Логотип Магариф уку
Цитата:

МАСТЕР-КЛАСС

Тел дәресләрендә татар халык уеннарыннан файдалануМиләүшә ЗАРИПОВА, Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбенең  татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Бөтенроссия “Авыл укытучысы – 2016” бәйгесе җиңүчесе&nbsp...

Тел дәресләрендә татар халык уеннарыннан файдалану


Миләүшә ЗАРИПОВА,


Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбенең  татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Бөтенроссия “Авыл укытучысы – 2016” бәйгесе җиңүчесе


 

Дәресләргә әзерләнгән вакытта, мин Сингапур структураларының безнең татар халык уеннары белән аваздаш булуын күреп алдым. Аларны дәресләргә яраклаштырып кулланып карадым һәм бу өлкәдә берникадәр нәтиҗәгә дә ирештем. Татар халык уеннарын дәресләремә кулланып, мин ике төрле нәтиҗәгә ирешәм:


– укучылар татар халкының бик бай уен мирасы белән танышалар;


– дәреснең төрле этапларында үткәрелгән уеннар аша телне өйрәнәләр.


Ә хәзер яңа белемнәрне үзләштерү дәресенең төрле этапларына татар халык уеннарын ничек яраклаштырып булуын карап китик


I этап. Оештыру. Мотивлаштыру


Максат: сыйныфта уңай эмоциональ атмосфера тудыру; укучыларны төп эшчәнлеккә җәлеп итү.


Укытучы. Хәерле көн, укучылар. Әйдәгез бер-беребезгә карап елмаеп алыйк. Бүгенге дәресебезне дә уеннан башлап җибәрик. Ярымтүгәрәк ясап утырыйк. Мин «сатучы», ә Гөлгенә «алучы» булачак.


Уен. «Буяу сатыш».


Балалар арасыннан «буяу сатучы» һәм «буяу алучы» билгеләнеп куела. Калганнары «буяулар» булып тезелеп торалар. Аларга «сатучы» һәрберсенә буяу төсләре әйтеп чыга.


Бераздан буяу алучы килә һәм сатучы белән болай сөйләшәләр:


– Дөбер-дөбер...


– Кем бар?


– Миңа буяу кирәк иде.


– Нинди?


– Ак.


Үзенең төсе әйтелгән «буяу» йөгереп китә. Иптәшләре аны тотып кала алсалар, урынында кала, тотып кала алмасалар, “алучы”ныкы була.


Укытучы. Без бүген дәрестә яңа сүз төркеме өйрәнәчәкбез. Без буяуларга нинди төсләр куштык? ( Ак, сары, кызыл.)


Алар нәрсәне белдерә? (Төсне.)


Укытучы. Без өйрәнәчәк сүз төркеме дә төсне, форманы, тәмне, күләмне белдрәчәк


(Бу этапта «Яшелчәләр», «Ефәк сатучы», «Әйлән би, сәйлән би» уеннарын кулланырга мөмкин.)


II этап. Белемнәрне актуальләштерү.


Максат: бүгенге темага нигез булырлык итеп, үтелгәнне кабатлау.


Укытучы. Укучылар, бүген безнең Булатның туган көне бит. Әйдәгез әле, аны котлап бер җырлап алыйк.


(Балалар, кулга-кул тотынышып, бер түгәрәк ясыйлар. Берсе уртага чыгып баса. Түгәрәктәге балалар, җырлый-җырлый, калач ничек пешүен, җәелү-кысылуларын кул хәрәкәтләре белән күрсәтәләр.) 


Булатның туган көненә


Без пешердек ак калач;


Менә шулай ул биек,


Менә шулай тәбәнәк;


Менә шуның киңлеге.


Менә шуның тарлыгы;


Ак калач, ак калач,


Теләгәнеңне сайлап кач!


Укытучы. Укучылар, без әле генә өйрәнәчәк сүз төркеменең төсне белдерүе турында әйтеп киттек. Ак, сары, зәңгәр сүзләренә нинди сорау куярбыз? (Нинди?)


Укытучы. Без җырлаган җырда нинди? соравына җавап булып килгән сүзләр бармы? (Ак, биек, тәбәнәк.)


III этап. Уку мәсьәләсен кую


Максат: авырлыкларны ачыклау.


(Алга таба “Кәрия-Зәкәрия” уены уйнала.) 


Укытучы. Укучылар, сез иптәшләрегезнең осталыкларын кайсы яктан бәяләдегез. (Җырлаучы, биюче, укучы.)


Укытучы. Ә хәзер әйдәгез бу сүзләрнең кушымчаларын билгеләп карыйк. (- учы; -үче.)


Укытучы. Игътибар итегез әле, -учы; -үче кушымчалары кемне белдергән сүзләргә ялганыр икән? (Затны белдергән сүзләргә генә ялгана.)


 Исеме төшеп калган сүзләрне без нишләгән дибез? (Бу сыйфат фигыльләр исемләшкәннәр.)


Алар нинди җөмлә кисәге булып килгәннәр? (Хәбәр булып килгәннәр.)


Укытучы. Без бүгенге дәрестә сезнең белән хәзерге заман сыйфат фигыльләрен өйрәнербез.


(Бу этапта «Бу дустың белән күреш», «Мәкаль әйтеш» уеннарын уңышлы файдаланып була.)


(Мастер-класс кыскартылып бирелә. Ред.)


 

Әсәрдәге геройларның хис-кичерешләрен аңлау өчен, үзеңне алар урынына куеп карау


Резеда ГАЛИМОВА,


Чирмешән районы Лашман урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы, Бөтенроссия “Авыл укытучысы – 2016” бәйгесе  җиңүчесе


Хөрмәтле коллегалар! Бүген мин сезнең игътибарга «Бала әсәрдәге геройларның хис-кичерешләрен тирәнтенрәк аңласын өчен, аны рольгә керә белергә өйрәтү» исемле мастер-класс тәкъдим итәм. Рольле уенда катнашучы үзе гадәтләнмәгән рольне башкара. Һәм бу вакытта үз-үзен тотуның билгеле бер моделен үзләштерә, бу вакытта әле үзе башкармаган мәгълүматны отып та кала.


Башлангыч сыйныф укучысын мин ярдәмгә, назга, җылыга мохтаҗ учымдагы нәни кошчыкка тиңлим. Минем педагог буларак максатым – шушы кошчыкны туган илебезнең һәм телебезнең матурлыгы, аның аһәңлелеге, бай әдәби мирасы белән таныштырып кына калмыйча, аны туган телебездә матур итеп сөйләшергә, үз фикерен әйтә белергә, тормышта үз урынын таба алырлык, үз милләте өчен горурлык хисләре кичерә белерлек шәхес итеп тәрбияләргә, гаилә кыйммәтләрен аңларга, шуннан чыгып башка югарырак кыйммәтләрне (шәхес, милләт, туган ил, туган тел һ.б.) таный белергә өйрәтү.


Яңа стандартларның төп максаты – шәхес тәрбияләү, кечкенәдән үк баланы шәхес итеп тану, аның сәләтен күрә белү, ул сәләтне үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү.


– Укучылар, кечкенә чагыңда, төн йокыларын калдырып, сезне кем караган?


– Елаганда, кочагына алып кем юаткан?


– Әйе, дөрес, ул – әни!


Иң якты кояшым,


Иң назлы гөлкәем,


Иң якын кешем син


Әнием-җаным син.


– Кадерле дусларым, без бүген кемнәр турында сөйләшәчәкбез? (Әниләр турында.)


– Үз әниләрегез турында матур сүзләр әйтегез (Фикерләр тыңлана.)


– Рәхмәт, сез йөрәгегездән чыккан олылау сүзләрен әйттегез.


Мин дә әнием Наиләнең бүгенге көндә сау-сәламәт булып гомер итүенә чиксез бәхетлемен. Ул авылыбыздагы иң күренекле гаиләләрнең берсендә туган. Һәм шунысы кызык: алар барысы да иҗатка гашыйк кешеләр.. Әнием дә җырларга ярата. Аның апасын «авылыбызның сандугачы» дип йөртәләр. Бер концерт та аңардан башка үтми. Ул хәтта республика күләмендә узган «Иске Казан түгәрәк уены» фольклор фестиваленең I дәрәҗә диплом иясе дә булды. Энесе Җәмил Түбән Кама шәһәрендәге «Җидегән чишмә» берләшмәсенең актив әгъзасы булды. Ә иң мактанычлары – Кәрим Тинчурин исемендәге театр артисты, Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булган кеше – Наил Шәйхетдинов. Менә шушы нәселдән килгән җепләр мине дә иҗатка тарта. Шуңа да укучыларыма, аз булса да, үземнең сәләтемне бирергә тырышам.


(«Өч кыз» әкиятеннән рәсемнәр күрсәтелә.)


– Карагыз әле, укучылар, бу иллюстрацияләр нинди әкияттән? («Өч кыз» әкиятеннән.)


– Бик дөрес. Ә хәзер без бу әкиятне һәм әниләр хакындагы бер үгет-нәсыйхәтне сәхнәләштереп карыйк. Кемнәр иң тәвәккәл икән? (Берничә укучы алга чыга.)


– Димәк, эшне ике төркемдә алып барырбыз. Ә тамашачыларыбыз кайсы төркемдә иң оста «артистлар» булуын  ачыклар.


(Икенче төркемгә сүзләр таратыла. Кемнең кайсы рольне башкаруы турында әңгәмә үткәрелә.)


Укытучы. Әниләре авырый башлагач, Тиен олы кызны чакырырга киткән.


Тиен. Әниең бик нык авырый, сине чакыра.


Олы кыз. Һай, бик барыр идем дә, ләгәннәремне чистартып бетерәсем бар шул.


Тиен. Шулаймыни? Сине карап үстергән әниеңнән шушы ләгәннәр кадерлерәкмени? Алайса, син шушы ләгәннәреңнән мәңге аерылма!


Укытучы. Тиен шулай дип әйтүгә, кыз гөберле бакага әверелгән.


Тиен (уртанчы кызга). Сиңа хәбәр алып килдем. Әниең бик каты авырый, сине чакыра. Барсана, хәлен белеп кайтсана.


Уртанчы кыз. Һай, бик барыр идем дә, ярминкәгә сөлге тукып өлгертәсем бар шул.


Тиен. Шулаймени, сине карап үстергән әниеңнән шул кадерлерәкмени? Игелексез бала икәнсең. Алайса, син шул челтәрләреңнән беркайчан да аерылма.


Укытучы. Тиен шулай дип әйтүгә, уртанчы кыз үрмәкүчкә әверелгән.


Тиен (өченче кызга). Сиңа хәбәр алып килдем. Әниең бик каты авырый, сине чакыра. Барсана, хәлен белеп кайтсана.


Укытучы. Кече кыз, әлеге хәбәрне ишетүгә, әнисе янына чыгып йөгергән.


Тиен. И, сөекле бала, гомерең буе игелек күр, кешеләрне бәхетле ит, кешеләр дә сине сөярләр, яхшылыгыңны онытмаслар.


Укытучы. Укучылар, сезгә әкият ошадымы?


Укучы «артистлар» образларны ача алдымы ?


– Кайсы герой күңелегезгә якын булды?


– Ни өчен ул сезгә ошады?


– Чөнки ул әнисен хөрмәтләүче, яратучы.


(Алга таба ана белән тәртипсез бала арасындагы вакыйга сәхнәләштерелеп күрсәтелә. Соңыннан бала үз гаебен таный, әнисеннән гафу үтенә.)


Укытучы. Ә хәзер ике төркемнең дә эшен бәялик. Әкиятнең, нәсыйхәтнең төп фикере нинди? (Фикерләр тыңлана.)


– Дөрес, алар безне әниләрнең кадерен белергә һәм авыр сүз әйтеп рәнҗетмәскә өйрәтә.


(«Әнием- җаным син» җырының бер куплеты бергәләп җырлана.)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ