Матурлык дөньяны коткарыр
Загафарова Гөлнур Фәхеметдин кызы,Арча районы Сеҗе төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы «Матурлык дөньяны коткарыр», – дип язган бөек рус язучысы Ф.М.Достоевский. Матурлыкны күрә, аны тудыра б...
Арча районы Сеҗе төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы
«Матурлык дөньяны коткарыр», – дип язган бөек рус язучысы Ф.М.Достоевский. Матурлыкны күрә, аны тудыра белгән кеше беркайчан да җинаять кылмас, кеше хезмәтен бәяли, хөрмәт итә белер.
Җәмгыятебезгә икмәк ничек кирәк булса, матурлык та кирәк. Без чын матурлыкның һәрвакыт кешелекле булуына ышанабыз. Гүзәллек кешене нәфисләндерә, яхшырта, рухи һәм әхлакый сафландыра. Хәзер көнкүрештә, мәктәптә, гаиләдә, җитештерү тармагында эстетик тәрбия бирү турында басым ясап әйтелә, языла. Киләчәк дөньяның яшь гражданын тормыштагы һәм сәнгатьтәге гүзәллекне күрә, дөрес бәяли белергә өйрәтү – аны һәрьяктан үскән шәхес өчен кирәк булган әһәмиятле сыйфатлар белән баету дигән сүз. Шундый шәхесне тәрбияләү – безнең , мәктәпнең һәм әти-әниләрнең төп бурычларының берсе.
Кешенең гүзәллек дөньясына беренче адымы гаиләдән башлана. Бала бишектә ятканда аңа әтисе, әнисе төрле төстәге уенчыклар элеп куя. Җырлап-көйләп баласын йоклата. Үсә төшкәч, аңа әнкәсе әкиятләр сөйли.
Без тормыш матурлыгын беренче адымнарыбызны атларга өйрәнгәндә үк тоя башлыйбыз. Шул вакытта ук инде балага: «Тирә-:ягыңа күз сал – күрәсеңме, ул нинди гүзәл!» – дип әйтү бик әһәмиятле. Гаҗәеп бернәрсә дә юк кебек: таныш урман, бәләкәй генә елга ага; зәңгәр күк, кояш баю яки кояш чыгу күренешләре, якын кешеләрнең йөзләре... Күңеле гүзәл булган кеше боларның барысыннан да ямь таба, матурлык күрә. Балаларыгыз белән бергәләп урманга сәяхәт ясагыз. Кошлар сайравы, җиләкнең чибәр кызлар күк «күз кысып» утыруы, нарат, имән шаулавы, төрле чәчәкләр атуы, кырмысканың йөгереп эшләп йөрүе... Мондый күренешләрне санап бетерергә мөмкинме соң?
«Кош оясында ни күрсә, очканда шуны эшләр», ди халык, һәрбер гаиләнең үз «законнары», үзенә генә хас «уставы» бар. Гадәттә, гаиләнең «рәисе» – әти кеше, аның «урынбасары» – әни. Әгәр дә әти-әни балага «нәрсә ул яхшы һәм нәрсә ул яман», дип аңлатмаса, «нәрсә ул матур һәм нәрсә ул ямьсез», «бу ярый, теге ярамый», «өлкән кешене хөрмәтлә, кечене якла», димәсә, билгеле инде, бу баладан яхшылык көтеп булмый. Яхшылыкка матурлык аша өйрәтергә кирәк.
Әни кеше әйтергә тиешле сүзләр: «Кара әле, кызым, бакчадагы алма агачында нинди матур алмалар... Ничек матур итеп сайрый кошлар...», «Ничек чиста итеп югансың чокырларны... Идәнне әйбәт югансың, хәтта урындыкларның сырларыннан тузаннарны да сөрткәнсең...», «Бүген чәчеңне бик матур үргәнсең...», «Күлмәгеңдә бер тап та юк...», «И, кара инде син, гөлгә су да сипкән! Шуңа күрә ул сиңа чәчәк бүләк иткән дә...(гөл чәчәк аткан)».
Исегездән чыгармагыз: баланы тәрбияләүче – гүзәллекнең беренче мәктәбе – сезнең туган йортыгыз, гаиләгез. Баланың үзенчә фикер йөртә алуы, матурлыкны таный, күрә, яхшылыкны яманлыктан аера белүенә гаиләдә нигез салына. Шулай да, кайбер ата-аналар, балалары начар юлга баскач, тәртипсезлек эшләгәч, мәктәпне яманларга тырыша, укытучыларны гаепли. Әмма инде соң була.
Минем сезгә шундый сораулар бирәсем килә:
– Гаиләгездә кайсы балалар китабын укыганыгыз бар? Аның балагызга нинди уңай яки тискәре йогынтысы булды? Балагыз белән рәсем ясарга утырганыгыз бармы? Ул кайсы темага рәсем ясарга ярата? Нинди буяулар куллана? Яктыларнымы, караңгыларнымы, әллә төссезләренме? Гаиләдә берәр музыка коралыгыз бармы? Көйләр уйнап, бер-берегезне тыңлаганыгыз бармы? Балагыз тиз уйнаган көйләрнеме, әллә салмакларын, моңлыларын яратамы? Музейларга йөрисезме? Нинди әйберләр балагызның игътибарын күбрәк җәлеп итә? Урманга барганыгыз бармы? Балагыз кайсы кошларны белә? Ул кайсы агачларны, урман чәчәкләрен, гөмбә, җиләкләрне таный? Сез, әти-әниләр, үзегезнең әти-әниләрегезне ничек хөрмәтлисез? Аларның хәлләрен белеп кайтасызмы? Күчтәнәч беләнме, әллә буш кул белән барасызмы? Туган көннәрен, бәйрәмнәрен онытмыйсызмы, тәбриклисезме? Укытучыга карата нинди әңгәмә үткәрәсез? «Ул галим». «Ул бөек кеше». «Ул үз гомерен балаларга белем бирүгә, тәрбиягә багышлаган» дисезме? Бәйрәмнәрдә килеп, аңа тәбрикләү сүзләре әйтергә онытмыйсызмы? «Укытучы эше – инә белән кое казудан да авыр», – дип әйтәсезме?
«Алтын балачак» дигән билгеләмә бар. Биредә «алтын» сүзе, олы кешедән аермалы буларак, бала хис итәргә тиеш булган бәхет һәм гамьсезлекне аңлата. Бала өчен, чыннан да, тормыш мәшәкатьләреннән берникадәр сакланганлык хисе хас. Тормышының төп мәсьәләләрен аның өчен ата-анасы хәл итә. Ул аларның акылына, тормыш тәҗрибәсенә, гаделлегенә һәм көченә ышана. Югыйсә, куркыныч янаганда ул «әни!» дип кычкырмас, «әтигә әйтәм!» димәс; кайгы килсә, әбисенең тезенә капланып еламас иде. Ләкин «алтын балачак» «алтынланган балачакка» өйләнеп китмәсен. Алай булса, тормыш алдында, кешеләр алдында җавап бирер вакыт җиткәч, ул көчсезгө әйләнер.
Баланы кем кеше итә соң? Ата-аналармы? Мәктәпме? Әйе, ата-аналар да, мәктәп тә, урам да, дусты да, әйләнә-тирә мохит тә – барысы да.
Укучының әнисе һәм әтисе үрнәк булу бик кирәк. Ләкин иптәшенең йогынтысы әнисе яки әтисе йогынтысына караганда көчлерәк булган очраклар да бар.
Нәрсә соң ул кеше матурлыгы, гүзәллеге?
Ул – балачактан ук эшне сөя белү. Гөлгә су сибү дисеңме, идән, савыт-саба юу, үзенең күлмәген, чалбарын үтүкләү, чәчен матур итеп тарый белү һ. б. Ул – матурлыкны күрә, тоя белү дә.
Гомуми эстетик тәрбия турында никадәр сөйләсәң дә аз кебек.
Әйдәгез, барыбыз да бергә-бергә матурлыкны тоя белик, аны күрергә өйрәник, күңелләребез почмакларында гүзәллекне күбәйтик, тирә-юньдәге матурлыкка гашыйк булыйк, бер-беребезгә изге теләкләр телик һәм балаларыбызны да матурлыкны тоярга өйрәтик.
Комментарийлар