Кушма җөмлә синтаксисын Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренә таянып өйрәтү
(Татар мәктәпләре һәм рус мәктәбендәге татар төркемнәре өчен күнегүләр җыентыгы)Рәмзия САДЫЙКОВА,Казандагы 4 нче интернат-гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Аңлатма язуыКиләчәк буынга аң-бе...
Рәмзия САДЫЙКОВА,
Казандагы 4 нче интернат-гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Аңлатма язуы
Киләчәк буынга аң-белем, әдәп-әхлак тәрбиясе бирү – һәр укытучының изге бурычы. Мәшһүр галимебез Р.Фәхреддинең «Тәрбиялелеккә өйрәтмәү, тәрбиясезлеккә өйрәтү буладыр» дигән фикерен истә тотып, без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, дәресләрдә һәм дәресләрдән тыш вакытларда укучыларга бүгенге заман шартларында тәрбия бирү юлларын, ысулларын эзлибез.
Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре – укучыларга тәрбия (бигрәк тә әхлак тәрбиясе) бирүдә, менә дигән чыганак. Шуңа күрә мин «Кушма җөмлә синтаксисы» бүлеге буенча Р.Фәхреддиннең «Гаилә. Тәрбияле ана. Тәрбияле хатын», «Әдәп вә әхлак дәресләре», «Адабе тәгълим» һәм башка китапларыннан «Иярченле кушма җөмләләр» дигән темага күнегүләр җыентыгы яздым. «Кушма җөмлә синтаксисы»н Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренә таянып өйрәтү» дигән күнегүләр җыентыгында иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре һәм төзелеше буенча да күнегүләр бирелде.
Бу күнегүләр җыентыгы түбәндәге максатларны күздә тотып төзелде:
– укучыларга әдәп-әхлак тәрбиясен Р.Фәхреддин хезмәтләре аркылы бирү;
– укучыларны гаилә тормышына әзерләү;
– киң карашлы, аек акыллы, югары әхлаклы шәхес тәрбияләү;
– мәшһүр язучы-галимебез Р.Фәхреддиннең тәрбияви хезмәтләренең асылына төшендерү, мәгънәсен аңлый белүләренә ирешү, кыйммәтен бәяли белү.
«Кушма җөмлә синтаксисы»н Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренә таянып өйрәтү» дигән күнегүләр җыентыгы «Татар теле дәресләренең тәрбияви ролен үстерүдә әхлаклылык принципларын максатчан файдалану» дигән күнегүләр җыентыгының (анда «Гади җөмлә синтаксисы» бүлеге буенча күнегүләр иде) дәвамы булып тора.
Шундый системалы методик эш булганда, әлбәттә, югарыда күрсәтелгән максатларның барысы да тормышка ашар, дип уйлыйм мин.
Искәрмә. Күнегүләр җыентыгының бер өлеше генә тәкъдим ителә.
I. Синтетик иярчен җөмләләрнең бәйләүче чараларын үзгәртеп, аналитик иярчен җөмләләргә әйләндереп язарга
Җөмләләр | Үзгәртелгән җөмләләр |
Изге хатын бетми торган хәзинә булганы кебек, ул бу дөнья сәфәрендә иренә юлдаш, мәшәкатьләрдә юатачак юаныч, авырлыкларда таяныч булыр | Изге хатын бу дөнья сәфәрендә иренә юлдаш, мәшәкатьләрдә юатачак юаныч, авырлыкларда таяныч, әйтерсең ул – бетми торган хәзинә |
Балаларга әдәп өйрәтү кирәклегендә бәхәс булмаса да, бу хезмәтнең бөек өлеше аналарга кайтып кала | Балаларга әдәп өйрәтү кирәклегендә бәхәс юк, шулай булса да бу хезмәтнең бөек өлеше аналарга кайтып кала |
Гаиләчә тәрбия булганда, мәгълүматлы аналар, динле вә инсафлы хатыннар тарафыннан дикъкать белән җиренә җиткерелгән милләтнең балалары гүзәл холыклы, шат, гайрәтле, дөрес фикерле, сәламәт гәүдәле, олы табигатьле, һәр төрле хәерле эшләргә сәләтле булып җитешерләр | Кайчан гаиләчә тәрбия була, шул вакытта мәгълүматлы аналар, динле вә инсафлы хатыннар тарафыннан дикъкать белән җиренә җиткерелгән милләтнең балалары гүзәл холыклы, шат, гайрәтле, дөрес фикерле, сәламәт гәүдәле, олы табигатьле, һәр төрле хәерле эшләргә сәләтле булып җитешерләр |
Мәхәббәт булган җиргә төзеклек вә мәдәният килер | Кайда мәхәббәт бар, шунда төзеклек вә мәдәният килер |
Мәдәният булмаган җиргә һәлакәт килер | Кайда мәдәният юк, шунда һәлакәт килер |
Дөнья бәхетенә беренче сәбәп гыйлем булса, аны яратырга һәркем бурычлыдыр | Дөнья бәхетенә беренче сәбәп – гыйлем, шулай булса аны яратырга һәркем бурычлыдыр |
Ир белән хатын һәрвакытта бер-берсенең хакларын олыламасалар, һәр икесе дә бәхетсез булыр | Ир белән хатын һәрвакытта бер-берсенең хакларын олыламаслар, шулай булса һәр икесе дә бәхетсез булыр |
II. Иярчен җөмләләрне аерымланмаслык итеп үзгәртергә
Иярчен җөмләләр | Үзгәртелгән җөмләләр |
Кояш дөньяны нурларга чумдырган кебек, гакыл да адәм баласының фикерен нурландырыр, зиһенен ачар, үзен туры юлга күндерер | Гакыл да адәм баласының фикерен нурландырыр, зиһенен ачар, үзен туры юлга кояш дөньяны нурларга чумдырган кебек чыгарыр |
Хатыны, ире булганда, гүзәл киемнәре белән бизәнеп йөрсен | Хатыны гүзәл киемнәре белән ире булганда бизәнеп йөрсен |
Бала тәрбияләү өчен, сәламәтлек саклаудан, әхлак гыйлеменнән, рух турындагы гыйлемнән күп нәрсәләрне белү вә бөек тәҗрибәләр кирәк булганлыктан, кыскалык белән булса да, бу нәрсәләрдән беркадәр мәгълүматлы булу, вә булган мәгълүматны да һаман арттыру турысында тырышу – хатыннарга караган бер вазифадыр | Бала тәрбияләү өчен, сәламәтлек саклау, әхлак гыйлеме, рух турындагы гыйлемнән күп әйберләрне белү кебек нәрсәләрдән беркадәр мәгълүматлы булу, вә булган мәгълүматны да һаман арттыру турысында тәҗрибәләр кирәк булганлыктан тырышу кирәк |
III. Баш һәм иярчен җөмләләрнең баш кисәкләрен билгеләргә, схемаларын төзергә
Җөмләләр | Үтәлгән бирем |
Бала исә, ялгыш фикерләрне зиһенендә камил, нык саклар, хәтта ки соңыннан бер тәрбияләүче булса да кабул итмәс | Бала исә, ялгыш фикерләрне зиһенендә камил, нык саклар, хәтта ки соңыннан бер тәрбияләүче булса да кабул итмәс […(-са да)...] |
Аңлаткан фикерен ире кабул итсә, бик хуш, әгәр дә кабул итмәсә, моның өчен үпкәләү, ачулану, күңелсезләнү, караңгы йөз күрсәтү хатынга гаептер | Аңлаткан фикерен ире кабул итмәсә, моның өчен үпкәләү, ачулану, күңелсезләнү, караңгы йөз күрсәтү хатынга гаептер (…-сә), […] |
Хатыннар хезмәте өй эчендә булганлыктан, алар байлыкны күрсәтә торган киемнәргә ул кадәр мохтаҗ булмаслар | Хатыннар хезмәте өй эчендә булганлыктан, алар байлыкны күрсәтә торган киемнәргә ул кадәр мохтаҗ булмаслар (...-ганлыктан), […] |
Хатын холкы һәрвакытта ир холкына ияргәнлектән, хатынын тәрбияләргә теләгән ир иң элек үз холкын тәрбияләсен | Хатын холкы һәрвакытта ир холкына ияргәнлектән, хатынын тәрбияләргә теләгән ир иң элек үз холкын тәрбияләсен (...-гәнлектән), […] |
Әгәр дә хатыннар арасында тәрбия вә гыйлем таралса, тәрбия дә вә гүзәл холык та балаларга күчәр | Әгәр дә хатыннар арасында тәрбия вә гыйлем таралса, тәрбия дә вә гүзәл холык та балаларга күчәр (...-са), […] |
IV. Иярченле кушма җөмләләрдә күпнокталар урынына тиешле бәйләүче чараларны куярга
Җөмләләр | Үтәлгән бирем |
Укытучының алдында җыелып, тезелеп утырган балалар никадәр генә кечкенә булса... аларны тәрбия итәчәк гыйлем, кар көрәү кадәр җиңел түгелдер | Укытучының алдында җыелып, тезелеп утырган балалар никадәр генә кечкенә булсалар да, аларны тәрбия итәчәк гыйлем, кар көрәү кадәр җиңел түгелдер |
Гыйлем юлында булган тырышлык арт..., аның ләззәте дә артыр | Гыйлем юлында булган тырышлык арткан саен, аның ләззәте дә артыр |
Укытучы үз вазифаларында игътибарлы бул..., эше гөрләп барыр | Укытучы үз вазифаларында игътибарлы булса, эше гөрләп барыр |
Борынгы бабаларыбыз арасыннан булган галимнәр гыйлемне яратуда шул..., әгәр дә гыйлем юлында җан бирергә кирәк булса, алар җаннарын сөенә-сөенә корбан итәрләр иде | Борынгы бабаларыбыз арасыннан булган галимнәр гыйлемне яратуда шул дәрәҗәдә иделәр ки, әгәр дә гыйлем юлында җан бирергә кирәк булса, алар җаннарын сөенә-сөенә корбан итәрләр иде |
Укытучы һәм тәрбияче бул... кеше – бала һәм шәкертне ялганчылыкка өйрәтерме?! | Укытучы һәм тәрбияче булган... кеше – бала һәм шәкертне ялганчылыкка өйрәтерме?! |
V. Иярченле кушма җөмләләрне тезмә кушма җөмләләрдән аерып язарга
Җөмләләр | Иярченле кушма җөмләләр |
Тәрбияле хатын ата вә анасын, ир һәм баласын – бөтен гаилә халкын вә гаиләгә мөнәсәбәтле булган дус вә күршеләрне, хезмәтче ир-егетләрне вә хатын-кызларны үзенең тәрбиясе вә гүзәл холкы белән шатландырыр, үзе дә бәхетле булып гомер сөрер. Тәрбиясез хатын ата вә анасын, ир һәм баласын дөнья мәсхәрәсенә калдырыр, үзе дә бәхетсез булып яшәр, балаларын тәрбиясез калдырып, гомерләрен астын өскә китерер | Адәм баласы үз тормышын өйрәнү теләгендә тумаса, үзе фәкыйрьләр белән дусларыннан зарланып, гомер уздырырга мәҗбүр булыр |
Араларында бөек мәктәпләрдә вә бөек фикерле адәмнәр янында гыйлем өйрәнгәннәр дә булыр, ләкин алар да аналарыннан алган тәрбия белән яшәрләр вә бу тәрбияне соңгы көннәренә кадәр сакларлар | Кеше никадәр галим булса да, яхшы холыклылыкка ия булмаса, ул һәр төрле юкка чыгу юлларына кереп китәр |
Адәм баласы үз тормышын өйрәнү теләгендә тумаса, үзе фәкыйрьләр белән дусларыннан зарланып, гомер уздырырга мәҗбүр булыр | |
Кеше никадәр галим булса да, яхшы холыклылыкка ия булмаса, ул һәр төрле юкка чыгу юлларына кереп китәр |
VI. Иярчен җөмләләрнең бәйләүче чараларын билгеләп, схемаларда күрсәтергә
Иярчен кушма җөмләләр | Үтәлгән бирем |
Шөбһәсездер: шәкертләрнең көннән-көн үсүе тырышлык нәтиҗәсендә | [ ]: ( ) |
Шул ихтимал ки, һәркем үз кирәген үз өендә барысын да әти-әнисеннән өйрәнә белер | [шул], ( ) |
Галим булган шәкертләр файдалы тәрбияләре нәтиҗәсендә, һич вакытта үз гаиләләренә, бәлки үз милләтләренә йөк булмаслар һәм йөз каралыгы да китермәсләр | (-ган) [ ] |
Бер кеше, никадәр бай вә никадәр мәртәбә иясе булса да, тәрбияле хатыны булмаса, бәхетле түгелдер | [(-са)] |
Укытучы булган кеше галим булырга һәм галимнәргә гадәттән тыш хөрмәт һәм мәхәббәт күрсәтергә тиеш | (-ган) [ ] |
Әгәр дә гаилә пароходка охшатылса, шөбһәсез, хатын пароходның койрыгына охшар | (-са), [ ] |
Тоташтан утырып яки ятып тору никадәр зарарлы булса, йөрү вә эш эшләү – адәм баласы өчен шулкадәр файдалыдыр. Шуның өчен, тәрбияле аналар балаларын йөртерләр, көчләре җиткән кадәр эшләтерләр | (никадәр), [шулкадәр] |
VII. Иярчен шарт җөмләләрнең бәйләүче чараларын үзгәртеп язарга
Иярчен шарт җөмләләр | Үзгәртелгән җөмләләр |
Ир белән хатын бергә бер-берсен хөрмәт итеп торсалар, гаиләгә бәйле бар кеше гаделлек эчендә яши торган була | Ир белән хатын бергә бер-берсен хөрмәт итеп торалар, шулай булса гаиләгә бәйле бар кеше гаделлек эчендә яши торган була |
Йөргән вакытларыгызда атагыз очраса, аңа һәм аның белән бергә булганнарга сәлам биреп, әмерләрен көтеп торыгыз! Әгәр дә утырып торган вакытыгызда килсәләр, ачык йөз белән аяк өстенә торыгыз! | Йөргән вакытларыгызда атагыз очрый икән, аңа һәм аның белән бергә булганнарга сәлам биреп, әмерләрен көтеп торыгыз! Әгәр дә утырып торган вакытыгызда килсәләр, ачык йөз белән аяк өстенә торыгыз! |
Туганнарыгыздан әдәпсез эшләр күрелсә, йомшаклык белән генә «Бу эш гаеп, эшләмәгез!» дип, хәтерләренә төшерегез | Туганнарыгыздан әдәпсез эшләр күренде исә, йомшаклык белән генә «Бу эш гаеп, эшләмәгез!» дип, хәтерләренә төшерегез |
Ниятегез бозык булса, эшкә керешмәгез. Ниятегез бозык булмаса, тырышыгыз | Ниятегез бозык булды исә, эшкә керешмәгез. Ниятегез бозык булмый икән, тырышыгыз |
Акчаны артык сөймәгез, аны тота белсәгез, әз байлык та җитәрлек була | Акчаны артык сөймәгез, аны тота белдегез исә, әз байлык та җитәрлек була |
Ир кеше хатынына шәфкатьле булып, хатынны иптәш дип исәпләсә, хатын да ирен иң мәрхәмәтле, бердәнбер яклаучысы дип ышанып, аның хакын аяк астына салып таптамас | Ир кеше хатынына шәфкатьле булып, хатынны иптәш дип исәпләде исә, хатын да ирен иң мәрхәмәтле, бердәнбер яклаучысы дип ышанып, аның хакын аяк астына салып таптамас |
Бик ярлы булган өйләр эчендә тәрбияле ана булса – ул өй олуг байлардан саналыр | Бик ярлы булган өйләр эчендә тәрбияле ана булды исә, ул өй олуг байлардан саналыр |
VIII. Синтетик иярчен сәбәп җөмләләрне – аналитик иярчен җөмләгә, аналитик иярчен сәбәп җөмләләрне синтетик иярчен җөмләләргә үзгәртеп языгыз
Иярчен сәбәп җөмләләр | Үзгәртелгән җөмләләр |
Туганнарыгыз өстеннән сез ата вә аналарыгызга сөйләү сәбәпле, мондый балалар шундый эшләргә гадәтләнәләр вә олы үскәннәрдән соң да сүз йөртүче булалар. Әгәр дә булса, яхшы эшләрен сөйләгез | Туганнарыгыз өстеннән сез ата вә аналарыгызга сөйләмәгез, чөнки мондый балалар шундый эшләргә гадәтләнәләр вә олы үскәннәрдән соң да сүз йөртүче булалар. Әгәр дә булса, яхшы эшләрен сөйләгез |
Сезгә иң якын кешеләр дә – ата вә аналарыгыз булганга күрә, аларга һәрвакытта итагатьле булыгыз. Эштә вә сүздә аларга каршы килмәү сәбәпле, аларның күңелләре дә вә үз күңелләрегез дә рәхәт вә дөньяда торуыгыз да гүзәл булыр | Сезгә иң якын кешеләр дә – ата вә аналарыгыз, шуның өчен аларга һәрвакытта итагатьле булыгыз. Эштә вә сүздә аларга каршы килмәү сәбәпле, аларның күңелләре дә вә үз күңелләрегез дә рәхәт вә дөньяда торуыгыз да гүзәл булыр |
Ата вә аналарыгыздан соң иң якын кешеләрегез – туганнарыгыз булганга, бертуганнарыгызны хөрмәт итегез, алар белән әдәпле булыгыз | Бертуганнарыгызны хөрмәт итегез, алар белән әдәпле булыгыз, чөнки ата вә аналарыгыздан соң иң якын кешеләрегез- туганнарыгыз |
Кечкенә туганнарыгызга шәфкатьле булыгыз, рәнҗетмәгез, алар кулында булган әйберләрне кычкыртып алуыгыз сәбәпле, бу әйберләр кызларның әдәпсез булуларына да билгеле була | Кечкенә туганнарыгызга шәфкатьле булыгыз, рәнҗетмәгез, алар кулында булган әйберләрне кычкыртып алмагыз, чөнки бу әйберләр кызларның әдәпсез булуларына да билгеле була |
Адәм баласының яшь чагында өйрәнгән гадәте каберенә кадәр бергә иптәше булып берлектә йөргәнгә, кеше гүзәл әхлакны яшь вакытта, сабый чагында өйрәнергә тиешле | Адәм баласының яшь чагында өйрәнгән гадәте каберенә кадәр бергә иптәше булып берлектә йөри, шуның өчен кеше гүзәл әхлакны яшь вакытта, сабый чагында өйрәнергә тиешле |
Йорт тәрбиясе бик зур вә мәшәкатьле хезмәт булганлыктан, аны яшь чагында, бала вакытта белеп торырга кирәк | Йорт тәрбиясе бик зур вә мәшәкатьле хезмәт, шуңа күрә аны яшь чагында, бала вакытта белеп торырга кирәк |
Балалар ялган сөйләү, гайбәт, сүз йөртү, икейөзлелек, алдакчылык, тәкәбберлек, хыянәт, кыскасы, барлык бозык гадәтләрне, үзләрен тәрбия итүчедән тәмам күчереп алганга, гаиләләр бу мәсьәләдә сакланырга тиешле | Балалар ялган сөйләү, гайбәт, сүз йөртү, икейөзлелек, алдакчылык, тәкәбберлек, хыянәт, кыскасы, барлык бозык гадәтләрне, үзләрен тәрбия итүчедән тәмам күчереп алырлар, шуның өчен, гаиләләр бу мәсьәләдә сакланырга тиешле |
XI. Гади җөмләләрдән иярчен кушма җөмләләр ясап язарга
Гади җөмләләр | Үзгәртелгән җөмләләр |
Тәрбияле аналар балаларына ялган сүз әйтүдән сакланырлар. Балалары әйтергә ярамаган нәрсәләрне сорыйлар. Ул чагында берәр төрле юл табып оныттырырлар. (Иярчен шарт җөмләгә.) | Тәрбияле аналар балаларына ялган сүз әйтүдән сакланырлар, әгәр дә балалары әйтергә ярамаган нәрсәләрне сорасалар, ул чагында берәр төрле юл табып оныттырырлар |
Тәрбияле аналар балаларына акырып, җикереп кычкырмаслар, һич тә сукмаслар. Тәрбияле аналарның балалары андый эшләрне кылмаслар. (Иярчен сәбәп җөмләгә.) | Тәрбияле аналар балаларына акырып, җикереп кычкырмаслар, әмма һич тә сукмаслар, чөнки тәрбияле аналарның балалары андый эшләрне кылмаслар |
Тәрбияле аналар һәркайчан игътибар итеп торырлар. Балалары сәламәт вә исән булсыннар. (Иярчен максат җөмләгә.) | Тәрбияле аналар, балалары сәламәт вә исән булсыннар өчен, һәркайчан игътибар итеп торырлар |
Тәрбияле аналар ачыкмастан элек ашамауны, туймастан элек туктауны балаларына гадәтләндерерләр. Ашказаны сәламәт торсын. (Иярчен максат җөмләгә.) | Ашказаны сәламәт торсын өчен, тәрбияле аналар ачыкмастан элек ашамауны, туймастан элек туктауны балаларына гадәтләндерерләр |
Әй, кадерле әти! Сез сабый вакытында мине тәрбия иттегез. Сезне мин дә шулай тәрбия итәм. (Иярчен сәбәп җөмләгә.) | Әй, кадерле әти! Сез сабый вакытында мине ничек тәрбия итсәгез, сезне мин дә шулай тәрбия итәм |
Әй, кадерле әти! Сез аталык хакын үтәдегез. Мин дә сезнең мәшәкәтьләрегездә яхшылык белән кайтарам. (Иярчен сәбәп җөмләгә.) | Әй, кадерле әти! Сез аталык хакын үтәдегез, шуңа күрә мин дә сезнең мәшәкәтьләрегездә яхшылык белән кайтарам |
Әти һәм әнигә итагатьле, аларның хәер догаларына насыйп булган балалар үз балаларыннан да хөрмәт күрерләр. (Иярчен тәмамлык җөмләгә.) | Тәҗрибә шуны күрсәтә: әти һәм әнигә итагатьле, аларның хәер догаларына насыйп булган балалар үз балаларыннан да хөрмәт күрерләр |
Тәрбияле аналар олуглар алдында эшләргә ярамаган эшләрне балалар алдында эшләмәсләр, вә һәм сөйләргә ярамаган сүзләрне сөйләмәсләр. Алар бик сакланырлар. (Иярчен тәмамлык җөмләгә.) | Тәрбияле аналар шуннан бик сакланырлар: олуглар алдында эшләргә ярамаган эшләрне балалар алдында эшләмәсләр, вә һәм сөйләргә ярамаган сүзләрне сөйләмәсләр |
X. Иярчен тәмамлык җөмләләрнең схемаларын төзергә
Иярчен тәмамлык җөмлә |
|
Моны һәрвакыт хәтердә тотарга: пөхтәсез һәм пычрак адәмнәрнең гүзәллекләре дә күзгә күренми. Тагын шунысын белергә кирәк: никадәр гүзәл булсалар да, пычрак адәмнәрдән кешеләр нәфрәт итәләр, алар янында йөрергә яратмыйлар | [моны ]: ( ) [шунысын ]:( ) |
Башкаларга хезмәт күрсәтүче яхшы күңелле кешеләр үзләре дә хөрмәт күрәләр вә якын күреләләр-моны исә үзегез дә беләсез | ( ) – [ моны ] |
Тәрбияле аналар күп сөйләшүдә зарар күп, вә аз сөйләшүдә файда күп икәнлеген белдерерләр | [ (-ен) ] |
Әдәбият.
1. Ризаэддин Фәхреддин: Тәрбияле ана. Тәрбияле хатын / Төз.: Ә.Хәйри. – Казан: Рухи мәгърифәт Академиясе, 2006. – 123 б.
2. Ризаэддин Фәхреддин: Балаларга нәсыйхәт / Ә.Хәйри. – Казан: Рухи мәгърифәт Академиясе, 2006. – 284 б.
3. Ризаэддин Фәхреддин: Адабе-тәгълим / Төз.: Ә.Хәйри. – Казан: Академия познания, 2006. – 55–131 б.
4. Ризаэддин Фәхреддин: Гакыйдә. Ислам дине. Әдәп вә әхлак дәресләре / Төз.: Ә.Хәйри. – Казан: Рухи мәгърифәт Академиясе, 2006. – 76–80 б.
Комментарийлар