Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» журналы битләрендә Г. Тукай иҗатына багышланган язмалар

«Мәгариф» журналының 1 нче саны 1918 елның 7 ноябрендә Казанда дөнья күрә. Галимҗан Ибраһимов аның беренче мөхәррире була. Педагог-галимнәр, тарихчылар «Мәгариф» җурналының тарихы «Мәктәп» журналыннан...

«Мәгариф» журналының 1 нче саны 1918 елның 7 ноябрендә Казанда дөнья күрә. Галимҗан Ибраһимов аның беренче мөхәррире була. Педагог-галимнәр, тарихчылар «Мәгариф» җурналының тарихы «Мәктәп» журналыннан башлануын исбатлый-дәлилли алдылар. 1936 елның октябреннән «Мәгариф»нең – «Башлангыч мәктәп», 1938 – 1990 елның августына кадәр «Совет мәктәбе» исемендә йөрүе дә ул журналның рухи, тематик яктан бертөрле булуы хакында сөйли. Аларның һәммәсе дә диярлек төрле сугышлар аркасында («Мәктәп» журналы да күздә тотыла. – М.С.) беркадәр вакыт чыгудан туктап торган.


Укытучыларның, аспирант-галимнәрнең, мәгариф системасында эшләгән хезмәткәрләрнең бер гасырлык тарихы булган «Мәгариф» журналында Г.Т.ның тормыш юлын, әсәрләрен өйрәнү, шул әсәрләрдәге образлар үрнәгендә балаларга белем-тәрбия бирү уңаеннан яктыртылган мәкаләләре, чыгыш-язмалары, дәрес эшкәртмәләре, сыйныфтан тыш үткәрелгән чара үрнәкләре бик күп бирелгән. Т.ның дистәләгән әсәрләре мәктәп программаларына кертелгәнгә, алар элек еллардан бирле  укытылып килгәнгә күрә дәрес эштәртмәләренең күбесе бер-берсенә ошаш һәм аваздаш. Шуңа күрә  аларның барысын да санап чыгу максаты куелмады. Шулай да җурналда урын алган программаларны искә алып, мөһим дип саналган язмаларны күрсәтеп үтүне кирәк санадык: Мәсәлән: «IX класста татар әдәбиятын яңа программа белән укыту» (Совет мәктәбе,  1963, №7, 31–33 бб.), V класс өчен татар әдәбиятыннан программа материалының якынча сәгатьләргә бүленеше (Г.Т. – 6 сәгать). (Совет мәктәбе, 1971, № 8, 36–38 бб.)


«Г.Т.ның балаларга багышланган иҗатын ныклап өйрәнү 20–30 нчы елларда (узган гасырның –  М.С ) гына башлана. Г.Рәхим, Х.Хәйри, А.Әхмәт һәм башкалар аның әкиятләренә һәм шигырьләренә генә түгел, бәлки балалар иҗатына тулаем игътибар итәләр. Шул чорда чыгып килгән «Мәгариф», «Совет әдәбияты» журналларында, «Кызыл Татарстан», «За педагогические кадры» газеталарында басылган мәкаләләрнең күбесендә Г.Т. һәм К.Д.Ушинский янәшә куеп чагыштырыла. Ике шәхес карашларының бердәмлеге, тәрбия эшен баланы тормышка әзерләүдән тыш, кешене билгеле бер максатка юнәлтелгән акыл, әхлак, эстетик һәм башка юнәлешләрдә формалаштыру процессы  итеп аңлауда сизелә.


XIX гасырда яшәгән мәшһүр педагог К.Д.Ушинский шагыйрь иҗатына зур йогынты ясый (мәсәлән, тәрбиянең максаты аларның икесе өчен дә бердәй). Шул хакта Х.Хәйри болай дип яза: «Т. балаларга ирекле тәрбия бирергә, аларга фән укытырга, һәр яктан үстерергә өндәде һәм балаларның культуралы, эшкә сәләтле, халыкны сөюче булып үсүләрен теләде». (Нигъмәтҗанова А. «Чит илдәге милләттәшләр һәм Тукайның педагогик мирасы». Мәгариф,  1993, № 8, 24–26 бб).


Алга таба кайсы елда нинди язмалар (чыганаклар) чыгуы хронологик тәртиптә тәкъдим ителә.


Әсраров Н. Г.Тукай иҗатын йомгаклау дәресе.  (Совет мәктәбе, 1971, № 6, 27–28 бб.)


Борһанова М. VII класста Г.Тукайның «Пар ат» шигырен өйрәнү. (Совет мәктәбе, 1971, № 1, 24–27 бб.)


Исламов Ф. Тарих дәресләрендә татар язучылары әсәрләреннән файдалану. (Совет мәктәбе, 1971, № 2, 43–45 бб.)


Хаҗиев В. «Татар халык шагыйре Габдулла Тукай» дигән диафильм, (Совет мәктәбе, 1971, № 11, 22 б.)


Х.Курбатов. Тукай шигырьләренең системасы һәм үлчәме. (Совет мәктәбе, 1988, № 4, 23 – 26 бб.)


Баянов Ә. Бөек шагыйрь хәзинәсе. (Мәгариф, 1990 ел, № 1, 17–18 бб.)


Галимуллин Ф. Ничек сәнгатьле укырга. (Г.Тукайның «Китмибез!» шигыре мисалында). (Мәгариф, 1991, № 4, 14–16 бб.)


Апушев П. Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын.(Мәгариф, 1991, № 4, 16–17 бб.)


Салихов Р. Бәлки моңа игътибар арта төшәр. (Тукай иҗатын өйрәнү турында уйланулар). (Мәгариф, 1991, № 4, 17–20 бб.)


Ф.Зыятов. Тукай биографиясендә Өчиле. Материал Т.биографиясенә ачыклык кертә. Бу яктан ул аеруча әһәмиятле. (Мәгариф, 1993, № 4, 20 – 22 бб.)


Филлипова К. Исәнме, Тукай! (Шагыйрьне искә алу дәресе). (Мәгариф, 1995, № 3, 20 б.)


Хәнипова Р. Тукай безне телле итте. (Мәгариф, 1996, № 1, 15–16 бб.)


Юзиев Н. Тукай шигырьләреме? (Мәгариф, 1996, № 4, 11–14 бб.)


Мәһдиев Р. Г.Тукай төзегән дәреслек-хрестоматия. (Мәгариф, 1996, № 4, 15–17 бб.


Шиһапова Г. Тукай иҗаты һәм әхлак тәрбиясе. (Мәгариф, 1996, № 2, 20–21 бб.)


Әмирхан Р. Тукай һәм Әмирхан. ( Мәгариф, 1998, № 4, 22–23 бб.)


Юнусов М. Г.Тукайның мөгаллимлек осталыгы. (Мәгариф, 1998, № 4, 23–25 бб.)


Салихҗан Х. Тукайның исламга мөнәсәбәте. (Мәгариф, 1999, № 4, 24–26 бб.)


Гыйләҗев Т. Тукай мәктәптә. (Мәгариф, 2000, № 4, 31–32 бб.)


Сәгъдиева Р. Җырларыбыз башында – Тукай. (Мәгариф, 2000, № 4, 33–34 бб.)


Кәбирова Н. Ике шагыйрь – ике йолдыз. (Мәгариф, 2000, № 4, 35–36 бб.)


Тукай энциклопедиясеннән өзекләр. (З.Рәмиев әзерләде.) (Мәгариф, 2001, № 4 нче сан, 16–17 бб.; 2004, № 4, 9–10 бб.; 2006, № 3, 16–17бб.; 2006, № 4, 20 б.; 2009, №4, 11–12 бб.))


Сазонова Н. Г.Тукай, А.Пушкин һәм В.Ирвинг әсәрләрендә күчмә сюжетлар. (Мәгариф, 2001, № 6, 22–24 бб.)


Галимәрдәнова Р. Тукай иҗатында керешмәләр. (Мәгариф, 2003, № 10, 16 – 17 бб.)


Исмәгыйлева С. Габдулла Тукай – балаларга. (Мәгариф, 2004, № 3, 14–16 бб.)


Галәвиева М. «Тукай маршы» ничек язылган? (Мәгариф, 2004, № 6, 9–10 бб.)


Шәрифуллин Ф. Чыңгыз Айтматов: Габдулла Тукай  – төрки халыкларның бөек шагыйре. (Мәгариф, 2005, № 4, 10–11 бб.)


Әмирхан Р. Рухи-мәдәни тарихыбызда Тукай. (Мәгариф, 2006, № 1, 50–51 бб.)


Шәйдуллина Г. Оч иреккә, сандугач. (Г.Тукай әсәрләренә сәяхәт.) (Мәгариф, 2006, № 3, 9–11 бб.)


Галиуллин Т. Без – Тукайлы шигърият! (Мәгариф, 2006, № 4, 7–11 бб.)


Заһидуллина Д. Шагыйрь иҗатын өйрәнүгә яңача караш. (Мәгариф, 2006, № 4, 12–14 бб.)


Гыймадиева Н. «...Бөтенләй сафлана күңлем: укыйм иман, булам мөэмин». (Мәгариф, 2006, №  4, 15–17 бб.)


Ильина С. «Кайдан алсын шигъре шагыйрь...» (Мәгариф, 2006, № 4, 25–26 бб.)


Бакирова Р. Судьба поколения в лирике М.Лермонтова и Г.Тукая. (Мәгариф, 2006, № 4, 35–37 бб.)


Гайнуллина Т. Апрель җитсә, исемеңне җырына куша тургай... (Мәгариф, 2006, № 4, 47–49 бб.)


Сафиуллина А. Шагыйрьнең Өчиледәге иҗаты. (Мәгариф, 2006, № 4, 50–51 бб.)


Хуҗина Д. «И мөкатдәс моңлы сазым...» (Мәгариф, 2006, № 4, 59–60 бб.)


Исламов Ф. Тукай образы – әдәбиятта һәм сәнгатьтә. (Мәгариф, 2006, №4, 61–62 бб.)


Әмирхан Р. Тукай белән Әмирхан дуслыгы. (Мәгариф, 2006, №4, 63–64 бб.)


Иксанова Г. Г.Тукай лирикасында төп темалар һәм мотивлар. (Мәгариф, 2007, №2, 9–10 б.б.)


Хәйруллина Д., Усманова Г. «Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы...». (Мәгариф, 2007, № 4, 11–12 бб.)


Нәҗипова Г. Тукай – дәреслек авторы (Мәгариф, 2008, №4, 53–55 бб.)


Садыйкова Т., Насыйбуллина Г. Г.Тукай безнең күңелләрдә. (Мәгариф, 2009, №3, 10–12 бб.)


Гыймадиева Н. Г.Тукай иҗатында экология темасы. (Мәгариф, 2009, №4, 6–8 бб.)


Галләмов Ф. Г.Тукай әсәрләрендә керешмәләр. (Мәгариф, 2009, №4, 9–10 бб.)


Т.ның тууына 125 ел тулу уңаеннан «Мәгариф» журналы 2010 елның август аеннан алып 2011 елның ноябрь аена чаклы «Г.Тукай – публицист» дигән иҗади эшләр бәйгесе үткәрде. Конкурска 150 гә якын эш керде. 6 җиңүче билгеләнде. Тагын 8 авторга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломнары тапшырылды. Аларның язма эшләре ел дәвамында журнал битләрендә яктыртылып барылды.(Мәгариф, 2011, № 11, 12 б.)


Т.ның тууына 125 тулу уңаеннан «Мәгариф» журналы «Без – Тукайлы халык» дигән әдәби викторина үткәрде. (Кара: Сабиржанов Т. «Мәгариф», 2011, № 2, 24 б; № 5, 18–19 бб; № 6, 22–23 бб; № 7, 75–76 бб; № 8, 56–57 бб.); Сабирҗанов Т. Син бит, Тукай, татар халкы өчен Яшәү дәреслеге язган зат! (Мәгариф, 2011, № 9, 61–65 бб.)


Мозаффарова М. Г.Тукайның «Кызыклы шәкерт» шигырен өйрәнү. (Мәгариф, 2014, №4, 34–37бб.)


Латыйпов Р. Тукай һәм Пушкин – ике йолдыз ул. (Мәгариф, 2014, №7, 37–40 бб.)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ