Логотип Магариф уку
Цитата:

Мин укучыларымны, укучыларым мине тәрбияли

Алсу Наил кызы НИГЪМӘТҖАНОВА,Апас районы Сатламыш урта мәктәбенең рус теле, әдәбияты һәм инглиз теле укытучысы. Эш стажы - 8 ел.Авыл мәктәбе... Белем һәм ачышлар дөньясы...Авыл тормышы өчен  аның әһәм...

Алсу Наил кызы НИГЪМӘТҖАНОВА,

Апас районы Сатламыш урта мәктәбенең рус теле, әдәбияты һәм инглиз теле укытучысы. Эш стажы - 8 ел.


Авыл мәктәбе... Белем һәм ачышлар дөньясы...Авыл тормышы өчен  аның әһәмиятен әйтеп бетереп булмый, минемчә. Кызлар һәм малайлар вакытларының күп өлешен мәктәптә уздыралар. Алар монда белем алыр өчен, аралашу өчен киләләр. Авыл мәктәбе – ул зур тату гаилә. Монда барысы да бер-берсен беләләр һәм яраталар. Бу гаиләдә укытучының роле зур. Ул һәр баланың язмышы өчен җаваплы. Аның кулы һәм йөрәге аша ничә буын бала язмышы үтә. Укытучыга ул балаларның һәрберсен шәхес итеп күрә белергә , һәрберсенә тормышта дөрес юл сайларга ярдәм итәргә кирәк. Әлбәттә, моны бик сак итеп, ягъни үзеңдә миһербанлылыкны, киң күңеллелекне, табигыйлекне саклап эшләргә кирәк. Бу сыйфатларны укучыларда да тәрбияләргә кирәк. Шул ук вакытта авылның гореф-гадәтләренә, табигатенә, кешеләренә ихтирам тәрбияләргә кирәк.


Яңа заман укучыларына нинди укытучы кирәк соң? Ачык йөзле, мөлаем, кешелекле, игътибарлы, белемгә, яңалыкка омтылучан укытучы дияр идем мин. Ул һәр укучының сәләтен ачып, һәр укучыны хәзерге югары технологияләр заманында конкурентлыкка сәләтле итеп тәрбяләргә омтылырга тиеш.


Балаларны тәрбияләгәндә, аларга белем биргәндә, укытучы киләчәк өчен эшли. Ә киләчәк матур булсын өчен, укытучы үзе алдынгы карашлы булырга тиеш. Минем күзаллавымча, яңа заман укытучысы балалар өчен дус та, ярдәмче дә, киңәшче дә, арадашчы да булырга тиеш. Әзер белем бирүче түгел, ә эзләнүче, илгизәр. Бу эзләнү минем кебек яшь укытучыларга да, тәҗрибәле укытучыларга да хас булырга тиеш.


Хәзер уку-укыту процессын автоматизацияләү бара. Шуңа карамастан, яңа заман укытучысы укучы белән турыдан-туры аралашуның мөһимлеген онытмас дип ышанасы килә. Техник чаралар ничек кенә камил булмасыннар, алар аралашуны алмаштыра алмыйлар. Укытучы гына укучыларга рухи, әхлакый тәрбия бирергә; аларда укыйсы килү теләге уятырга сәләтле дип уйлыйм мин.


Киләчәктә кеше акылының роле зур булачак. Күп кенә һөнәрләрдә кешеләр түгел, ә аларның акыллары ярышачак. Шуңа күрә, яңа заман укытучысына үз фәне буенча гына түгел, башка фәннәр, башка өлкәләрдә дә көчле, тирән, нык белемле булырга кирәк. Яңа заман укытучысы укучыларында мәктәпкә, укуга ихтирам уята ала. Һәр баланы шәхес итеп ача ала.


Авыл мәктәбе булгач, мәктәп яны бакчасы да бар. Укучылар белән анда эшлибез. Алар монда эшләгәндә хезмәт тәрбиясе алалар.


Эш көнен дөрес башлау мөһим дип саныйм. Һәр көнне укучыларымны елмаюлы караш, җылы сүз белән каршы алам. Алар да миңа шулай ук җавап бирәләр. Мин укучыларымны, укучыларым мине тәрбияли: намуслы, ярдәмчел, шәфкатьле, сүздә торучан булырга.


Кем ул яңа заман авыл укытучысы? Һәр кеше бу сорауга төрлечә җавап бирәчәк. Минем фикеремчә, ул иң беренче чиратта балаларны, алар нинди булуларына карамастан, яратырга тиеш: акыллыларын да, авыр балаларны да,  мөстәкыйльләрен дә,  шукларны да, талантлыларын да, тиктормасларын да - БАРЫСЫН ДА!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ