Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәхәббәттән җырлар кала...» (Язучы Марат Кәбировның шул исемдәге повестен өйрәнү)

Миләүшә ХАФИЗОВА,Әтнә районы Иске Өҗем төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыЯңа программа буенча татар мәктәбенең өченче баскычында хәзерге әдәбият кысаларында З.Хәким, Р.Зәйдулла, М.Кәбиро...

Миләүшә ХАФИЗОВА,
Әтнә районы Иске Өҗем төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Яңа программа буенча татар мәктәбенең өченче баскычында хәзерге әдәбият кысаларында З.Хәким, Р.Зәйдулла, М.Кәбиров әсәрләрен өйрәнү каралган. Бу вакытка укучылар аерым төрләрне анализлау алгоритмын үзләштергән булалар инде. Без, гадәттә, эш барышында таблица-конспект тутырып барабыз, бу истә калдыру, кабатлау өчен бик уңай. Игътибарыгызга шуның киңәйтелгән вариантын – дәреснең төп эчтәлеген тәкъдим итәм. Эш формалары, әлбәттә, күптөрле булырга; биремнәрне парлап, төркемнәрдә, фронталь башкарырга; Сингапур яки башка укыту технология­ләре кулланырга мөмкин, монысы – һәр укытучының үз иҗат мәйданы.


Максат: 2000–2010 еллар мәдәнияте үрнәге буларак, М.Кәбировның «Мәхәббәттән җырлар кала» повестен өйрәнү.
Бурычлар: әсәргә проблемалы-тематик анализ ясау; кеше тормышында әхлакый кыйммәтләрнең әһәмиятен тө­шендерү.
Җиһазлау: дәрес эшкәртмәсенә нигезләнгән тематик презентация.
Эпиграф.
Алмаларын жәлли тормыш,
Җаннарыма таш ора.
(М.Кәбиров)


Дәрес барышы
I. Мотивлаштыру
Укытучы. Укучылар! Тиздән мөстә­кыйль тормышка аяк басарсыз. Сез имтиханнар, армия, укырга яки эшкә урнашу турында уйлыйсыз; күбегезгә шәһәргә чыгып китәргә туры киләчәк. Без дәрестә өйрәнәсе әсәр герое да тормыш юлын нәкъ сезнең кебек матур хыяллар, зур өметләр белән башлый. Әйдәгез, бүген Гөлзилә һәм аның юлында очраган кешеләр, каршылыклар турында сөйләшик, аңа нинди проблемаларны чи­шәргә туры килгәнен карыйк. Автор бу әсәре белән безгә нәрсә әйтергә тели икән, аның фикерләре барыбыз өчен дә кызыклы һәм файдалы булыр дип уйлыйм. Башта аның үзе белән танышып үтик.
II. Яңа теманы өйрәнү
Язучы турында белешмә. Бер-ике укучы язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында чыгыш, проект эше яки сайты (maratcabirov.com) белән таныштыру әзерләргә мөмкин.
Уку мәсьәләсе кую. Инде хәзер әсәрне анализлауга күчик, шулай ук анда күтәрелгән проблемалар турында сөйләшербез, геройларга бәя бирергә тырышырбыз.
Уку мәсьәләсен адымлап чишү куелган сорауларга җавап табу, биремнәрне үтәү, фикерләрне дәлилләү аша бара.
(Таблица)
III. Йомгаклау
1. Бәяләү. Төрле этаплардагы эшчәнлеккә дәрес ахырында гомуми бәя куела.
2. Өйгә эш итеп, аерым проблемалар, образлар һ.б. турында сочинение язарга яки аңа әзерләнергә бирәбез.
3. Укытучының йомгаклау сүзе. Әсәргә анализ ясау барышында, теоретик белемнәрне ныгыттык. Шулай ук максатларга ирешүнең җиңел генә булмаячагын да аңлагансыздыр. Тормыш җаннарыгызга таш орган чакларда ярдәм итәргә әти-­әниләрегез, көч алырга туган җирегез, мәктәбегез барын онытмагыз! Язмышыгыз якты җырдай булып язылсын!


Әдәбият.
1. Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2000. – 334 б.
2. Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш.. Татар әдәбияты. Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф», 2004. – 245 б.
3. Кәбиров М. Мәхәббәттән җырлар кала. – «Мәхәббәт яңгыры: Повестьлар». Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 432 б.
Искәрмәләр.
Татар телендә урта белем бирү мәктәпләре (X–XI сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа / Төз.-авт.: Заһидуллина Д.Ф., Йосыпова Н.М. – Казан, 2013.


Марат Рәфаил улы Кәбиров 1970 елның 23 августында Башкортстанның Илеш районы Сеңрән авылында туа. Туган авылындагы сигезьеллык мәктәптә белем алганнан соң, һөнәрчелек училищесын тәмамлый.
Узган гасырның сиксәненче-туксанынчы елларында балалар матбугатында беренче әсәрләре күренә башлый. Бер ел «Яншишмә» дип аталган балалар газетасында эшләп алганнан соң, 1991 елда «Өмет» татар яшьләр газетасына күчә. Читтән торып Башкорт дәүләт педагогия институтының татар филологиясе бүлеген тәмамлый.
М.Кәбиров 1991 елдан алып композиторлар Нәфисә һәм Ризван Хәкимовларның концерт төркемендә конферансье булып эшли. Шулай ук Айдар Галимов төркемендә, Хәния Фәрхи җитәкчелегендәге «Бәйрәм» ансамблендә концертлар алып бара.
Аның «Онытма таңнарыңны», «Сөйләшик әле бер», «Күңелле табын», «Өзәңгегә баскан чак», «Иң күңелле китап», «Мәхәббәт яңгыры», «Сагындым. Кайт инде...» дигән китапларын укучылар җылы каршы алды.
М.Кәбиров – 2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Таблица


<…>
Тулы варианты белән «Мәгариф» журналының №4 (апрель, 2015) санында танышырга була. («Электрон подписка»да)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ