Минем тәрбияви фәлсәфәм
Насирова Энҗе Мәсгуть кызы,Теләче районы Ямбулат башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысыМин – башлангыч сыйныф укытучысы. Миңа җәмгыятебез олы бурыч – балаларга аң-белем һәм тәрбия бирү бур...
Теләче районы Ямбулат башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы
Мин – башлангыч сыйныф укытучысы. Миңа җәмгыятебез олы бурыч – балаларга аң-белем һәм тәрбия бирү бурычын йөкли. Юкка гына: ”Бала тәрбиясе байлыктан әһәмиятлерәк”, - димиләр бит.
Сагынып көткән сентябрь җитү белән, укучыларым мәктәпкә килә. Урамда йөргән, моңарчы өйдә әти-әни тарафыннан гына тәрбияләнгән бала беренче тапкыр коллективка эләгә. Мин аларга шушы көннән тәрбия бирә башларга тиеш. Сезнең ярдәмнән башка, хөрмәтле әти-әниләр, мин бу эшләрне берничек тә булдыра алмыйм. Иң әһәмиятлесе – баланың тормышы, сәламәтлеге һәм аның балачак шатлыгы. Шуны истә тотып, беренче көннән баланы башкалар белән аралашырга һәм аларны хөрмәт итәргә, кешеләр арасында үз-үзләрен тотарга өйрәтә башларга кирәк. Беренче көннән – туган телебез – ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләүне башлап җибәрик. Һәр авазны тоеп сөйләшергә, сөйләм әдәпләрен үстерергә тырышыйк! Чөнки телебезнең чисталыгын авыл саклый.
Балага башкаларны кайгырту – үзеңне кайгырту, башкаларга хөрмәт – үзеңә хөрмәт икәнен төшендерү – төп максат булырга тиеш. Бу процесста безнең үз-үзебезне ничек тотуыбыз бик мөһим. Безнең сөйләгән сүзебез белән эшләгән эшебез туры килергә тиеш. Мин гади балалар белән түгел, ә олы бер шәхес – Кеше белән эшлим. Дөньяга һәр бала, физик, психик сыйфатлары нинди булуына карамастан, Кеше булып туа. Аларга шәхес буларак караш һәрберсенә бертөрле булырга тиеш. Балаларыбызның бер-берсен рәнҗетүен, түбәнсетүен булдырмыйк! Беренче көннән укучыларда игелеклелек, мәрхәмәтлелек, намуслылык сыйфатларын үзеңдә ничек булдырырга кирәклеген бергәләп өйрәтә башлыйк.
“Тәрбияле бала – алтыннан кыйммәтле, олы байлык ул”. Р.Фәхретддиннең “Балаларга үгет-нәсыйхәт“ китабы балаларның тормыш юлында һәр очракта, һәрвакытта дөрес юнәлеш биреп тора торган юл күрсәткеч кебек. Ә минем өчен бала тәрбияләү эшендә кулланма – өстәл китабым булып тора.
Хөрмәтле әти-әниләр! Сезгә дә шушы китапны үзегездә булдырырга киңәш итәр идем.
Дөресен сөйләү, алдашмаска өйрәнү – балалар алдына куйган төп таләбем. Кайчагында укучылар дәресләрен хәзерләми киләләр, кырык төрле сәбәп табарга тырышалар. ”Дөресен сөйләгез. Ялганласагыз, икеләтә начарлык эшлисез”, – дим аларга. Бер укучым ялганларга тели. Күзләребез очрашты. Башын түбән иеп: ”Гафу итегез, апа, мин ялганлый яздым”, – ди. Укучымның үз хатасын төзәтә алуына мин бик сөендем. Баланы һәрвакытта дөресен өйтергә өйрәтергә тырышыгыз. Миңа – ничек бар, шулай сөйләсеннәр. Үзегез дә балаларга ялган сөйләмәскә тырышыгыз!
Без балаларыбызны шәһәр өчен әзерлибез. Алар, һичшиксез, белем алуны калада дәвам итәчәкләр. Авылда тәрбия бирү күпкә җиңелрәк. Бар гамәлләребез дә күз алдында, ә шәһәрдә катлаулы тормыш башлана. Яман гадәтләр, төрле тәрбия алган кешеләр... Менә шуларны бергәләп искәртеп торыйк. Яхшыны яманнан аерырга балаларыбызга яшьтән өйрәтергә кирәк.
Соңгы елларда балалар үзенчәлекле шартларда тәрбияләнә. Мәктәптә укытучыга яңадан-яңа педагогик мәсьәләләрне хәл итәргә туры килә. Тәртип бозган укучыларны кычкырып ачулануны кулланмыйм диярлек, әкрен генә, йөрәккә үтемле сүзләр белән, күзгә-күз карашып, аерым аңлашабыз. Сезнең белән дә тәрбия эшендә шулай аңлашырбыз, дип ышанам.
Югары сыйныфка, башка класс җитәкчесенә күчсәләр дә, укучыларымны күздән югалтмыйм. Алар белән һәрчак кызыксынып торам, укулары турында сорашам, кечкенә генә тәртипсезлекләре булса да шелтәлим. Әле күптән түгел генә булган бер вакыйга мине бик тә сөендерде. Әнә бит, мин укучымда нинди сыйфат тәрбияли алганмын. Замана шаукымына эләгеп, малайлар тимер җыю белән мәшгуль була башладылар. Ишетәм инде, миннән югары сыйныфка күчкән укучым берәүнең капка төбендә торган тимер кисәген алган. Моны ишетү миңа бик авыр булды. Янына бардым. Шелтәле сүзләремне әйттем. Укучым: ”Мин түгел “, –диде. Ике ай үтте. Беркөнне кич телефон шалтырый.
– Исәнме, апа! Апа, сезгә килергә буламы? – диде. Килде, каршына чыктым.
– Сез мине, зинһар, гафу итегез. Теге чакта булган хәлләр өчен мин гаепле. Мин сезне борчыдым, апа!
– Онытмадыңмыни әле син аны?
– Бер генә көнгә дә исемнән чыкмады. Гел гафу үтенәсем килә иде. Гафу итегез, апа!
– Итәм, укучым, гафу итәм. Авыр кабул иттеңме? Мин сиңа әйтергә тиеш. Мин бит укытучың – икенче әниең. Сезнең турыда яман сүз ишетү миңа да бик авыр. Үз ялгышыңны тану – әйбәт нәрсә. Киләчәктә ялгыша күрмә, балам!
Хөрмәтле әти-әниләр, балаларыбызның кечкенә генә ялгышлыкларын да бергәләп төзәтик!
Кечкенә баланың күңеле ак кәгазь кебек чиста. Тормыш юлын үтеп, артка әйләнеп караганда, ул биттә кара таплар булмасын иде. Балаларны мәктәпкә җибәрүнең дә төп максаты, әлбәттә, дөрес һәм гүзәл тәрбияне дәвам иттерүдер. Шул максаттан сезнең белән һәрчак аралашып торырбыз. Һәр бәйрәм, һәр чара ата-аналар катнашыннан башка үтми. Һәр үткәрелгән чарада укучыларга индвидуаль якын килеп, барысын да катнаштырам. Укытучы булып яңа эшләгән чагым иде. Кичәләрдә матур җырлый, матур бии торган сәләтле балаларны гына күбрәк катнаштырасы – бәйрәмне матур итеп күрсәтәсе килә. Шунда бер ана, яныма килеп: ”Мин кеше баласын карап утырырга дип килмәдем, минем улымны да күбрәк катнаштырыгыз”, – диде. Әнә шул ананың сүзләре минем күңелемдә гомерлеккә калды. Һәр укучыны сәхнәгә җырларга да, биергә дә чыгарырга тырышам. Аларны сәхнәдә күрү минем өчен олы бер куаныч була. Һәр бала чыгыш ясаганда, сиздермичә генә, әти-әниләрнең йөзләренә карыйм. Ничек куанып елмаялар алар! Әйдәгез, әти-әниләр, балаларыбызның сәләтен ачу, аларның кеше каршында үзләрен тота белүләре юнәлешендә бергәләп эшлик. Һәр бала үз-үзен күрсәтә белсен! Кыюлык –ярты бәхет.
Шигъри күңелем сызган юллар, хөрмәтле әти-әниләр, уртак теләгебез дип уйлыйм.
Гыйлемле һәм иманлы булып,
Атлап чыксаң мәктәп бусагасын,
Риза булырмын, укучым!
Шәфкатьле бул!
Изгелекләр кыл!
Яманлыктан, берүк, саклан син!
Комментарийлар