Матур әдәбиятның тәрбияви роле
Зиннурова Алия Таһир кызы,Мөслим районы Мөслим авылы «Ләйсән» балалар бакчасы тәрбиячесеКүренекле совет педагогы А.С.Макаренко әйткәнчә: «Балаларны дөрес итеп тәрбияләү – безнең бәхетле картлыгыбыз, н...
Мөслим районы Мөслим авылы «Ләйсән» балалар бакчасы тәрбиячесе
Күренекле совет педагогы А.С.Макаренко әйткәнчә: «Балаларны дөрес итеп тәрбияләү – безнең бәхетле картлыгыбыз, начар тәрбияләү – киләчәктәге кайгыбыз, күз яшебез, башка кешеләр һәм бөтен ил алдында гаебебез». Димәк, балаларның нинди булып үсүе, барыннан да бигрәк, аларны ничек тәрбияләвебездән тора.
Матур әдәбиятның шәхес үстерүдә тоткан урыны һәм роле бик зур. Балалар өчен язылган китаплар акыл, әхлак, эстетик тәрбия чаралары булып тора. В.А. Сухомлинский әйткәнчә: «Китап уку – ул бала йөрәгенә юл табу». Матур әдәбият сөйләм үстерү методикасында мөһим урын алып тора, чөнки ул балаларны әдәби тел дөньясына алып керә. Сүзләрнең төрле яңгырашы аһәңе аша туган телгә мәхәббәт тәрбияли, шул телдә кыенсынмый теләп сөйләшергә өйрәтә.
Балалар матур әдәбият аша грамматик кагыйдәләрне үзләштерә, лексика тәртипләренә өйрәнә. Хикәяләр, әкиятләр аша балалар сүзләр матурлыгын тоярга, шигырләрдә моң, ритм күрергә, әкиятләрдә фольклор әсәрләрен аңларга өйрәнә. Китап аша балаларның актив сүзлеге арта, сүз байлыгы киңәя, күзаллау сәләте, хәтере үсә. Матур әдәбият балаларны матурлык дөньясына алып керә, шул дөньяда яшәргә, үз фикерләрен чагыштырмача җиткерергә өйрәтә, алардагы геройлар халәтенә керә, аларның эчке кичерешләрен аңлый белергә өйрәтә.
Матур әдәбиятның тәрбияви чара буларак кулланышы югары, әсәрдә балаларның психологик, физиологик үзенчәлекләре, мөмкинлекләре күздә тотып сайланса, ягъни һәрбер төркем өчен сайланган әсәрләр шушы таләпкә таянган булырга тиеш.
Комментарийлар