Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпләр – авылның киләчәге

Шәяхмәтова Миләүшә Мөдәррис кызы,Мөслим районы Тойгелде урта мәктәбенең география-биология укытучысы, сыйныф җитәкчесеАвыл мәктәбе! Бу гади сүз генә түгел, ә бәлки тирән мәгънәне үз эченә сыйдырган тө...

Шәяхмәтова Миләүшә Мөдәррис кызы,
Мөслим районы Тойгелде урта мәктәбенең география-биология укытучысы, сыйныф җитәкчесе

Авыл мәктәбе! Бу гади сүз генә түгел, ә бәлки тирән мәгънәне үз эченә сыйдырган төшенчә. Җәмгыять глобаль зур үзгәрешләр кичергән заманда мәктәп авылны саклап кала торган, авылга ямь биреп торган социаль, мәдәни һәм белем бирү үзәге буларак яшәп килә. «Булдыклы кешеләр авылдан чыга» дигән халык әйтеме бар. Чыннан да, авылда туып, шул авылның мәктәбендә укып, тормышта зур уңышларга ирешкән затларыбыз бихисап.


Шуңа да карамастан, авыл мәктәбенең киләчәге юк дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Бу фикер белән килешеп булмый. Минемчә, авыл мәктәпләре яши һәм яшәячәк, чөнки балаларга тиешенчә белем-тәрбия бирү өчен авыл мәктәпләрендә дә бөтен мөмкинлекләр бар. Белгәнегезчә, алар заман таләпләренә туры килерлек җиһазландырыла, биналары барлык уңайлыклар булдырылып ремонтлана. Авыл мәктәпләрендә эшләүче укытучыларыбызның белемнәре дә, һөнәри осталыклары да җитәрлек кенә түгел, ә югары дәрәҗәдә дияр идем мин. Елдан-ел республика һәм илкүләм бәйгеләрдә җиңеп, мәгариф өлкәсендә иң алгы сафта баручылар арасында авыл укытучылары саны арта баруы моңа дәлил булып тора.


Авыл мәктәпләренең киләчәгенә шик тудырган төп сәбәп – балалар санының аз булуы һәм елдан-ел кими баруы. Әмма һәр нәрсәнең уңай ягы булган кебек, бу күренешнең дә бик зур файдалы ягы бар, чөнки фәлсәфәчеләр исбатлаганча, сан арткан саен, сыйфат начарлана. Укучылар саны күбрәк булган саен, балаларның һәрберсе белән шәхси якын килеп аерым эшләү, аларның ата-аналары белән тыгыз элемтәдә тору мөмкинлеге кими. Нәтиҗәдә кайбер балалар ачылып, үсеп китәләр, ә кайберләре, йомылып, белемнәрне начар үзләштерә башлыйлар. Бу инде, билгеле, баланың шәхес буларак җитлегүенә тискәре йогынты ясый.


Бала саны күп булмаган авыл мәктәпләрендә исә бөтенләй башкача. Анда һәр бала игътибар үзәгендә. Хәтта мәктәп диварларынннан читтә дә укыту-тәрбия эше дәвам итә. Укытучы, бала һәм ата-ана һәрвакыт тыгыз элемтәдә. Алар көндәлек авыл хезмәтен башкарганда да, бәйрәм һәм ял иткән вакытларда да – һәрвакыт элемтәдә, бәйләнештә торалар. Авыл укытучылары, укучыларын шәхси күзәтеп кенә калмыйча, аларны файдалы хезмәткә өйрәтеп, тормышта үз һөнәрләрен сайларга этәргеч бирәләр. Аларны гаиләдән читтәге мохиттә дә югалып калмаска өйрәтәләр, җәмгыятебезгә лаеклы шәхес булып формалашуына ярдәм итәләр.


Мин үзем, география-биология укытучысы буларак, авыл мәктәбендә эшләвемне бик отышлы күрәм, чөнки балалар дәрес материалын экрандагы фильмнар аша гына түгел, ә табигатьнең үзендә өйрәнә, үз күзләре белән күрә, үз куллары белән тотып карый, бөтен күңелләре белән тоемлый, гомергә онытылмаслык итеп үзләштерә. Икенче яктан, алар бу белемнәрнең тормышта нигә кирәклеген дә аңлыйлар, киләчәк тормышларында кулланырга да өйрәнәләр.


Соңгы вакытта мине уйландырган, хәтта борчыган мәсьәлә – ата-аналарның балаларына ана телебездә түгел, рус телендә белем бирүне кулайрак күрүләре. Алар уенча, татар телендә укыган бала бердәм дәүләт имтиханнарын биргән вакытта югалып кала, рус телендә үз фикерен җиткерә алмый. Мин бу урында халкыбызның «Татарга тылмач кирәкми» дигән әйтемен мисалга китерер идем. Безнең татар халкыбыз элек-электән: «Тел белмим», – дип югалып калмаган, үз фикерен җиткерә белгән. Минемчә, әгәр баланың белеме җитәрлек күләмдә икән, ул аны нинди телдә үзләштерүенә карамастан, тиешле дәрәҗәдә күрсәтә ала. Ә менә ана телен сабый чактан «икенче сорт, кухня теле» дип уйлап үскән бала халкыбызга, милләтебезгә файдалы шәхес була алырмы?


Шуңа да үзләренең балаларын рус телендә укытырга омтылып, читкә, башка мәктәпләргә урнаштырга теләүче ата-аналарны тагын бер кат уйланырга чакырыр идем мин. Балагыз гаиләдән аерыла, аңа сабый чактан бирелгән тәрбия ныклыгы какшый. Ул чит мохиткә, чит коллективка килеп эләгә һәм аның шәхес буларак тәрбиясенә яңа факторлар басым ясый башлый. Тормыш күрсәткәнчә, бу факторлар күпчелек очракта милләт өчен генә түгел, ә бәлки, тулаем алганда, җәмгыять өчен файдалы, лаеклы шәхес тәрбияләүгә ярдәм итми.


Мин үзем мәктәптә эшләү дәверендә балага тиешенчә белем бирү һәм аны шәхес итеп формалаштыру процессының җитди, катлаулы һәм озакка сузылган булуына инанганнан-инана барам. Мәктәп белән ата-аналарның тәрбия эшендә теләктәш булулары аеруча мөһим, чөнки бала тормышында гаиләдәге, мәктәптәге, үзе яшәгән мохиттәге традицияләрдән чыгып эш итә. Әнә шул традицияләрнең, үзара мөнәсәбәтләрнең нинди булуы аның киләчәк тормышына хәлиткеч йогынты ясый. «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», ди халкыбыз. Гаиләдә ата-ананың яхшы үрнәге, мәктәптә укытучының иҗади эшләү осталыгы булса, бала сәламәт һәм кызыксынучан булганда, тәрбиянең нәтиҗәсе дә күркәм була. Шул чакта гына балалар арасында тискәре күренешләргә урын калмас, алар киләчәкнең лаеклы, аңлы дәвамчылары булырлар. Гаиләдә дә, мәктәптә дә яхшы мөнәсәбәтләр, гуманлылык, миһербанлылык сыйфатлары тамыр җәйгән икән, бала күңелендә дә нәкъ менә шул хисләрнең урын алуы шиксез. Һәрьяклап җитлеккән, камил шәхес тәрбияләү эше шушы тәрбия эшендә катнашучыларның һәммәсеннән дә бергәләшеп, килешеп эшләүләрен сорый. Һәр баланың да тумыштан килә торган сәләт-мөмкинлекләре бар. Шул мөмкинлекләр аның киләчәктә нинди һөнәр иясе булачагын ачыклый. Ә менә баланың нинди шәхес булып үсүе тәрбиянең сыйфатына бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары, тирә-юньгә мөнәсәбәте гаиләдә формалаша, мәктәптә уку дәверендә үсә. Бу сыйфатларның уңай булуына, мәктәп белән гаилә ныклы элемтәдә торганда гына, эзлекле рәвештә ирешеп була. Ә гаилә белән мәктәп арасында элемтә җебе –- ул бала үзе. Мәктәп куйган таләпләрне, кагыйдәләрне, мәктәп хәлләрен ата-аналар үз балалары аша белеп торалар. Авыл җирлегендә һәр гаиләнең яшәү рәвеше дә сер булып кала алмый. Авыл укытучысы гаиләләрнең бердәмлегенә, ата-аналар һәм балаларның үзара аңлашып тату яшәвенә һәрдаим ярдәм итә, гаиләләрдә тискәре күренешләр булмасын өчен зур көч куя.


Күп еллар класс җитәкчесе булып эшләү дәверендә бердәм укучылар, укытучылар һәм ата-аналар коллективы формалаштыруда зур тәҗрибә тупладым. Шуннан чыгып әйтә алам: бала, үзенең туган җирендә, газиз якыннары, туганнан таныш күршеләре, авылдашлары арасында тәрбияләнеп кенә, халкына лаеклы шәхес булып җитлегә ала. Баланы бу җирлектән, бу мохиттән аерып алып тәрбияләү мөмкин түгел. Шуңа да мин, укучыларым белән тәрбия чаралары оештырганда, һәрвакыт гаиләләрен, якыннарын да катнаштыруны күздә тотам. Бәйрәмнәр, ярыш-бәйгеләр үткәрүме ул, табигатькә, тарихи урыннарга сәяхәт итүме – без һәрвакыт бергә.


Чыгышымны мәшһүр татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри сүзләре белән тәмамлыйсым килә: «Тәрбия – һәр нәрсәнең ачкычы, аның белән һәр нәрсәне хәл итеп була, ул – кешене кеше итүдә иң дөрес юл».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ