Мин - авыл укытучысы!
Римма Нурмөхәммәт кызы БОРҺАНОВА,Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы - 22 ел.Мин авыл мәктәбе мөгалиме, нинди кыенлыклар белән очрашам соң? Укучылар...
Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы - 22 ел.
Мин авыл мәктәбе мөгалиме, нинди кыенлыклар белән очрашам соң? Укучыларым алдында каушап калмыйммы? Укытучы булганыма үкенмимме? Мәктәптә укучы баланың язмышы һәм үз язмышым турында уйланаммы? Әйе, бу сораулар мине һәрчак борчып тора, әмма тормыш, иҗат уңышларым дәвам итә. Бер акыл иясе әйткән : “Берничә айдан уңыш алыйм дисәң- иген чәч, ун елдан җимеш ашыйм дисәң-агач утырт, гомер буе кадер хөрмәттә яшим, җир йөзендә якты эз калдырыйм дисәң - бала укыт! Укытучы һөнәре - иң дәрәҗәле, иң гадел, иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсе. Ләкин авыл укытучыларының шәһәр педагогларыннан аермасы бар. Авыл укытучысы һәрвакыт шул авылда яшәгән җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә. Аларны һәркем белә, таный, алар белән даими аралашып яши. Укучылар да, укытучылар да, ата-аналар да бер берсенә ышана, алар узара дустанә мөнәсәбәттә була.
Балачагымда укытучы булу бәхетләрен менә хәзер бик күп еллар эшләгәч кенә татыйм. Хезмәттәшләремнең хөрмәтен һәм ярдәмен тоеп, укучыларымның яңа үрләр яулавын күреп эшләү миңа иҗади көч һәм дәрт бирә. Әйе, мин бик бәхетле, чөнки мине яратучы, хөрмәт итүче яраткан укучыларым, хезмәттәшләрем, әти-әниләрем бар. Иртәгә мин кабат сыйныф бүлмәсенең ишеген ачып: “Исәнмесез, кадерле укучыларым! Бүген без сезнең белән...” – дип, аларны гыйлем дөньясына алып керәчәкмен. Ә дәресләр укытучы белән укучының бергәләп иҗат итүенә нигезләнә. Белем биргән укучыларымның кызыксыну тулы күзләрен күрү – минем өчен иң кадерле минутлар. Вакыт-вакыт сәләтле укучыларымны искә төшерәм, аларны юксынам.Аларның һәрберсенең исем фамилиясен яза китсәң биш дистәдән артыр иде. Бүгенгедәй хәтеремдә, беренче тапкыр Күәм мәктәбенә укытырга килгәч, 2 сыйныф укучыларын тапшырдылар.Уку кабинеты мәктәп эчендә түгел, аерым читтәрәк урнашкан интернатның бер бүлмәсендә. Иске күтәрмәле парталар, акбур һәм такта...
1992 ел белән хәзерге чорны чагыштырсаң исең китәрлек. Компьютер технологиясе кайда иде соң ул чорда? Ләкин эзләнү-тикшеренү эшләре, кулдан рефератларны язу кебек эшләр башкарылса да, укучыларым бик яхшы уңышларга ирештеләр, югары уку йортларына керделәр. Менә хәзер аларның балалары заманча мәктәптә белем ала. XXI гасыр баласы укуда мәгълүмати-компьютер технологияләреннән киң файдалана. Ел да нәни укучыларым белән төрле класстан тыш чаралар үткәреп, республика конкурсларында урыннар яулап,аларга тирән белем бирү өчен һаман эзләнеп, методик әдәбият туплап, башка остаз укытучылар тәҗрибәсен өйрәнеп, борчу мәшәкатьләрне бераз онытып, нәни укучыларымның самими йөзләрен күреп дәвам итә икән ул тормыш.
Мин укыткан укучылар киләчәктә кем булыр? Минем ышанычымны аклый алырлармы? Тәртипләре ничек булыр? – дигән сорау көн дә туды һәм әле дә туа. Тәрбия эшендә дә иң мөһим шарт: һәр балага шәхси якын килү. Һәр баланы шәхес итеп тәрбияләү өчен аеруча нык игътибар итү, күп көч түгү сорала. Һәрберебезгә мәгълүм ки, балага ныклы белем, тәрбия бирүгә нигез башлангыч сыйныфларда салына. Башлангычта тиешле белем алган укучы югары сыйныфларда фәннәрне җиңел үзләштерә. Димәк, укытучы -укытучы гына булса, ул эчпошыргыч булыр иде. Ул җырга, биюгә, спортка, нәфис сүзгә һәм башкаларга сәләтле, аның нәрсәгәдер омтылышы, юнәлеше булырга тиеш.
Соңгы елларда мәгариф өлкәсендә ирешелгән уңышларга чын күңелдән куанасы гына кала. Укыту өлкәсендә яңа техник чаралар (компьютер, интернет, интереатив такта) ярдәмендә оештыру өчен мөмкинлекләр арта баруын, мәктәпләрнең яңа мебель, техник чаралар, яңа таләпләргә туры китереп укыту кабинетлары җиһазландырылуын, төрле конкурслар үткәрелүен, грантлар бирелүенә дә шатланабыз. Димәк, боларның барысы да бездә авыл укытучыларында киләчәккә өмет уята, нәтиҗәле эшчәнлеккә этәргеч бирә.
Әйе, авыл укытучысы да тынгысыз, үзенең яраткан хезмәтен намус белән үти. Киләчәккә зур планнар корып сүрелмәс дәрт белән янып яши.
Комментарийлар