Логотип Магариф уку
Цитата:

Мин – татар теле укытучысы!

Лилия Габделхак кызы ШӘРӘФЕТДИНОВА,Буа районы Түбән Наратбаш төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы - 24 ел.Җандай газиз, кадерле туган телем! Син миңа белем үрләрен яуларлык канат...

Лилия Габделхак кызы ШӘРӘФЕТДИНОВА,

Буа районы Түбән Наратбаш төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы - 24 ел.


Җандай газиз, кадерле туган телем! Син миңа белем үрләрен яуларлык канатлар бирдең, мине иркәләп-назлап үстердең. Газиз телемдә беренче авазларны әйттем, якыннарым, дус-дошман белән аралаштым. Туган телем! Сине яратканга күрә, татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеген сайларга уйладым да инде мин.


Канатларымның берсе – укытучы һөнәре. Укытучы – бернинди каршылыклар алдында да туктап калмыйча, күңел төшенкелегенә бирелмичә, кешелекне һәм җәмгыятьне алга барырга өндәүче, эрудицияле, өйрәнелгәннәр һәм ирешелгәннәр белән генә тынычланмыйча, даими эзләнүче, киләчәкнең бүгенгедән яхшырак булачагына өметләнүче шәхес, минемчә.


Җанга якын һөнәрем! Син миңа балаларның иҗади сәләтләрен үстерергә, уңышларына сөенергә өйрәттең. Инде берничә ел рәттән төрле бәйге-конкурсларда, конференцияләрдә катнашу-аралашу да кадерле туган телемдә бара. Шәхси тапкырлык, тәвәккәллек, инициативага сәләтлелек сыйфатларына укучы бала мөстәкыйль фикерләргә өйрәнгән чакта гына ия була. Төрле конференцияләрдә укучыларымның уңышларын күреп, күңел сөенә, канатлар тагын да ныгый. Җөмһүриятебез күләмендә чыгып килүче “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау” газеталарында эшләүче журналистларның үз куллары белән тапшырылган “Яшь хәбәрче” таныклыкларын алу күңелләребезгә нур өстенә нур өсти. Ул куанычны син бирдең, туган телем! Фәнни эшкә омтылыш уяттың, эзләнү-тикшеренү эшләренә тарттың, галимнәр янында тагын бер баскычка күтәрдең. Син заман белән бергә атлаучы, һәрчак укучыларның киләчәк язмышын уйлап, эшендә инновацион технологияләр кулланучы, һәр дәресен кабатланмас итәргә тырышучы галим ясадың! Шулай булгач, “Икенче канатым – галимлек!” - диеп горурланып әйтә алам.


Мин – Укытучы! Минем бурычым – гыйлемле, туган телен, җирен, илен хөрмәт итүче шәхесләр тәрбияләү. Белем һәм тәрбия бирүдә уңай нәтиҗәгә ирешүдә, элеккеге методикалар белән беррәттән, бүгенге педагогика фәне казанышларын, яңалыкларын кулланып эшләү таләп ителә.


Дәресләрдә Альберт Яхинның альтернатив программасын кулланма итеп алуны табышым дип саныйм, чөнки бу программа һәм дәреслекләр әдәбият фәнен укытуда үзенчәлекле бер системага корылган булуы белән җәлеп итә. Аның нигезендә укучылар төркемнәрдә шөгыльләнәләр, дәрескә УМ (уку мәсьәләсен) мөстәкыйль билгелиләр һәм аны адымлап, биремнәр үтәү аша башкаралар. Моның аша укучы, фикерләү сәләтен үстерү белән бергә, бирем саен үзенә бәя дә куя. Аның һәр адымы, уңышы конкрет билге булып күренеп бара.


Без мәктәптә укучыга уңайлыклар тудыру турында күп сөйлибез. Бу яктан караганда да әлеге технологиянең әһәмияте зур. Укучылар эшчәнлеген төркемнәрдә оештыру безгә уңай тәэсир итә. Укучылар, кара-каршы утырып, бер-берсенең күзләренә карап, куелган сорауларга җавап эзлиләр, бәхәсләшәләр, үз фикерләрен дәлилләргә, башкаларны да тыңларга, иптәшләренең фикерләре белән килешергә, ә иң мөһиме - аралашырга өйрәнәләр. Бу система укучыларны фикерләү гамәлләренә һәм аларны куллана белергә өйрәтә. Сыйныфтан сыйныфка фикерләү гамәлләрен кабатлый-кабатлый, катлауландыра-катлауландыра, күнекмәдән күнекмәгә күчә-күчә, укучы белемен арттыра баруга ирешә. А.Яхин программасын нәкъ менә шушы максатка хезмәт иткәнгә сайладым да инде. Әлеге программа белән эшләүне үзенең табышым дип саныйм. Минемчә, һәр татар теле һәм әдәбияты укытучысы бу табышны үз эшчәнлегендә файдаланырга бурычлы...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ