәк, автор тормышыбызда күке-әниләр күбәйде, ә без күнектек, ләкин болай ярамый, ди. Әти-әниләр үз балаларын үзләре карап үстерсә иде дип хыяллана. Балалар, ә хәзер Фәнис Яруллинның бер шигырен укыйм. Без укыган әсәр белән нинди бәйләнеше булырга мөмкин?  
Иң-иң иртә кем тора?
Иң иртә әнкәй тора.
Без торганчы өстәлдә
Коймак белән чәй тора.
Иң-иң соңлап кем ята?
Иң соңлап әнкәй ята.
Үз йокысын биреп ул
Безне күбрәк йоклата.
Көтелгән җавап: Бу шигырь әниләр турында, тик күке-әниләр турында түгел, балаларын кайгыртучы әниләр турында.
Укытучы. Ә кемнәр соң алар күке-әниләр? (Балаларын бәби йортларында ташлап калдыручы, балалар йортларына тапшыручы, үз балаларын карамаучы әниләрне «күке”ләр диләр. Әниләр бит – кошлар түел, кешеләр. Әни кеше баласын карарга, үстерергә тиеш.)
Укытучы. Мин дә, кадерле укучыларым, сез үсеп-җитеп тормыш корырсыз һәм балаларын яратып, кадерләп тәрбияләп үстерүче акыллы әти-әниләр булырсыз дип ышанып калам.

  1. Йомгаклау

  2. Ф.Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты буенча тест биремнәре эшләү.

  3. Эшчәнлекне бәяләү:


Укытучы. Балалар, Фәнис Яруллинның «Хәтерсез күке» әкиятен ничек үзләштерүегезгә үзегез билге куегыз.
Үзбәя өчен критерийлар әйтелә, билгеләр куела.

  1. Өйгә эш

  2. Репродуктив эшчәнлеккә (мәҗбүри эш): өйдә әкиятнең тулы эчтәлеген сөйләргә өйрәнеп килергә.

  3. Ярым иҗади (теләк буенча) эш: гаиләгезне әкиятнең эчтәлеге һәм язучы Фәнис Яруллин биографиясе белән таныштырыгыз.

  4. Иҗади (теләк буенча) эш: әниләрегезгә сезгә тормыш бүләк иткәннәре өчен рәхмәт белдереп хат языгыз.


Укытучы. Балалар, мин беләм, сез үз әти-әниләрегез янында яшәүче бәхетле балалар. Һәм сез – егетләр, кызлар, мин сезгә Фәнис Яруллинның «Хәтерсез күке» әкияте идеясен беркайчан да онытмавыгызны, гомер буе бәхетле генә булуыгызны телим.
Беребез дә алдан белә алмый
Язмышларның кая дәшәсен.
Барыгыз да олы бәхет белән
Шатлыкларны тоеп яшәсен!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ