Логотип Магариф уку
Цитата:

Мин балаларны яратам

Анастасия Михаил кызы ИШТАНОВА,Менделеев районы Иске Гришкино төп мәктәбенең I категорияле башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы - 35 ел.Укытучы! Нибары җиде хәрефтән генә торса да, никадәр зур мәгънә...

Анастасия Михаил кызы ИШТАНОВА,

Менделеев районы Иске Гришкино төп мәктәбенең I категорияле башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы - 35 ел.


Укытучы! Нибары җиде хәрефтән генә торса да, никадәр зур мәгънә ята бу сүздә! Алар: сабырлык, кешелеклелек,гаделлек,таләпчәнлек, үз эшеңне яхшы белү һәм башкалар. Дөньяда меңләгән һөнәр бар. Алар арасында иң күркәме – укытучы һөнәре. Авыл укытучысы... Иң беренче булып, күз алдына авыл килеп баса. Дөрес, хәзерге вакытта авыл кешесенең тормышы күпкә җиңел, шәһәр тормышыннан бер дә калышмый. Шулай да, авыл укытучысының иртәсе шәхси хуҗалыгыннан башлана. Иртән торып эшкә киткәнче, ул малларын карап, тавык-чебиләрен туйдырып, өенә кереп балаларына иртәнге ашны әзерләп, аларның кайсын балалар бакчасына, кайсын мәктәпкә озата. Шуннан соң үзе әзерләнеп эшкә чыгып китә. Менә мин үзем дә шундый авыл укытучыларының берсе. “Яхшы укытучы булу өчен нәрсә укытасың - шуны һәм кемне укытасың - шуларны яратырга кирәк”,- дип язган унтугызынчы гасырның күренекле фикер иясе В.Ключевский. Шушы сүзләрне үземнең педагогик эшчәнлегемнең девизы итеп сайладым һәм менә мин башлангыч авыл укытучысы. 35 ел буе үземнең туган авылымда балаларга белем бирәм, туган телебезгә, туган илебезгә мәхәббәт тәрбиялим, халкыбызның гореф-гадәтләрен ничек тә югалтмаска, сакларга, үстерергә hәм яратырга өйрәтәм.


Укытучы һөнәрен сайлауда беренче укытучымның роле бик зур булды, шуңа күрә кечкенәдән үк укытучы булырга хыялландым. Шул хыялларым мине Минзәлә педагогия көллиятенә алып килде. Мин балаларны нык яратам. Шуңа күрә сайлаган hөнәремә әз генә дә үкенмим. Эшемнән зур тәм табып эшлим. Тормыш миңа бик зур сынау бирде. Ләкин шушы нәни, шук, эчкерсез сабыйлар барлык борчуларны, башка килгән барлык авырлыкларны оныттыра. Аларның онытылып әни дип дәшүләре, әйтеп, аңлатып бетергесез хисләр тудыра. Мин көн дә мәктәбемә, укучыларым янына ашкынып барам. Ярый әле шундый яраткан эшем, укучыларым бар дип сөенәм.


Укытучы һөнәре элек-электән үк мактаулы эш саналган. 30-40 еллар элек мәктәпне бетереп, укытучы һөнәрен сайлаган укучылар турында мактап, сокланып сөйлиләр иде. Ләкин соңгы елларда укытучы профессиясенең дәрәҗәсе берникадәр төште. Әмма ничек кенә булмасын, чын укытучы үз һөнәренә тугрылыклы булып кала. Бернинди авырлыкларга карамыйча, эчкерсез, саф күңелле сабыйларга белем бирә, аларны тәрбияләүгә бөтен көчен куя, киләчәк тормышка әзерли.


Бала күзендә шатлык очкыннары, күңелендә дәрт, ашкыну хисе сүнмәсен өчен, уку елы башында ук ата-аналар белән эшне дөрес итеп оештыруны бик мөһим адым дип саныйм. Ата-ана башкарган вазифаны аңлау, аларны хөрмәт итә белү һәм алга таба бала тәрбияләүдә дөрес юнәлеш бирү- бар да игътибар үзәгендә булырга тиеш. Укытучы һәм ата-ананың үзара фикердәш, ышанычлы хезмәттәш, бер- берсенә ныклы таяныч булуы бик кирәк.


Башлангыч сыйныф укытучысының балалар алдында җаваплылыгы бигрәк тә зур, чөнки ул белемгә фундамент салучы. Ә фундамент никадәр нык, тирән салынган булса, баланың белеме дә шундый була. Укытучы үзенең уңышларын берничә елдан соң күрә.Үзең укыткан укучыларыңның кешеләр хөрмәт иткән табиблар, балалар яраткан укытучылар, тәрбиячеләр, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында карына-яңгырына карамыйча, беренче ярдәм күрсәтүче шәфкать туташларын һәм башка өлкәләрдә тырышып хезмәт иткәннәрен күреп чын күңелдән сөенәсең, горурланасың, гомереңнең бушка үтмәгәнен аңлыйсың. Ә бит алар - авылның азкомплектлы мәктәбендә укыган балалар. Бер дәрестә икешәр-өчәр сыйныф укытып, 10-15 балага төпле, нык белем бирү өчен күпме көч, җаваплылык, сабырлык таләп ителүен, үзе авылда эшләгән башлангыч сыйныф укытучысы гына белә. Соңгы елларда авылымда балалар тавышы тагын кими башлады. Әле 15-20 ел элек балалар бакчасына 75-80 бала йөри иде, ә хәзерге көндә 20 гә якынлап. Ләкин алга таба балалар бакчасы да, мәктәп тә сакланып калыр дип ышанасы килә, чөнки авылның киләчәге мәктәпне тәмамлап чыккан кешеләрне дә борчый башлады. Шундый кешеләр булганда, авылым яшәр дип өметләнәм. Татар халкының теле, гореф-гадәтләре мәңге сакланыр дип уйлыйм.


 “Миңа бала бүләк ителгән. Ул - минем кадерле кунагым. Ул булганда мин бәхетле. Минем кебек, ул да яшәргә хаклы. Ул булачак кеше түгел, ә бүген үк Кеше. Мин баламны кабул итәм. Кабул итәм, балачагын саклыйм, аны аңлыйм, кичерәм...”

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ