Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәгариф өлкәсендәге бөек шәхес

Рушания Котдус кызы ГАЛӘВЕТДИНОВА,Лениногорск районы Иске Иштирәк төп мәктәбенең югары квалификация категорияле география- биология укытучысы. Педагогик стажы –31 елБөек шәхес Мирза Исмәгыйль улы Мәхм...

Рушания Котдус кызы ГАЛӘВЕТДИНОВА,
Лениногорск районы Иске Иштирәк төп мәктәбенең югары квалификация категорияле география- биология укытучысы. Педагогик стажы –31 ел
Бөек шәхес Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтовның алдынгы карашларын педагогик эшчәнлегемдә кулланам.
Кеше гомере – чиксез диңгездә бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле. Шушы мизгелдә һәркем үзенең эзен калдырырга тырыша. Кеше гомере буе шушы юлдан туры атлый, куйган максатларын тормышка ашырырга омтыла. Ә кем соң ул бөек шәхес? Минем уйлавымча, шәхес булу өчен югары дәрәҗәле исемнәр, грамоталар гына җитми – халкың, Ватаның, телең өчен башкарылган эш-гамәлләр кирәк.
Быел ТАССР оешуга 100 ел тулды. Шушы вакыт эчендә мәгариф өлкәсе нинди генә  үзгәрешләр кичермәде. Күпме яңалыклар кертелде, укыту системасында яңа формалар, алымнар барлыкка килде. Шулай да, безнең мәгариф өлкәсендә бөек шәхесләр элек алып килгән яңалыклар, бүгенге көндә дә, ФДББС таләпләренә туры килүләре һәм беркайчан да актуальлеген  югалтмаулары белән аерылып торадыр, мөгаен.
Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтовның эшчәнлеген мин шундыйларның берсе дип саныйм. Ул – талантлы галим генә түгел, ә балалар һәм яшүсмерләрне укыту, тәрбияләү  проблемларын өйрәнүче дә. Мирза Мәхмүтов – гомуми белем бирү, профессиональ уку мәктәпләрендә проблемалы укытуның теоретик һәм практик ысулларына,  хәзерге заман дәресенең методикасына, структурасына нигез салучы. Ул укучыларның белем алу процессында  иҗади эшләү күнекмәләрен, яңа ситуациядә алган белемнәрен дөрес, төгәл итеп куллану, фәнни эзләнү эшчәнлеге алып бара белү, укучыларда социаль, әхлакый тәрбия һәм кызыксынучанлык  формалаштыру кирәклеген  исбатлый.
Бүгенге җәмгыять һәм дәүләт кыю, иҗади фикерләүче яшьләргә моһтаҗ, шуңа күрә кешеләр белән әдәпле, тәртипле аралашырга өйрәтүче, шәхесне  акыл һәм рухи яктан үстерә торган программалар кирәклелеген,  үз вакытында, аңлап кына түгел, ә шул юнәлештә эш алып бару кирәклеген исбатлап күрсәткән  галимнәребезнең берсе ул – Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтов.
Дәреснең максаты нинди булырга тиеш соң дигән сорауга, Мирза Исмагыйль улы түбәндәгечә аңлатма бирә:

  1. Балаларның акыл сәләтен, фикерләвен үстерү, белем алуга, хезмәткә омтылыш, максатчанлык тәрбияләү;

  2. Укучыларда танып-белү мөстәкыйльлелеге булдыру, иҗади сәләтләрен үстерү:

  3. Балаларда дөньяга фәнни караш, тормышта үзеңнең урыныңны таба белү, актив тормыш позициясе булдыру.


Мирза Исмагыйль улының XX гасырның 80 нче елларында ук язып калдырган хезмәтләрендәге проблемалы укыту хәзерге белем системасында ныклап тамыр җәя башлады. Димәк, үткән гасырда мәгариф өлкәсендә күзаллаган фикерләр белән, без бүгенге көндә эшчәнлегебезне тулыландырып һәм камилләштереп эшли алабыз.
Галимнең фәнни эшләрендә әйтелгәнчә, проблемалы дәресне укытучы үзе түгел, ә укучылар үзләре күмәк рәвештә бергәләп практик эшчәнлек нәтиҗәсендә үзләштерәләр, ә аннары үзләштерелгән белемнәрне куллана белү өчен  төрле күнегүләр, биремнәр эшләп карап ныгыта алалар.
Мондый төр эшчәнлекне дәрестә генә түгел, ә дәрестән тыш түгәрәкләрдә да кулланып була. Алда әйтелгәннәргә нигезләнеп,  мин үзем дә дәрестән тыш эшчәнлек вакытында тикшеренү, проект эшләре алып барам.  Шуның белән укучыларның белем алуга омтылышларын, коммуникативлылыгын арттырам һәм  аларда төрле конференцияләрдә, конкурсларда, ярышларда катнашырга теләк уятам.
2012 елдан алып, безнең мәктәпкә Экология һәм табигый ресурслар, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә Татарстанның экологик картасын төзү максатыннан  “Мәктәп –дәресләрдән соң” дигән проект буенча эшләү өчен кайтарылган  әсбаплар белән  тикшеренү эшләре алып барыла. Шушы эшчәнлек нигезендә 4 авылдан килеп йөрүче укучылар Ялтау, Бәкер, Мөэмин Каратай, Иске Иштирәк авылларының экологик халәтен, Шушма елгасының төрле урыннарындагы сыйфатын, авылларның тирә-ягындагы чишмәләренең хәлен, мәктәп янындагы һава чисталыгын, мәктәп бакчасының туфрагының чәчүгә яраклылыгын тикшерделәр, ә күрше авыллардан килгән укучылар үз авылларының экологик торышын чагыштырып төрле нәтиҗәләр ясадылар.
2018 елда мәктәбебез Санкт-Петербургтагы В.Л.Комаров исемендәге Россия Фәннәр Академиясенең Ботаника институты белән бергәләшеп эшләү максатыннан килешү  төзеде. Бу килешү нигезендә “Дала” заказнигында урнашкан урыннарда фенологик тикшеренүләр алып барабыз һәм елына ике мәртәбә бу тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен институтның фән белгечләре белән уртаклашабыз. “Яшь эколог” түгәрәгенә йөрүчеләр 5 төркемгә бүленеп елга торышын, кыргый үсемлекләр һәм хайваннарның үрчү, үсү вакытларын билгелиләр, шул ук вакытта бакчада һәм  кырда үстерелүче культуралы үсемлекләрнең төрле вегетация үзенчәлекләре буенча тикшеренүләр алып баралар. Бу эшчәнлекләренең нәтиҗәсе буларак укучыларыбыз регионара, муниципаль, республика һәм бөтенроссия күләмендәге конкурс, конференцияләрдә җиңүчеләр һәм призлы урыннарга ия булучылар рәтенә керделәр.
Йомгак ясап шуны әйтәсем килә: Мирза Исмагыйль улы Мәхмүтовны без чын мәгънәсендә алдынгы карашлы галим буларак кына түгел, ә мәгариф өлкәсендәге бөек шәхес дип атый алабыз. Ул – 40 ел элек бүгенге көнне күзаллаган шикелле безгә, бигрәк тә авыл укытучысына,  иң мөһиме үз ана телебездә  барлык фәннәрне дә укытырга ярдәмлекләр әзерләп калдыручы. Аның проблемалы укыту эшчәнлеген кулланып, укучыларны артта калдырмыйча, полилингваль юнәлештә эшләп югары уку йортларына керергә этәргеч ясыйбыз. Шуңа минем язмамны укучы барлык мәгариф өлкәсендә эшләүче коллегаларга, без чит илнең укыту системасын түгел, ә үзебезнең галимнәребезнең эшчәнлеген кулланып эшләүчеләр булырга тиешбез, дип әйтергә телим.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ