Логотип Магариф уку
Цитата:

Математика дәресләрендә әхлак тәрбиясе

Дилбәр ФӘХРТДИНОВА,Мөслим районы Күбәк урта мәктәбенең математика укытучысыБезнең һәрберебез – мәктәптә яңа гына эшли башлаган укытучы да, аңа гомеренең дистәләгән елларын багышлаганы да – үз- үзенә ш...

Дилбәр ФӘХРТДИНОВА,


Мөслим районы Күбәк урта мәктәбенең математика укытучысы


Безнең һәрберебез – мәктәптә яңа гына эшли башлаган укытучы да, аңа гомеренең дистәләгән елларын багышлаганы да – үз- үзенә шундый сорау бирә: бүгенге көндә укытучы һөнәренең асылы нидән гыйбәрәт соң? Аңа һәркем үзенчә җавап бирә. Мин болай дип җавап бирер идем: укучының акылы һәм шәхесе формалашуга дөрес юнәлеш бирү. Бу катлаулы һәм җаваплы процесс. Һәр укучының мәктәп еллары аның алдагы бөтен тормышының таяну ноктасына әверелүенә ничек ирешергә соң? Таяну ноктасы – барыннан да бигрәк  яхшы сыйфатларга ия булу, зур тизлек белән алга барган җәмгыятьтә үз урыныңны табу, килеп туган проблемалар алдында югалып калмау. Мәктәп тормышының һәр минуты, һәр сантиметры шушы максатка юнәлтелгән, ул укытучы белән укучының даими хезмәттәшлегендә тәрбияләнә.Укытучының үз-үзен тотышы, аның барлык эшләре, зур һәм кечкенә табышлары,укыту чаралары һәм алымнары барысы да тәрбия мәсьәләсенә бәйле булырга тиеш.


Замана ничек кенә үзгәрсә дә, гасырлар дәвамында тупланган кешелек сыйфатлары югалмый. Әхлак кагыйдәләре: өлкәннәрне хөрмәт итү, игелеклелек, мохтаҗларга ярдәм кулы сузу, гореф-гадәтләрне саклау, булган малыңның кадерен белеп саклап тоту һәм бик күп башка сыйфатларны укучыларымда үзем укыта торган математика дәресләрендә тәрбияләргә тырышам. Үз тәҗрибәмнән берничә алымны тәкъдим итәм.


“Ягымлы сүзләр “ конкурсы. Безнең укыту процессына соңгы елларда бик күп яңа технологияләр, алымнар һәм методлар килеп керде. Шулар арасыннан проектлар методына тукталасым килә. Аны дәресләремдә бик отышлы файдаланам, укучыларга эзләнергә, иҗади фикер йөртергә мөмкинлек бирә. Проектның нәтиҗәсе төрле булырга мөмкин: плакатлар, китапчыклар, макетлар, презентация. Алар аны төркемнәрдә яки парлашып башкаралар. Менә шушы вакытта аларның үзара мөнәсәбәтләре формалаша: килешеп эшли алалармы, берсен-берсе тыңлыйлармы? Иптәшләренә кайчы яки клей биреп торалармы? Шул әйберне кире кайтаргач рәхмәт әйтәләрме? Уртак эшләр вакытында конкурс игълан итәм: кем матур итеп рәхмәт әйткән? Кем иптәшенең эшен оста итеп бәяли? Нәтиҗәләре яхшы, башта ниндидер ясалма килеп чыкса, яңадан балаларның гадәтенә әйләнде. Яхшы сүз ишетү һәркемгә рәхәт.


“Зирәк гыйбарәләр ” Укучылар нәрсәдер эшләгәндә аларга менә шушы гыйбәрәне сөйлим. “ Борынгы заманнарда бер кеше яшәгән , ул иген үстерү белән шөгыльләнгән. Аның басулары ел саен мул уңыш биргән. Тирә-юньдә икмәк булмаганда да аның басуларында икмәк ишелеп уңган. Ул аны күршеләренә, мохтаҗларга, туганнарына өләшкән, шуңа да карамастан баеган да баеган. Шуннан ул бер галимгә килгән, хәлне сөйләп биргән. Тегесе өйткән: “ Син атка менеп утыр да ипи ашап бар дигән”. Теге шулай эшләгән.  Ат өстендә ипи ашап бара икән ипи валчыгы җиргә төшеп китә, бу тиз генә төшә дә эзли , ләкин таба алмый. Шуннан ул урынны тиз генә киртә белән әйләндереп ала, кемдер килеп таптамасын өчен. Шунда теге галим килеп чыга да әйтә: “Син беркайчан да хәерчеләнмәссең” ди. Укучылар үзләре нәтиҗә ясый: линейка , карандаш, циркуль, дәфтәр-китапларны сак тотарга. Проект эшләү тәмамлангач, аны яклау өлеше була. Балалар төрле: бу чыгышлар кемгәдер җайлы бирелә, кемнәрдер читенсенә, зур сабырлык белән, көлмичә иптәшеңне тыңлап бетерү үзе бер яхшы сыйфат икәненә укучыларны түбән класслардан өйрәтергә тырышам.


Туганнарның кадерен белик” Даими рәвештә иҗади биремле өй эшләре бирәм. Мәсәлән: гаилә турында санлы информация әзерләргә. Әти-әни ягыннан ничә туган бар? Алар ничә яшьтә? Туган көннәре кайчан? Мондый хикәяләр язганда,  гаиләдә бала һәм әти-әниләр белән аралашу барлыкка килә.


“Акча санаганны ярата” Кибетләргә виртуаль сәяхәтләр оештырам. Моның өчен зур кибетләрнең реклама журналларын файдаланам. Аларны кибетләрдән купме кирәк, шуның чаклы алырга була, мин балалар санынча алам. Мондый дәресләрне нинди дә булса бәйрәм алдыннан уздырсаң һәм анда әтиләрне яки әниләрне чакырсаң тагын да отышлы килеп чыга. Укучыларга шундый бирем тәкъдим ителә.“Укучылар, күз алдыгызга китерегез әле, укып бетереп эшли башладыгыз, озакламый 8 март бәйрәме җитә, әниләрегезне нинди ризыклар белән сыйлар идегез?” Алар реклама журналындагы ризыкларны сайлап алырга һәм шул ук вакытта акчаны булдыра алганча сак тотарга тиешләр. Таблица тутырыла, математик отчёт ясала. Аннары шул ризыкларны кисеп алалар, альбом битеннән кисеп алынган кәрзингә ябыштыралар. Үзләренең эшләре белән классташларын таныштыралар, шул  вакытта күренә: укучылар беләләрме әниләре нинди ризыклар яратканны. Кәрзиннен арткы ягына теләкләрен язып әниләргә тапшыралар. Бер дәрестә ачык тәрбияви чара да, акчаны сак тотарга да өйрәтәбез, әниләргә бүләк тә ясала.


“Арзанлы сәламәтлек”  Хәзер классларда авыру балалар күп, дөресрәге бер авыруы да булмаган бала сирәк.Укучының авыруы турында укытучылар да , аның классташлары да белергә тиеш дип уйлыйм. Төп максатларыбызның берсе ул укучыларның сәламәтлекләрен кайгырту. Шәһәрләрдә төрле сторзалларга йөрү, тренажерларда шөгыльләнү модага кереп китте. Без, авыл кешеләре, бу яктан бәхетле, безгә спорт белән шөгыльләнү өчен акча кирәкми. Саф һавада җәяү йөрү, йөгерү, җәен велосипедта, кышын чаңгыда йөрергә була. Фәнни тикшеренү эшләренең темаларын сайлаганда менә шул темаларга тукталырга тырышам.


“Минем организмда саннар”, “Кешенең тизлеге”, “Калорияләр яна” һәм башка темаларга башкарылган эшләр укучылар өчен файдалы мәгълүмат чыганагы. Экскурсияләр вакытында файдалану өчен табигатьтә оештырыла торган математик уеннар тупланмасы бар. Бу вакытта, исәпләү буенча белемнәр ныгытыла, укучыларның игътибарлылыгы тикшерелә, шул ук вакытта уен да уйнала.


“Әкият сөйлим” Күпчелек әкиятләрдә саннар файдаланыла. Әкиятнең тәрбияви көче зур. Күптән түгел басылып чыккан “Маҗара “ китабына тукталасым килә. Авторы безнең якташыбыз Зариф Мөэминов. Ул моннан күп еллар элек яшәгән, укытучы булып эшләгән, шуңадыр аның әкиятләрендә саннар бик күп кулланыла. Мин әкиятне укыганда укучылар, игътибар белән тыңлап нинди сан ничә тапкыр очрый, шуны санап барырга тиеш. Һәм әлбәттә соңыннан әкиятченең ни әйтергә теләве турында әңгәмә уздырыла.


“Мәктәп мәзәкләре” Үзем укытканда килеп чыккан кызыклы вакыйгаларны язып барам, аларны укччыларга укыйм. Бик күп еллар элек бер укучым: “Теоремалар нигә кирәк?” дигән сорауга “Укып, ятлап сезгә сөйләр өчен” дигән иде. Ул хәзер табиб, Казанда эшли. Чирек гасырлык хезмәт юлымда алар шактый җыелды.“Мәгариф” журналы редакциясе чыгарган “Гаилә һәм мәктәп календаре”ендә мондый мәзәкләр күп. 2015-16 елгысының 53 нче битендә “Биссектриса ул-..” дигән мәзәк бар, аны 5 һәм 7 нче классларда шул теманы узганда укырга була.


Күпләр хәзер, балаларны һәрвакытта телефон белән дип сүгәргә  яраталар. Шушы чорга туры килгәнгә алар гаепле түгел. Безнең һәм әти-әниләрнең максаты, аларга телефон , компьютерлардан чамасын белеп, дөрес файдаланырга өйрәтү. Алар белән файдаланунын да үз кагыйдәләре бар .


Без, укытучылар, бик тырышып балаларга белем бирәбез, яхшы кешеләр итеп тәрбияләргә омтылабыз. Якташ шагыйребез, Мөҗәһит Әхмәтҗановка ияреп, укучыларыма: “Кеше булып калыгыз!” дип әйтәсем килә.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ